Кошлар кайта туган якларга

№ 211

Алисә ХӨСНЕТДИНОВА,

Казандагы 158 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Яз көне җир кардан арынырга өлгерми, инде кояш яхшы җылыткан урыннарда умырзаялар күренә башлый. Тал, зирек, чикләвек, куаклары, усак чәчәк ата. Бу вакытта агач һәм куаклар яфрак ярмаган, ә инде бөреләре бүрткән була. Агач һәм куакларда сок хәрәкәте башлана. Тиздән бөреләрдән яшел яфраклар ярала, ә җир өсте яшел үлән белән каплана. Аннары күп кенә үсемлекләр чәчәк ата.

Яз көне безгә җылы яклардан күчмә кошлар әйләнеп кайта. Бездә алар үзләренә җитәрлек азык таба ала: бөҗәкләр уяна, ә кардан арчылган урыннарда үткән елгы орлыклар күп була. Беренче булып кара каргалар кайта. Кара каргалар кайтуны безнең якларда яз башлану дип исәпләү гадәткә кергән. Алар артыннан – сыерчыклар, ә шуннан соң тургайлар кайта. Барыннан да соңрак, бөҗәкләр күбәйгәч, күке, карлыгач, яр карлыгачлары кайта.

Әмма яз көне һава торышы гел үзгәреп тора. Кояшлы җылы көннәрдән соң кинәт кенә салкынайтып җибәрә, һәм хәтта кар да ява, ул кар кайвакыт берничә көн эремичә ята. Мондый көннәрдә кошлар ачыга, чөнки үсемлек орлыклары кар астында кала, ә бөҗәкләр салкыннан качып бетә. Мондый вакытта күп кенә кошлар һәлак булырга мөмкин, шуңа күрә аларга өстәмә азыкны салкын көннәрдә язын да бирергә кирәк.

Язын күпчелек кошлар оя кора. Күке һәм Ерак Төньякның кайбер кошлары, мәсәлән, диңгез үрдәкләре генә үзләренә оя ясамый. Кошлар үзләренең ояларын җиргә, агач ботакларына һәм агас куышларына, түбә асларына ясый. Сыерчыклар күбесенчә сыерчык ояларына урнаша. Бу кошлар бик күп бөҗәкләрне – үсемлек корткычларын ашый. Шуңа күрә сыерчыклар килер алдыннан кешеләр бакча һәм парклардагы агачларга оялар ясап элә. Сыерчык оясын башта таякка кадаклыйлар, ә соңыннан таякны, нык итеп, агачка беркетәләр. Сыерчык оясын агачка кадаклап куярга ярамый, чөнки агачка зарар килергә мөмкин.

Кошлар йомырканы үз ояларына сала. Ә күкеләр исә чит ояга, ә диңгез үрдәкләре шәрә таш өстенә сала.

Әгәр дә син кош оясы очратасың икән, шундук әкрен генә читкә кит. Эш менә нәрсәдә: кеше якынлашканда, кош, куркып, оясыннан очып китә һәм кеше ул тирәдән китмичә кире әйләнеп кайтмый. Әгәр син оя янында озак торсаң, йомырка суынып эчендәге кош балалары һәлак булырга мөмкин. Кош йомыркаларын тотып карау аеруча фаҗигале, чөнки мондый очракта кайбер кошлар  ояларына кире әйләнеп кайтмый торган була.

Ак каргалар уйнаса – димәк, тиздэн жылыта.

Акчарлаклар кайтса – димәк, тиздэн боз китә.

Карлыгачлар кайтса – тиздән күк күкри.

Яз көнне елгаларда су артмаса, ашлык унмас.

Язын иртә күк күкрәсә, ел янгырлы булыр.

Яз житте. Кошлар кайта туган якка. Матур жырларын жырлап, бала чыгаралар.

Яз көнне кайтучы күчмә кошлар бу тәртипне яхшы белә һәм беркайчан да аны бозмаячаклар. Беренче булып, туган якларга кылтыравыклар кайта. Алар өйләренә юлны бер дә ялгышмыйча табалар.

Әле басуларда кар эреп бетмәгән, яз яңгырына килгэн ак каргалар юллар hэм калкулыклар буйлап азык жыялар. Шулвакыт эчендэ ак каргалар, оя ясап, күкәй чыгарып, утыра башлыйлар. Ак каргаларга кадәр бер күчмә кош та бала чыгармый.

Ак каргалар артыннан, туган якка сыерчыклар кайта. Сыерчыклар, башка кошлар кебек үк, туган якка беренче булып киләләр һәм үз дусларының моңлы җырлары белән каршы алалар.

Яз көне кошлар туган якка оча, кышлау урыннарында азык азаюдан түгел, аларны кирегә үрчүнең катлаулы инстинкты куа, ул нерв системасы  торышына бәйле

Кошларның килүе һәрвакыт дусрак була һәм очып китүгә караганда тизрәк тәмамлана һәм аңлашыла, чөнки очып килгән кошларга ояларга ашыгырга кирәк, бу генетик яктан ныгытылган, аларның тизрәк бала чыгарасы бар.

Яз килә

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.    (М.Мазунов)