Күп мәгънәле һәм синоним сүзләр кулланып, балаларның сөйләм телен үстерү

№ 153

Айгөл НУРУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәрендәге33 нче урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй фикерләрен тиешле эзлеклеклелектә, ашыйкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барырга кирәк. Баланың сөйләм телен үстерү, халык әйткәнчә, балага «тел ачкычы» бирү, аның фикер йөртү сәләтен үстерү белән бер диярлек, чөнки тел үсү аң үсү белән табигый бәйле.

Фикерләү сәләтен үстерүдән башка гына сөйләм телен үс­терү белән мавыгу — ул балаларны эчтәлек турында җитди уйламыйча сөйләргә өйрәтү булыр иде.Шуңа күрә, балаларның сөйләм телен үстерү һәрва­кыт аларның фикерләвенә нигезләп алып барыла. Ба­ланың сөйләм теле турында кайгырту аның фикер йөртүен уяту белән бергә эшләнә. Бу инде укучы нык күңел биреп төшенергә, аңларга омтылсын, истә калдырырга тырышсын, аның күзәтүләре анализлар белән, охшаш һәм аермалы якларны табу белән, төркемләү, гомуми­ләштерү һәм системалаштырулар белән, аңлатулар, ис­батлаулар һәм дәлилләүләр белән бәйләнгән булсын дигән сүз. Нәкъ шундый шартларда гына укучының ту­лы кыйммәткә ия булган сөйләмтеле формалаша ала.

Мин уку дәресләрендә сүзлек өстендә эшләү укучыларның фикерләүләрен һәм сөйләмнәрен үстерүнең әһәмиятле шарты булып торадип уйлыйм. Яңа сүзне аңлату һәм аны аңлаганлыкларын тикшерү белән генә чикләнми,әукучының сөйләменә кереп китәргә тиешле сүзне аерып алып, дәреснең барлык этапларында, хәтта дәрестән соңгы эшләрдә дә сөйләмнәрендә куллануларын булдырырлык шартлар тудыра.

Дәрескә әзерләнгәндә үк, укытучы түбәндәге эшләрне башкара:

1.Текстта синоним сүзләр бармы, булса, мәгънә төсмерләрен ничек күрсәтергә, нинди сорау куйганда, балалар бу җөмлә өчен кирәкле кайсы сүзне  куллана алырлар.

Мәсәлән, Г. Тукайның «Буран» шигыреннән “ява” мәгънәсендәге фигыльләр билгеләтелә (оча, котырына, бәрә). Тукай кар явуга карата шундый сүзләрне ни өчен кулланган? Алар карның нишләгәнен белдерәләр?

2.Әгәр текстта сүзнең синонимы булмаса, аны дәрестә сөйләмгә кертеп җибәрергә кирәк булган вакытта, түбәндәге юллар белән эшләргә була: укытучы укубарышында аңлашылмый торган сүзләрне аларның синонимнарын әйтеп аңлата, йә булмаса әңгәмә вакытында, яисә рәсем өстендә эшләгәндә, текст эчтәлеген сөйләгәндә, сөйләм эченә кертеп җибәрә.

Мәсәлән, Идрис Туктарның «Өлгер» хикәясен укыганда, әңгәмәсе вакытында «өлгер, уңган, җитез, елдам» сүзләре нәрсәләре белән бер-берсенә охшыйлар?» дигән сорау куеп, синоним сүзләрнең мәгънә төсмерләрен билгеләтә: нинди бала өлгер, уңган була? (булдыклы, эшне вакытында эшләп бетерүче бала өлгер, уңган була).

3. Балаларның кайбер синоним сүзләр белән таныш булуы ихтимал; мәсәлән, II сыйныфта батырлык, геройлык синоним сүзләрен беләләр, ә III сыйныфта бу синоним сүзләр оясына фидакарьлек, каһарманлык, баһадирлык, кыюлык синонимнары да өстәлә. Укучылар, эчтәлекне сөйләгәндә яки сорауларга җавап биргәндә, шул сүзләр арасыннан тиешлесен сайлап кулланалар.

Синоним өстендә эшләү шуның өчен әһә­миятле, чөнки алар:

а) сөйләмне төрләндерә;

б) сөйләмдә төшенчәне, уйны төгәл белде­рергә ярдәм итә.

Синонимнар арасыннан теге яки бу сүзне сайлаган­да, иң әһәмиятлесе—алар арасындагы мәгънә уртак­лыгын белү түгел, ә һәр сүзнең мәгънәви бизәгендәге аерманы тотып алу, нәрсәләре белән алар бер-береннән аерылганын — төсмерен сиземли белү.

Баланың сөйләм телен үстерүдә күп мәгънәле сүзләр өстендә эшләү күнекмәләре аеруча әһәмиятле.

Бер сүз белән берничә сүзтезмә бирелә: алтын сәгать, алтын арыш, алтын кул­лар, алтын кеше. Балалар туры яки күчерелмә мәгънәдә булган сыйфатларны та­бып язалар: алтын арышсап-сары булып өлгергән арыш, алтын куллароста куллар, алтын кешеях­шы кеше. Күчерелмә мәгънәдә йөргән сүз­ләрнең мәгънә катламын төрле сүзтезмәләрдә күрсәтеп була: итек баса, су баса, камыр баса, бо­лыт баса.Аларның мәгънәләре ачыг­рак аңлашылсын өчен, синонимнар табарга кирәк була: киез итек ясый; су җәелә; камыр изә, ясый; болыт каплый һ. б.

Укучылар сүзләрнең күчерелмә мәгънәдә, күп мәгъ­нәдә кулланылганын практик өйрәнәләр, үзләре дә сөй­ләмнәрендә шуларны куллану күнекмәләре алалар. Бер очракта туры, икенче очракта күчерелмә мәгънәдә кулла­нылган мисалларны чагыштыралар: төенне чишәсерне чишә, кыска чәчкыска хәтер, көмеш акчакөмеш тавыш һ. б. Аннары укучыларның үзләренә, туры һәм кү­черелмә мәгънәдә кулланып, сүзтезмә ясап язарга ми­саллар бирелә. Туры мәгънәдә кулланылган ике сүзтезмәдән күчерелгән мәгънәле өченче сүз-тезмә ясату (көмеш кашык, ак чәч — көмеш чәч; алтын йөзек, сары яфрак —алтын яфрак) күнегүләре дә сүзләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылу җирлеген аңларга ярдәм итә.

Сөйләм үстерүнең барлык бу формалары баланың аң үсе­ше белән тыгыз бәйләнгән. Укучы, үзенең уен форма­лаштырганда, аның сөйләм формасы өстендә дә эшли, һәм, киресенчә, баланың сөйләмен үстерү белән, без аның уй культурасын, фикер йөртү сәләтен үстерү өс­тендә дә эшлибез.

Тел – кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу коралы. Телдән сөйләмгә өйрәнү,белем һәм тәрбия алу,дөньяны танып-белү, иҗат итү эшләре – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.