Кошлар – безнең дусларыбыз
№ 94
(VI сыйныфның рус төркемендә туган тел дәресе)
Фирдәүсә БОГДАНОВА,
Алабуга районы Поспелово урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фәридә ГАТУЛЛИНА,
Алабуга районы Поспелово урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максатлар:
Белем бирү максаты: лексик-грамматик күнекмәләрне кабатлау аша укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү, кошлар турында алдагы дәресләрдә алган лексиканы кабатлау һәм белемнәрне тирәнәйтү.
Үстерү максаты: тема буенча бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыкны үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру; мавыктыргыч материаллар ярдәмендә татар телен өйрәнүгә кызыксынучанлыкны үстерү.
Тәрбияви максат: кошларга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:
Шәхси УУГ: шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру; ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Регулятив УУГ: укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Коммуникатив УУГ: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; парларда эшли белү.
Танып-белү УУГ: укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Дәрес тибы: лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү, ныгыту.
Дәреснең төре: практик дәрес.
Җиһазлау: компьютер, карточкалар, дәреслек, презентация, кош рәсемнәре, сандугач тавышы язмасы, физминутка өчен Иркә башкаруында “Карлыгач” җыры.
Дәрес барышы
I. Уку эшчәнлегенә мотивация
Укытучы. Хәерле иртә, балалар!
Имин үтсен көнебез!
Кәефләрегез ничек?
(Кояшлы иртә кебек,
Татар телен, Тукай телен
Өйрәнергә дип килдек.)
— Рәхмәт, укучылар. Бер-бергезгә елмаеп, килгән кунаклар белән дә исәнләшик. (Исәнмесез!)
— Барыгызга да хәерле көн теләп, дәресебезне башлыйбыз.
II.Актуальләштерү һәм проблема тудыру
Укытучы. Укучылар, дәресебезгә тагын бер кунак килгән. Аның нәрсә икәнен белү өчен мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле:
Канаты бар, күктә оча,
Аягы бар, җирдә йөри,
Бөҗәк ашый, җим чүпли,
Бу нәрсә икән? (Бу – кош.)
— Әйе, укучылар, бу – кош. (Сандугач тавышы яңгырый.) Менә ул ничек матур сайрый.
— Бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында сөйләшәбез? (Кошлар турында.)
— Дөрес, укучылар, дәресебезнең темасы – “Кошлар – безнең дусларыбыз”.
— Хәзер игътибар белән экрандагы рәсемнәргә карагыз әле. Сез монда нинди кошларны күрәсез? (Тукран.)
— Әйе. Тукран – урман табибы.
— Әйдәгез, тукран турында тизәйткеч әйтәбез.
Тук, тук, тукран,
Тукылдатып утырам.
Мичтә бәлеш пешәме,
Шуны көтеп утырам.
(Сандугач). Иң матур сайраучы кош.
(Карлыгач). Ул матур, тырыш кош.
(Кара карга). Җылы яктан иң беренче булып кайта.
(Чыпчык). Сан буенча иң күп таралган кошлар.
(Сыерчык). Ул – игенченең ярдәмчесе.
(Песнәк). Песнәк– бик җитез һәм хәрәкәтчән кош.
(Аккош). Аккош – тугры кош.
(Тургай). Тургай – шатлык җырчысы.
III. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану
Укытучы. Балалар, сезгә 4 кош исеменнән берсен сайларга һәм ни өчен аны сайлавыгызны аңлатырга кирәк була.
(Дүрт почмакта 4 кош исеме. Укучылар берсен сайлап, аңлаталар. Мәсәлән: сандугач. Мин сандугач, чөнки сандугач кебек матур җырлыйм һ.б.)
IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
Укытучы. Мин сезгә хәзер конвертлар өләшәм, анда кош исемнәре язылган, сез аларны җыеп, кош исемнәрен атарга тиеш.
Аграк (карга), гәркүнеч (күгәрчен), нарот (торна), дусангач (сандугач), чыкпыч (чыпчык), гайтур (тургай), рантук (тукран), кычсыер (сыерчык), лыгачкар (карлыгач), шокак (аккош), кекү (күке), нәкпес (песнәк).
Укытучы. Кайсылары җылы якка китә, ә кайсылары бездә кала? (Укучылар төркемнәрдә 2 минутта җавап әзерлиләр.)
2. Ситуатив күнегүләр. Как спросишь:
1 нче төркем
— любит ли он птиц; (Син кошларны яратасыңмы?)
— какая птица ему больше нравится. (Сиңа кайсы кош күбрәк ошый?)
— какую пользу приносят птицы? (Кошлар нинди файда китерә?)
2 нче төркем
— кормит ли он птиц; (Син кошларны ашатасыңмы?)
— делают ли они в школе скворечники; (Сез мәктәптә сыерчык оясы ясыйсызмы?)
— какие птицы улетают в теплые края? (Кайсы кошлар җылы якларга китә?)
3. Физкультминут. Укучылар бер-бер артлы тезелеп баса. (Бию көе яңгырый). Алда баскан укучының хәрәкәтләрен арттагылар кабатлый. Музыка туктагач, алдагы укучы артка күчә, кабат бию көе җибәрелә, икенче укучы лидер була, уен шулай дәвам итә.)
V. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү
1. Тәрбияви момент. Укучылар, ни өчен кошларны яратасыз? Алар безгә кирәкме?
2. Тәрҗемә итү.
Кошлар – безнең дусларыбыз.
Яз килә. Җылы яклардан кошар кайта. Иң элек кара каргалар, алардан соң сыерчыклар килә. Малайлар сыерчыкларга оялар ясыйлар.
Кошларга ярдәм итәргә кирәк. Алар урманнарга, бакчалара зур файда китерә.
3. Иҗади эш. Әгәр кошлар сөйләшә белсәләр, сандугач белән песнәк арасында нинди сөйләшү булыр иде.
VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту
Укытучы. Укучылар, без хәзер сезнең белән белемнәрне ныгыту өчен тест эшләп китәрбез.
Тест:
1.Кайсы кош бездә кышлый?
а) сыерчык;
б) торна;
в) песнәк;
г) карлыгач.
2. Кайсы кош җылы якка китә?
а) карга;
б) карлыгач;
в) әтәч;
г) чыпчык.
3. Кош исемнәренең тәрҗемәләрен билгелә.
Карга воробей;
Песнәк ворона;
Карлыгач синица;
Чыпчык ласточка.
4. Иң кечкенә кошны билгеләгез:
а) чыпчык;
б) күке;
в) колибри;
г) торна.
5. Кайсы кош үзе утырып бала чыгармый, ашатмый?
а) аккош;
б) тукран;
в) саескан;
г) күке.
6. Тынычлык символы:
а) күгәрчен;
б) тутый кош;
в) кара карга;
г) тургай.
Җаваплар:
1 – в, 2 – б, 3 – карга – ворона, песнәк – синица, карлыгач – ласточка, чыпчык – воробей, 4 – в, 5 – г, 6 – а.
VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия
Укытучы. Балалар, без дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Кошлар турында сөйләштек.)
— Нинди кошларны искә төшердек? (Тукран, чыпчык, карга, күке, сыерчык, күгәрчен, карлыгач.)
— Нинди эшләр башкардык? (Тәрҗемә иттек, диалоглар төзедек, кошлар турында тест сорауларына җавап бирдек, үзебезне кошлар итеп хис иттек.)
Укытучы. Кешеләрне кошлар белән дә чагыштыралар. Сез ничек уйлыйсыз?
1. Батыр, кыю егетне кайсы кош белән чагыштыралар? (Бөркет, лачын.)
2. Күп сөйләүче кешене? (Саескан.)
3. Матур җырлаучы кешене? (Сандугач.)
4. Матур кызны? (Аккош.)
Укытучы. Безгә кошлар кирәкме? Ни өчен кирәк? (Кошлар – безнең дусларыбыз. Алар табигать сакчылары, кешеләргә файда китерәләр. Агачларны корткыч бөҗәкләрдән чистарталар. Кошларга ярдәм итик, оялар элик, кошларны саклыйк.)
— Өстәлегездә түгәрәкләр бар. Үзбәя.
- · Миңа дәрестә авыр булды. (Шулар сары түгәрәкне күтәрәләр.)
- · Миңа дәрес аңлашылды. (Шулар яшел түгәрәкне күтәрәләр.)
- · Мин аңладым, дәрес кызыклы булды (Кызыл түгәрәк.)
VIII. Билгеләр кую.Өй эше бирү
1. Кошлар турында табышмаклар алып килергә.
2. “Кошлар – безнең дусларыбыз” темасына җөмләләр төзергә.
3. “Кошларга ярдәм итик” дигән темага хикәя язарга.