Күп функцияле ширма – балаларны укыту һәм тәрбияләү чарасы

Ландыш МИНКАШЕВА,

Рәзинә  ГАББАСОВА,

Казандагы

 178 нче балалар бакчасы

тәрбиячеләре

 

Максат: әлеге кулланманың максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда уен эшчәнлеге барышында коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.

Төп бурычлар:

  1. Балаларның мөстәкыйль уен тәҗрибәсен баетуга ярдәм итү.
  2. Балалар уенының барлык компонентларын үстерү: уен хәрәкәтләрен, уен тематикасын һәм сюжетларын баету, рольле мөнәсәбәтләр урнаштыру, рольне диалог формасында алып бару.
  3. Уенда балалар арасында яхшы мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
  4. Балаларга уен процессыннан уңай эмоцияләр  алырга мөмкинлек бирү.

Дидактик кыйммәт:

Күп функцияле ширма балаларны укыту һәм тәрбияләү чарасы буларак кулланыла. Ширма куллану өчен уңайлы, төркемнең интерьерын бизәргә ярдәм итүче кызыклы дизайнга ия. Ул биш өлештән тора. Һәрбер өлешнең үз мәгънә элементы бар. Күп функцияле ширма техник таләпләрдән ким булмаган күләмдә кулланыла. Ширманы үзегез яки ата-аналар ярдәмендә ясарга мөмкин.

  1. Ширма өстәл яки идәндә булырга мөмкин.
  2. Ширманың зурлыгы аның максатына бәйле. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен идән ширмасының биеклеге 1,5 метрга кадәр булырга мөмкин. Өстәл ширмаларын 15 см дан алып 40 см биеклектә ясау яхшырак.
  3. Күп функцияле ширма өч һәм аннан да күбрәк секциядән тора ала. Һәр секциянең үз функциональ билгеләнеше бар, аның рәсмиләштерелүенә бәйле.
  4. Ширма төрле материаллардан ясалырга мөмкин. Иң мөһиме: алар куркынычсызлык таләпләренә җавап бирсеннәр: агулы түгел, җиңел һәм гигиеник.
  5. Аларның рамнары пропилен сантехник торбалардан эшләнелә. Иң җиңел һәм мобиль ширмалар барлыкка килә.
  6. Ширма тукымасын төймәләр, тесма яки липучкалар ярдәмендә беркетергә мөмкин.

Ширманың беренче өлешендә ике кесә бар. Беренче кесәдә – Казан шәһәренең истәлекле урыннарының рәсемнәре. Икенче кесәдә – геометрик фигуралар.

Беренчедән, Казан шәһәренең истәлекле урыннарын, икенчедән, алар нинди геометрик фигуралардан торганны өйрәнүдә әһәмиятле.

Ширманың икенче өлеше татар шагыйрьләрен һәм аларның әсәрләрен өйрәнүдә зур роль уйный. Беренче кесәдә – татар шагыйрьләренең сурәтләре, икенче кесәдә – аларның әкият геройлары. Бала бер шагыйрьне сайлап алып, аның әкият геройларын эзләп табарга тиеш. Кайбер әкият геройлары берничә әкияттә булырга мөмкин, бу вакытта математика ярдәмгә килә. Бала бу әкияттә ничә герой барлыгын санап әйтә, шул вакытта бер әкият герое тагын кайсы әкиятләрдә булганын да санап китә.

Ширманың өченче өлешендә Татарстанның Кызыл китапка кертелгән хайваннарын һәм кошларын табарга, җылы якка китүче һәм кышлаучы кошларны да аерып куярга була. Эндемика турында да әйтеп китәргә була. Эндемика – хайваннар, үсемлекләр, кошлар бу җирлеккә генә хас, аларны дөньяда башка беркайда да очратырга мөмкин түгел.

Ширманың дүртенче өлешендә – Идел буе халыклары, аларның милли киемнәре, орнаментлары, герблары, флаглары. Бала кайсы да булса Идел буе халкын сайлап ала һәм ул халык турында  ширмада күрсәтә.

Ширманың бишенче өлешендә – ашамлыклар, җиләк-җимеш, яшелчә рәсемнәре. Аларның татарча әйтелешләрен, җиләк-җимешне яшелчәдән аерырга, тәмен, нинди төстә, ничә икәнлеген  әйтергә була.

Күп функцияле ширма балаларда татар телен, математиканы, әйләнә-тирәне өйрәнгәндә әһәмиятле.