Мәүла Колый әсәрләрендә социаль-фәлсәфи мотивлар

№ 207

Рушания БӘДРЕТДИНОВА,

Питрәч районы Көек авылындагы «Алгоритм» технологик лицееның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мәүла Колый XVII йөз татар поэзиясендә күренекле урын алып тора. Ул – зур шагыйрь, ләкин «тәмам тасаувыф» белән сугарылган дигән мөһер сугылып, иҗаты байтак еллар шул юнәлештә бәяләнде. Әмма XX гасырның 50 нче еллары азагыннан алып, шагыйрь иҗаты гыйльми-объектив нигездә өйрәнелә башлады.

Мәүла Колый иҗаты гаять үзенчәлекле һәм катлаулы. Анда тормышта кая барырга белмичә аптырау һәм зарлану да, җәбер-золым тулы дөньяга нәфрәт тә, киң катлау халыкка хөрмәт-яхтирам да бар. Шунсы бәхәссез: Мәүла Колый иҗаты XVII йөз татар әдәбиятының һәм поэзиясенең әле ачылып җитмәгән якларына үтеп керергә, аның дәрәҗәсен, киңлеген һәм эчтәлеген билгеләргә бай материал бирә. Мәүла Колыйның суфилык сәбәпләрен өйрәнү әдәбият тарихында аерым әһәмияткә ия.

Һәр заманда халыкның дөньяга карашы, чынбарлыкны танып-белү рәвеше, социаль шартларга мөнәсәбәте, үткәннәргә бәясе, киләчәккә өмете була. Татар халкының шул чордагы иҗтимагый омтылышлары, аның фәлсәфи карашлары сәнгатьчә әсәрләрдә чагылмавы мөмкин түгел. Мәүла Колый иҗаты да татарның иҗтимагый-фәлсәфи фикерләү үсешен күзәтү өчен хәзинә булып тора.

Ниһаять, Мәүла Колый иҗаты – татар халкының конкрет чорда барлыкка килгән рухи культура казанышларының җимеше. Шагыйрь үз халкының уй-хисләрен, моң-зарларын чагылдыручы итеп каралырга тиеш, чөнки ул – «…барыннан да элек, кеше, шуннан үз тарихының гражданы, заманының улы».

* * *

1926 елда Мәүла Колый әсәрләренең табылуы турында Ф.Туйкәнең хәбәре басылып чыга. Ул кулъязманың күләме, эчтәлеге, идея юнәлеше хакында сүз йөртә һәм аның суфичылык мотивлары белән сугарылганлыгын әйтә. Мәкалә зур кызыксыну уята. Академик үзәкнең кушуы буенча, Ф.Туйкә әсәрнең күчермәсен Казанга җибәрә. Кулъязманы өйрәнү Г.Ибраһимов тәкъдиме белән Г. Сәгъдигә тапшырыла, һәм озакламый Мәүла Колыйның хикмәтләре турында тикшеренүләр басылып чыга. 30 нчы елларның башыннан алып, Мәүла Колый әсәрләреннән үрнәкләр урта мәктәп һәм югары уку йорты программаларына, дәреслекләргә, хрестоматияләргә кертелә.

1956 – 1957 елларда татарча һәм русча басылган «Татар поэзиясе антологиясе»ндә, «Борынгы татар әдәбияты» (1963) исемле китапта Мәүла Колый әсәрләренә шактый киң урын бирелә. Шагыйрьнең хикмәтләреннән үрнәкләр дөнья әдәбияты классикасының ике йөз томлыгында да басыла.

Мәүла Колый әсәрләрен тикшерүгә профессор Г.Сәгъди зур көч куя, һәм шуның нәтиҗәсендә шагыйрь татар әдәбияты тарихында үзенең урынын алды. Г. Сәгъдидән соң да М.Колый турында төрле елларда мәкаләләр басыла килде. Биредә Л.Җәләйнең «Мәүла Колый» (1940), Ш.Абиловның «Шагыйрьнең исеме Мәүла Колыймы, әллә Меллаголмы?» (1958), X.Хисмәтуллинның «Мәүла Колый иҗаты» (1963) кебек хезмәтләрен күрсәтергә мөмкин.

1970 еллар башында шагыйрь иҗатын киң планда алып тикшерүчеләрдән К.Дәүләтшин булды. Ул шагыйрь хикмәтләрен тема һәм идея эчтәлекләре ягыннан төркемләде, аларның оригиналлык дәрәҗәләрен билгеләде һәм сәнгатьчәлек якларын ачты, бер хикмәтнең революциягә кадәр үк басылганлыгын ачыклады, Мәүла Колый иҗаты турында кандидатлык диссертациясе язды һәм мәкаләләр бастырды.

Әмма М. Колый иҗаты тулысынча өйрәнелгән дип булмый әле. Тупланган материал шагыйрь иҗатына карата яңа сораулар куя һәм аны киңрәк тикшерү өчен нигез бирә.

Шагыйрьнең үзе, тормышы, гаилә хәлләре турында сөйли алырлык өстәмә материаллар юк. Безнең карамакта аның билгеле әсәрләре генә бар. Шуларга таянып кына фикер йөртергә мөмкин.

Биредә язылу вакыты һиҗри 1080 – милади 1669/1670 ел һәм «кәндләрендә» урынына хәрәкәләр белән күрсәтелеп, ачык итеп «көннәтләрендә» дип язылган. «Көннәт»нең мәгънәсе: алачык, сарай, астәнә, ягъни дәрвишләр ханәкәсе дигәнгә туры килә.

Шагыйрьнең язуынча, остазы Мелла Мамай Казанда туып көн күргән, шунда мәдрәсә, мәктүпханә салдырган, ә Болгар шәһәрендә астәнә-ханәкә яптырган, ягъни төзеткән. Мәүла Колый үзенең шигырьләрен күбрәк фәкыйрьләр, дәрвишләр җыйнала торган әнә шундый ханәкәләрдә сөйләгән була. Бер үк хикмәтнең ике күчермәсендә язылу вакыты итеп ике төрле: 1088/1678 – 1679 һәм 1080/1669 – 1670 ел күрсәтелсә дә, аерма күп түгел. Шагыйрь XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән булып чыга. Хикмәтнең Ленинград күчермәсеннән китерелгән мисалдан күренгәнчә, шагыйрь исеменең Меллагол икәнлеген дә әйтә. Әмма башка хикмәтләрендә үзен Мәүла Колый дип атый һәм шушы исем белән ул әдәбият тарихына да кергән.

Мелла Мамай мәдрәсәләр, мәчетләр тоткан имам дәрәҗәсендә булу белән бергә, шагыйрьнең әйтүенчә, китаплар язган дини галим дә булган. Аңа тәрбия биргән бу мохит М.Колыйның дөньяга карашын формалаштыруда да роль уйнаган булырга тиеш. Һәрхәлдә, шагыйрь тиз генә суфилык карашларына килмәгән. Ул дөньяда күпне күргән, тормышның төрле баскычларын үткән. Моны әсәрләреннән дә күреп була. Әлбәттә, йөз хикмәт бер вакытта гына язылмаган, алар шагыйрь иҗатының төрле чорына карыйлар. Беренче хикмәт бөтен җыентыкка гомуми кереш рәвешендә язылган.

Хикмәтләре шагыйрьнең үзе турында кайбер мәгълүматлар бирә. Мәхдүми Әгъзам – Бохара мәдрәсәләрендә тәрбияләнеп, суфичылык карашларын таратуда исеме билгеле булган тарихи шәхес. XVI йөз башларында ул Кашгарга күчеп килә һәм үзенең күп мөритләрен бөтен Төркстанга һәм Идел-Урал буйларына кадәр тарата. Мәүла Колыйның рухи җитәкчесе – пире әнә шул атаклы суфи Мәхдүми Әгъзам нәселеннән булганлыгы аңлашыла.

Шагыйрьнең шәхси тормышы борчулы булып, фаҗигале шартларда үткән булырга тиеш. Бу газаплы хәл шунда ки, бер яктан, ул суфичылык карашлары нигезендә илаһият белән берләшергә омтылып, дөньядан качарга тырыша, ләкин реаль тормыш моңа комачаулый һәм дөнья хәлләре турындагы уйларыннан да котыла алмый, киресенчә, дөнья мәшәкатьләренә торган саен ныграк чума. Шушы каршылыклы халәте аның хикмәтләрендә тулы чагыла.

* * *

Әсәрләренең табылуы турында беренче хәбәр бирүче һәм аларны башлап тикшерүчеләр үк шагыйрьнең иҗаты дини мистика һәм суфичылык карашлары белән сугарылганлыгын әйтә. Г.Сәгъди бу хакта тагын да киңрәк сүз йөртә. «Мәүла Колый шигырьләре – тәмамән тасаувыф-мистика шигыре. Моның шигырь (ләр)еннән XVII йөздә инде татар руханилары арасында тасаувыф идеологиясе нык кереп урынлашканы һәм Төрекстан тасаувыф башлыкларының (бигрәк тә Сәмәрканд, Хорасандагыларның) татар руханиларына тәэсире көчәйгәнлеге ярылып ята».

Борынгы татар әдәбиятына булган мондый караш һәм бер яклы бәя, беренчедән, болгар-татар әдәбиятында суфичылыкның урынын һәм ролен артык зурайтып күрсәтүдән булса, икенчедән, бу – әдәбиятның үсү юлын суфичылыктан гына гыйбарәт дип каралган гарәп Көнчыгышы, Иран һәм Урта Азия әдәбиятларының йогынтысыннан башка күз алдына китерә алмаудан һәм, ниһаять, өченчедән, аның дөньяви эчтәлекле зур истәлекләренең өйрәнелмәгән булуыннан килә иде. Шунлыктан, аерым тәнкыйтьчеләр, Мәүла Колый кебек язучыларның иҗатына кереп тормыйча, аларны суфичылыктан гына тора дип карарга тырышты. Берсе Мәүла Колый тик «мистик шагыйрь» генә дисә, икенчесе ул – «алласы каршындагы бурычын үтәүдән башканы белмәгән суфи» гына дип язды. Урта гасыр татар әдәби мирасын ныклабрак өйрәнгән саен, аның бай хәзинә икәнлеге аңлашыла һәм аны иҗат иткән аерым вәкилләрнең халык турында да кайгыртып, дөньяви мәнфәгатьләр белән яшәгәнлекләре ачыла. Сигез гасырлык шигърият үрнәкләрен эченә алган «Татар поэзиясе антологиясе» басылып чыгу уңае белән шагыйрь Шәйхи Маннур болай язган: «Ныклабрак күз төшерә башлагач, үткәндәге мирасыбызның дини тойгыларны, суфичылык, дәрвишлек шикелле нәрсәләрне чагылдыручы түгел, бәлки үз заманына хас дөньяви карашларны, югары поэтик фикерләрне, тормыш, мәгърифәт мәсьәләләрен, һәр заман өчен уртак булган мәхәббәт лирикасын да җырлавы һәм боларның бүген дә мәгълүм дәрәҗәдә аваздаш яңгыравы ачык булды».

Г.Сәгъди, Мәүла Колыйны суфи шагыйрь дип бәяләү белән бергә, аның шигырьләрендә «шул замандагы татар тормышының аерым якларын, көнкүреше, гореф-гадәтләрен күрергә мөмкин» булуны әйтә. «Татар поэзиясе антологиясе»ндәге белешмәдә дә Мәүла Колыйга шундый бәя бирелә.

Шагыйрь тормышны алтын-көмеш белән тулган бөстан итеп тә, аның соңын аждаһа-елан итеп тә күрә. Шагыйрьдәге тормыш күзәтүләренең шактый нечкә һәм төгәл икәнлеген әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, тормыштагы иләмсез күренешләр хакында сүз йөрткәндә, аның күзәтүләре өстен катлаулар чынбарлыгыннан алынганлыгын аермачык сизеп була. Мондый шигырьләрдә аның нәфрәте, зәһәр ирониясе ярылып ята. Өстен катлаулардан булган комсыз затларның дөньяга мөнәсәбәтен ул өлгегә яраксыз бер нәрсә итеп күрсәтә. Ләкин ул моны суфичылык позициясеннән торып тәнкыйтьли.

Бу дөнйаны үләксә ите кебек бел,

Дөнйа өчен талашканнар – этләрдер, бел,

Талашканнар китәр, дөнйа калыр, күргел.

Шагыйрь антитеза белән оста эш итә. Кешенең дөнья куып, үзенең җисмани тәэминлеге белән чикләнүен, гомумирәк мәгънәле игелекле эшләре булмавын ул хак каршында ялангач калуга тиңлиӘмма Мәүла Колыйның суфилыгына карата бернинди дә ташлама ясау мөмкин түгел, аның дини мистикасын читләтеп үтеп булмый. Аның үкенүләре, тәүбә итүләре күбрәк суфи шагыйрьләргә хас. Шагыйрь үзе теләмәсә дә, мондый карашлары феодализм җәмгыятендәге хаким сыйныфларга, дин башлыкларына ярдәм иткән, хезмәт халкының актив инициативасын сүндергән, Шагыйрь иҗатының бу— бер ягы.

Е.Э.Бертельс, суфичылык поэзиясенең әдәби агым буларак үзенчәлегенә игътибар итеп, болай яза: «Әгәр суфичылык шагыйрьгә иркенлек биргән булса, үз нәүбәтендә, икенче яктан, поэтик форма суфига бик зур өстенлекләр биргән… Шигырьне теләсә ничек аңлатырга мөмкин, һәм шагыйрь руханиларның үткен күзләреннән һәрвакыт яшеренә алган».

Мәүла Колыйның дөньяга карашындагы каршылыклар һәм реакңион яклар шагыйрь яшәгән замандагы аерым социаль катлаулар тормышындагы каршылыклар белән бәйләнгән. Шагыйрь XVII йөзнең икенче яртысында Россия империясендә патшаларны һәм дворян-алпавытларны куркуга төшергән көчле крестьян кузгалышлары чорында иҗат итә һәм илдәге крестьян массаларына үзенең теләктәшлеген белдерә. Ләкин кузгалышлар бастырыла, илдә җәбер-золым, кимсетүләр көчәя, массаларның өметләре өзелә, дини карашлар үсә, төшенкелек арта. Аптырашта калган Мәүла Колый җирдәге каһәрле тормыштан котылу юлын аллага якынаюдан эзли башлый.

Шулай да шагыйрьнең чын мәхәббәте игенчеләр, түбән катлаулар ягында кала. Ул җәмгыятьтәге байлыкларны иҗат итүче игенче хезмәтен зурлый, аңа дан җырлый.

Шагыйрь иген игүнең авырлыгын күрә, шунлыктан игенченең абруен югары саный. Урта гасыр шагыйрьләреннән бик азы гына бу хакыйкатьне аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алды. Мәүла Колый – әнә шундыйларның берсе.

Игенче хезмәтен данлаганда, шагыйрь бик әһәмиятле гомумиләштерүләр ясый һәм үз заманыннан соңрак та прогрессив яңгырашын югалтмаслык фикерләр әйтә; игенче хезмәте кешенең, нинди диннән һәм халыктан булуына карамастан, дәрәҗәсен бердәй күтәрә, атын изге итә, ди шагыйрь. Аның мондый характердагы юллары татар әдәбиятында интернационализм традицияләрен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып тора.

Шулай итеп, безнең алда Мәүла Колый иҗатының бик әһәмиятле ягы – андагы дөньяви мотивлар шактый көчле булып ачылып китә. «Гариплар турында»гы хикмәткә тагын мөрәҗәгать итик. Табигать һәм җәмгыять тарафыннан кимсетелгән затлар өчен шагыйрьнең үзәге өзелә.

Шагыйрь тормышның күп якларын күргән һәм күзәткән. Ул әйләнә-тирәсендәге кимчелекләрне, җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне күреп борчылган, төрле социаль катлауларга карата үзенең мөнәсәбәтен белдергән, җирдәге тереклек һәм кешенең яратылышы кебек зур фәлсәфи мәсьәләләр турында уйланган. Шушындый киң планлы гомуми уйланулар белән бергә, аңарда үз чорындагы әдәп-әхлакның конкрет мәсьәләләре дә куела. Табигый ки, андый мотивлар башлыча дини хөкемнәргә өртелеп бирелә. Ул тәмәкенең, исерткеч эчемлекнең, аерым кешеләр әхлагындагы бүтән бозыклыкларның зарары турында да яза.

Шагыйрьчә, һәрбер күренешендә тулы мәгънә булган бу дөнья сокландыргыч, гаҗәп бер нәрсә, аның һәр ягыннан гыйбрәт алырлык. Аныңча, дөньяга карата алла башлангыч этәргеч көч рәвешендә күз алдына китерелә. Е.Э.Бертельс фикеренчә, суфи шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен түбән катлау вәкилләре: һөнәрчеләр, игенчеләр, йорт-җирсез фәкыйрьләр алдында укый торган булганнар. Бу хәл шигырьләрнең аңлаешлы булуын да таләп иткән.

Мәүла Колый татар поэзиясендә хикмәт жанрын үстерүчеләрдән булды. Асылында зирәклек, фәлсәфә, акыллы сөйләм мәгънәсен белдергән бу төшенчә, Әхмәд Ясәвидән башлап, төрки поэзиядә үзенә бер жанрга әверелә. Хикмәтләргә кыскалык, суфичылык символикасына бәйләнешле образлар, укучыга турыдан-туры мөрәҗәгать итеп сөйләү хас. Сөйләү дибез. Чыннан да, Мәүла Колый үзенең хикмәтләренә карата бер урында да яздым дими, әйттем ди. Димәк, суфи шагыйрь күп вакытта шигырьләрен билгеле бер төркем кешеләр алдында сөйли торган булган.