Математика дәресләрендә экологик тәрбия бирү
№ 88
Ләйсән ФАЗЛЫЕВА,
Актаныш районы Иске Кормаш төп мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы
Соңгы елларда табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү ин зур проблемаларнын берсе булып тора. Чөнки сулаган hавабыз, эчкән суыбыз пычранып бетә, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында калды. Тирән сулы елгалар, яшел болыннар кая китте? Бу сораулар hәркемне уйландыра, шуңа күрә бөтен кочебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиешбез дә. Табигатьнең бөтенлеге, киләчәге кеше кулында. Серле табигатьне, зур дөньяны ничек сакларга? Тәрбия эшен бала кечкенә чагында ук башларга кирәк, дип саныйм.
Математика һәм экология дигәч, беренче карашта аларны бернәрсә дә бәйләми кебек, әмма, минемчә, алар бер-берсен тулыландырып тора. Чөнки математиканың кайбер булекләре табигать күренешләрен анализлауны һәм техник бурычларны хәл итүне күздә тота. Экологиядә дә, математикада да фәнни ачышларның ике төп чыганагы бар: практика һәм табылган фактларның ихтыяҗларын системалаштыру, анализлау, аларның үзара бәйләнешен ачыклау. Математика табигый объектларның һәм күренешләрнең торышына дөрес бәя бирә белү күнекмәләре үсешенә шартлар тудыра, кеше эшчәнлегенең табигатьтә, социаль чолганышта уңай һәм тискәре нәтиҗәләрне күрә белергә өйрәтә. Күп кенә математика дәресләрендә аерым бер теманы аңлатканда математиканың мәҗбүри программасы компонентлары нигезенә экологик тәрбия элементларын да кертергә була.
Мәктәп дәреслекләрендә экология темасына кагылышлы мәсьәләләр юк диярлек. Шуңа да кайбер мәсьәләләрнең эчтәлеген укучыларга таныш булган экологик терминнар кулланып тулыландырырга кирәк, дип саныйм
Математика дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә экологик эчтәлектәге мәсьәләләр куллану түбәндәге максат-бурычларны хәл итүне күздә тота:
– мәсьәләләрдә кулланылучы экологик терминнарның асылын аңлату;
– төбәгебезнең экологик торышын күзаллауны формалаштыру;
– туган ягыбызның милли байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү;
– экологиядә математик методларны куллану.
Әйтик, шәхсән үзем экологик мәсьәләләрне V – VI сыйныфларда тәкъдим итәм. Бу яшьтәге балаларга әйләнә-тирәлеккә позитив караш формалаштыру экологик тәрбия бирү максаты булып тора. Мәсьәләләр тематикасы төрле булырга мөмкин: биоэкологик, геоэкологик, социаль, тарихи.
Мондый мәсьәләләрне телдән исәпләү өчен дә, күмәк һәм мөстәкыйль язма эшләр өчен дә кулланам. Әлбәттә, андый биремнәрне әзерләү өчен вакыт күп кирәк, тик алар яхшы нәтиҗә бирә. Укучылар өчен экологик эчтәлектәге математик мәсьәләләр кызыклы һәм мавыктыргыч, программа материалын җиңел үзләштерүгә дә ярдәм итә.
Текстлы мәсьәләләр яшәү мохите турындагы сорауларны ачыклый, аның турында кайгыртырга, табигый байлыкларны рациональ файдаланырга өйрәтә. Математиканың һәр курсында экологик аң формалаштырырга мөмкин. V сыйныфта «Натураль саннар», «Унарлы вакланмалар», «Процент», VI сыйныфта «Пропорция», «Уңай һәм тискәре саннар» «Диаграмма» һ.б. бу җәһәттән иң уңай темалар булып тора.
Математика дәресләрендә дә теләсә кайсы башка предметлар кебек үк экологияне интеграцияләү өчен зур мөмкинлекләр ачыла. Бу хайваннарның һәм үсемлекләрнең тормышы, урман массивларының роле һәм табигать пычрануының зыяны турында аңлата. Математика дәресенең төрле этапларында балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларга аңлаешлы һәм уңайлы формада бирелергә тиеш.
Экологик эчтәлектәге мәсьәләләрне журнал укучыларга да тәкъдим итәсем килә. Бу биремнәр табигый байлыкларны, кеше сәламәтлеген саклауга, экологик культураны үстерүгә, шул исәптән табигатькә мәхәббәт тәрбияләүгә, әйләнә-тирә мохитны яратуга юнәлдерелгән. Һәр мәсьәләне чишкәннән соң кечкенә генә комментарий бирелә яки фикер алышу өчен сораулар бирелә, дискуссия барышында укучыларның экологик аңы формалаша..
Укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, экологик проблемаларның иң зурысыннан түгел, ә көн саен очрый торган әйберләрдән башласаң дөресрәк булыр. Дәресләрдә экологиягә кагылышлы мәсьәләләрне V – VI сыйныфларда чишсәң бик үтемле.
Математикадан экологик темаларга күптөрле мәсьәлә чишәргә була. Мәсәлән, «Син ташлап калдырган кәгазь череп бетсен өчен 2 ел, консерв банкасына 50 тапкыр артык вакыт, ә пакетка консерв банкасына караганда 100 елга артык вакыт, пыялага пакетка караганда 5 тапкыр артык вакыт кирәк икән. Кайсы ничә ел чери?». (Консерв банкасына – 100, целлофан пакетка –200, пыялага 1000 ел кирәк.)
Агачларның бик яхшы фильтр икәнлеген «тузан йотканлыгын беләбез. Ләкин күпме? Бу темага да күп мәсьәләләр чишәргә була. Предприятиеләрнең, машиналарның һаваны пычратуы буенча мәгълүматлар бар. Алар буенча да мәсьәләләр чишәбез. Мәсәлән, «Бер эре предприятие атмосферага елына 200 т сөрем чыгара. Яңа чистарту җайланмалары куйганнан соң, сөрем чыгару 20 тапкырга кими. Хәзер һавага күпме сөрем чыга?»
Телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү өчен:
1. 20 кг макулатура бер агачны саклый. 100 кг макулатура ничә агачны саклаячак?
2. Әгәр дә сыйныфтагы укучыларның һәрберсе бишәр чәчәк өзсә, ничә үсемлек юкка чыгар иде? Әгәр дә 10 шарны өзсә? Моннан нинди нәтиҗә ясарга мөмкин.
3. Завод үзенең калдыкларын елгага ташлый. Елгага бер минутка 100 л пычрак су керә. Елгага бер сәгатьтә, бер тәүлектә күпме пычрак су керер?
4.Сезнең алда түбәндәге саннар: 25,4; 0,9 ; 2,04; 14,6; 100,9.
Сораулар:
1) Беренче һәм дүртенче саннарны кушыгыз һәм планетада урманнарның күпме мәйдан алып торганын белерсез. (40 млн. км²)
2) Соңгы саннан икенчесен алсагыз консерв банкасының җирдә ничә елдан таркалып бетүен белерсез. (100 ел)
3) Барлыкка килгән санны 5 кә тапкырласагыз, пластик бутылканың таркалып бетү елын күрерсез. (500 ел)
Кошлар, хайваннар, үсемлекләр, елгалар турында да шундый мисалларны күп эшләргә була.
Материалны ныгыту өчен түбәндәге катлаулырак мәсьәләләрне чишәргә була:
1. Имезүчеләр классыннан иң зуры – зәңгәр кит. Аның массасы 40 тонна, озынлыгы 30 метр. Дельфинның озынлыгы – 8 м 50 см. Ә иң кечкенә имезүче хайван этрусс тычканының массасы – 2 г. Кит тычканнан ничә тапкыр зуррак? Китның озынлыгы дельфинныкыннан күпмегә озынрак?
2. Чыршы урманда 400 ел яши, ә шәһәр шартларында яшәсә 2,5 тапкыр кимрәк. Чыршы шәһәрдә ничә ел яши? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен аның яшәү озынлыгы шәһәрдә кими?
3. Идел елгасының яр буенда туристлар компаниясе ял итә. Беренче турист үзеннән соң 2,54 кг чүп, икенчесе 0,6 кг га кимрәк, ә өченче турист беренчесе һәм икенчесе кадәр чүп калдыра. Туристлар компаниясе үзләреннән соң ничә кг чүп калдырган?. Өч турист калдырган чүпне уртача калдырылган чүп дип алсак, үзләреннән соң 100 ял итүче күпме чүп калдырыр?
Түбәндәге проектлар өстендә дә эшләргә була. Мәсәлән, «V сыйныф математика дәреслеген әзерләү өчен киткән урман байлыгы».
Бар кеше дә кәгазьләрне агачтан ясалганны белә. Ә дәреслек һәм дәфтәрләр өчен бик күп кәгазь кирәк. V сыйныфта «Мәйдан һәм күләм» темасын үткәндә дәреслекнең күләмен, 1 кг кәгазь эшләү өчен күпме агач кирәклеген табу, күпме агач кисәргә кирәклеген, төрле агачның ничә ел үсүен ачыклау максатында мәсьәләләр тәкъдим итәм. Ә соңыннан инде уку елы беткәндә безгә дәреслек өчен киткән агачларны күпме утыртырга кирәклеген ачыклыйбыз.
Логик фикерләүне үстерү өчен балаларның мөстәкыйль рәвештә үзләре әйләнә тирәлекнең торышы турындагы мәсьәләләр төзү зур роль уйный.
Китерелгән мисаллар математика дәресләрендә экологик белемне бирү чаралары булып тора. Әлеге мисалларны чишкәндә укучылар туган ягыбызның табигате, кеше тормышына һәм табигатькә хайваннарның, үсемлекләрнең үзенчәлекләре турында өстәмә мәгълүмат ала.
Ә иң мөһиме – табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, дөньяны яхшы якка үзгәртергә омтылыш тудыру, эстетик һәм этик хисләр формалаштыру, уңай шәхес сыйфатларын тәрбияләү булып тора.
Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз ул. Дөньяда табигать һәм балалар бергә бәхетле, озын гомерле булып, тынычлыкта яшәргә язсын, бу бик тә кирәк!