Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә ата-аналар белән эш  

Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә

ата-аналар белән эш

 

Гүзәлия НОГМАНОВА,

Казандагы 60 нчы балалар бакчасының

 I  квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә ата-аналар белән эш, һәр гаиләгә дифференциаль якын килеп алып баруны күздә тота. Шунлыктан гаиләләр, әхлакый яктан бәяләнеп, якынча 5 төргә бүлеп карала.

1 нче төргә югары әхлакый мөнәсәбәтләргә корылган гаиләләр керә. Биредә мораль яктан сәламәт мохит хакимлек итә, балаларга үз сәләтләрен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырыла. Тәрбия эшенә тәрбияче-педагогның еш катнашуы таләп ителмәсә дә, кайбер очракларда, балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, аерым киңәшләр бирү урынлы була.

2 нче төр гаиләдә ата-аналарның үзара мөнәсәбәтләре канәгатьләнерлек, ләкин балаларга тиешле юнәлештә уңай тәрбия бирү җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Ә инде бу очракта ата һәм анадан артык зур игътибар сизгән балада эгоистлык чаткылары канат җәю күренеше күзәтелергә мөмкин. Шунлыктан бу төр гаиләдә үскән бала да тәрбияче күзеннән читтә калырга тиеш түгел.

Конфликтлы гаиләләрне 3 нче төргә кертергә була.Мондый гаиләләрдә ата-аналар үзара мөнәсәбәтләрне ачыклау белән мәшгуль, ә балалар исә арткы планга күчә. Бу очракта балаларны тәрбияләү турында бөтенләй сүз дә була алмый, һәркем үз көенә яши бирә. Шуңа күрә үсеп килүче шәхесне югалтмау, гаиләдәге микроклиматны уңай якка үзгәртү юнәлешендә тәрбиячедән актив эшчәнлек таләп ителә.

4 нче төр гаиләдә читтән караганда бар да тәртиптә кебек, ләкин рухи яктан ярлылык хөкем сөрә,чын әхлакый кыйммәтләр сакланмый, буыннар алмашында бәйләнешләр юкка чыга бара. Ләкин балалар да, тышкы яктан ялтырау позициясен саклап, шуннан читкә тайпылырга тырышмыйлар, тәрбия эшендә бик күп авырлыклар тудыралар.

5 нче төрдәгеләр – авыр гаиләләр. Аларга дорфалык, гауга чыгарырга омтылу, тәртипсезлек күренешләре хас. Әлеге гаиләләр, билгеле, тәрбияченең даими игътибарын, хәтта кайбер очракларда бала мәнфәгатьләрен яклау максатыннан, җәмгыятьнең актив катнашуын таләп итә.

Педагог – тәрбиячеләрнең ата-аналар белән эшен оештыруны, аларның тәрбия эшендәге компетентлыгыннан чыгып, якынча 3 төркемгә бүләргә мөмкин:

1 нче төркемдәге ата-аналар балаларны тәрбияләүдә үзләре зур ярдәмче булып торалар. Алар намуслы, актив, теләсә кайсы мизгелдә ярдәмгә килергә әзер.

2 нче төркемдәге ата-аналар да ярдәмгә әзер, ләкин аларга кайда һәм нәрсә эшләргә кирәклеген конкрет күрсәтеп бирү зарур.

3 нче төркемдәге ата-аналарга исә тәрбия эшенең асылына төшенергә, аңларга теләмәүчеләрне кертергә була. Аларның мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренә, тәрбиячеләргә карашлары ук тискәре, кайвакытта ачыктан-ачык каршылыклы фикерләрен әйтергә дә тарсынмыйлар.

Ата-аналар белән эшләүдә уңышларга ирешү җиңелләрдән түгел. Бигрәк тә өченче төркемгә кергән гаиләләр белән максатчан эш таләп ителә. Шуңа күрә ата-аналарны коллектив эшчәнлеккә җәлеп итү көтелгән нәтиҗәләрне тиз генә бирми.

Практикада түбәндәге эш формаларын кулланырга мөмкин:

– Беренче, профилактика эше. Ягъни барлык категориядәге ата-аналар арасында балаларның сәламәтлеге, аларны шәхес буларак тәрбияләүдә индивидуаль үзенчәлекләр турында аңлату эшләре алып бару;

– Икенче, проблемалы гаиләләрне ачыклау, аларда аңлату эшләре алып бару. Бала хокукын саклау;

– Өченче, гаилә әгъзаларын ата-аналар комитеты утырышларына һәм административ киңәшмәләргә чакыру.

Тәрбияченең ата-аналар белән эшләвенең түбәндәге ысуллары бар:

  • гаиләләрне өйрәнү;
  • ата-аналарның психологик һәм педагогик белемнәрен үстерү;
  • ата-аналарны тәрбия эшенә җәлеп итү;
  • гаилә тәрбиясен активлаштыру;
  • тәрбия эшенең уңай нәтиҗәләрен гомумиләштерү һәм тарату.

Гаиләләрне өйрәнү методлары:

  1. Ата-аналарны тәрбия процессында һәм гомуми жыелышларда күзәтү.
  2. Аерым группаларның тәрбиячеләре белән әңгәмә үткәрү.
  3. Тестлар, анкеталар үткәрү.
  4. Эшлекле уеннар уздыру.
  5. “Гаиләбезнең яраткан шөгыле”, яки “Гаиләбез традицияләре”, “Минем ял көннәрем” дигән темаларга иншалар язу, балаларның шәхси әсәрләрен, гаиләсен чагылдырган рәсемнәрне һәм башка иҗади эшләрне бергәләп анализлау.

6. а) медицина, шәхси карталар кебек документларны өйрәнү;

б) яшәү шартлары һәм гаилә членнары белән ныклап танышу;

в) характеристика бирү ысулы, ягъни җыелышның соңгы ун минутында балаңа характеристика язу.

Гаиләне өйрәнүнең якынча план-схемасы:

  • гаилә структурасы;
  • гаиләнең яшәү шартлары, гаилә членнарының белем дәрәҗәсе, эш урыннары, материаль яктан тәэмин ителеше;
  • гаиләнең мәдәниятлелеге – бу: өй китапханәсе, балалар өчен китаплар, гаилә традицияләрен саклау, буш вакыттагы шөгыльләр, үзара мөнәсәбәтләрне күздә тоту;
  • гаиләдәге әхлак атмосферасы – материаль белән рухи тәңгәллек;
  • гаиләнең тәрбия бирү позициясе – ата-аналарның педагогик яктан культура дәрәҗәсе, гаиләдәге авторитеты, балалар белән аралашу стиле, тәрбия бирү ысуллары;
  • ата-аналарны балаларны тәрбияләү эшенә җәлеп итү;
  • гаиләдәге тәрбия бирү шартлары турында гомуми нәтиҗә ясау, төп авырлыкларны күрсәтү, тәҗрибә уртаклашуны тәкъдим итәргә мөмкин.

Һәр кеше – кабатланмас шәхес, тумыштан иҗат итүче, яңалык тудыручы һәм шул исәптән ата-аналар да. Аларның барлык кылган эш-гамәлләре –  балаларга һәр яктан үрнәк. Ә яхшы үрнәк булу өчен, өлкәннәрдән үз вазифаларына җаваплы карау, педагогик-психологик белемнәрен күтәрү өстендә күп эшләү, бала белән бергә белем үрләрен яулау һәм балада булган иҗади ялкынны сүндермәскә омтылу, җиңүләре белән горурлана белү таләп ителә.

Ә иң мөһиме – һәр балага шәхес итеп карау. Аны чын күңелдән хөрмәт итү. Барлык балалар да сәләтле, дигән фикерне алга куеп, аларга уңышка ирешү юлларын күрсәтеп, үз сәләтенә ышаныч тудыра алу зур әһәмияткә ия.

Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендэ эшләүче тәрбиячеләргә, ата-аналар белән сыйфатлы эшләү өчен, югарыда санап үтелгән эш ысулларын куллану белән беррәттән, төрле ситуацияләрдә дә кеше булып кала белергә, педагог дип аталган бөек исемгә тап төшермичә, ата-аналар һәм балалар белән уртак тел табып, яраткан һөнәрләре аша киләчәк буынга тәрбия бирү юлында үзләреннән зур өлеш кертергә тиешләр.