Мәгърифәтченең әдәби мирасын кулланып

№38

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы, Урта Кирмән мәктәбенең тарих укытучысы, сыйныф җитәкчесе

Халкыбызның алдагы көне, киләчәк язмышы яшьләрнең бүгенге тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа да бүгенге мәктәп укыту-тәрбия эшен үзгәртеп коруның яңа алымнарын, юнәлешләрен эзли. Милли мәктәпнең укыту-тәрбия эшчәнлегендә укучыларда толерант фикер формалаштыру төп урынны алып торырга тиеш. Һәрдаим булып торган дини һәм милли низаглар кешеләрне тынычлыкны саклау, тотрыклылык проблемасын хәл итү хакында уйланырга мәҗбүр итә.

Янәшә тыныч яшәүче ике конфессияле Татарстан шартларында милли һәм дини килешүгә омтылучы, моның күпмилләтле илебез өчен мөһим икәнен аңлаучы кешеләр тәрбияләү мөһим. Моның өчен яшь буынны яхшы күңелле, гуманлы, конфликтлардан кача белүче, милли үзаңы үскән, үзенең башкалар белән тигез икәнлеген аңлаучы, зур һәм кече Ватаны турында күп белүче, халкын зурлаган шәхесләр белән горурланучы кеше итеп тәрбияләргә кирәк.

Сыйныф җитәкчесе буларак, мин бу проблеманы хәл итү юллары хакында күп уйландым. Ә нигә толерантлык тәрбияләүдә үз зыялыларыбызның хезмәтләрен кулланмаска? Толерантлык бит ул – үз мәдәниятеңне, үз динеңне түбән куеп, башкаларга гына юл кую, башкаларны гына хөрмәт итеп яшәү түгел. Толерантлык ул – барыннан да элек үз динен, милләтен хөрмәтләү, милләтенең узган юлын белеп, гореф-гадәтләрен хөрмәт итү. Толерант фикер йөртүче шәхес тәрбияләп, без яңа, ирекле Россия гражданнары тәрбиялибез, укучыларны үз илендә гражданнар җәмгыятен төзүдә һәм формалаштыруда актив катнашучылар итеп тәрбияли алабыз. Югары идеяле, толерант фикерләүче кешене мәктәп дәреслеге кысаларында бирелгән материалны укытып кына тәрбияләп булмый. Үземә беркетелгән сыйныфта тәрбия эшен планлаштырганда, бар тормышын халкына багышлаган, кеше тәрбияләүне үзенең изге вазифасы итеп санаган, милләтне аң-белемле, һөнәрле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә дә зур игътибар биргән күренекле татар мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддиннең әдәби мирасын файдалануны бурыч итеп куйдым.

Сыйныф җитәкчесе яшьтән бирелгән тәрбиянең шәхес формалашуга йогынтысы зур икәнен аңлап эш итәргә тиеш. Бары тик тәрбияле кеше генә башкалар фикерен исәпкә ала, аның белән хисаплаша. Р.Фәхреддиннең сыйныф сәгатьләрендә шәхсән үзем бик теләп куллана торган «Тәрбияле бала» хезмәтендә дә бу фикерләр ярылып ята. «Тәрбияле баланың кешегә күренә торган яхшы һөнәре зурлар һәм кечкенәләр белән тереклек итүендә булыр. Мәсәлән, тәрбияле бала үзеннән кечкенәләргә бик шәфкатьле булыр, аларны кызганыр, һәрвакытта «туганым» дип кенә эндәшер, шулай ук үзеннән зурларга, бигрәк тә ата-анасына, укытучылары һәм остазларына, үзен тәрбияләүче тәрбиячеләргә, хәтта ки үзеннән олы яшьтәгеләрнең барысына да һәрвакыт хөрмәт күрсәтер. Аларның хәтерләрен бик саклар. Аларны бик яратыр һәм һәрвакытта алар теләгәнчә булырга тырышыр». Үзен толерант дип санаучы шәхестә булырга тиешле сыйфатлар инде бу.

 Ата-аналарны да Р.Фәхреддиннең әдәби мирасы белән таныштыру буенча үз системам бар. Бүгенге көн ата-аналарында яшәп килгән ялгыш фикерләрнең берсе – бөтен тәрбия эшен мәктәп өстендә генә калдырырга тырышу. Балаларга дөрес тәрбия бирүнең ата-ананың изге бурычы булуын төшендерү дә – безнең эш. Ризаэддин Фәхреддин моны түбәндәге тәгъбирләрендә бәян итә: «Бала­ларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күк­тән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җи­тешәләр. Аның юлы исә… яшь вакытлардан башлап яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш – ата һәм ана өстендә иң мөһим бурыч… Балаларны яшь вакытларыннан башлап, моһмәл (бәйсез) тоту, бозык кешеләр кулларына бирү, урам балала­ры берлә йөртү—тиешсез эш». (Җәвамигуль-кәлим шәрхе. – Казан, 1916, 146 б.)

Ата-аналар җыелышларында, Р.Фәхреддиннең «Тәрбияле ана», «Гаилә» хезмәтләрен файдаланып, га­иләдә тормыш-көнкүреш һәм тәрбия мәсьәлә­ләрен уңышлы хәл итүдә хатын-кызның аеру­ча зур роль уйнавын, ана тәрбиясенең иң мөһим чыганак булуын янә ассызыклап үтәм. Шуңа күрә Р.Фәхреддиннең бала әнисе булачак затларга аң-белем бирү, аларның әхлакый сыйфатларын даими рәвештә үстерү, баету, дөньяви белем­нәрен камилләштерүне алгы планга куюын, яшь буынның, җәмгыять, милләт язмышының ха­тын-кызлар кулында икәнлеген ассызыклыйм. Укучыларның өйләрендә булганда да, бу моментны кулдан ычкындырмыйм, бөек мәгърифәтченең бала тәрбияләү буенча биргән киңәшләре белән таныштырам. Галим балаларга фәкать дөресен сөйләргә, аларны һәртөрле җеннәр, пәриләр, өрәкләр һ.б. шундый нәрсәләр турындагы уйдырмалар белән куркытмаска кирәк дип әйтә. Аныңча, ана кеше үзенең балалары белән тыныч, тигез тавыш белән сөйләшергә, аларны кызыксындырган сорауларга сабыр гына җавап бирергә тиеш. Тән җәзалары һәм башка төрле җәзалар кулланылырга тиеш түгелләр. Ана кеше үзенең балаларын кечкенә чактан ук үзләренең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәтергә тиеш.

Яшәешенең төрле юнәлешләрендә күпкырлы эшчәнлек алып барган олпат акыл иясе Р.Фәхреддин мине барыннан да бигрәк мәгърифәтче, вәгазьче, нәсихәтче һәм үз балаларына дөрес тәрбия бирүче гаилә башлыгы – ир һәм әти буларак кызыксындыра. Шундый ук әңгәмәләрне әтиләр белән дә алып барам. Мәгърифәтченең «Тәрбияле ата» хезмәте белән танышкач, әтиләргә үзләрен шул хезмәттә тасвирланганнар белән чагыштырып карарга тәкъдим итәм. Ата-аналар өчен шушы хезмәтләрдән буклетлар ясап өләшәм.

Кабинетымда һәрвакыт Ризазддин Фәхреддингә багышлап эшләнгән күргәзмә тора. Анда мәгърифәтченең китаплары, портреты, газета-журнал мәкаләләре урын алган. Укучылар шул чорны тулырак күзалласыннар өчен, күргәзмәдә музей зкспонатларын да файдаланам. Күргәзмәне әледән-әле яңартып торам.

 Укучылар белән эшне оештырганда, Р.Фәхреддиннең хикмәтле сүзләрен – афоризмнарын теләп файдаланам. Әлеге сүзләрнең гади мәгънәсен уен рәвешендә укучылардан әйттерәм. Укучылар аларны үзләре аңлаганча иң гади мәгънәдә аңлаталар.

Һәрбер уку чирегендә кимендә бер сыйныф сәгатен мәшһүр милләттәшебезгә багышлап уздырам. Р.Фәхреддингә багышланган интерактив материал булгач, бигрәк тә җайлы. Әлеге материалны булдыручыларга зур рәхмәт.

 Тарих дәресләрендә Р.Фәхреддин иҗатын өйрәнүгә җитәрлек әһәмият бирелмәгәнгә, сыйныф сәгатләрендә аның искиткеч бай әдәби мирасын укучыларга җиткерергә тырышам. Риза Фәхреддин иҗатына багышлап, укучыларга чыгышлар, рефератлар эшләргә кушам.

Соңгы елларда күренекле мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең бик күп хезмәләре кабаттан бастырып чыгарылды. Сыйныф җитәкчесенең арсеналы тагын да баетылды дигән сүз бу. Аларны тәрбия эшендә куллануның бик күп төрле юлларын табарга була. Сүздән гамәлгә генә күчәргә кирәк. Мәсәлән, укучылар өлкән сыйныфларга күчкәч, аларга гаилә тәрбиясе нигезләрен төшендерергә кирәк. Алар белән «Бәхетле гаилә – җәмгыять нигезе» дип аталган проект башкарабыз. Андый проектны эшләү өчен төп нигез итеп мәгърифәтче Р.Фәхреддин хезмәтләре алына. Алдан куелган сорауларга укучылар җавап эзлиләр, гаиләнең хокукый нигезен тәшкил итщ торган документларны ачыклыйлар. Укучыларыма түбәндәге сорауларны тәкъдим итәм: «Кеше тормышында гаиләнең роле нидән гыйбарәт? Кеше гаиләгә нәрсә бирә? Социологлар гаилә үсешенә карата нинди мөнәсәбәттә тора? Гаиләләр ни өчен таркала? Мәгърифәтче Р.Фәхреддин хезмәтләрендә гаиләгә нинди мөнәсәбәт? Гаилә нинди проблемалар кичерә? Гаилә үз функцияләрен башкарамы? Гаиләләрне ничек саклап калырга? Гаиләнең уңышлы булуы нәрсәләргә бәйле? Авылыбызда иң үрнәк гаилә дип кайсысын саныйсыз? Үз гаиләңне ничек күз алдыңа китерәсең?»

Проектны эшләү барышында гамәли эш төрләре башкарыла: дискуссия, мәгълүмат эзләү, презентация ясау, фикер алышу, төркемнәрдә эш. Бары тик шушы эш төрләре генә укучыларга төп һәм проблемалы сорауларга җавап табарга мөмкинлек бирә.

Гаиләләрнең уңышлы булуы өчен кирәк булган шартларны Р.Фәхреддин тәкъдим иткән шартлар белән чагыштырып нәтиҗә ясыйлар. Соңыннан, өйрәнгәннәре буенча презентация ясап, үз проектларын яклыйлар.