Көзге матур бер көндә
№ 112
Светлана КОСТРЮКОВА, Казандагы 376 нчы балалар бакчасының музыка җитәкчесе
Алып баручы (А.Б.) – Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Табигатьтә барлык үсемлекләр әйтерсең лә берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән: агачларда сары-кызыл яфраклар. (Залга кулларына көзге яфраклар тоткан балалар керә.)
(Җыр “Алтын яфраклар очалар”)
(Җыр бетүгә,балалар яфраклар артына качалар.А.Б. яфракларны җыя)
А.Б. – Күпме матур яфраклар.Мин аларны җыеп, вазага зур букет ясап утыртыйм әле.
1 бала: Менә көз килде,
Салкынча җилле.
Агачларда яфраклар,
Саргайган инде.
2 бала: Бездәге кошлар
Көньякка китте.
Сизелмичә дә,
Җылы җәй үтте.
3 бала: Көз ашыга агачларга
Үз бизәген салырга:
Урманнарны, болыннарны
Буяп китә сарыга.
(Җыр “Көз килде”)
4 бала: Көзге матур бер көндә
Куян йөгергән өенә.
Аланнар буйлап та.
Болыннар буйлап та.
Кәрзинендә булган ,ди
Төрледән-төрле гөмбә.
(Кулына кәрзин тотып, зур куян керә.)
Куян:
Бүген иртән әни миңа
Кушты гөмбә җыярга.
Һәр гөмбәне кәрзинемә
Кирәк салып куярга.
(Матур көй яңгырый. Сикергәләп, җырлый-җырлый, ике нәни куян керә.)
Куяннар: (җырлыйлар)
Без дә бит сезнең кебек
Табигатьнең баласы.
Дөнья киң ул, һәркемгә
Җитәр аның һавасы.
Кушымта:
Ал да булаек әле,
Гөл дә булаек әле.
Без җырламый, кем җырласын,
Без дә җырлаек әле.
(Аланда төрле-төрле гөмбәләр баш калкыта.)
2 ак гөмбә (бергә)
Без – ак гөмбә,
Без – батыр гөмбә
Куркмыйбыз беркемнән дә,
Менә шундый кыю гөмбә.
2 гөреҗдә (бергә)
Без – гөреҗдә гөмбәләре,
Бертөсле бөтенебез.
Безне табу кыен түгел –
Урман юлыннан эзләгез.
Баллы гөмбә
Мин – баллы гөмбә,
Үсәм көндез һәм төнлә.
(Хоровод “Балалар һәм гөмбәләр”.)
(Гөмбәләр эчке түгәрәктә, балалар тышкы түгәрәктә бии-бии җырлыйлар.)
Куян:
Ай, нинди күп сез бүген урманда,
Мин телим хәзер барыгызны да җыярга.
(“Куян һәм гөмбәләр” уены.)
5 бала:
Килә шаулы, алтын матур көзем,
Оча яфрак, исә көзге җил.
Табигатнең бигрәк сокландыргыч!
Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!
(Салмак көй астында кулына яфраклар тоткан көз керә.)
Көз:
Исәнмесез, балалар! Күрәм. Бүген сездә бәйрәм. Мин дә сезнең янга буш кул белән килмәдем.
6 бала:
Моңлы, гүзәл,
Матур, аяз көннәр,
Мул игеннәр –
Синең бүләген.
Сокландыргыч синең табигатең,
Бигрәк матур, ай-һай, күлмәгең!
Көз: Рәхмәт матур сүзегезгә!
(Балалар шигырьләр сөйлиләр.)
Көз:,
Ә хәзер балалар, бергәләп уйнап алыйк әле. Сорауларыма дөрес җавап бирегез. Игътибарлы булыгыз.
(“Көздән сорыйбыз” дигән җырлы-биюле уен уйнала.)
Көз:
Көз көнендә, балалар,
Кырдан ниләр җыялар?
Балалар:
Беләбез, беләбез: кырдан бодай җыялар
Көз:
Тагын,тагын һәр елны, нәрсә бүләк итә көз?
Балалар: Күп төрле яшелчәләр, бик яратып ашыйбыз.
Көз: Тагын әле әйтегез: бакчалар соң ни бирә?
Балалар: Җимешләр һәм җиләкләр кыш буена җитәләр.
Көз: Бигрәк матур җырлыйсыз, балалар, рәхмәт сезгә. Кайда соң минем яңгыр дустым? Яңгырдан соң гөмбәләр күп тишелә. Куянкайга гөмбә кирәк дип ишеткән идем.
(Җыр. “Дождик”)
Көз: Әйдәгез, нәни куяннар, бергәләп, куян апагызга гөмбә җыярга булышыйк.
(“Гөмбә җыю” уены уйнала.)
А.Б. – Ягез, санап карыйк, кем күбрәк гөмбә җыйды икән?
Куян: Рәхмәт сезгә, дусларым, әнием бик шатланыр. Сау булыгыз!
(Җыр. “Алтын яфраклар”.)
Бала:
Җырладык та, биедек тә,
Шыгырьләр дә сөйләдек.
Матур гына уйнп алдык,
Бер дә читенсенмәдек.
Көз: Рәхмәт сезгә, дусларым, үземнең биләмәләремне кышка тапшырам, сезнең белән хушлашам. Сау булыгыз!
А.Б – Бүгенгә без хушлашабыз,
Бәйрәмне тәмамлыйбыз,
Күңелле дә соң бу көз!