Кыш темасына лексик-грамматик күнегүләр эшләүдә “Тауда “текстын куллану

(2 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Эльмира ВАФИНА,

Казандагы 169 нчы урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

белем бирүдә: кыш темасына кагылышлы лексиканы актив кулланышка кертү, кая? кайда? кайдан? сорауларына дөрес җавап бирү. “Тауда” тексты белән танышу;

фикер сәләтен үстерүдә: укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру;

тәрбияви: бер-береңә дус мөнәсәбәт тәрбияләү, аралашу, хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру. Татар телен өйрәнүгә уӊай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.

Дәреснең тибы: яңа белем һәм күнекмәләр ачу.

Эшне оештыру: фронталь, парда, төркемдә.

Чыганаклар:

  1. Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г., Әхмәтҗанова Г.М. Күңеллле татар теле.
  2. Хәйдәрова Р.З., Гыйниятуллина Л.Ә. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Укытучылар өчен методик кулланма.

Дәреснең технологик картасы

 

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге (көтелгән җаваплар) Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
Оештыру.

Мотивлаштыру

(проблемалы сорау кую)

 

 

Уңай психологик халәт тудыру.

– Хәерле көн, укучылар!

– Кәефләрегез ничек?

– Укучылар, бүгенге дәресне “Дус авырлыкта беленер” («Друг познается в беде» ) дигән мәкаль астында уздырырга тәкъдим итәм.  Әлеге мәкальгә дәрес ахырында кабат әйләнеп кайтырбыз һәм ни өчен бу  мәкальне сайлаганны ахырдан ачыкларбыз.

Сыйныф эшкә әзерләнә

 

 

 

 

 

 

 

Фикер туплау, шуның аша билгеле бер эшчәнлекне оештыру.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

 

 

 

Фонетик зарядка Фонетик зарядка үткәрү.

Кара карга карга кунган,

Каркылдый ул: кар да кар,

Кайчан эреп бетә кар?

Укучылар хор белән кабатлыйлар.

 

Укучы эшчәнлеген формалаштыру.
Белемнәрне актуальләштерү Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирүне искә төшерү, кушымчаларны схема ярдәмендә  кабатлау.

 

 

Сәлим тау… бара.

Сәлим тау… шуа.

Сәлим тау… кайта.

Сәлим сүзен мин алмашлыгы белән алыштырып уку.

Укучыларның җавабы.

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына таблица ярдәмендә дөрес җавап бирү

Сәлим тауга бара.

Сәлим тауда  шуа.

Сәлим таудан  кайта.

Мин тауга барам.

Мин тауда шуам.

Мин таудан кайтам.

 

 

 

Җаваплар телдән алына

Тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау.

Укучыларда әйләнә-тирәгә шәхси караш формалаштыру.

 

 

 

Укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру.

 

Ишетеп кабатлау  

 

Сүзнең дөрес әйтелешен тыңлау һәм [ң] авазы кергән сүзне таптыру (прослушайте и укажите слова со звуком [ң]):

чана, чаңгы, тау, шугалак, күңелле, синең? шу, кил, чык, уйна, куй, кайт, бар

 

[ң] авазы кергән сүзләргә балалар кул чабалар
  Сүзнең дөрес әйтелешен тыңлау Һәм укучыларны үрнәк буенча эшләтү

– Прослушайте и укажите слова по образцу: яса-ясама

-ма/-мә

шу, кил, чык, уйна, куй, кайт, бар

 

Телдән аерым җаваплар алына.

шу-шума, кил-килмә, чык-чыкма, уйна-уйнама, куй-куйма, кайт-кайтма, бар-барма

 

  Сүзләрне тыңлау һәм минем ,синең алмашлыклары белән төрләндерү.

– Прослушайте слова и добавьте к каждому из них местоимения минем, синең

чана, тау (у/в)

Хор белән сүзләрне төрләндерү.

Минем чанам.  Минем тавым.

Синең чанаң.  Синең тавың.

Укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру
Укыту мәсьәләсен кую Ш.Галиевның «Кыш килә» шигыре видеоязмасын карап китәргә тәкъдим итү.

– Әлеге шигырьдә нинди таныш сүзләр очратырсыз? https://youtu.be/aNMQT_jQO3A

– Ә тагын кышның нинди билгеләрен беләсез?

 

Көтелгән җавап. Кыш ,салкын, кыска, өч ай, чана шуабыз, алсу битләр.

 

– Кыш көне җил исә, буран; елгалар, күлләр туңа.

Видео эчтәлеге аша тиешле мәгълүматны аңлау, күрсәтү.

 

Сәламәтлекне ныгыту минуты (күзләргә күнегүләр ясау)

https://cloud.mail.ru/public/VPqx/VKBuCpXW3

Уку мәсьәләсен чишү Укучыларга карточкалар тәкъдим итү, кыш темасына караганнарын сайлап алдыру.

 

– Бу дүрт рәсемне нинди ел фасылы берләштерә?

– Чана, чаңгы, ледянки, бублик белән нишлибез?

– Кайда?

– Дөрес. Димәк, укылачак текстыбызның исеме дә ничек аталыр? 

– Әйе, бүгенге дәрестә “Тауда” текстын карыйбыз. Яңа сүзләр белән танышабыз, күнегүләр эшләрбез.

Укучылар карточкалардан чана, чаңгы, ледянки, бублик сүзләрен сайлап алалар.

Укучыларның якынча җаваплары:

– Кыш.

 

– Шуабыз.

– Тауда.

– Тауда.

 

 

 

Уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп вакыйгаларны аерып алу нигезендә җавап формалаштыру.

Фикерне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

Эшчәнлекне контрольгә алу.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикерне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

Эшчәнлекне контрольгә алу.

Сүзлек өстендә эш эшләү.

Биек – высокий

Булды – было

Чыкмады – не вышел

Диде – сказал

Икенче көнне – на другой день

Текст өстендә эш.

а) укытучының үрнәк укуы;

б) укучыларга текстагы җөмләләрне тәрҗемә иттереп, китаптан таптырып укыту.

Вали и Насим сделали горку.

Салим не вышел на улицу, потому что заболел.

Горка получилась большая и высокая.

Вали катался на санках.

Насим катался на лыжах.

«Не катайся! Это не твоя горка», – сказал Вали.

«Катайся, Салим», – сказал Насим.

в) Текстагы 1 – 3 нче җөмләләргә сорау куйдыру.

Текст өстендә эш.

 

Сүзләрне кычкырып, ярым пышылдап, хор белән кабатлыйлар.

Яңа сүзләрдән сүзтезмәләр җөмләләр төзиләр.

 

 

 

 

Җөмләләрне китаптан табып укыйлар.

 

 

 

 

 

 

 

Телдән җаваплар.

– Кемнәр тау ясады?

– Кем урамга чыкмады?

-Тау нинди булды?

Белемнәрне беренчел ныгыту Җөмләдәге рәсемнәр урынына сүзләр куеп яздыру.

Вәли һәм Нәсим  ясадылар.Тау биек, зур булды. урамга чыкмады, чөнки ул авырды. Вәли шуды , Нәсим шуды.

Карточкада укучылар эшлиләр. Тактадан тикшерәләр. Уртак гамәл оештыру.

Алган белем һәм осталыкны максатчан куллану.

Белемнәрне икенчел

ныгыту

 

Эшебезнең әлеге өлешен проект итеп төзетү (эш интерактив тактада эшләнә)

-Әлеге текстны төзү өчен рәсемнәр бирелгән. Әйдәгез әлеге текстның проектын төзик.

 

 

 

 

 

 

 

Көчле балалардан текстны сөйләтеп карау.

 

Аерым-аерым җөмләләрне чиратлашып укый баралар, тактага чыгып рәсемнәр ярдәмендә төзиләр.

1 – 2укучы текстны эшләгән проектка карап сөйли.

Тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау,  материалны модельләштерү.

 

Белемнәрне өченчел ныгыту Ситуатив күнегү. Дустыңны уйнарга чакыру.

а) – Саша, әйдә урамга чыгабыз.

– Ә көн нинди?

– Ярый. Әйдә чыгабыз.

ә) – Исәнмесез, малайлар!

– Исәнме, Сәлим!

– Нинди биек тау? Кем ясады?

– Без ясадык. Әйдә, шуабыз.

– Әйдә.

б) – Шума, бу синең тавың түгел!

– Шу, Сәлим, син дә шу!

Парларда эш Билгеле бер эшчәнлекне оештыру.
Нәтиҗә

 

– Малайлар дөрес эшләдеме?

– Сез дуслыкны ничек аңлыйсыз?

Дәрес башында тактага язып куелган мәкальгә игьтибар иттерү.

– Безнең мәкалебез бүгенге сөйләшүгә туры киләме? Ә сез үзегез нинди мисаллар китерә аласыз?

– Тау биек булган кебек, дуслыкта яшәү дәверендә нишли барырга тиеш?

 

Укучылардан якынча җаваплар алына.

– Малайлар дөрес эшләмәделәр.

– Мәкальдә әйтелгәнчә: ”Дуслык ул – авырлык килгәндә сынала”. Сәлимне тауда шуарга дуслары чакырырга тиеш иде. Тау биек булган кебек дуслык та яшәгән саен югарыга үсә барырга тиеш.

 

Үз уңышлары /уңышсызлыклары, сәбәпләре турында фикер йөртүләре.

 

Үз эшчәнлекне контрольгә алулары.

Рефлексия

 

– Нинди ел фасылы турында сөйләштек?

– Балалар кайда уйнадылар?

– Дуслык нинди булырга тиеш?

 

 

Кыш турында сөйләштек.

– Балалар биек тау ясадылар.

– Дуслык нык булырга,тау кебек үсә барырга тиеш.

Үз уңышлары /уңышсызлыклары сәбәпләре турында фикер йөртүләре.

Дәрестә үтәлгән эшкә бәя бирү.

Белемнәрне бәяләү

 

 

– Кем, мин бүген “5”лек эшләдем, дип уйлый икән, ак кар бөртеге күтәрә; “4”лек, ди икән, зәңгәрсу кар бөртеге күтәрә, “3”лек – зәңгәр.

– Ә хәзер билгеләрегездән биек тау ясап куйыйк. Тау кебек сыйныфташлар арасындагы дуслыгыбыз да үссен.

 

Соңгы нәтиҗә укытучы бәясе.

 

Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

 

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга җавап алу.

 

Өй эше 5 нче күнегү, укырга яки текстның эчтәлеген сөйләргә.

 

 

 

Репродуктив эшчәнлеккә нигезләнгән.