Күренекле хатын-кыз математиклар

(Хатын-кыз математикларның тормыш юлына һәм хезмәтләренә багышланган кичә)

Мөнирә СӘЙФУЛЛИНА,

Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы  

Максат. Укучыларда математика фәненә кызыксыну уяту, фәнгә мәхәббәт, бөек шәхесләр белән горурлану хисе тәрбияләү. Балаларның белемгә, хезмәткә омтылышларын үстерү.

Җиһазлау. Компьютер, мультимедиа проекторы, презентация.

Кичә барышы

1 нче алып баручы. И хатын-кыз! Әгәр син булмасаң, сүнәр иде дөнья! Чыннан да, гүзәл затлардан башка яшәешне күз алдына да китереп булмый. Хатын-кыз яңа тормыш бүләк итә. Гаиләдә ул – йортка ямь, нур, җылылык өстәүче хуҗабикә, сабые өчен – назлы әни, ир-ат өчен – сөекле хатын.

          2 нче алып баручы. Көчле затларыбызның, ягъни ир-атларыбызның күпчелеге хатын-кызларны дәрәҗәгә куярга ашыкмый, үзләренә тиң итеп күрергә теләми. Хатын-кызның акыл сыйфатлары турындагы мәзәкләрне дә нәкъ менә көчле затларыбыз уйлап таба бит. Әмма ни генә димәсеннәр, дөнья тоткасы – хатын-кызда.

1 нче алып баручы. Мөхәммәт Пәйгамбәрнең: «Һәр бөек эшнең артында хатын-кыз тора. Ул уң кулы белән – бишек, сул кулы белән бөтен дөньяны тибрәтә», – дигән сүзләре бүгенге көндә бигрәк тә актуаль яңгырый. Гүзәл затлар бала тәрбияләү, гаилә мәшәкәтьләреннән тыш тормыш йөген дә үзенең нәфис иңенә аудара. Хатын-кызлар җәмгыятьнең төрле даирәләрендә үзләрен акыллы белгечләр, яхшы хезмәткәрләр итеп таныта. Иң булдыклырары исә ирләрдән өстен булуга да ирешә, җитәкче вазифаларында гына түгел, иң югары урыннарда – ил белән идарә итүдә дә үзен күрсәтә.

           2 нче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар! Без бүген сезгә үз эшләре белән дан тоткан, тарихта югалмас эз калдырган хатын-кызлар турында сөйләрбез. Сезне хатын-кыз математиклар белән таныштырырбыз.

1 нче укучы. Сүзебезне безнең эрага кадәр яшәгән шәхесләрдән башларбыз.

Феона (слайдта – рәсеме) безнең эрага кадәр VI гасырда яшәгән. Бөек математик һәм философ Пифагорның хатыны. Феона Пифагор мәктәбендә эшли. Ире үлгәч, аның эшен дәвам иттерә. Аларның ике уллары, бер кызлары булган. Өлкән уллары Пифагор эшен дәвам иттергән, философ Эмпидоклның укытучысы булган. Кызлары Дана, әтиләре үлгәннән соң, аның кулъязмаларын саклый. Бик авыр тормышта, хәерчелектә яшәсә дә, Пифагорның кулъязмаларын сатмый, саклап тота.

2 нче укучы. Математик, астроном, медик Һипатия (Гипатия) Александрийская безнең эрага кадәр 370 – 415 елларда яши. Аның әтисе – күренекле астроном һәм механик. Алар Мисырның фән үзәге булган Мусейн шәһәрендә яши. Бу шәһәрдә Александр Македонский барлык илләрдән җыеп туплаган Александрия китапханәсе дә була. Б.э.к. 391 елда епископ Феофил фәрманы белән Мусейн шәһәре һәм Александрия китапханәсе яндырыла. Феофил һәм аның укучысы епископ Кирилл Һипатияне «сихерче», ә аның укучыларын «аллага каршы баручылар» дип эзәрлеклиләр. Һипатия үзенең бер лекциясендә епископ Феофелны «наданлыкта» гаепли. Шуңа күрә Һипатияне епископ Феофел һәм Кирилл гади халыкны котыртып  кыйнаттырып үтерәләр. Хәтта гәүдәсен дә «сихерче» дип утта яндыралар. Бу хәл б.э.к. 415 елда була. Һипатиянең язган китаплары да юкка чыга. Бик күп еллар үткәч кенә Һипатиянең замандашлары аның турында истәлекләрен язып калдыра алганнар.

3 нче укучы. Безнең эрада да хатын-кызларга фән белән шөгыльләнергә рөхсәт итмәгәннәр. Тик шулай булса да, алар каршылыкларны җиңә белгәннәр. Шундыйларның берсе – Эмели де Бретейль Маркиза дю Шатле. Ул 1706 елда Франциядә дворян гаиләсендә туа. Бик кечкенәдән латин, итальян, грек, немец телләрендә сөйләшә белгән. Күренекле математиклар Лейбниц, Ньютон, Вольтерлар белән бергә эшләгән.

4 нче укучы. Липат Гортензия яки Николь Рейн Этабль де Лабриер 1723 елда Париж шәһәрендә туган. Әтисе Испания королевасы Луиза Орлеанская сараенда хезмәт итә. Николь Рейнга Гортензия исемен француз галиме – натуралист Филибер Коммерсон куша. Коммерсон Япониядән яңа төр чәчәк – гортензия алып кайта һәм аны Никольгә исем итеп куша. Гортензия 1748 елны сарай сәгатьчесе Андрэ Липатка кияүгә чыга. Аның белән бергә астрономик сәгать төзү идеясен тикшерә, шулай ук Галлей кометасының Җиргә якынаю датасын исәпләп чыгаралар. Гортензия «Күк җисемнәре эфемериды» дигән энциклопедия төзүдә дә актив катнашкан. Гортензия 1788 елда 66 нчы яшендә вафат була.

5 нче укучы. Мария Аньези, иң беренчеләрдән булып, математика фәненнән университет профессоры исеменә лаек булган. Ул – итальянка. Биш яшеннән франңуз һәм итальян телләрендә сөйләшкән. Тугыз яшеннән математика фәне белән кызыксына башлый. 13 яшендә грек, иврит, испан, немец, латин телләрен өйрәнә. 1748 елда «Анализ нигезләре» дигән китап чыгара. «Верзиера кәкресе» дигән график Мария Гаэтена исеме белән йөртелә. Шулай ук дифференциаль тикшерүләрне дә математикага ул кертә. Шушы хезмәтләре өчен 1748 елда Рим папасы Бенедикт аңа Болонья университеты профессоры дәрәҗәсен бирә.

6 нчы укучы. Софи Жермен 1776 елның 1 апрелендә Париж шәһәрендә туа. Ул бик күп математик эшләр авторы , ләкин ул заманда хатын-кызларга фәнни эш белән шөгельләнергә рөхсәт ителмәгәнгә , Софи Жерменга хезмәтләре өчен бернинди дә исем бирелмәгән. Хәзерге вакытта Парижда Софи Жермен исемендәге мәктәп бар.

7 нче укучы. Мери Сомервель (Фервакс) 1780 елның 26 декабрендә Шотландиядә туа. 1811 елда математика өлкәсендәге ясаган ачышы өчен алтын медаль белән бүләкләнә. Аның барлык ачышлары математика өлкәсенә кагыла. Ул 1872 елда вафат булган.

8 нче укучы. Байрон Ада Август 1815 елның 10 декабрендә язучы Байрон гаиләсендә дөньяга килә. Ада 1834 елда санлы исәпләү машинасын уйлап табучы Чарльз Бебидж белән таныша һәм аның үтенече буенча Италия инженеры Луи Фредериконың исәпләү машинасының төзелеше турындагы язманы тәрҗемә итә.Чарльз Бебиджка кияүгә чыга һәм аның белән бергә исәпләү машинасын булдыру өстендә эшли. Исәпләү машинасы өчен программа төзи. Ада беренче прогаммист була. Тик Ада Байронның кинәт кенә сәламәтлеге начарланып китә, һәм ул 1852 елда вафат була. Ада Байрон Августа хөрмәтенә 10 декабрь программистлар көне буларак билгеләнеп үтелә.

Алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар! Ә хәзер без сезгз үзебезнең туган илебез – Россия хатын-кыз математиклары турында сөйләрбез.

9 нчы укучы. Рус хатын-кыз математикларының берсе – Елизавета Литвинова 1845 елда Тула губернасында туган. Башта ул белемне Петербургта ала, аннан соң – 1872 елдан 1876 елга кадәр – Германиянең Цюрих универсететында укый. 1878 елда диссертация яклый һәм математика , философия , минералогия докторы дигән диплом ала .Петербург университетында эшли.

10 нчы укучы. Софья Васильевна Ковалевская 1850 елда Мәскәү артиллерия гарнизоны командиры гаиләсендә туа. Кечкенәдән математикадан мисал, мәсьәләләр чишәргә ярата. Югары белемне Россиядә алырга мөмкинлек булмагач, Ковалевскийга кияүгә чыга, һәм алар бергәләп чит илгә китә. Софьяның укытучысы – немец математигы Карл Вейерштрасса. Аның җитәкчелегендә Софья 24 яшендә фәлсәфә докторы дәрәҗәсе ала. Россиягә әйләнеп кайткач, аңа эш табылмый. Шуңа күрә ул 1883 елда Швециягә күчеп китә һәм Стокгольм университетында профессор булып эшли башлый. Андә эшләү дәверендә ул гироскопның әйләнүен тикшерә һәм гамәлгә кертә. Бу хезмәте өчен аңа Париж академиясе премия тапшыра. 1889 елда аның хезмәтләрен югары бәялиләр. Петербург Фәннәр академиясе аны үзенең мөхбир-әгъзасы итеп таный. Софья Ковалевская –  киңкырлы шәхес. Ул – галим дә, язучы да. 1841 елда С.Ковалевская 41 яшендә вафат була.

11 нче укучы. Надежда Николаевна Гернет 1877 елның 30 апрелендә Сембер шәһәрендә туган. Гернт немец математигы Д.Гильберт җитәкләгән Гёттенг университетында укый. Математика фәннәре докторы дәрәҗәсе ала һәм Россиягә кайта. Мәскәү университетында математика укыта. Сугышка кадәр Ленинград университетына эшкә күчә. 1943 елда Ленинград шәһәрендәге блокада вакытында һәлак була.

12 нче укучы. Софья Алексадровна Яновская 1896 елда Гродненск губернасында туа. Одесса шәһәрендә укый. Ул бар тормышын математика фәненә багышлый. Мәскәү университетының механика-математика факультетындә укыта. Профессор дәрәҗәсен алган.

13 нче укучы. Пелагия Яковлевна Полубаринова-Кочина – академик, Социалистик Хезмәт Герое. Ул 1899 елда туган Университетны тәмамлап, эшче-яшьләр факультетында (рабфак) һәм юл-транспорт инженерлары институтында математика фәне укыта. 1999 елда 100 яшенә җитеп, вафат булган.

14 нче укучы. Чыгышыбыз ахырында татар хатын-кыз математигы турында да әйтип китик әле.

Сара Касыйм кызы Шакулова 1887 елның 27 июлендә Рязань губернасындагы Касыйм шәһәрендә туган. Авыл мәдрәсәсендә һәм гимназиядә укуын тәмамлагач, белем алуны дәвам итү өчен ул чит илгә китәргә мәҗбүр була. Сара Шакулова, мәшһүр Сорбонна университетының математика факультетында укып, Мәскәү университетына эшкә кайта. 1930 елдан 1960 елга кадәр университетта укыта, аннан соң Мәскәүдәге  һөнәрчелекучилищесында директор булып эшли. 1964 елдә вафат була.

1 нче алып баручы. Хөрмәтле таташачылар! Без сезгә «Математика фәне» дигән диңгезнең бер тамчысын тәшкил иткән шәхесләр турында бераз гына мәгълүматлар бирдек. Сез безнең бу чыгышыбызда фән өлкәсенең бик тә колачлы һәм тирән булуын күрдегез. Сез дә математика дигән фән диңгезендә үз юлыгызны табарсыз дип уйлыйбыз.

2 нче алып баручы.

Хатын-кыз ул – изге җан иясе,

Нәсел җебен дәвам итүче.

Бер-берсенә ялгап буыннарны

Килер заманнарга илтүче.

Игътибарыгыз өчен  зур рәхмәт. Кабат очрашканчыга кадәр сау булыгыз!