Мәкаль-әйтемнәрдә сөйләм этикеты чагылышы

Мәкаль-әйтемнәрдә сөйләм этикеты чагылышы

Ләйсән ИБРАЕВА,

Казандагы 167 нче мәктәпнең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

 

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  еш кына халык авыз иҗатына, бигрәк тә мәкаль-әйтемнәргә мөрәҗәгать итәргә туры килә.  Аларда туган телебезнең матурлыгы, камиллеге һәм этикет формулалары чагылыш таба.

Этикет формулалары – сөйләм әдәбе, сөйләм этикетының аерылгысыз өлеше булып тора. Мәкаль-әйтемнәрдә киң таралган этикет сүзләре арасында рәхмәт формуласын аерып карарга кирәк:

– Бер рәхмәт мең бәладән коткара [Татар мәкальләре, интернет-ресурс].

– Бай рәхмәтен ишеткәнче. ярлының җаны чыгар [Татар фольклоры теле, 2018: – 297].

Мәкальләрдә без мондый стереотипларны күзәтәбез: кешегә яхшылык эшләргә кирәк, яхшылык эшләгән саен сиңа рәхмәт сүзе әйтергә тиешләр. Биредә рәхмәт сүзе игелек кылуның әһәмиятен дә, игелек кылучының гамәлен күрү, ихтирам итү, моны сүз белән белдерү турында да бара. Икенче мәкальдә социаль стереотип белән очрашабыз: байларның рәхимсез эксплуататор булуы ассызыклана, шул ук вакытта эксплуатацияләнә торган класска карата дорфа сөйләмле булуы рәхмәт тә әйтмәүләре кебек деталь белән ассызыклана.

Исәнләшү, саубуллашу этикет формулалары да мәкаль-әйтемнәрдә очрый. Мәсәлән:

– Өч көн үткәч: «Исәнме, кодагый» [Татар мәкальләре, интернет-ресурс].

Бу әйтем һәркем белән вакытында исәнләшүнең әһәмиятен күрсәтә. Этикет буенча, очрашкач та, барлык кешене сәламләү кирәк, ә инде аннан якын дуслар белән серләшеп, башкалардан аерымлану да гаеп булмаска мөмкин.

Алдагы очракларны карыйк:

– Башыңа төшсә, түмгәккә дә сәлам бирерсең [Татар фольклоры теле, 2018: –306].

– Бай, ярлыланса, ярлы хәлен аңлый, ярлы, баеса, сәламең дә алмый [Татар фольклоры теле, 2018: –309].

Беренче мәкальдә шуны күзәтәбез: халык күзәтүе буенча, теге яки бу яктан бер-берсеннән ерак торган кешеләр (социаль аерма, интеллектуаль аерма яки башкалар була ала) сәлам бирешмиләр, үзара сөйләшмиләр диярлек. Әмма халык моны хупламый: тормышта шундый хәлләр була ала, син дә бу кешеләр белән бер баскычта тора, аларның таянычына, ярдәменә ихтыяҗлык күрсәтә ала башлыйсың. Икенче мәкальдә һәм әхлак, һәм сөйләм этикеты турында сүз бара. Элек ярлы булган, кисәк баеган кешенең элекке дусларына карата битараф, хәтта кимсетүле карашы сәлам дә алмау-бирмәү буларак гомумиләштерелә.

Гафу үтенү белән бәйле этикет формулалары мәкальләрдә сирәк очрый. Мәсәлән:

– Гафу үтенүгә караганда гаебең булмау яхшы [Татар фольклоры теле, 2018: –118].

Бу мәкальдән күренгәнчә, татар халкы гел начар гамәл кылып, аннары гафу үтенеп йөрүчеләргә үз итми.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: татар мәкаль һәм әйтемнәрендә сөйләм этикеты чагылыш таба, татар мәдәниятен сөйләм аспектында чагылдыра. Сөйләм әдәбе акыллылык күрсәткече булып тора, социумда үз урыныңны табу, шәхесара мөнәсәбәтләрне көйләүдә мәҗбүри шарт буларак таныла. Мәкаль һәм әйтемнәрне укучыларның сөйләм телләрен камилләштерүдә куллану уңай нәтиҗәләр бирә.

 

 

 

Кулланылган әдәбият исемлеге

 

Татар фольклоры теле: мәкальләр, канатлы әйтелмәләр, җор сүзләр һәм әйтемнәр: сүзлек = Язык татарского фольклора: пословицы, крылатые выражения, присловья и поговорки: словарь / К.Р. Галиуллин; фәнни ред. К.М.Миңнуллин. – Казан: ТӘһСИ, 2018. – 588 б.

«Татар мәкальләре. – URL: https://tatarca-text.narod.ru/mekal.html» мөрәҗәгать итү вакыты: 01.12.2024.