«Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү

«Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү

 

 Гөлнара САБИРОВА,

Елена ЧЕРНЫШЕВА,

Чистайдагы 27 нче  «Теремкәй»

 балалар бакчасы  музыка  җитәкчеләре

 

Максат:  театральләштерелгән эшчәнлек аша балаларның тирә-юнь турында белемнәрен камилләштерү. Балаларда туган телгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Сөйләм телен үстерү. Бергә ярдәмләшеп эшләү теләге булдыру. Театрга мәхәббәт уяту.

Тәрбия бурычы: кызыксынучанлык, мөстәкыйльлек һәм активлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: фикер йөртү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: геройларның кылган эшләренә, әхлакый сыйфатларына дөрес бәя бирүне камилләштерү.

Катнашалар: 1 нче керпе, 2 нче керпе, Карт керпе, Тамчылар, Саескан, Куян, Бүре, Аю, Төлке, Эт, Песи.

 

Урман. Аланлык. Керпеләр уйныйлар. Янәшәдә Карт керпе утыра.

1 нче керпе. Син Куянга охшаган!

Яфраклар – колакны,

Әрекмән койрыкны хәтерләтә.

Карт керпе. Куянның койрыгы ни өчен шундый кечкенә булганын беләсегез киләме?

2 нче керпе. Әйе, әйе! Беләсебез килә! Сөйлә!

Карт керпе. Килегез монда, утырыгыз! Тыңлагыз!

Борын-борын заманда

Юаш хайваннарның,

Ерткыч җанварларның

Койрыклары бөтенләй булмаган.

Җәнлекләр хәрәкәтләр ясый-ясый чыгалар.

Саескан (очып чыга). Әй, сез! Урманда, кырда, болында яшәүче ерткычлар! Килегез монда! Тыңлагыз: томан беткәч, кояш күтәрелгәч, карт имән янына барыгыз, койрыклар өләшәчәкләр, килеп алыгыз!

Җәнлекләр. Нәрсә ул койрык? Ул нигә кирәк?

 

 Койрыклар турында җыр:

Сиңа да кирәк койрык,

Миңа да кирәк койрык.

Урманга тизрәк барыйк,

Койрыклар сайлап алыйк!

Койрык, койрык!

Нигә кирәк койрык?

Җәнлекләр. Бирәләр икән, барып алыйк.

Күк күкри. Яңгыр ява. Тамчылар биюе.                                                                                                               

Карт керпе. Караңгы төн үткәч, хайваннар койрык алырга карт имән янына юнәлгәннәр. Бары тик куркак Куян үз өеннән ерак китәргә курыккан.

Куян (җырлый).

Мин Куянкай, Куянкай!

Колакларым озынкай.

Көне буе уйныймын,

Һич уеннан туймыймын.

Куян. Яңгыр ява икән,

Койрыкка барасы.

Ничек кенә аласы?

Бара алмам, ахрысы,

Берәрсенә генә әйтеп җибәрермен.

Бүре (Куян өе торган аланлыкка чыга).

Яхшы ишетәм, күрәм,

Исне дә әйбәт сизәм.

Югалган койрыкны эзләп,

Урман буена китәм. (Куянны күреп ала.)

  • Исәнме, Куян!

Куян. Исәнмесез, Бүре абый, карт имән янына барасыңдыр, үзеңә койрык  аласыңдыр, шунда миңа да нинди дә булса берәр койрык алып кайта алмассыңмы икән?

Бүре. Барысына да җитәрлек булса, берәрсе артык та калса алып кайтырмын.

Бүре чыгып китә, Куян үз-үзенә сөйләнә.

Куян. Бүре бит ул туймас күз, артык калса да, ул алмас, миңа бирмәс, табар хәйләсен.

Аю (Куян өе торган аланлыкка чыга). Кышын йокыга талам,

Җәен генә уянам.

Бүре дустым белән бергә

Койрык эзләргә барам.

(Куянны күреп ала.)

–Исәнме, Куян!

Куян. Исәнмесез, Аю бабай. Үзеңә койрык сайлыйсыңдыр, шунда миңа да нинди генә булса да бер койрык алып кайта алмассыңмы икән?

Аю. Әгәр дә онытмасам алып кайтырмын.

Аю чыгып китә, Куян үз-үзенә сөйләнә.

Куян. Ярарын  ярар, шулай да аңа ышанып булмый. Аю бабай инде картайган.  Онытыр. Тагы кемнән дә булса үтенергә кирәк.

 Төлке Куян өе торган аланлыкка чыга.

Куян. Исәнме, Төлке апакаем!

Төлке. Исәнме, Куян!

Куян. Үзем бара алмадым, ахры инде койрыксыз калдым. Сиңа бер үтенечем бар. Алып кайтмассыңмы икән миңа бер койрык.

Төлке. Ярый, ярый. Куян дустым сорады диярмен, менә дигәнен алып кайтып бүләк итәрмен. Туның белән бер төсле булыр, әллә кайдан ук күренеп торыр. (Төлке чыгып китә.)

Барысы да имән агачы янында җыелдылар, койрыклар сайладылар.

Төлке. Миңа менә шунысын, мамыклысын, йонлысын.

Аю соңга калып килде. Агачта кеп-кечкенә койрык калган. Ул Аюныкы булды.

Җәнлекләр белән күмәк  бию.

Куян көтеп арыгач, юлга таба юнәлә, Төлкене очрата.

Куян. Апаем, миңа дигән  койрыкны биреп калдыр, мине шатландыр.

Төлке. Син генә идең минем башымда.

Әллә нинди җайсызлыклар чыкты каршыма.

Син менә күз сал әле:

Йомшак кына, мамык кына,

Үземә менә дигәнен эләктердем.

Төлке койрыгын күтәреп китеп бара.

Куян Бүрене очрата.

Куян. Бүре абый, Бүре абый, миңа дигән, менә дигән койрыкны бирсәңче?

Бүре. Кая әле сиңа дигән койрык, үземә дә көчкә генә берне эләктердем.

Бүре койрыгын селкеп күрсәтә дә чыгып китә.

Куян Аюны очрата.

Куян. Аю бабай, онытмадыңмы? Менә дигәнен алып кайттыңмы?

Аю. Кит әле моннан, ялкау Куян! Үзең бармагач, сугышмагач, тик утырып кына койрыклы булып буламы соң? Мин менә йөгерә-йөгерә барып та, менә шушындый кыска койрык кына эләктерә алдым.

Аю чыгып китә. Куян елап җибәрә.

Куян. Менә кирәк булса, туганнар барысы да мине онытканнар.

Аланлыкка Эт белән Мәче сугыша-сугыша чыгалар.

Эт. Минем койрыгым иң яхшысы!

Песи. Минеке ише дөньяда да юк! Синең койрыгың койрыкка да охшамаган.

Эт. Мин сине хәзер тешлим!

Тартышканнар да тартышканнар. Әүмәкләнә торгач, Мәченең койрык очы өзелеп чыккан. Куян аны үзенә койрык иткән.

Куян. Ура! Минем дә койрыгым булды! Ялкау булырга ярамый. Хәзер мин беләм!

Карт керпе.  Куян, кечкенә генә булса да, койрыклы булып калды.

Куян.

Синең дә койрыгың булды,

Минем дә койрыгым булды!

«Күңелле сәяхәт» җыры.