Күчмә кошлар

 

(Кечкенәләр төркемендә танып белү эшчәнлеге)

Гөлназ ГАБДРАХМАНОВА,

Балтачтагы 2 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларны кошлар турында кайгыртырга, өлкәннәр ярдәмендә кош оялары ясарга өйрәтү.

Бурычлар:

үстерелешле: логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтләрен үстерү;

тәрбияви: кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек, сак караш, шәфкатьлелек хисләре тудыру;

белем бирүдә: күчмә кошларны таный һәм аера белү.

Сүзлек эше: карлыгач, кара карга, койрык, канат, томшык, кайта, гәүдә.

Методлар һәм алымнар: сүзле, күрсәтмә ысуллар, әңгәмә, сораулар, биремнәр.

Җиһазлар һәм материаллар: кош рәсемнәре, яз күренеше сурәтләнгән рәсем, сыерчык битлекләре.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Карагыз әле, балалар, безнең тәрәзә янына бер кызылтүш очып килгән. Кызык, нәрсә дип әйтергә тели икән ул?

– Ой, балалар, монда бер конверт. Әйдәгез, укып карыйк әле: «Исәнмесез, балалар. Сез безне – кышлаучы кошларны кыш буе җимлеккә тәмле-тәмле ризыклар салып сыйладыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә. Инде сез җылы яктан очып кайтучы кошларны да бик матур итеп каршы алыгыз. Минем конвертларны табып, биремнәрне үтәсәгез, сезне бүләк көтә».

– Балалар, бу хатны безгә кызылтүш җибәргән.

– Сез җылы яктан очып кайтучы кошларны каршы алырга әзерме?

– Кызылтүш конвертлар калдырырга тиеш иде, әйдәгез, эзләп карыйк әле.

– Менә беренче конвертта, балалар, кошлар рәсеме.

– Әйдәгез, без бу кошларның исемнәрен бергәләп әйтеп чыгабыз. Бу нинди кош? Барыбыз бергә кабатлыйк әле. (Карлыгач.)

– Азат, бу кошның исеме ничек? (Кара карга.)

– Балалар, бу кошларның барысын бергә күчмә кошлар дип атыйлар.

– Барыбыз бергә әйтик әле. (Күчмә кошлар.)

– Балалар, без сезнең белән җылы яктан очып кайтучы кошларның исемнәрен әйтеп чыктык.

– Әйдәгез, балалар, икенче конвертны эзлибез. Бу конвертта яз күренеше сурәтләнгән рәсем. Әйдәгез, рәсемне карыйбыз.

– Хәзер урамда елның кайсы вакыты?

– Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Тамчылар тама, карлар эри, кояш күбрәк җылыта һ.б.)

– Балалар, без сезнең белән яз билгеләрен санап үттек.

– Әйдәгез, балалар, тагын бер конвертны эзлибез.

– Балалар, бу конвертта уен. Безгә кошларның рәсемнәрен дөрес итеп төзергә кирәк була.

«Дөрес төзе» дидактик уены

Тәрбияче. Өстәлләр янына утырабыз. Кошларның өлешләрен дөрес итеп куябыз.

– Иркә, кошларның нәрсәләре бар?

– Кәрим, син кошларның нәрсәләрен куйдың?

– Барыбыз бергә кошларның өлешләрен әйтеп чыгыйк әле.

– Әйдәгез, балалар, бер уен уйнап алабыз. Хәзер сез сыерчыклар буласыз, монда сезнең ояларыгыз. Оялар сайлагыз дигәч, үзегезгә ошаган ояга кайтасыз (оялар саны әзрәк).

– Барыгызга да оялар да җитмәде түгелмен соң?

– Әйдәгез, сыерчыклар, тагын оялар эзләп карыйк әле.

– Барыгызга да оялар җиттеме?

– Күрдегезме, балалар, сыерчыклар бик күп икән, аларга оя да җитмәскә мөмкин. Ә менә безгә кызылтүш күчмә кошларны матур итеп каршы алыгыз дигән иде.

– Без сыерчыкларга ничек булыша алабыз?

– Нәрсә ясап бирә алабыз?

– Менә безнең бер сыерчык оясы әзер инде. (Сыерчык оясын алып чыгу.)

– Кем ясады икән бу ояны?

– Әйе, Иркәнең әтисе белән бабасы ясаганнар. Сыерчыклар аларга рәхмәт әйтерләр инде.

– Ояның нәрсәләре бар, әйтеп чыгыйк әле. (Түбәсе, стеналары, түгәрәк ишеге.)

– Балалар, без соңгы конвертны тапмадык бит әле. (Эзлиләр.)

– Кызылтүш монда сезгә буягыч үрнәкләре калдырган. Болар – аның сезгә бүләге.

– Балалар, без бүген нәрсәләргә булыштык?

– Сезгә нәрсәләр ошады?

– Өйгә кайткач, кошлар турында кемгә сөйлисез?

– Сез миңа бик ошадыгыз. Рәхмәт сезгә, балалар.