“Күңелем энҗеләре”

№40

(Якташ язучыбыз Миңзифа Әхмәтшина иҗатына багышланган әдәби- музыкаль кичә үрнәге)

Алия САБИРОВА,

Г.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумының китапханә мөдире

Фәния МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Г.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумының татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Укучыларны, милли төбәк компоненты кулланып, якташ язучыбыз Миңзифа Әхмәтшина иҗаты белән таныштыру; аларда үз төбәгебез язучылары иҗатларына мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү, туган илебез, туган төбәгебез өчен горурлык хисләре уяту.

Җиһазлау. Кичә узасы бүлмә бәйрәмчә итеп бизәлә. Язучының китапларыннан, биографиясенә кагылышлы матбугат язмаларыннан төзелгән китаплар күргәзмәсе оештырыла. Түр якка портреты эленә, тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентация әзерләнә.

Әдәби кичәнең барышы

1 нче алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм студентлар!

2 нче алып баручы. Бүгенге кичәбез якташ язучыбыз, шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина иҗатына багышлана. Әлеге тантаналы чарада ул үзе дә катнаша.

(“Бишек җыры” көе яңгырый. Ике укучы (малай белән кыз) милли киемнәрдә сәхнәгә чыга. Алдан әзерләнгән бишекне тирбәтеп, җырга кушылалар. Сәхнәгә алып баручылар чыга.)

1 нче алып баручы. Табигатьнең иң матур чагында, җәй аенда, Татарстанның Чистай районы Татар Сарсазы авылында Рәхилә белән Хәйретдин Митаевлар гаиләсендә өченче кыз бала булып Миңзифа дөньяга килә.

(Текст сәхнә артында укыла.)

Газиз әнкәй, рәхмәт, рәхмәт сиңа,

Бу дөньяга мине тудыргансың,

Әннә, диеп, күзем ачкан чакта

Яннарымда минем син булгансың.

Әти бәгърем, рәхмәт, рәхмәт сиңа,

Җил-яңгырдан мине сыендырдың.

Тәгам сорап ятка кермәдек без,

Алты балаңны да туендырдың.

2 нче алып баручы. Күпне белергә, күпне күрергә теләгән бу бәләкәй кызчык  беркемгә дә тынгылык бирми. Эшче гаиләсендә үссә дә, һәр сорауга төгәл җавап таләп  итә. Әдәбиятка, сәнгатькә яшьтән гашыйк була ул.

1 нче алып баручы. Авыл башлангыч мәктәбендә дүрт сыйныф укыгач, Иске Роман сигезьеллык, аннары Каргалы урта мәктәпләрендә  белем ала. Бу бөтерчектәй чибәр кызга  авылның күп егетләренең күзләре төшсә дә, Равил абый гына Миңзифа апаның йөрәген яулый ала.

(Парлы бию башкарыла.)

 2 нче алып баручы. 1975 елның ноябрь ае ике гашыйкны кавыштыра. Көтеп алынган беренче мәхәббәт җимешләре – Айрат, аннары ямь өстенә ямь өстәп, Алсу исемле кызлары туа.

(“Рәхмәт, сөю” дигән шигырь укыла.)

2 нче алып баручы.

Хөрмәтенә, данга лаек була

Саф намуслы хезмәт кешесе.

Җирдә үз урыныңны табып булла,

Йөрәгеңне бирсәң эш өчен.

(Чистай сәгать заводы турында турында мәгълүмат бирелә.)

Миңзифа Әхмәтшинаның хезмәт юлы  бөтен дөньяга танылган Чистай сәгать заводында башлана. Уңышлары өчен «Коммунистик хезмәт алдынгысы» дигән исемгә лаек була. Читтән торып  Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының Әлмәттәге филиалын, аннан Алабуга мәдәният-агарту училищесын  тәмамлый. Авыл хуҗалыгында эшли,  1985–1990  елларда Татарстан Югары Советы депутаты итеп сайлана.  Яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен, 1989  елда ВДНХның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1 нче алып баручы. Ай саен чыга торган совхоз стена газетасының редакторы да, язучысы да, үзе үк рәссамы да була. Беренче шигырьләре, авыл вакыйгаларын чагылдырган язмалары районда чыга торган «Ленин юлы», (хәзер «Чистай хәбәрләре»)  газетасында дөнья күрә. 1997 елдан авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Шул вакытта, район китапхәнәсе каршында оештырылган «Энжеләр» әдәби түгәрәгенең актив әгъзасы буларак, каләм тибрәтүче яшь талантларны барлауда башлап йөри.

(Чистай шәһәренең үзәкләштерелгән китапханә китапханәчесе,  “Энҗеләр” әдәби берләшмәсе сәркатибе Зөһрә Җаббарова, “Чистай хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Гөлсинә Сорутдиноваларның чыгышлары тыңлана.)

 2 нче алып баручы. Үзенең шигырьләренә көйләр дә яза шагыйрә. 2000  елдан ул – үзешчән композиторлар берлеге әгъзасы. Җырчылардан Искәндәр Биктаһиров, Сәгыйть Гыйбашев, Хәния Фәрхиләр аның җырларын халыкка ирештерде.

(“Бәхетем минем” җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. 2000  елда Татарстан Язучылар берлегенең яшьләр иҗаты белән эшләү бүлеге җитәкчесе, язучы Әхмәт Гадел, аның шигырьләренә югары бәя биреп, җыентык чыгарырга тәкъдим итә. 2001 елда  «Мәхәббәт дастаны» дигән беренче китабы дөнья күрә.

2 нче алып баручы. М.Әхмәтшинаның шигырьләре республикабызның «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга»,  «Татар иле», «Ватандашлар» (Мәскәү), «Заман сулышы», «Тормыш кыры» (Лениногорск) газеталарында, «Сөембикә», «Мәйдан», «Идел», «Казан утлары»  журналларында басыла.

Язмыш җиле 2003 елда аны Әлмәт төбәгенә алып килә. Ул анда С.Сөләйманова, Г.Афзал,  Н.Әхмәдиев, К.Булатовалар белән аралаша. Районда чыга торган «Әлмәт таңнары» газетасында әледән-әле басылып килгән язмалары, шигырьләре аша бу төбәк халкы да аны танып ала. 2004  елда «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте каршындагы «Рухият» рухи яңарыш фонды нәшриятында «Күңелем канаты» дигән икенче шигырьләр жыентыгы басылып чыга.

(Әлмәт турында шигырь укыла.)

1 нче алып баручы. Бүген Миңзифа Әхмәтшина Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче С.Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсен җитәкли.

   2010 елда Татарстан китап нәшриятында “Сары яулык” исемле хикәяләр җыентыгы, 2014 елда балалар өчен “Табылдык” дигән шигырьләр китабы дөнья күрде.

  (“Табылдык” исемле җыентыктан берничә шигырь тыңлап үтелә. Аннары китапханәче А.Сабированың чыгышы тыңлана. “Туган як” җыры (У.Рәшитов көе, В.Фәттахова сүзләре) башкарыла.)

 2 нче алып баручы. Безнең студентларыбыз да иҗат эше белән шөгыльләнә: шигырьләр яза; алар сезне үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырыр. Аларның иҗатына нинди бәя бирер идегез? (331 нче төркем студентлары Мингалимова Лилия белән   Мәхмүтова Ләйсәнгә  сүз бирәбез: Алар үзләренең шигырьләрен укый.)

 

1 нче алып баручы. Яшь талантларны барлауда актив эшләгән өчен М.Әхмәтшина “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе  белән бүләкләнде. Болардан тыш ул ТР яшьләр, спорт һәм  туризм  министрлыгының,  Россия “Татнефтегазстрой” профсоюзларының, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең  Мактау грамоталарына лаек булды.

М.Әхмәтшина – Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе.

  (“Энҗеләр” әдәби берләшмәсе әгъзасы Розалия Шәйхетдинова, техникум директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Әкълимә  Хәйретдиноваларның чыгышлары тыңлана.)

  2 нче алып баручы. Хәзер сүзне Миңзифа апа, сезгә бирәбез. (Миңзифа Әхмәтшина чыгышы тыңлана.)

Йомгаклау

(Татар теле һәм әдәбият укытучысы Фәния Мөхәммәтҗанова Миңзифа Әхмәтшинага багышланган “Рәхмәт” исемле шигырен укый.)

Гап-гади бер авыл кызы булып,

Якты дөньяга аваз салган,

Башкалардан һич аерылмый сыман,

Ә тормышта якты эз салган.

                      Әти-әнисеннән үрнәк алып,

                      Һәрбер эшне тырышып эшләгән.

                      Шуңа күрә дә бит исеме аның

                      Мактау тактасыннан төшмәгән.

Тормыш баскычыннан сабыр гына

Югарыга таба ул атлый.

Иҗат диңгезендә иркен йөзә –

Шунсыз җанына урын тапмый.

                       Шигырьләре – иҗат җимешләре –

                       Аның тормышын чагылдыра.

                       Кирәк чакта безгә киңәш биреп,

                       Якты эзен җирдә калдыра.

Якташым, дим, чиксез горурланып,

Күпләр өчен үрнәк – өлге, Сез.

Гомер көзенә дә көчле рухлы

Олуг шәхес булып керегез!