Кызыл Калфак белән бергәләп

Кызыл Калфак белән бергәләп

     (Уртанчы төркемендәгеләр белән  шөгыль)

 

Рузалия БИКТАҺИРОВА,

 Апастагы  «Кояшкай»

 балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Максат: балаларда юл йөрү кагыйдәләре буенча белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Бурычлар:

1)  Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлау;

2) Транспорт чаралары һәм аларның төрләре турында мәгълүматны ныгыту;

3) Балаларның логик фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү. Игътибарлылык, җитезлек тәрбияләү.

Әсбаплар: презентация, өч төсле түгәрәкләр (*кызыл, сары, яшел), өч төрле билге («Бүрегә юл»,  «Әбинең йорты», «Шүрәле урманы»), «Юл аркылы чыгу урыны», «Пешеходный переход» билгесе,  пазл (янгын сүндерү машинасы, пароход, самолет), агач-куак макетлары (урман күренешен булдыру максатыннан), мендәрләр (*аланлыкта утыру өчен файдаланыла), яктылык кайтаргычлар, юл хәрәкәте белән  рәсемнәр  («Ярый– ярамый»  уены өчен), чәчәкләр, өй макеты (*әбинең өе).

                                  Эшчәнлек барышы

Мотивация:  урман күренеше. Кызыл Калфак булып киенгән тәрбияче балаларны күреп ала.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Балалар,  сез минем кем икәнемне таныдыгызмы соң?

Балалар. Син – Кызыл Калфак.

Тәрбияче. Сез минем кайсы әкият герое икәнемне беләсезме?

Балалар. «Кызыл Калфак» әкиятеннән.

Тәрбияче. «Кызыл Калфак» әкияте нәрсә турында соң?

Балалар. Кызыл Калфакны әнисе әбисенең хәлен белергә җибәрә. Ул, урман аша барганда, бүрене очрата. Бүре Кызыл Калфакны озын юлдан җибәрә,  үзе  кыска юлдан барып җитеп,  әбине ашый һәм әби булып киенеп ята. Кызыл Калфакны да ашый.   Бүрене аучы үтереп, әби белән Кызыл Калфакны аның эченнән чыгара.

 Тәрбияче. Менә бит  укымышлы балалар очрады юлымда. Исемнәрегез дә матур икән. Әйдәгез,  бер-беребезгә матур хәерле көннәр телибез!  (Тәрбияче балалар белән түгәрәккә баса.)

Хәерле  көн  – миңа! Хәерле көн – сиңа! Хәерле  көн – сезгә! Хәерле көн  – безгә!

 Тәрбияче. Балалар, миңа сезнең  белән бик күңелле буласына бик ышанам,  мин бит әбием янына барырга җыенган идем. Сез минем белән барырга ризамы?

Балалар. Риза, риза.

Тәрбияче. Әйдәгез, алайса, кузгалыйк.

Карагыз әле, безнең алда өч юл. Кайсы юлдан барсак яхшы булыр икән. Монда ниндидер билгеләр бар. Кызыл юлдан барсаң кая килеп чыгасың икән, карагыз әле тамгага? («Бүрегә юл» билгесе), сары юлдан барсаң кая барып җитәбез («Шүрәле урманы»).  Яшел юлдан китсәк, кая барып җитәрбез икән, балалар? («Әбинең йорты»)

Балалар. Әбинең йортына.

Тәрбияче. Балалар,  бу өч төс миңа нәрсәнедер искә төшерә, өч төс кызыл, сары, яшел. Сез беләсезме, нәрсәдә бар бу өч төс?

Балалар. Светофор төсләре.

Тәрбияче. Балалар,  светофор нәрсә өчен кирәк әле (светофор макеты күрсәтелә).

Балалар. Юлда  кешеләр, машиналар хәрәкәтен көйләр өчен.

 Тәрбияче.  Светофорның төсләре нәрсәне аңлата?

 Балалар. Кызыл төс –  туктап торырга куша, сары төс – хәрәкәткә  әзерләнергә куша, яшел төс –  хәрәкәтләнергә  ярый, дип хәбәр бирә.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. Без дә  светофорда хәрәкәт итәргә  ярый торган төс яшел юлны сайладык һәм әйдәгез  кузгалыйк (яшел юл ягына  хәрәкәт башлана).

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, нәрсә ята анда?

Балалар. Тартма.

Тәрбияче. Әйдәгез, ачып карыйк әле (түгәрәкләр  өч төрле кызыл, сары, яшел).

  1. «Нәрсә төзедең?» уены. (Өчкә бүленеп, светофор төсләре буенча балалар парлашып басалар.)

Тәрбияче. Сез светофор төсләре буенча парлаштыгыз,  алдыгызда  кисәкләргә бүленгән рәсем (пазл), рәсемнәрне тиз арада кайсы пар җыеп бетерә  икән, сезне җитезлектә тикшереп карыйк әле. (Пазлларда җиңел машина, ак  самолет һәм зәңгәр пароход  килеп чыга.)

Тәрбияче. Беренче пар,  сезнең нинди рәсем килеп чыкты?

Балалар. Бу –җиңел  машина.

Тәрбияче. Аның турында син нәрсә әйтә аласың?

Балалар.  Ул коры җир транспорты (килеп чыккан һәр машина турында сөйләнә).

 

2. «Машиналарга ярдәм ит» уены.

 Тәрбияче.  Машиналар урыннарын  бутаганнар, аларны үз  төркемнәренә урнаштырырга кирәк (җир транспорты, һава транспорты, су транспорты).

?

 

?

—                      

 

?

 

Тәрбияче. Беренче төркемдә нинди транспорт төрләре урнашкан? ( Һава транспорты.)

Икенче төркемдә нинди төр транспорт урнашкан? (Су транспорты.)

Өченче төркемдә нинди транспорт урнашкан? (Коры җир транспорты.)

Тәрбияче. Сезнең үзегезнең машиналар булып уйныйсыгыз киләме?

Балалар. Әйе, килә.

Тәрбияче.  Уенны башлыйбыз.

 Тәрбияче. Балалар, уйный-уйный юл кырыена килеп җиткәнбез бит.  Безгә юл аркылы чыгарга кирәк, машиналар  бик тиз йөриләр, нишләргә икән? Сез якын-тирәдә безгә ярдәм итәрлек әйберләр күрмисезме?

Балалар. Күрәбез: «Юл аркылы чыгу поласасы» – «Зебра».

Тәрбияче. Бик дөрес. Тагын нәрсә җитми юл аркылы чыгарга?

Балалар. Юл билгесе:  «Юл аркылы чыгу урыны»  (юл билгесе дә урынына куела).

3.«Ярый-ярамый» уены.

Тәрбияче.  Нинди матур аланлык. (Балалар рәсемнәр табып алалар, аларга юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле рәсемнәр күрсәтелә.)

Беренче рәсем: Балалар юл кырыенда уйный (ярамый).

Икенче рәсем: Балалар юл кырыенда чана, чаңгы шуалар (ярамый).

Өченче рәсем: Балалар юлда роликта йөриләр (ярамый).

Дүртенче рәсем: Машинада әти-әни һәм бала куркынычсызлык каешларын эләктергәннәр, бала махсус кәнәфигә утырган (ярый).

Бишенче рәсем: Бала, әнисе белән җитәкләшеп, юл аркылы чыга (ярый).

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, юлыбызны дәвам итәбез. Карагыз әле, монда ниндидер тартма ята. Ачып карыйк әле, анда нәрсә бар икән?

Балалар. Яктылык кайтаргыч  әйберләр.

Тәрбияче. Алар безгә нәрсә өчен кирәк соң?

Балалар. Караңгыда машина йөртүчеләр безне күрсен өчен.

Тәрбияче. Дөрес, әйдәгез әле, без аларны тагып куйыйк, тиздән караңгы төшә.

Балалар, төрле кызык уеннар уйнап, сөйләшә-сөйләшә әбинең өенә килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз бит.

Килгәндә,  никадәр юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек.

Тәрбияче. Сез башка вакытта юлда йөрү кагыйдәләрен дөрес үтисезме соң?

Юл аркылы ничек чыгасыз?

Машинада әти-әниләрегез сезне нәрсәгә утырта?

Караңгыда киемнәрегезгә нәрсәләр тагасыз?

(Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Бик акыллы балалар икәнсез. Әйдәгез, әби янына кереп чәй эчик тә кайтыр юлга чыгарбыз.