Кыш көнендә кошлар

№44

Фәйрүзә ХӘБИБУЛЛИНА, Гөлнара ГАРИПОВА,

 Азнакайдагы 18 нче «Улыбка» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат. Балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыруны дәвам итү.

Бурычлар:

тәрбия бурычы: балаларда кошларга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

үстерү бурычы: балаларда чагыштыру, күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык күнекмәләрен, эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне үстерү.

белем бирү бурычы: балаларның кошлар турында белемнәрен  баету, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәсе: танып белү, сөйләм үстерү, иҗади үсеш.

Ысуллар һәм алымнар: уеннар,  гамәли, сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, эзләнү-тикшерү,  сюрприз.

Сүзлек: җим, җимлек.

Күрсәтмәлелек: интерактив такта, кышлаучы кошлар рәсемнәре, кышкы буран, кошлар  тавышы язмасы; кош рәсемнәре, «Дүртенчесе артык» дидактик уены өчен слайдлар; кәгазь төргәгендә каурый һәм каен тузы, алдан ясалган җимлекләр күргәзмәсе.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле.

2. Кош рәсемнәрен слайдларда карау, исемнәрен искә төшерү.

3. Үстерелешле диалог.

4. Ял минуты. «Килегез, кил, кошкайлар» дигән сүзле уен.

5. «Дүртенчесе артык» дигән дидактик уен.

6. Тикшерү эше.

7. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Хәерле иртә, балалар! Балалар, беркөнне күргән  саескан миңа бүген тагын очрады. Кайсыгызның исендә, нәрсә җибәргән иде ул безгә? (Кар бөртекләре.) Ә менә бүген тагын ниндидер төргәк бирде. Карыйсыгыз киләме, ни бар икән анда? (Төргәк эчендә  – кош каурые, аңа каен тузы бәйләнгән.)

Балалар, бу нәрсә икән? (Әйе, бу каурый.) Бу урмандагы берәр куянның  каурыемы икән? (Кош каурые. Куяннарда каурый булмый, йон була.)

Балалар,  бу каурыйга бит нәрсәдер эленгән, каен тузы ич бу. Анда нәрсәдер язылган. Укып карыйк әле. «Кадерле дусларым! Озын салкын кышларда безгә бик авыр. Кышны исән-сау чыгу өчен, безгә ярдәм итегез әле». Балалар, кошларга ярдәм итәбезме?

Нинди  кошларга ярдәм кирәк икән? Әйдәгез әле, бергәләп  карыйк.

(Экранда – кышлаучы кош рәсемнәре. Кошларның  тавышлары да язылган.)

• Яшькелт-сары түшле ул,

Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)

• Гөлдер-гөлдер гөл итекле,

Гөлкәй кызыл читекле. (Күгәрчен)

• Иртә таңнан кичкә хәтле,

Чык-чырык та чык-чырык. (Чыпчык)

• Кара каргага охшаган күкле-каралы кош нәрсә булыр? (Ала карга)

• Башында һәм койрык өлешендә кызыл таплары булган кош. (Тукран)

• Ә саесканның сез нинди билгеләрен әйтә аласыз? Әйдәгез, саескан турында табышмакны без бергәләп уйлап табыйк әле. (Озын койрыклы һәм ак гәүдәсе булган кош)

• Болар нинди кошлар? (Кышлаучы) Ни өчен аларны кышлаучы кошлар дип йөртәләр? (Безнең якларда кышлаган өчен) Ә  җылы якка киткән кошлар ничек атала? (Күчмә кошлар дип)

«Кышлаучы кошлар» дигән темага үстерелешле диалог.

– Кышлаучы кошларны кайларда очратырга була?

– Урманда, ишегалдында, агач башларында.

–       Балалар, кошлар нәрсәләр белән тукланалар?

–       Бөҗәкләр, бөртекләр, ипи валчыгы, көнбагыш белән.

– Кошларга елның кайсы вакытында күбрәк ярдәм кирәк?

– Кыш – кошлар өчен бик авыр вакыт, бигрәк тә ул салкын һәм буранлы булса.

–       Ни өчен аларга кыш көне бигрәк тә авыр икән?

–       Бөҗәк һәм бөртекләрне табу кыенлаша, чөнки алар  кар астында кала. Шулай да алар кышның зәһәр суыкларына  җайлашып яшиләр. Тапкан ризыкларын бүлешеп, авыр кышны исән-имин чыгарга бер-берсенә булышалар.

–       Без кошларга нинди ярдәм күрсәтә алабыз?

–        Җимлек ясыйбыз, азык салабыз.

–       Дөрес, балалар, минем янга якынрак килегез әле. Без сезнең белән кошларга ярдәм итү турында уйлый башлаган идек,  әтиләрегез ярдәме белән җимлекләр ясап килдегез. Карагыз әле: монда җимлекләр,  алар төрледән-төрле. Ничек уйлыйсыз, кайсы җимлекне кошлар ярата, үз итә икән? Мондый агач материалдан ясалган җимлеккә күбрәк  каргалар, чыпчыклар, саесканнар килә, алар азыкны ашап бетерергә, башка кечкенә  кошларга калдырмаска да мөмкиннәр. Ә менә мондый җиңел җимлекләрне песнәкләр үз итә. Җимлек җилдә селкенгәннән чыпчыклар курка, аларга каргалар сыймый, нигә икән? (Чөнки алар зур.) ә песнәкләр тырнаклары белән ябышып рәхәтләнеп без салган сыйны чүплиләр.  Менә без сезнең белән бу җимлекләрне чыгарып элгәч, кайсысына нинди кош килгәнен әкрен генә күзәтербез. Карагыз әле,  җимлекнең бу таякчыгы ни өчен кирәк? (Кошлар кунар өчен.) Тагын җимлекнең  нәрсәсе бар? (Түбәсе) Түбә ни өчен кирәк? (Кар кермәсен өчен) Әйе, балалар, җимлектәге ризык юешләнмәсен, бозылмасын өчен. Балалар, җимлеккә нәрсәләр салабыз?

–       Көнбагыш, кабак төшләре, чикләвекләр, киптерелгән ак ипи, солы һәм башка бөртекле культуралар.

          (Балалар әйткән азыкларны савытларда карау, берләштерү.)

         – Менә барысын да берләштергәч, җим барлыкка килә. (Бергәләп кабатлау) Җим сала торган корылманы җимлек диләр. (Бергәләп кабатлау)  Җимлекләрне азык салырга уңайлы булсын  өчен биеккә элмиләр, ләкин ул песи менәрлек аста да булырга тиеш түгел. Кулларыгызны күтәреп, аяк очына басыгыз әле. Менә шундый биеклектә.

         Балалар, ә сезнең азга гына кошлар булып аласыгыз киләме? (Санамыш ярдәмендә кош буласы балаларны билгеләү.)

Санамыш.

Чар-чар – чыпчыклар,

Бирсәгез лә орчыклар.

Анда чык, монда чык,

Кошчык бул да монда чык.

«Килегез, кил, кошкайлар» дигән сүзле уен. (X.Гарданов буенча)

– Килегез, кил, кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар.

Бакчабызга куныгыз,

Көн дә кунак булыгыз.

– Чыпчык, чыпчык,  чык-чырык,

Җим сиптем, кил тиз очып!

(Чыпчык битлеге кигән бала уртага чыга, «җим чүпли» яки бии.)

– Песнәк, песнәк, кил тизрәк,

Җим сибәм сиңа әзрәк.

– Күгәрченем, гөр-гөр-гөр –

Җим сиптем, менә күр, күр.

– Саескан – ала канат,

Җим сибәм кабат-кабат!

«Дүртенчесе артык» дигән дидактик уен.

1. Өч кышлаучы кош рәсеме, дүртенчесе – сыерчык.

2. Кошның гәүдә өлешләре, дүртенчесе – җәнлекнеке.

3. Өч төрле кош оясы,  дүртенчесе – кырмыска оясы.

Тикшерү эше.

 Тәрбияче. Балалар, сезнең бу кошны күргәнегез бармы? Аның исеме ничек? (Кызылтүш) Ничек уйлысыз, ни өчен бу кошка андый исем кушканнар икән? (Балаларның җавабы тыңлана.) Әйе, бу кош җәй көне салкын якларда яши, ә кышын безнең якларга килә. Без сезнең белән миләш куагы астында карның кып-кызыл булуын күзәткән идек. Кызылтүш  һәм песнәк кебек кошлар миләшнең җимешен түгел, эчендәге төшен ашый дигән идек. Сезнең шул орлыкларны эзләп карыйсыгыз киләме, бармы икән алар анда? Алайса, мин сезнең һәрберегезгә миләш бирәм. Әйдәгез әле, орлыкларын эзләп карыйк. (Миләш орлыгын стек (сыгылмалы таякчык) белән изеп тикшерү,  лупа аша карау, төшләр санын әйтү.)

Нәтиҗә. Чыннан да, миләш җимешендә орлыклар бар. Кошлар орлыкларны чүплиләр.

Тәрбияче. Балалар, сезнең «кошлар – безнең канатлы дуслар» дигән әйтемне ишеткәнегез бар. Кошлар безгә ничек ярдәм итәләр?

Балалар. Алар корткыч бөҗәкләрне чүплиләр.

Тәрбияче. Дөрес. Алар хәтта кыш көне дә кайры астыннан бөҗәкләрне табалар икән. Татар халкында «кунак ашы – кара каршы» дигән мәкаль бар. Без дә кошларны саклыйк, аларны рәнҗетмик.

Балалар, без саесканга ярдәм итә алабызмы соң инде? Ничек итеп? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Әйе, дусларым, без  бу җимлекләрне үзебезнең мәйданчыкка эләрбез, аларга һәрвакыт җим  салып торырбыз. Мин сезгә өй тирәгезгә дә үзегезнең «тылсымлы киштә»гезне ясарга тәкъдим итәм. Бу – сезнең кошларны сыйлый торган җимлегегез булсын. Ләкин сез ул җимлекне бер дә буш тотмагыз,  кошларның ашарына салып торыгыз.

– Агачлар арасында

 Бу нинди өстәл икән?

– Безнең балалар ясаган,

Кошларны сыйлый торган

«Тылсымлы киштә» икән.

Ә мин сезгә кошларны тагын да ныграк өйрәнер өчен, Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Кошлар» дигән рәсемле китапны бүләк итәм.