Комыргуҗа авылы гидронимнары

№61

Алсу МӘХМҮТОВА,

 Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбенең I квалификация биология укытучысы

 Рафил МИҢНЕБАЕВ,

Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбенең югары квалификация категорияле география укытучысы

2016 ел – Татарстанда сулыкларны саклау елы

Табигатьнең нигезен, аның яшеллеген һәм матурлыгын тәэмин итә торган күп чыганакларның берсе – чишмәләр һәм сулыклар. Җирнең кечкенә генә күзәнәгеннән бәреп чыгып, җирле халыкны сокландыра, сусауларын баса, кош-кортларны, хайваннарны, туендыра торган сулыклар гасырлар буена халкыбызның теленнән дә, җырларыннан да төшмәгән.

Һәр кеше үзе яшәгән авылның тарихын, атамаларының килеп чыгышын, гореф-гадәтләрен белергә, табигатен өйрәнергә тиеш. Үзебез яшәгән төбәктәге сулыкларны, елга-ерымнарны өйрәнү, безнең су хакындагы мәгълүматларны арттырып кына калмый, ә бүгенге көн өчен бик кирәк булган сыйфат – табигатьне ярату, аны саклау хисе тудыруга да ярдәм итәчәк. Бу – бүгенге көн кешеләре алдында торган максатның иң зурысы.

Шушы максатка ирешү өчен без түбәндәге бурычларны билгеләдек:

1. Агым суларны һәм аларның өлешләрен атау өчен кулланыла торган терминнарны ачыклау.

2. Үзебезнең җирлектәге гидронимнарны җыюны дәвам иттерү.

3. Өлкән буын кешеләреннән сорашып, бу гидронимнарның ни өчен шулай аталуын ачыклау.

4. Үз җирлегебезнең картасында бу гидронимнарны билгеләү.

Хезмәтебезнең актуальлеге, кирәклелеге шунда: үзебезнең бай тарихлы Казан арты җирлегенең гидронимнарын ачыклап, киләчәк буыннарга калдыру.

Тел белеменең ономастика дип йөртелә торган бер тармагы бар. Бу фәннең тикшеренү өлкәсе ифрат бай һәм кызыклы.

Ономастиканың географик берәмлекләрне өйрәнә торган өлкәсе топонимика дип атала. Ә топонимика фәненең бер тармагы гидронимика дип йөртелә. Барлык төр су чыганакларының (елга, инеш, күл, сазлык, чишмә, күпер һ.б.) атамаларын гидронимнар дип атыйлар.

Галимнәр фикеренчә, гидронимнар, ягъни су чыганаклары атамалары, ялгызлык исемнәрнең барысыннан да алдарак барлыкка килгән дип санала. Шуңа күрә аларны өйрәнү татар халкының килеп чыгышы мәсьәләләрен хәл иткәндә гаять әһәмиятле мәгълүматлар бирә. Бу мәгълүматлар тарих, археология, этнография, фольклор материаллары белән дә ныгытылса, нур өстенә нур була.

Һәр авылның нинди урынга урнашуы очраклы гына хәл түгел. Бабаларыбыз авыл буласы урынны бик җентекләп сайлаган. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болын-тугайлары, инеше һәм, әлбәттә инде, салкын чишмәләр бәреп чыга торган елга-ерымнары кирәк булган. Комыргуҗа авылына нигез салучы бабаларыбыз бу урынны сайлап бер дә ялгышмаган дип уйлыйбыз. Күренекле галим-якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗани фикеренчә, Комыргуҗа авылы атамасы «Гомәрхуҗа» яки «Камәргуҗа» үзгәртелеп барлыкка килгән. Димәк, ул кеше исеме белән бәйле. Авылыбыз Шәмәк инеше яр буенда урнашкан. Аны «Нарат асты елгасы» дип тә атаганнар. Чөнки инеш яры буйлап нарат агачлары үскән. Ә икенче исеме Сәмәк дигән кушаматтан алынган. Ул Сәмигулла бай исеме белән бәйле. Аның Шәмәк буенда җир кишәрлекләре булган. Кыскасы, бабаларыбыз сайлаган бу урында инеше дә, болыннары да, елга-ерымнары да җитәрлек. Без олы кешеләрдән сорашып, күп кенә елга-ерымнарның исемнәрен ачыкладык, ни өчен шулай аталуларын белдек, аларны картага төшердек. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк: безнең җирлек – якын-тирә авыллар белән чагыштырганда елга-ерымнарга иң бае, гомуми мәйданы бер мең га дан артып китә. Ә җиләккә күрше районнардан, хәтта Казаннан да кайталар.

Агым суларны һәм аларның өлешләрен атау өчен төрле терминнар кулланыла. Мәсәлән, елга. Элек елга сүзе бары уртача зурлыктагы агым суларны атау өчен файдаланылган. Хәзерге татар телендә исә ул сүз зур һәм кечкенә елгаларга, ерымнарга карата да кулланыла. Безнең җирлектә «Олы кала елгасы» (ерым буенча калага юл узган), «Каршы елга» (Комыргуҗа авылының нәкъ каршысында урнашкан, үзенең җиләкләре һәм салкын чишмәсе белән дан тота), «Ибрай елгасы» (Ибрай исемле кеше ат белән шушы елгага печәнгә килә. Бастырыклап төйи. Арткы бастырык бавын ныгытып тарттырган вакытта, алдагысы ычкынып китеп, бастырык агачы Ибрайга китереп бәрә һәм ул фаҗигале рәвештә вафат була), «Урман елгасы» (елганың башында агачлык бар. Имән агачы күп булганлыктан бу елганы кабаннар да үз итә, якын-тирә бу урманга чикләвеккә йөри), «Аю елгасы» (бу елгада кешеләр аю күргән, диләр), «Чәй суы елгасы» (кешеләр гомер буе, кышын-җәен, тула оеклар киеп, суы бик йомшак һәм тәмле булганлыктан, шушыннан су китергәннәр), «Чиркәч елгасы» (Ябынчы авылының көнбатышында «Су башы болыны» дигән болын бар. Болын өстенә менеп җитеп бераз баргач, «Чиркәч» дигән рус авылы булган. Елганың исеме шуннан. Елга буенда Чиркәчтән килеп бәйрәм ясаганнар. Бу бәйрәмнәргә безнең җирлектә яшәүче татарлар да катнашкан. Чиркәч хатын-кызлары шушында бик күп төрле әйберләр сатканнар. Шуңа күрә бу урынны «Марҗа базары» дип тә атыйлар).

 Икенче термин – инеш. Әдәби телдә ул кечкенә елганы белдерә. Татар халык шагыйре Г.Тукайның «халкының эчкән суы бик кечкенә, инеш кенә», дип язуы – вак елгаларның инеш дип аталуына ачык мисал. Инеш – безнең җирлек гидронимнары арасында нык таралган термин. Мәсәлән, «Шәмәк инеше» (атамасының килеп чыгышы турында инде сүз булды), «Баткак инеше» (инеш үзәнендә сазлыклар күп, исеме дә шуннан).

Балак. Мәгънәсе – «кечкенә елга, кечкенә елга кушылдыгы». Татар гидронимикасында бу термин актив түгел, ләкин шулай да ул су чыганаклары атамалары, микротопонимнар составында кулланыла. Бездәге Бурсык елгасында «Ыштан» дип аталган ике тармак бар. Кайвакыт аларны аерым-аерым балак дип тә атап йөртәләр. Татар гидронимикасында «чалбар» дигән термин бар икән, ягъни чалбар рәвешле. Ә бездә аны борынгычарак, «ыштан» дип атаганнар.

Ермак – артык киң һәм тирән булмаган озын чокыр, ерганак; елганың тар гына булып ярдан эчкә таба кереп торган урыны, култыкчык. Мондый ермаклар «Каршы елга» да, «Бурсык»та  аеруча күп очрый.

Бай. Ул «елга, коры елга» төшенчәләрендә йөри. Безнең җирлектәге гидронимнарның кайберләре бу термин белән ясалган. «Җанбай», «Байчага», «Олы коры елга», «Кече коры елга» лар моңа мисал булып тора.

Тармак термины «елга кушылдыгы»н аңлата. Тармак татарлар яши торган урыннарда бигрәк тә күп кулланыла. Мәсәлән, Байчага елгасында «Чыршылы» һәм «Алан»; «Әптеки»дә «Биек тау башы» һәм «Ибәт» тармаклары. Чыршылы елгасында чыршы агачларының үсүе, Алан елгасының башында түгәрәк алан булу аңлашыла. Ә «Әптеки» һәм «Ибәт» кеше исемнәре белән бәйләнгән.

Чишмә – җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чыганагы. Татар гидронимиясендә чишмә сүзе үзе генә дә, атамаларның аныклаучы өлеше буларак та кулланыла. Мәсәлән, «Каршы елга»да – «Чишмәле тармак». Чишмә сүзе фарсы телендәге «күз» мәгънәсенә ия. К.Насыйри елга башланган урынның да чишмә дип аталуы хакында яза. Билгеле булганча, Идел буенда яши торган башка халыклар кебек үк, борынгы бабаларыбыз аерым күл, елга, чишмә һ.б. су чыганакларына табынган. Безнең җирлектә кайбер чишмәләр Изге, Әүлия исемен йөртә. Мәсәлән: Бурсык елгасында «Аркылы лакан» чишмәсен икенче төрле «Изгеләр чишмәсе» дип атыйлар. Бу чишмә Бурсык суына аркылы килеп аккан, исеме дә шуннан. «Аркылы лакан» чишмәсенең каршы ягында «Алып батыр чабата каккан җир» дип аталган калку җир бар. Алып батыр чишмәгә ял итәргә туктаган җирдә чабатасын каккан, имеш. «Бурсык елгасы», гомумән, ерганакларга бик бай. Аның гомуми мәйданы да 96 га ны тәшкил итә шул. Ерганакларның һәрберсенең халык кушкан исеме бар. «Пәрхәт елгасы»: аты белән Пәрхәт исемле кеше елга төбенә төшеп китә һәм үлә. «Сапый елгасы»ның да исеме фаҗига белән бәйле. Сафиулла исемле кеше елганы аркылы кисеп чыкканда ял итәргә туктый һәм үлә. «Озын тармак» – тармаклар арасында иң озыны. «Көянтәле» елгасы көянтәгә ошап бөгелеп тора. «Юллы елга»да болын төбеннән печән алып менә торган юл булган. Исемнәрне халык үзенчә кыскарткан. Болардан тыш, бу елгада «Чыршылы» (мондый елга исеме безнең җирлектә икәү), «Маһри», «Бохара» кушылдыкларын әйтеп була.

Чокыр дип әдәби телдә җир өслегендә яңгыр яки кар сулары туфракны юып барлыкка китергән озын, текә ярлы тирән урын, тирән иңкүлекне атыйлар. Мондый иңкүлекләр кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә дә барлыкка килә. Татар гидронимикасында атамалар арасында чокыр термины шактый еш очрый. Совет чорында торфны, органик ашлама буларак, басуларга чыгарганнар. Комыргуҗада бу эш 1957–1960 елларда оештырыла. Камай дип аталган болында алар өеп калдырган торфтан авыл халкы әле дә файдалана. Торфны эттереп өйгән вакытта, башта бу урынны бик күп нарат төпләреннән чистарталар. Чокырлар барлыкка килә.

Ә инде авылыбызның олы кешесе Фоат абый Сабиров сөйләве буенча аннан нарат агачлары кисеп салынган өй Төрекләр авылында бүген дә саклана. Ул – тегермәнче Абдул йорты. Иске мәктәп төзелешендә кулланылган кайбер агачлар да шул болыннан киселгән була. Хәллерәк кешеләр сугыш чорларында аннан агач төпләрен төпләп алып кайта торган булганнар. (Ул вакытка инде анда агачның төпләре генә кала.) Шул чокырларга тулган суда каз-үрдәкләр бала чыгарган. Үрдәкләр бүгенге көндә дә ул тирәне үз итә. Чөнки андагы чокырларга тулган су кайбер елларны җәен дә кибеп бетми.

Үзән хәзерге әдәби телдә «су юлы, су аккан эз» мәгънәсен белдерә. Үзән сүзе элек елга төшенчәсендә кулланылган. «Шәмәк үзәне», «Эчә торган елга үзәне» – шундыйлардан. «Эчә торган»да бик күп чишмәләр чыга. Мәрҗән авылы халкының иң яратып эчә торган сулы чишмәләре шушы елгада.

«Кабак» терминының татар гидронимикасында кулланылышы шактый кызыклы. Әдәби телдә ул «күз кабагы»н аңлата. Гидронимиядә исә бу термин күчерелмә мәгънәдә елга һәм күлләрнең текә яр кырыйларын атау өчен кулланыла. Ул су чыганаклары атамалары арасында еш очрый: «Кабак –Шәмәк елгасы кушылдыгы», – дип яза Ф.Гарипова үзенең «Исемнәрдә – ил тарихы» дигән китабында.

Агым суларны һәм аларның төрле өлешләрен атау өчен кулланыла торган терминнарның безнең җирлектә очрый торганнары менә шулар.

Безнең төбәктә су чыганакларының физик-географик үзенчәлекләренә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән гидронимнар да бар.

1. Су чыганакларының сулы яки коры булуларына мөнәсәбәтле гидронимнар.

Урманнарның киселүе, дым азаю – елга-күлләрдәге суларның саегуына яисә бөтенләй коруына китерә. Мәсәлән, безнең җирлектә Олы һәм Кече коры елгалар. Төрекләр авылында урнашкан «Мулла күле»нең дә язмышы шундыйлардн. Аны бер мулла казыткан булган. Элек кешеләр аны, бик тирән булганлыктан, «Төпсез күл» дип тә йөргәннәр. Бүгенге көндә бу урынны  кечерәк кенә сазлык били.

2. Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына нисбәтле гидронимнар.

Татар гидронимиясенең зур бер төркемен үсемлек һәм хайваннар дөньясына мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән атамалар тәшкил иткән. Мондый  төр атамалар башка халыклар гидронимиясендә дә күп очрый.

А) Агачларның төрләрен чагылдырган атамалар.

Җөмһүриятебез мәйданы урман һәм урман-дала зоналарына керә. Бездәге катнаш урманнарда юкә, имән, өрәңге, каен, зирек, усак һ.б. агачлар үсә. Бу агачлар тупланып үсә торган урыннардагы елгалар шул агачларның исемнәрен үзләренә атама итеп кабул иткәннәр. Мәсәлән, «Чыршылы» , «Дубровка». «Дубровка» елгасы, рус авылы Соңгыр җирлегеннән  акканга, рус исеме белән атала.

Ә) Хайван, җәнлек исемнәренә мөнәсәбәтле атамалар.

Җөмһүриятебездә яшәүче (һәм яшәгән) барлык төр хайваннар һәм җәнлекләр исемнәре су чыганаклары атамаларында чагылыш тапкан.

Элек су чыганаклары яннарында һәм урманнарда бурсык, ас, кеш, сусар кебек кыйммәтле тиреле җәнлекләр яшәгән, хәзер дә елга буйларында күп санлы кондыз колонияләре бар. Бу хәл исә атамаларда чагылыш тапкан. Мәсәлән, «Бурсык» һәм «Аю» елгалары.

3. Төскә бәйләнешле гидронимнар.

Татарстанда ак һәм кара сүзләре кергән атамалар шактый. Мондый гидронимнар турында сүз алып барганда җирнең геоморфологик төзелеше күз алдында тотыла. Атамаларында кара сүзе булган сулыклар җир астындагы чыганаклардан туплана. Урынның кара туфракка, торфка бай булуы да су төсенең үзгәрүенә, каралуына сәбәп була. Безнең җирлектә шундыйлардан «Карабаш» елгасын мисал итеп китерергә була. Төскә бәйләнешле тагын бер гидроним «Күк алан» атамасы анда үсүче чәчәкле үсемлекләрнең чәчәк төсләре белән бәйле.