Көзге байлык

№ 138

(Уртанчылар төркемендәгеләр өчен белем бирү эшчәнлеге)

Гөлфәния НИКИТИНА,

Чаллыдагы 118 нче «Алмакай» балалар бакчасының югары квалификация категорияле  тәрбиячесе

Асия ХУҖИНА,

Чаллыдагы 118 нче «Алмакай» балалар бакчасының югары квалификация категорияле  тәрбиячесе

Максат. Балаларның яшелчә, җиләк-җимеш турында белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

белем бирүдә: яшелчәләрнең – түтәлдә, җиләк-җимешнең агачта үсүләре, аларның сыйфатлары турында белемнәрен баету. Тоз, шикәр комының эрүчәнлеге турында тәҗрибә аркылы мәгълүмат бирү;

үстерелешле: яшелчәләрнең тышкы күренеше, тәме, формасы буенча (кишер, кыяр) аера белү осталыгын, игътибарын, кабул итүләрен, диалоглы сөйләмен, сенсор сәләтләрен, игътибарлылыкны, хәтерне, фикер йөртүне үстерү;

тәрбияви: өлкәннәргә ярдәм итү теләген, хезмәткә омтылыш тәрбияләү. Яшелчә, җиләк-җимешне юып ашарга кирәклеген аңлату. Аларның кеше организмы өчен файдалы булуы турында мәгълүмат бирү.

Материал һәм җиһазлау. Яшелчә, җиләк-җимешләрнең муляжлары, алмагач, груша агачы, ике кәрзин, уенчык куян, зур кишер муляжы, һәр балага тоз һәм шикәр комы салу өчен лупалы махсус савытлар, сулы стаканнар, кечкенә кашыклар, шикәр комы, тоз, салфеткалар, яшелчә, җиләк-җимешләрнең рәсемнәре (кисеп, өлешләр ясау өчен), кайчы, проектор, ноутбук, көзге бакча һәм бакчадагы бабай рәсемнәре, «Ак куян» җырының язмасы, кәрзин белән алмалар (бабайның күчтәнәче), каен, өрәңге, миләш агачы яфраклары, шул агачларның кәүсәләре рәсемнәре.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы фасылы?

Балалар. Көз.

Тәрбияче. Ә көз икәнен кайдан беләсез? Аның нинди аерым  билгеләре бар? (Балалар көзнең билгеләрен атыйлар.)

Тәрбияче. Безгә бүген бакчачы бабай да кунакка килгән. (Экранда –бакчачы бабай.) Аның безгә зур йомышы бар икән. «Балалар! Быел минем бакчамда яшелчә, җиләк-җимеш бик тә мул булып үсте. Шуңа күрә аларны җыярга өлгермим. Булышмассызмы икән?» – ди. Бакчачы бабайга булышабызмы, балалар?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Чыннан да, без кечкенәдән үк тырыш, хезмәт сөючән булып үсәргә тиеш.

– Безгә нәрсәләр җыярга кирәклеген бакчачы бабай табышмак итеп яшергән. (Җавап биргәннән соң, экранда рәсемнәр чыга.)

Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште. (Алма)

Җир астында алтын казык,

Без аны алдык казып. (Кишер)

Яшел сарай эчендә

Бик кечкенә кешеләр. (Кыяр)

– Әйдәгез, хәзер бакчага чыгыйк. (Түтәлләрдә –яшелчәләр, агачларда – алмалар, грушалар.)

Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән!

Җимеш, яшелчәләр өлгергәч,

Бакча бигрәк тә матур икән.

Карагыз әле, бакчачы бабай күпме яшелчә, җиләк-җимешләр үстергән. Нинди байлык монда! Ә хәзер аларны бакчадагы өстәлгә җыябыз. Әйдәгез, яшелчәләрне – яшел кәрзингә, ә җиләк-җимешне кызыл кәрзингә җыябыз. (Балалар җыя.)

Тәрбияче. Син нәрсә җыйдың? Ул нинди? (Балаларның исемнәре белән дәшеп, җавапларын тыңлыйм. Алар формасын, тәмен, төсен атый.)

Көтелгән җаваплар. Кыяр – озынча, тәмле, яшел. һ. б.)

Тәрбияче. Әйтегез әле, алма, груша кайда үсә?

Балалар. Агачта.

Тәрбияче. Димәк, алар – җиләк-җимеш. Ә кишер, суган, помидор, кыяр, кәбестә кайда үсә?

Балалар. Түтәлдә.

Тәрбияче. Димәк, алар – яшелчә.

(Бакчада үскән каен, өрәңге, миләш агачларының да коелган яфракларын җыеп алып керәбез.)

Эксперименталь эшчәнлек

Тәрбияче. Балалар, җиләк-җимештән нәрсәләр ясыйлар?

Балалар. Кайнатма – варенье, как коялар, кесәл кайнаталар, җимеш суы – компот ясыйлар.)

Тәрбияче. Ә яшелчәдән нәрсәләр ясап була?

Балалар. Яшелчә ашы пешерәләр, салат ясыйлар, тозлыйлар.

Тәрбияче. Компот ясар, яшелчәләрне тозлау өчен без дә бабайга  булыша алабызмы икән? Әйдәгез әле, лупалы савытларыбызны алып, яхшылап карыйк әле. Анда нәрсә күрәсез?

Балалар. Савытларда – тоз, шикәр комы.

Тәрбияче. Алар нинди төстә? Ә хәзер кашыклар белән сулы стаканга салып карыйк. Берәр кашык салабыз, болгатабыз. Ул нишләде?

Балалар. Эреде.

Тәрбияче. Ә хәзер суны кашыкларга алып, тәмләп карыйк. (Кашыкларга алып, татып карыйлар.) Су нинди?

Балалар. Су тозлы, баллы яки шикәрле, тәмле.

Тәрбияче. Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Балалар. Шикәр комы, тоз суда эриләр икән.

Тәрбияче. Кулларны салфетка белән сөртәбез. Кемнәрнең сулары баллы, компот ясау өчен, җимешләр янына куябыз. Кемнәрнең сулары тозлы, тозлау өчен, яшелчәләр янына куябыз. (Фикерләр төрлелеге: алма белән грушаны да тозлап булганлыгы турында әйтергә мөмкиннәр.)

Нәтиҗә ясау. Без әниләргә дә, бабайга да компот ясарга, тозларга булыша алабыз икән.

Физминутка.

Тәрбияче. Балалар, без эшләгәндә, яшелчә, җиләк-җимеш бакчасына куян кунакка килгән. Әйдәгез, аның янына чыгып, ял итеп керәбез. Куян нәрсә ярата әле?

Балалар. Кәбестә, кишер. (Музыкага кушылып җырлыйлар.)

Ак куян, йомшак куян

Безгә кунакка килгән.

Койрыгы кыска гына,

Колагы җиргә тигән. (Хәрәкәтләрне бергәләп күрсәтәбез.)

Әйдәгез, кунакларны

Кишер белән сыйлыйбыз.

Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,

Сикерешеп уйныйбыз. (Куянга  кишер бирәбез.)

Тәрбияче. Куян бакчада ямансулап утырмасын өчен, без аны үзебез белән алыйк әле.

Ә хәзер бакчадан төркемгә керәбез.

Тәрбияче. Яшелчә, җиләк-җимеш турында ниләр белгәнебезне дә ныгытып алыйк. Тагын шуны истә тотарга кирәк: яшелчә, җиләк-җимешне ашар алдыннан без нишләргә тиеш әле? (Балалар җавабы тыңлана.) Әйе, аларны яхшылап җылы су белән юып ашарга кирәк. Ни өчен яшелчәләр ашарга кирәк?

Балалар. Чөнки алар файдалы, витаминлы.

«Өлешләрдән бер бөтенне җый» уены

Тәрбияче. Яшелчәләрне турап, нәрсә ясарга була?

Балалар. Салат.

Тәрбияче. Тик без чын яшелчәләрне түгел, ә рәсемнәрен кисәбез. (Кайчы алып, өлешләргә кисәбез.) Ә хәзер кискәнче безнең рәсем нинди иде, яңадан җыеп карыйбыз.

«Нәрсә артык?» уены

(Предметлар арасыннан артыгын сайлап алып, ни өчен артык икәнен дәлилләргә кирәк. Җаваптан соң, экрандагы рәсемнәр арасыннан артыгы юкка чыга.)

Гамәли эш. Бу нинди агач яфрагы?

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән бакчада яфраклар җыйдык. (Каен, өрәңге, миләш яфраклары.) Ә хәзер карагыз, тактада шушы агачларның кәүсәләре һәм ботаклары гына. Ягез әле, дөрес итеп яфракларны үз агачларына урнаштырыйк. (Каен, өрәңге, миләш агачларының кәүсәләре турында белемнәрен искә төшереп алабыз.) Каен ак кәүсәле, миләш куак сыман берничә кәүсәдән тора, ә соры төстәгесе – өрәңге. (Балалар яфракларны урнаштыра. Бергәләп тикшерәбез.)

Йомгаклау

– Балалар, без сезнең белән кая бардык?

– Бакчачы бабайга ничек булыштык?

– Сез нинди яңалыклар белдегез?

– Сезгә нәрсә бигрәк тә ошады?

Тәрбияче. Әти-әниләрегезгә дә барысын да сөйләп, эшләп күрсәтерсез. Сез – бик зур ярдәмчеләр!

Бакчачы бабай сезнең ярдәм итүегез өчен бик куанды һәм сезгә күчтәнәчкә бер кәрзин җимешләр бирде. Күчтәнәчләр өчен рәхмәт әйтәбез. Әйдәгез, хәзер рәхәтләнеп сыйланыйк инде.