Кошлар гаиләсе

 № 179

(Уртанчылар төркемендә интегральләшкән эшчәнлек)

Гөлшат ФӘЙЗРАХМАНОВА,

Балтач районы Сосна балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: бәйләнешле һәм сәнгатьле сөйләмне, бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерүне дәвам иттерү.

Бурычлар:

белем бирүдә: балаларда гаилә, кошлар гаиләсе, әтәч – әти, тавык – әни, чебиләр – балалар төшенчәләре формалаштыруны дәвам иттерү;

үстерелешле:

балаларның бирелгән сорауны ишетү, аңлау, аңлаешлы итеп җавап бирү, тәрбияче белән диалогик сөйләм алып бару күнекмәләрен үстерү;

– темага кагылышлы сүзлек запасын активлаштыру;

– [р] авазын дөрес әйтүне ныгыту;

– мөстәкыйль иҗат эшчәнлеген үстерү: матур, эчтәлеге баетылган образ ябыштыру;

тәрбияви:

– иҗади күзаллауларын, активлыкларын үстерү;

– музыка аша күңел хисләрен тулыландыру, баету;

– һәр табигый җан иясенә нечкә күңеллелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү;

– дөньяны танып-белү аша, “гаилә бөтенлеге”, ”семья бердәмлеге” төшенчәләрен аңга алуны тәэмин итү.

Сүзлек эше: ана каз, ата  каз, ана үрдәк, ата үрдәк, кошчык, йомырка, томшык, бөҗәк; курочка, петушок, цыплята, кукарекает, пищат, курочка, квохчет.

Җиһазлау: “Дружная семейка на птичьем дворе” картинасы; уенчык чеби, йомырка; балаларга чеби башлыклары, йорт кошлары рәсемнәре, проектор, слайдлар.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Хәерле иртә, балалар ! (Балалар исәнләшәләр, кунакларга да хәерле иртә телиләр.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, бер-беребез белән танышып алыйк. (“Я, әйдә, танышабыз!” В.Хәйруллина шигыре.)

Я , әйдә, танышабыз,

Кулга-кул бирешәбез.

Исемне әйтешәбез,

Кул кысып, күрешәбез.

Киң итеп елмай миңа –

Мин дә елмаям сиңа.

Туры итеп караштык –

Менә шулай таныштык.

Тәрбияче. Балалар, көнебезне матур сүзләрдән башлыйк әле. Көнебезне матур сүзләрдән башласак, көнебез матур үтәр.

1 нче бала.

Иртән әни уята:

“Кызым, хәерле иртә!”

Шул тылсымлы сүз мине

Көн буе саклап йөртә.

Әби бакчага озата:

“Кызым, – дип, – хәерле юл!”

Әбием изге күңелле,

Гел хәерле була юл.

2 нче бала

Бакчага килеп кергәч тә,

Телимен: «Хәерле көн!»

Әллә шуңа әйбәт кенә

Хәерле уза бу көн.

Мин шундый сүзләр беләм

Сез дә беләсезме икән?

“Хәерле юл! Хәерле көн!”

Тылсымлы сүзләр икән. (“Тылсымлы сүзләр” И.Нәбиуллина шигыре.)

Тәрбияче. Балалар, һәрберегезнең матур, тату гаиләләре бар. Сезнең гаиләләрегез булган кебек, һәрбер җан иясенең дә гаиләләре бар. Әйдәгез, экранга карыйк әле. (Экранда каз, үрдәк, тавык гаиләләре.) Балалар, менә бу рәсемгә карагыз әле. (Тәрбияче каз гаиләсе рәсемен күрсәтә.) Сез бу рәсемдә сурәтләнгән кайсы йорт кошларының гаиләсен күрәсез?

Балалар. Казлар.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар, болар – каз гаиләсе. Каз гаиләсенә нәрсәләр керә?

Балалар (санап чыгалар). Ана каз, ата каз, каз бибиләре.

Тәрбияче. Ә хәзер, балалар, игьтибар белән икенче рәсемгә карыйбыз. Монысы нәрсәләр гаиләсе?

Балалар.Үрдәкләр.

Тәрбияче.Үрдәкләр гаиләсенә нәрсәләр керә?

Балалар (санап чыгалар). Ана үрдәк, ата үрдәк, үрдәк бибиләре.

Тәрбияче. Өченче рәсемгә күчәбез. Монысы нәрсәләр гаиләсе?

Балалар. Тавыклар.

Тәрбияче. Тавык гаиләсенә нәрсәләр керә?

Балалар (санап чыгалар). Тавык, әтәч, чебиләр.

Тәрбияче. Афәрин, балалар. Сез бик игьтибарлы һәм тәртипле булдыгыз. Балалар, барлык кошларның да гаиләләре  була. Сез кошлар турында нәрсәләр беләсез? (Бер бала кош турында сөйли.)

Бала. Бар кошлар да – йорт кошлары да, киек кошлар да йомырка салып, бала чыгаралар. Шуңа күрә кошларны борчырга, куркытырга, ояларын тузгытырга ярамый. Нәни кошчыклар имгәнергә, егылып төшәргә мөмкин. Гомумән, кошлар бик файдалы, алар бала чыгаргач, балаларын ашатканда, бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. Урманнарны, кырларны корткычлардан саклыйлар. Нәни генә булсалар да, бик матурлар, искиткеч матур итеп сайрыйлар. Безне сөендерәләр. (Кош тавышлары белән музыка куела.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, үзебезне йомырка эчендәге нәни кошчыклар итеп хис итик әле. (Сары, йомшак башлыклар кияләр. Тәрбияче кулында – уенчык кош йомыркасы. Балалар, йомылып, келәмдә утыралар. Бер бала, йомырка эчендәге кошчык турында тасвирлап, кечкенә хикәя төзи.)

Бала. Мин – йомырка эчендәге нәни кош баласы. Минем башым, канатларым, аякларым бар. Күзләрем ачыла да йомыла, томшыгым кечкенә генә, мин аның белән йомырка кабыгына чиертәм: тук-тук-тук. Менә йомырка кабыгы ярылды. Минем тышка чыгасым килә. Канатларым, аякларым белән этенәм, кыбырсыйм. Менә йомырка кабыгы ярылып, чәчелеп китте. Ур-ра, мин тудым! (Балалар кошчыкның һәр хәрәкәтен кабатлап баралар.)

(Рус теле тәрбиячесе керә, кулында курчак театры уенчыгы –тавык.)

Рус теле тәрбиячесе. Здравствуйте, я – курочка и зовут меня Ариша. Я хочу познакомиться с вами. (Дети называют имена.)

Рус теле тәрбиячесе. Я принесла вам картину про свою семью. Назовите всех, кого видите на картине.

Балалар. Петух, курица, цыплята.

Рус теле тәрбиячесе. Как зовут деток курицы?

Балалар. Цыплята.

Рус теле тәрбиячесе. Какие они?

Балалар. Маленькие, желтые, пушистые, мягкие, круглые.

Рус теле тәрбиячесе. Что может по цвету таким же, как цыпленок?

Балалар. Солнце, лимон.

Рус теле тәрбиячесе. Какой он по форме?

Балалар. Круглый.

Рус теле тәрбиячесе. Что еще может быть такой же круглый?

Балалар. Мяч, шар, колобок.

Рус теле тәрбиячесе. Как зовут маму цыплят?

Балалар. Курица.

Рус теле тәрбиячесе. Как зовут папу цыплят?

Балалар. Петух.

Рус теле тәрбиячесе. Как разговаривает мама – курица ?

Балалар. Ко-ко-ко.

Рус теле тәрбиячесе. Как отвечают им цыплята?

Балалар. Пи-пи-пи.

Рус теле тәрбиячесе. Давайте, ребята, вместе споем песенку “Вышла курочка гулять”.

Физкультминутка “Вышла курочка гулять”.

Рус теле укытучысы. Какие вы молодцы, как вы много знаете, правильно ответили на мои вопросы, спели песенку. Курица Ариша останется у нас и наблюдает за вами, как вы занимаетесь.

Тәрбияче (кулында тавык белән әтәч). Балалар, безнең тавык гаиләсе бик моңсу әле: аларга тулы гаилә булсын өчен нәрсә җитми?

Балалар. Чебиләр.

Тәрбияче. Әйдәгез, аларның гаиләсе тулы булсын өчен чебиләр ясыйбыз. (Балалар алдан әзерләнгән чеби фигурасына сары төстәге җеп чорнап чыгалар. Күзенә – кара, томшыгына – кызыл, тәпиләренә соры төсле кәгазь ябыштыралар.)

Тәрбияче. Балалар, без бүген нәрсә гаиләсенә булыштык?

Балалар. Тавык гаиләсенә.

Тәрбияче. Сез искиткеч матур, нәни чебиләр ясадыгыз, афәрин! Менә безнең тавык гаиләсе тулыланды.