Кышкы бәйрәм

Илһамия ГАФФАРОВА,

Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Озакламый туган ягыбызга кыш килеп җитәр. Балалар бакчаларында кышкы бәйрәмнәр башланыр. Күп кенә бәйрәмнәрдә Убырлы карчык, Шүрәле кунакка килә. Алар Кыш бабай капчыгын урлыйлар һ.б. Мин бу бәйрәм эшкәртмәләренә бераз үзгәреш кертергә булдым. Мөселманнарда Яңа елны каршылау, Кыш бабайга ышану юк. Бу эшкәртмәмне мөселман балалары да йөрүче төркемнәр өчен атап әзерләдем.

Кичә барышы

Алып баручы. Әссәламегаләйкем, балалар! Менә без сагынып көткән кыш та килеп җитте. Күрәсезме, бар тирә-як ап-ак кар белән капланды. Көннәр  дә суытты. Без иртән йокыдан торуга кыш тәрәзәләрдә үз бизәкләрен ясаган.

1 нче бала.

Нинди гүзәл итеп яраткансың,

Хак Тәгаләм, якты дөньяны.

Җем-җем итеп ап-ак карлар

Каплаганнар барлык җиһанны.

2 нче бала.

Менә салкын кыш җитте,

Җиргә ап-ак кар сипте.

Без кышны күптән көттек,

Ак карны сагынып беттек.

3 нче бала.

Бөтен дөнья ак булган,

Әйтерсең, ап-ак юрган.

Агачлар да ак мамыктай

Бәсле шәлен ябынган.

4 нче бала.

Куана бала-чага,

Кыш килүгә шатлана.

Чана-чаңгылар алып,

Алар баралар тауга.

(«Кыш җитә» дигән җыр башкарыла.)

Алып баручы. Кыш нинди матур! Урамда, бөтерелеп,  ап-ак кар ява. Барысы да ап-ак кар астында калган. Агачлар, өй түбәләре кыш буена тирән йокыга тала. Без урамдагы һәр нәрсәгә сокланып карыйбыз, күптән көткән кышны бигрәк тә бала-чага сөенеп каршылый. Алар, чаналарын тартып, урамга чыга.

5 нче бала.

Уянып бүген иртән,

Карасам тәрәзәгә.

Фәрештәләр күп итеп

Кар алып килгән безгә.

Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып алыйк.

Бер тузан юк, саф һава,

Җиргә ап-ак кар ява.

6 нчы бала.

Килеп җитте кыш та,

Ай-яй салкын тышта…

Өч ай торыр торса, –

Аның гомере кыска.

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

7 нче бала.

Саф һавага чыгып,

Таудан чана шуып,

Кышның салкыннарын

Җибәрәбез куып.

Ә кыш көлә-көлә,

Битебездән үбә.

Алсу була безнең

Битләр шуңа күрә.

(Шулвакыт балалар янына, сикергәли-сикергәли, папуас (негр) йөгереп керә.)

Папуас. Кая килеп чыктым мин? Бар җиргә ак ком сипкәннәр! Үзе шундый салкын! Балалар, әйтегез әле, мин кайда?

Балалар. Татарстанда, Түбән Кама каласында!

Папуас. Ой-ой, ой! Ерак! Мин бит Африканың Намабу кабиләсендә яшим. Ә сез нишләп бар җиргә ак ком сиптегез?

Балалар. Ком түгел ул, кар!

Папуас. Ә нәрсә соң ул кар? Аны ашыйлармы, тәмлеме ул? (Иреннәрен ялап ала.)

Алып баручы. Балалар, Африка илендә яшәүчеләрнең беркайчан да кар күргәннәре юк бит. Әйдәгез, әле аңлатып китик, нәрсә соң ул кар?

8 нче бала.

Яратам мин ап-ак төсне.

Бөтен дөнья ап-ак төсле.

Куяннар да ак тун кигән,

Каеннар да ак туннан.

9 нчы бала.

Бүреккә дә, керфеккә дә,

Борынга да ак кунган.

Шундый якты, шундый нурлы,

Бөтен дөнья ак кына.

Ап-ак була белә шулай

Безнең туган як кына.

Папуас. Ә бездә беркайчан да кар яуганы юк. Бездә көннәр эссе һәм гел ком да ком! Ком да ком! Менә бит, сезгә килеп, кар да күрдем. Ә ул кар белән нишлисез сез?

Балалар. Кар бабай ясыйбыз, тау шуабыз.

Алып баручы. Балалар, без бит папуаслар биюен беләбез. Кунагыбызга биеп күрсәтикме?

Папуас. Кая, кая! Ничек биисез икән, карап карыйк.

          (Балалар «Чунго-чанго» биюен башкара.)

Алып баручы. Без, балалар, Африкадан килгән дустыбызга берәр «карлы» уен да уйнап күрсәтик инде. Аның бит кар күргәне юк. Кар йомарламнарын алда куелган түгәрәкләргә кертергә тырышыйк әле.

(«Кар йомарламын ат» уены уйнала.)

Папуас. Булды, балалар, кар да күрдем. Сезнең белән дә таныштым. Мине өйдә әнием, әтием көтәдер. Мин кире үз илемә очыйм инде. Кайткач, мин сезнең турыда үз дусларыма сөйләрмен. Сау булыгыз!

Алып баручы. Ярар, сау бул! Без әле кыш турында сөйләшүебезне дәвам итик. Әйдәгез әле, тагын кайсыгыз матур итеп шигырь сөйләп бирер икән?

(Балалар кышка багышланган шигырьләр сөйли, җырлар башкара. Шулчак балалар янына милли киемнәрдән эскимос керә.)

Эскимос. Ай-яй, бигрәк эссе сездә! Боланымны җигеп, күршем янына кунакка барып килим әле, дип чыккан идем, адаштым. Менә сездән юл сорарга дип килдем әле. Сездән Чукотка еракмы соң?

Алып баручы. Әссәламегаләйкем, әле генә без бер кунакны озаткан идек, тагын бер кунак килде безгә. Бу бит Татарстан, Түбән Кама дигән шәһәр.

Балалар. Бик ерак! Анда бит мәңгелек кыш. Ә сез Татарстанга килеп чыккансыз.

Эскимос. Ай-яй, ерак киткәнмен икән! Хәзер ничек кайтып җитәм инде мин?! Сездә көн дә җылы икән. Эссели башладым. Эх, хәзер буран дуласын иде.

Алып баручы. Ярар, без синең өчен генә көнне бераз суытып алырбыз.

(Берничә бала алдан әзерләп куйган кар бөртекләреннән «буран чыгара».)

Алып баручы. Суындыңмы инде, кадерле кунагыбыз?

10 нчы бала.

Урамда салкын, диләр,

Бик тә өшетә, диләр.

Урамга аның үзен

Күрергә чыкты Дилбәр.

Тун киде, шарф япты,

Күп йөрде урамда.

Көтә-көтә салкынны,

Туңып бетте буранда.

(«Полька» биюе башкарыла.)

1 нче бала.

Чанада да шуабыз,

Чаңгыда да шуабыз,

Тимераякта очабыз –

Чыжлап  тора шома боз.

Тауларга да барабыз,

Кырларга да чыгабыз.

Кар-буран дип тормыйбыз –

Шуабыз да шуабыз.

Эскимос. Балалар, сез безнең халык уеннары турында ишеткәнегез дә юктыр әле. Әйдәгез, мин сезгә бер уен уйнатам. (Уен тәртибен аңлата.) Мин киткәч тә, бу уенны уйнарсыз яме!

Балалар. Ярар, уйнарбыз.

(Бергәләп әлеге уенны уйныйлар.)

Алып баручы. Син килгәч, көннәр дә суытып җибәргән кебек булды. Безнең канатлы дусларыбыз мондый суык көндә ничек ризык таба икән? Суыкта туңмаслармы, өшемәсләрме икән? Зәйнәп кызым, бар, агачтагы кошларны карап кил әле.

2 нче бала.

Җимлек ясап бирде миңа

Әтием Фәрит.

Шунда хәзер кошлар өчен

Җимнәр сибәм мин.

Бирегә килә күк күгәрчен,

Песнәк һәм чыпчык.

Җыелалар бер-бер артлы

Пыр-пыр очынып.

Ашап туйгач китә алар

Төрле якка.

Тик күгәрчен генә кала

Иң азакка.

Ул да туйган,

Биегән күк, уйнап йөри.

Миңа рәхмәт әйткән сыман:

«Гөлдергү», – ди.

3 нче бала.

Сәгатебез күкеле,

Бездә шундый күңелле.

Тышта буран котыра,

Өйдә күке кычкыра.

Кергән мәллә ул монда

Тышта салкын булганга.

Җәй җитүгә тәрәзәдән

Качмас микән урманга?

Эскимос. Ярар, балалар, сезнең белән рәхәт. Тик мине җигүле боланнарым сезнең бакча ишеге төбендә көтеп тора. Аларның тамаклары да ачкандыр. Мин китим инде. Сез гел шундый яхшы күңелле балалар булып калыгыз яме. Сезнең ярдәмгә мохтаҗ кошлар, хайваннар турында онытмагыз.

Балалар. Сау булыгыз.

4 нче бала.

Менә нинди кар яуды:

Ап-ак булды җир өсте.

Чаналарга, чаңгыларга

Җиткереп булмый эшне.

 5 нче бала.

Кар бөртеге куна кулга.

Азрак ял ит син шунда.

Бер карасам, гел боз син,

Бер карасаң, йолдыз син,

Искитәрлек матур син,

Ничек җирдә ятарсың.

Ашыкмачы, очынма.

Кар бөртеге учыма

Төште дә бөтерелеп,

Мактаудан бетте эреп!

(Өеннән аю үкереп чыга.)

Аю. Нигә шулай кычкырышасыз? Миңа йокларга бирмисез. Мин бит кыш көне йокларга тиеш, сез шуны беләсезме?

Балалар. Беләбез.

Алып баручы. Ачуланма инде, аю дус. Без бүген монда җыелып, кыш, кышкы уеннар турында сөйләшә идек.

6 нчы бала.

Төренде дөнья акка –

Кыш килде туган якка.

Башланды суык көннәр,

Көннәрдән озын төннәр.

Аю. Ярар, алайса. Мин дә бераз сезнең белән утырам, (иснәнә) йоклыйсы да килми.

Алып баручы. Без моңа кадәр килгән ике кунагыбызга уеннар өйрәттек.  Әйдәгез, балалар, аюга да бер уен уйнатыйк инде.  Бу уен «Чана шуабыз» дип атала. Без, үз уенчыкларыбызны чанага утыртып, билгеле бер урыннан йөгереп киләбез. Ягез, кем җитезрәк һәм өлгеррәк?

(«Чана шуу» уенын уйнау.)

Аю. Менә мин сезне өемдә ятканда дә тыңлап яттым. Бик зиһенле, тәрбияле балалар кебек күренәсез. Сезнең матур шигырьләрегезгә, җырларыгызга, уеннарыгызга сокланып, мин сезгә  бүләк әзерләдем. (Үрмәләп, өенә кереп китә.) Менә сезгә минем күчтәнәчләр. Аларны апагызга бирәм. Төркемегезгә кайткач, апаларыгыз аны сезгә бирер. (Исни, киерелә.) Йокым да килә башлады. Мин дә китим булмаса, балалар. (Китә,)

Алып баручы.

Ява карлар, яңа карлар –

Кышның ак гөлләре.

Якты булсын, ап-ак булсын

Илемнең көннәре.

Ишетелеп торсын җирдә

Балалар көлгәне!

(«Хуш киләсең, Яңа ел!» җыры башкарыла. Балаларга Яңа ел бүләкләре өләшенә.)