Кыш айлары

№ 156

(II сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресе)

Миләүшә БИКМУЛЛИНА,

Кайбыч районы Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Табигатьтә кыш билгеләрен һәм кышкы айларның борынгы атамаларын тасвирлый белү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхси: укуга мөнәсәбәт, дәрестә үз- үзеңне тоту, әңгәмәдәшеңә карата ихтирамлы булу;

регулятив: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын ачыклау, алда куелган бурычларга таянып, үз эшеңне планлаштыра белү;

танып белү: укытучы ярдәмендә үткән тема белән яәа тема арасындагы бәйләнешне ачыклау, яңа белемнәр туплау, сорауларга җавап бирү;

коммуникатив: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү, башкалар сөйләмен тыңлау, төркемдә эшләү;

предмет нәтиҗәләр: кышның борынгы атамаларында табигатьнең кышкы күренешләрен тасвирлый  белү.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Эш төрләре: фронталь,төркемнәрдә,мөстәкыйль.

Методлар: аңлатмалы- иллюстратив, өлешчә эзләнү, гамәли ысуллар.

Ресурслар: дәреслек, Кыш патшабикәсе рәсеме, табличкалар, карточкалар, презентация.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше

Укытучы. Исәнмесез, балалар! Ничек хәлләрегез? Кәефләрегез ничек? Яхшымы?

Сезнең барыгызга да хәерле иртәләр һәм уңышлы көннәр телим.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Үткән дәресләрдә сез нәрсәләр үттегез икән, шуны кабатлап китик.

Сыйныф почмакларында сүләр язылган. Әйдәгез, ул сүзләрне табып, укып чыгыйк әле. (Сентябрь, октябрь, ноябрь)

Укытучы. Бу сүләрне берләштереп, сез нәрсә әйтә аласыз? (Көз айлары)

Укытучы. Әйдәгез, без аларны тәртип буенча әйтик әле. Молодцы!

Укытучы. Сезнең каршыда №1 саны астында конверт ята. Ачып, һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аларда нәрсәләр язылган?

Укытучы. Сезгә бу исем кайсына туры килгәнен белеп, шул почмак янына барып басарга кирәк.

(1. сентябрь: хмурень – болытлы ай

ревун – елак ай, яңгырлы ай

2. октябрь:  листопад, грязник

свадебник – туйлар ае, грязник

3. ноябрь: листогной, бездорожник

кара көз ае

Укытучы. Ни өчен син  бу исемне сентябрь аена керттең? һ. б. Яхшы, балалар, сез бу теманы бик әйбәт өйрәнгәнсез.

Укытучы. Мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Тәңкә карлар сипкән

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән

Бу кайчак икән? (Кыш)

Укытучы. Кайдан белдегез?

Укытучы. Табышмакта кышның нинди билгеләре турында бара? (Тәңкә кар, җир ак, агачлар ак төскә киенгәннәр.)

Укытучы. Сез бүген бик бәхетле, чөнки безгә бүген бик күп кунаклар килгән. Һәм шуларның берсе беләсезме кем? Кыш патшабикәсе үзе. (Рәсеме эленә.)

Кыш патшабикәсе буш кул белән килмәгән, бүләкләр алып килгән. Ә аның бүләкләре – биремнәр.

1 нче бирем. Табышмаклар.

Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек. (Кар)

Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)

Үкерә дә, котыра,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

Ишегалды таш була,

Өйгә керсә, су була. (Боз)

Аягы юк, кулы юк, тәрәзәгә рәсем ясый. (Суык)

Укытучы. Молодцы, укучылар! Сез бик тапкыр да икәнсез.

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую

Укытучы. Укучылар, әйтегез әле, Кыш патшабикәсе безгә нәрсә белән килде икән?

Укытучы. Әйе, ул безгә тылсымлы атларга утырып килгән. Менә алар патшабикәне көтеп тора. Ни өчен өч икән алар? (Витас башкаруында «Три белых коня» җыры тыңлана.)

(Тактага ДЕКАБРЬ, ГЫЙНВАР, ФЕВРАЛЬ карточкалары эленә.)

Укытучы.  Бу айлар безнең кайсы ел фасылына керә? (Кыш)

Укытучы. Кыш патшабикәсе бу атмаларның хәтта борынгы рим исемнәрен дә алып килгән.

ДЕЦЕМБРЬ  ЯНУАРИУС  ФЕБРУАРИУС

Укытучы. Димәк, укучылар, без бүген дәрестә нинди тема өстендә эшләрбез? (Кыш айлары һәм аларның борынгы атамаларын ачыкларбыз.)

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү

Парлы эш

Укытучы. Сезгә Кыш патшабикшсе яшел төстәге карточкалар алып килгән. Аларда кышкы ай исеме һәм аларнын борынгы атамалары язылган. Сезгә шул атамаларны укып, башкаларны да таныштырырга кирәк.

1 нче пар

ДЕКАБРЬ – кышның беренче ае

Русча исеме: студень, стужайло, холодень, лютовей, ледостой

Татарча исемнәре: акъюл, көрәү ае

2 нче пар

ЯНВАРЬ – кышның икенче ае

Русча исеме: перелом зимы, перезимье

Татарча исемнәре: суыгай, кырлач

3 нче пар

Февраль – кышның өченче ае

Русча исеме: снежень, бокогрей, кривые дороги, снегосей, крутень

Татарча исемнәре: эндер ае, акман, шәбат

Укытучы. Рәхмәт укучылар. Молодцы! Ни өчен шундый исемнәр алды икән алар? Хәзер карап китәрбез.

+ДЕКАБРЬ аена нинди билгеләр хас:

— ел ахыры, кыш башы

-көннәр кыскара, төннәр озыная

— җир туңа

— кояш җылытмый

— җиргә кар ята

+ЯНВАРЬ

— ел башы, кыш уртасы

— көннәр озыная башлый

-кар кортләре барлыкка килә

-боз катламы калыная

— көннәр бик салкын

+Февраль

-кыш ахыры

-көннәр  салкын,

— буран

— көндезләрен кояш чыга

— кар тыгызлана

V. Белемнәрне ныгыту

Укытучы. Хәзер без сезнең белән дәрестә алган белемнәрне ныгытып, ял итеп алырбыз.

Такта янына чыгып бер түгәрәк ясыйбыз. Мин музыка куям. Сез көй астында түгәрәк буенча биеп барасыз. Музыка туктагач, Кыш патшабикәсе алып килгән сорауларны бирәм. Киттек.

Укытучы. Нинди ел фасыллары була?

Табигатьтә нинди ел фасылы хакимлек итә?

Кыш айларын сана.

Бездә кыш нинди?

*Кап-кара чәчле укучы

Укытучы.  Децембер кайсы ай исеме?

Январьның татарча исеме? (Гыйнвар, суыгай)

Проект өстендә эш

Укытучы. Сезнең партада ике альбом бите. Берсенә – кыш рәсеме төшерелгәнендә сез эшлисез: ябыштырасыз, икенчесе сезгә кисеп алу өчен.

Сезгә рәсемдә кыш ел фасылының кайсы ае икәнен белеп, рәсем астына исемен ябыштырырга кирәк. Борынгы заманда бу ай нинди атамалар белән аталуын язарга кирәк. Сезгә дәреслекнең 5 нче битендәге мәгълүмат ярдәмгә килер. Соңыннан үзегезгә туры килгән сынамыш өлешен кисеп ябыштырырсыз.

(Парлашып эшлиләр. Төгәлләгәннән соң., әңгәмә уздырыла.)

Укытучы. Сезнең нинди айлар килеп чыкты? Бу айлар кайсы ел фасылына керә? (Кыш айлары) Хәзер без аларга барысын берләштерербез.

КЫШ АЙЛАРЫ

Декабрь  Гыйнвар  Февраль

VI. Рефлексив бәя

Укытучы. Укучылар без бүген дәрестә нәрсә турында сойләштек?

Аларны борынгы заманнарда  ничек дип атап йөрткәннәр?

Һәрбер кыш аен мина ачып бирегез әле. Алар нәрсә белән бер-берсеннән аерылалар?

Бүген сез үзегезгә ничәле куяр идегез? (Балалар үз эшләренә бәя бирә. Укытучының бәясе.)

VII. Өй эше

1. Дәреслектәге 4 – 7 нче битләрне укырга.

2. Эш дәфтәрендәге 4, 5 нче биремнәрне эшләргә (4, 5 нче битләр).

3. «Кыш» темасына рәсем ясарга.

Укытучы. Кыш патшабикәсенең дә китәр вакыты җитте, аны тылсымлы атлары көтеп тора. Һәм сезгә рәхмәтләр әйтеп, үз күчтәнәчләрен тарата.

Дәресебез тәмам. Барыгызга да бик зур рәхмәт.