Курай музыка уен коралы белән танышу

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендә музыка эшчәнлеге)

№ 102

Зөһрә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Әтнә районы Олы Әтнә балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Тема. Җәйгә – кунакка.

Эшчәнлекнең тибы. Проект эшчәнлеге.

Эшчәнлек технологиясе. Яңа белемнәр ачу эшчәнлеге.

Максат. Балаларның музыка мәдәниятен, фантазияләрен, яңалыкны кабул итә алу сәләтләрен формалаштыру.

Бурычлар:

тәрбияви: музыка аша туган як табигатенә соклану хисләре тәрбияләү;

фикер сәләтен үстерүдә: музыканы хис-тойгы белән кабул итү сәләтләрен үстерү;

белем бирүдә: милли репертур нигезендә балаларның җырлау күнекмәләрен формалаштыру эшен дәвам итү, парлап әйләнүне ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе. «Нәфис-нәфасәти үсеш» белем бирү өлкәсе (сәнгатькә тарту, музыка эшчәнлеге).

Методик алымнар һәм чаралар. Уен, әңгәмә, сораулар, музыка тыңлау, җырлау, слайдлар карау.

Танып белү эшчәнлеге. Мәгълүматны эзләп таба белү, иллюстрацияләрне аңлау, өстәмә чыганаклардан информация туплый алу.

Коммуникатив эшчәнлек. Төркемдә эшли белү, бер-берең белән килешеп эшләү, диалогта катнашу, коллектив фикер алышу, башкаларны тыңлый һәм аңлый белү, үз сүзеңне дәлилләү.

Җиһазлау. Ноутбук, мультимедиа проектор, телевизор, «Чишмә» музыкаль язмасы, курай тавышы, «Эх, зилем, зиләле», музыка уен кораллары, зал бизәү өчен атрибутлар.

Программа эчтәлеге: музыкаль әсәрне игътибар белән тыңлау; музыканың характерын, настроениесен билгели белергә өйрәтү; аның турындага әңгәмәдә катнашасы килү теләге уяту; милли репертуар нигезендә балаларның җырлау күнекмәләрен формалаштыру эшен дәвам итү; таныш музыкаль инструментларның яңгырашын таный белүләрен ныгыту; төп бию хәрәкәтләрен (култыклашып әйләнү) башкара белү осталыкларын үстерү.

Алдан үткәрелгән эш: матур әдәбият әсәрләрен уку, төрле табигать күренешләрен күзәтү, әңгәмәләр үткәрү, Муса Җәлил иҗаты белән танышу, тавыш үстерү күнекмәсен кабатлау.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгел. Әңгәмә үткәрү.
  2. Табигать авазлары турында музыкаль әсәр тыңлау.
  3. Тавышны җырлап ачу күнекмәсе. «Оса».
  4. «Чишмә» җырын башкару.
  5. Музыка уен коралы – курай белән танышу.
  6. Төп бию хәрәкәтләрен башкару.
  7. «Әй, зилем-зиләле» җырлы уены.
  8. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

(Зал биш тирәлеккә бүленгән. 1 нче тирәлек – «Табигатьтә кунакта», 2 нче тирәлек – «Авазларны уйнатып», 3 нче тирәлек – «Җырчылар», 4 нче тирәлек – «Нәни музыкант», 5 нче тирәлек – «Шом бас».

Балалар П.И.Чайковскиның «Агач солдатлар маршы» көенә атлап керәләр, келәмдә түгәрәк ясап басалар.)

  1. I.                  Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгел. Әңгәмә үткәрү

– Исәнмесез, исәнмесез! Хәерле иртә! Яхшы кәеф миңа, сиңа һәм һәммә кешегә!

– Балалар, сез Табигать патшасының фәрманын ишеттегезме? (Юк) Ул безнең җәйне сагынуыбызны белгән, шуңа бүген бик азга гына җәйгә кайтып килергә рөхсәт иткән.

– Менә шушы тылсымлы такыя белән кагылып узсам, җәйгә аяк атларбыз.

– Җәйге алан безне көтә дә икән бит.

(Мендәрчекләргә утыралар.)

  1. II.               Табигать авазлары турында музыкаль әсәр тыңлау

– Чәчәкле матур аланда табигать тавышларын ишетәсегез киләме?

(Музыкаль әсәр яңгырый. Табигать тавышлары.)

– Балалар, музыкаль әсәр ошадымы? Сез нинди хисләр кичердегез?

– Әсәр ничек яңгырады? (Салмак)

– Характеры буенча нинди? (Күңелле, дәртле)

– Алда безне күңелле, мавыктыргыч мизгелләр көтә икән бит.

III. Тавышны җырлап ачу күнекмәсе

– Балалар, җәйнең бөҗәкләре, чәчәкләре дә сагындырган. Шуларга кушылып, авазларны уйнатып алыйк.

Распевка. «Оса»

Са-са-са, с-са-са

Ой-ой-ой летит оса.

Сы-сы-сы, сы-сы-сы

Не боимся мы осы.

Су-су-су, су-су-су

Видел кто из вас осу

Сы-сы-сы, сы-сы-сы

Мы не видели осы

Са-са-са, са-са-са

Отгадайте где оса.

IV. «Чишмә» җырын башкару

– Балалар, күреп торам: җырлыйсыгыз да килеп тора. Мин сезгә бик матур җыр тәкъдим итәм. «Чишмә» җырының сүзләрен – Муса Җәлил, көен композитор Җәүдәт Фәйзи иҗат иткән. 15 февральдә Муса Җәлилнең туган көне, ә 25 августта җәлилчеләрнең җәзалап үтерелгән көне  билгеләп үтелә.

Чишмә

Тау астыннан чишмә ага,

Чылтыр-чылтыр тавышы.

Җил искәндә иелеп кала

Читтә үскән камышы.

Челтер-челтер чишмәбез,

Ярдан балчык ишмәгез.

Суын шуннан эчегез,

Башка җирдән эчмәгез.

– Җыр матурмы? Нәрсә турында җырлана? Чишмә безне матур җырлары белән куандырып, саф суы белән сусавыбызны бассын дисәк, аны сакларга кирәк.

Җырны өйрәнәсегез киләме? Аның сүзләре дә бик матур. (Укыйм. Кабатлыйбыз. Җырлап карыйбыз.)

  1. V.               Курай музыка уен коралы белән танышу

(Еракта курай тавышы ишетелә.)

– Балалар, ишетәсезме, нинди моңлы көй яңгырый. Якынрак барып тыңлыйкмы? Балалар нинди музыка уен коралы икән бу? (Курай)

– Курай – тынлы музыка уен коралы. Ул нинди тынлы музыка уен коралларына ошаган? (Флейтага, дудочкага)

– Балалар, ә сезнең курайның каян килеп чыкканын беләсегез киләме? (Әйе)

– Бик борын заманда безнең җирләрдә бер хан, үсмер малайларны берәм-берәм чакыртып, чәч кырдыра торган булган. Әмма чәч кырган малайларның хан берсен дә кире кайтарып җибәрмәгән, үтертеп барган. Ни өчен шулай эшләгәнен берәү дә белә алмаган. Менә көннәрдән бер көнне ялгыз хатынның бердәнбер малаена да чират җиткән. Малае хан сараена китәр алдыннан, әнисе, тамагың ачкач ашарсың дип, төче икмәк пешереп биргән. Малай, сарайга барып, ханның чәчен кыра башлаган һәм аның башында бармак кадәр, Шүрәленеке кебек, мөгез булганын күргән. Эшен бетергәч, хан кешегә сөйләп йөрмәсен өчен аны үтертергә боерган. Малай иң башта икмәген ашап алырга рөхсәт алган. Хан, аның авыз чәпелдәтеп, тәмләп ашавын күреп, әзрәген сорап ашаган. Икмәк бик тәмле булган, чөнки малайның әнисе аны күкрәк сөтеннән изгән була. Хан малайны бертуганына санап үтертмәскә булган. Әмма беркемгә дә сөйләмәм дип ант иттергән. Кырдан кипкән кура эзләп табарга һәм мөгез турында сөйлисе килүгә шуңа өрергә куша. Тора-бара малай бу кцпшәдә тишекләр ясый һәм матур көйләр уйнарга өйрәнә. Халык аның уйнаганын яратып тыңлый. Шулай итеп, курай дигән музыка уен коралы барлыкка килә. Кешенең шатлыгы, куанычы, шатлыгы булганда үзенең моңнарын яңгырата башлый.

VI. Төп бию хәрәкәтләрен башкару

– Җыр, моң белән бергә бию янәшә йөри. Татар халкының култыклашып әйләнү хәрәкәтен без дә өйрәнеп китик.

«Култыклашып әйләнү» хәрәкәте.

VII. «Әй, зилем-зиләле» җырлы уены

Әй, зилем-зиләле» 

          Җитәкләшеп, тезелешеп,

Без урманга барабыз.

Урманда яшел аланда

Җырлап-биеп алабыз.

Эх, зилем-зиләле,

Сандугачым, кил әле.

Кил әле, дустым, кил әле,

Бергә әйләник әле.

Кояшлы матур аланда

Гөлләр чәчәк аталар.

Тирә-юньгә ямь, матурлык,

Хуш исләр тараталар.

  1. VIII.    Йомгаклау

– Балалар, такыябызның тылсымы бетте. Эшчәнлегебез дә тәмам.

Зөһрә МӨХӘМӘТҖАНОВА,