Кышкы урманга сәяхәт
№171
(Урта төркемдәгеләр өчен танып белү һәм рәсем буенча интегральләшкән шөгыль)
Зөһрә МӨХӘММӘТОВА,
Казандагы 183 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат: балаларның кыргый җәнлекләрнең ничек кышлаулары турында күзаллауларын формалаштыру.
Бурычлар:
тәрбияви: әйләнә-тирәгә, кыргый җәнлекләргә карата кызыксынучанлык тәрбияләү;
үстерелешле: балаларның игътибарын, хәтерен үстерү; танып белү активлыкларын формалаштыру, төсләрне ныгыту;
белем бирүдә: балаларның кышкы табигатьнең характерлы үзенчәлекләре, кыргый җәнлекләр турындагы күзаллауларын киңәйтү, авазлар артикуляциясен ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, иҗади сәнгать, музыка, социальләштерү, сәламәтлек, матур әдәбият.
Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, табышмак чишү, сүзле уен, әңгәмә, сорауларга җавап, рәсем ясау.
Җиһазлау: проектор, кәрзин, штампиклар, төрле төстәге гуашь буяулар, магнитофон, «Җил тавышы» аудиоязмасы (УМК дискы).
Сүзлек эше: агач кайрысы, агач куышы, чыршы күркәсе.
Алдан үткәрелгән эш: табышмакларга җаваплар табарга өйрәнү, кышкы табигать турында сюжетлы картиналар карау; урамда кар явуын күзәтү, кар өстендәге эзләрне күзәтү, кыш турында шигырьләр уку.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез, кунаклар белән матур итеп исәнләшик әле.
Балалар. Исәнмесез!
Тәрбияче. Түгәрәккә басыйк әле, балалар. (Түгәрәк ясап басалар.) Балалар, мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, тыңлагыз:
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган? (Г.Тукай)
Балалар. Кыш.
Тәрбияче. Әйе, хәзер табигатьтә кыш, бөтен җирне кар каплады, урамда салкын.
(Ишек шакыган тавыш ишетелә.)
Тәрбияче. Кем килде икән, карыйк әле. (Барып ишекне ача, Карга керә, кулында хат.)
Карга. Мин сезгә урманнан хат китердем. (Тәрбиячегә хатны бирә дә чыгып китә.)
Тәрбияче. (Укый.) «Кадерле балалар, миңа ярдәм итүегезне үтенеп сорыйм». (Хатны әйләндергәләп карый.) Балалар, ә кемнән икәне язылмаган. Кем җибәрде икән безгә хатны?
Балалар. Куян, тиен, аю…
Тәрбияче. Сезнең хат хуҗасына ярдәм итәсегез киләме? (Килә.). Әйдәгез, урманга ярдәмгә барыйк, урманда кышын җәнлекләр ничек яшиләр икәнлеге белән дә танышырбыз. Сез ничек уйлыйсыз, урамга шушы киемнәрдән генә чыксак буламы?
Балалар. Юк, урамда салкын, җылы итеп киенергә кирәк.
Тәрбияче. Әйдәгез алайса, әйбәтләп киеник.
Физкульминутка
Тышта салкын булса да, (Куллары белән үз-үзләрен кочаклап, кулбашларга суккалыйбыз.)
Без чыгабыз урамга, (Бармаклар белән янбаш буйлап «йөгерәбез».)
Җылы тун безнең өстә, (Куллар белән алдан сыпырабыз.)
Өшемибез без һич тә. (Башны як-якка боргалыйбыз.)
Башлыкны да онытмыйк, (Ике кул белән башны сыпырабыз.)
Ә муенга шарф урыйк (Башта бер, аннан икенче кул белән муенны сыпырабыз.)
Йомшак матур бияләй (Бер-бер артлы кулларны сыпырабыз.)
Безнең нәни кулларда.
Киез итекләр киеп,
Чабып йөрик урамда. (Тыпырдыйлар.)
Тәрбияче. Менә, җылы итеп киендек, хәзер урманга барсак та ярый. Балалар, кар тирән, әйдәгез, минем арттан «кар көртләре»н ерып, аякларны күтәреп атлап барабыз. (Тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп атлыйлар.) Менә урманга килеп җиттек. Балалар, сөйләгез әле, урманда нәрсәләр күрәсез?
Балалар.
– Бөтен җирдә ап-ак кар…
– Күп-күп агачлар…
– Агачларны кар каплаган…
Тәрбияче. Ә хәзер күзләрне йомыйк та кышкы урманны тыңлап карыйк әле. Ниләр ишеттегез сез? Алсу, кошлар тавышы ишетеләме? (Юк.) (Музыка. Җил тавышы.) Җил искән тавышлар гына килә, әйе бит, балалар. Әйе, урман кышкы йокыга талган. Без дә урманда шыпырт кына йөрик. Балалар, карга карагыз әле, кар өстендә нәрсә күрәсез?
Балалар. Эзләр, куян эзе, песи эзе, тычкан эзе…
Тәрбияче. Мин сезгә табышак әйтәм, уйлап карагыз әле:
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
Нәрсә бу?
Балалар. Куян.
Тәрбияче. Дөрес, балалар, бу куян эзләре. Куяннар шулай төрле якка сикергәлиләр дә, агач төбенә барып яталар. Аларның өйләре булмый. Алинә, куянның өе бармы? (Юк.) Балалар, карагыз әле, куак төбендә нәрсәдер бар. Нәрсә икән бу? (Куян.) Әйе, бу куркак куян. Куркудан куянның койрыгы калтырый. Менә шулай. (Тәрбияче телен чыгарып уңга, сулга хәрәкәтләр ясый.) Әйдәгез, сез дә телләрегезне чыгарып, уңга-сулга хәрәкәтләр ясап алыгыз. Булдырдыгыз! Исәнме, куянкай! Балалар, куян белән исәнләшегез. Әйтегез әле, куян нәрсә ярата? (Кишер, кәбестә). Дөрес, балалар, куян яшелчәләр ярата. Ә бит урманда яшелчәләр үсми, ул җәен үлән ашый, ә кыш көне агач кайрысы кимерә. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: агач кайрысы (Активлаштыру.) Сөмбел, куян кыш көне нәрсә кимерә? (Агач кайрысы.) Куян, син безгә хат җибәрмәдеңме? Балалар, куян җавап бирмәде, качты. (Тел шартлата.) Әйдәгез, без дә сезнең белән куянның качканын аңлатып, тел шартлатып алыйк.
Ә без, балалар, кар көртләрен ера-ера, аякларны югары күтәреп, алга таба китәбез. (Куышы булган агач янына килеп җитәләр.)
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, агачта бик матур куыш бар, димәк, монда кемдер яши. Тагын табышмак әйтим әле:
Үзе чикләвек ярата,
Сызгырса, бөтен урманны яңгырата.
Балалар. Тиен.
Тәрбияче. Дөрес, балалар, тиен. Ул агач куышында яши. (Активлаштыру.) Радик, тиен кайда яши? (Агач куышында.) Менә ул үзе дә күренде. (Куышта тиен күренә.) Исәнме, тиен! (Тәрбияче тел шартлата.) Балалар, тиен сезнең белән шулай исәнләшә. Сез да аның белән исәнләшегез: менә шулай тел шартлатыгыз. (Активлаштыру.) Балалар, тиен нәрсә ярата? (Гөмбә, чикләвек.) Әйе, тагын ул чыршы күркәләре белән сыйланырга ярата. (Активлаштыру.) Тиеннең өе кайда була? (Агач куышында.) Бергәләп кабатлагыз әле. Балалар, тиеннең кәефе юк, ул күңелсезләнгән. Тиен, нәрсә булды сиңа? (Тәрбияче тиенне тыңлый.) Тиен үзенең дусларына бүләккә дип муенсалар алган булган икән, шуларны югалткан. Хатны да ул җибәргән булган. Балалар, тиенгә ярдәм итәбезме соң? (Әйе.) Тиен, борчылма, без сиңа башка муенсалар бүләк итәбез.
Балалар, менә бу өстәл янына килегез әле. Күрәсезме, өстәлдә кәгазь битләре ята, аларда муенсаның бавы бар, ә төймәләре юк. Без хәзер сезнең белән матур итеп төймәләр ясыйбыз. Штампикны менә шулай итеп губкадагы буяуга манабыз да муенса кебек кәгазь битенә төшерәбез. Күрдегезме? Эшкә тотынганчы, балалар, әйдәгез, бармакларны хәрәкәтләндереп алыйк әле. Бармаклар белән нинди уен беләбез әле без?
Бармак уены
Баш бармак бау ишә,
Имән бармак имән кисә,
Урта бармак утын кисә,
Атсыз бармак ат җигә,
Чәнти бармак чәй эчә.
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Икенче кулның бармакларын да эшләтеп алыйк Инде. (Сул кулның бармаклары белән кабатлыйбыз.) Менә нинди эшчән, тырыш бармаклар икән безнең. Ә хәзер, әйдәгез, менә шундый эшчән бармаклар белән бергәләшеп муенсалар ясыйбыз. Кемгә нинди төс ошый, шул төскә маныгыз. Марат, син нинди төстә муенса ясыйсың? (Сары.) Менә нинди матур рәсемнәр килеп чыкты. Без муенсаларны әйбәтләп менә монда элеп куйыйк, Тиен дә күрсен. (Мольбертка эләбез.) Камалия, ә син ясаган муенса нинди төстә? (Кызыл.), Тиенкәй, без ясаган муенсалар сиңа ошыймы? (Тиен тел шартлата.) Балалар, ишетәсезме, Тиен безгә рәхмәт әйтә. Тиеннең кәефе күтәрелде, дусларына бүләкләр әзер.
Балалар, арыдыгызмы? Әйдәгез, бакчага кайтыйк инде. Түгәрәккә җитәкләшеп басыйк та күзләрне йомыйк. (Музыка уйный.) Менә кайтып та җиттек. Күзегезне ачыгыз.
(Ишектән кәрзин күтәреп, Карга килеп керә.)
Карга. Менә сезгә тиен рәхмәт әйтеп алмалар биреп җибәрде.
Тәрбияче. Рәхмәт, Карга дус, Тиенгә дә бездән бик зур рәхмәт әйтерсең.
Карга. Ярый, алайса, мин Тиенгә сезнең рәхмәтне тапшырырга киттем. (Чыгып китә.)
Тәрбияче. Балалар, сезгә кышкы урманда ошадымы? Урманда нинди җәнлекләр күрдегез?
Балалар. Куян, тиен…
Тәрбияче. Сезгә тагын ниләр ошады? (Балаларның җаваплары тыңланыла.) Сез дә миңа бүген бик ошадыгыз, афәрин! Әйдәгез, без кунаклар белән саубуллашыйк.
Балалар. Сау булыгыз!
Тәрбияче. Ә хәзер үзебезнең төркемгә кайтыйк, тиен биреп җибәргән күчтәнәчләр белән сыйланырбыз.