МАКСАТ  БЕР: БЕЛЕМ СЫЙФАТЫН КҮТӘРҮ

МАКСАТ  БЕР: БЕЛЕМ СЫЙФАТЫН КҮТӘРҮ

 

Илзирә КӘРИМУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы

Юлсубино төп гомуми белем мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

Мәктәп ишеген ачкан һәр укытучының изге бурычы – балага белем бирү белән беррәттән,  тәрбияле, әхлаклы итү. Бу сыйфатлар үзеңнең милләтеңне, аның тарихын, кешеләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын  яхшы белгәндә генә формалаша ала. Милли кыйммәтләрдән башка чын кеше, шәхес була алмый.

Беребезгә дә сер түгел, бүгенге буын яшьләренә «хис» дигән төшенчә хас түгел. Аларда курку, сөенү, кызыксыну хисләре юк дәрәҗәсендә. Гомумән, миңа калса, алар бер көнлек дөнья белән яшиләр. Безнең бурыч – аларны уяту, кызыксындырырга тиешбез.

Мин саф татар авылында яшим, татар мәктәбендә татар балаларына белем бирәм. Иң куркынычы да шунда: бүген татар баласына татарча белем бирү дә бик авыр.

Бервакыт укучылар белән әңгәмә вакытында аларның хәтта Гает бәйрәме турында да хәбәрдар булмауларын белеп күңелем төшкән иде. Моңа һич кенә дә укучы баланы гаепләмим. Гаеплеләр арасында әти-әнисе белән беррәттән мин үземне дә күрдем. Шул вакытта үз алдыма түбәндәге бурычны куйдым: укучыларга милли гореф-гадәтләр, йолалар турында әдәби әсәрләр нигезендә параллель рәвештә аңлата барырга. Бу очракта миңа Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» әсәре ярдәмгә килде. Басымны күбрәк Гает бәйрәменә, балигъ булган ир-ат өчен аның мөһим булуына ясадым. Алай гына да түгел, уку елының беренче дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләре белән милли гореф-гадәт, йолаларыбызның исемлеген төзүне гадәткә керттек. 5 нче сыйныфта укучыларга мин әйтеп яздырсам, өлкәнрәкләр аны үзләре төзеде.

Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» әсәре буенча проект эше эшләдек. Чөнки бу повесть тулысы белән татар халкының төрле йолаларын үз эченә ала. Иң элек аның исемлеген төзедек һәм һәр укучыга шуннан берсен сайлап алырга мөмкинлек тудырдык. Сөлге, йомырка җыю, каз өмәсе, орлык чыгару турында кызыклы гына мәгълүмат җыйналды.

Туган тел атналыкларында аерым бер көнне халкыбызның җырлы-биюле уеннарына бирү дә балаларда күпмедер дәрәҗәдә кызыксыну уята.

7 нче сыйныфта уку елы ахырында Ренат Харисның «Сабантуй» поэмасы өйрәнелә. Максатыбызны тормышка ашыруда ул бик кулай әсәр булды. Чын милли Сабан туеның матур үрнәген без әлеге әсәрдә күрәбез. Укучылар бу әсәр буенча да проект эше ясадылар. Социаль чертәрдә теркәлгән авылыбыз төркемендәге төрле елларда төшкән фотосурәтләр киң кулланылды. Балалар Сабантуй бәйрәменең чын асылы белән танышты, бәйрәм уеннарын ничек башкарырга кирәклеген өйрәнде һәм монда заманча  технологияләр куллану осталыгын да чарлады.

Милли гореф-гадәтләр күп очракта дин белән бәйләнгән. Моңа балага исем куштыру, дини бәйрәмнәр, бисмилла белән эш башлауны да  кертәбез. Бу чыннан да шулай. Әдәбият дәресләренең моңа да мөмкинлеге зур. Кол Галидән алып, Борынгы һәм Урта гасыр әдипләре Мәүлә Колый, Мөхәммәдьяр, Кол Шәриф, Рабгузый һ.б. иҗатларында динебез аша әхлаклылыкка өндәү ята.

Бер хәдистә: «Үз милләтеңнең гореф-гадәтләрен онытасың икән –  бу тәмугның өченче баскычы», – дип әйтелгән. Без дә шундый хәлдә калмасак иде.