Кисем төзүгә мәсьәләләр

Кисем төзүгә мәсьәләләр

(10 нчы сыйныфта геометриядән дәрес эшкәртмәсе)

 

Алинә  ЗАМАЛИЕВА,

Апас районы

 Борнаш урта  мәктәбенең

 математика укытучысы

Дәреснең максаты: укучыларны тетраэдр һәм параллелепипед кебек җисемнәрнең яссылык белән кисешүдән килеп чыккан кисемнәре белән таныштыру һәм әлеге кисемнәрне төзүне өйрәтү.

Бурычлар:

Белем бирү:

  • Параллелепипед һәм тетраэдр белән яссылыкларның үзара торышын тикшерү;
  • Параллелепипед һәм тетраэдр белән яссылыкларның кисешүдән килеп чыккан кисемнәрен төзү;
  • Әлеге теманы БДИ мәсьәләләрен чишүдә куллану.

Үстерешле:

  • Укучыларның фикерләвен үстерү;
  • Укучыларның күзаллавын булдыру һәм үстерү;
  • Танып белү эшчәнлеген арттыру, иҗади сәләтләрен, проблемаларны чишү юлларын эзләү;
  • Укучыларда телдән сөйләү һәм язма эшләү күнекмәләрен, сызымнарны дөрес башкару күнекмәләрен булдыру.

Тәрбияви:

  • Геометрия фәненә кызыксынуны арттыру;
  • Үзлектән  эшләүне, бер-берсенең фикерен тыңлауны оештыру.

Дәрес төре: яңа материал үзләштерү һәм башлангыч белемнәрне ныгыту.

Җиһазлау: Power Point һәм Smart Notebook презентацияләре, проектор, Smart Board интерактив тактасы, карточкалар, модельләр.  Математика – стереометрия, 10 –11 классы–диск.

Дәреслек: «Геометрия. 10–11 кл.».  Авторы Л.С .Атанасян,   В.Ф.Бутузов, С.В.Кадомцев, төзүче Бутузов В.Ф.

Дәрес барышы

1.Оештыру моменты

  • Исәнләшү.
  • Өй эшен тикшерү.
    – Нәрсә ул тетраэдр? 1 укучы тактада билгеләмәсен интерактив тактада сүзләп җыя. 1 укучы өстәл  өстендәге модельләрдән тетраэдрларны аерып ала һәм билгеләмәсен әйтә. Дөреслеге тикшерелә.

Нәрсә ул параллелепипед? 1 укучы билгеләмәсен интерактив тактада сүзләп  җыя. 1 укучы өстәл  өстендәге модельләрдән параллелепипедларны аерып ала һәм билгеләмәсен әйтә. Дөреслеге тикшерелә.

Параллелепипедның үзлекләрен санап чыгыгыз. Укучылар әйтеп чыгалар.

Укучылар, менә сезгә карточкалар, шундагы сорауларга җавап тутырыгыз әле.

Вариантлап карточкалар таратыла. Дөреслеге  интерактив тактада тикшерелә.

 Укучылар өй эшенә үзегезгә билге куегыз. (Укучыларга үзбәя карточкалары таратыла, дәреснең һәр  этабына билге куеп баралар.)

  1. Актуализация өлеше

 Укучылар, тактада нәрсәләр күрәсез?

Тактада аксиомалар, нәтиҗәләр, билгеләмәләрнең схемалары, шуларны туры китереп әйтеп баралар.

Укучылар актуализация өлешенә үзегезгә билге куегыз.

Күпкырлыклар белән яссылыкның үзара торышларын карап китәбез.

Тетраэдр һәм параллелепипедның яссылык белән кисешкән очракларын интерактив «Математика  стереометрия, 10 –11 классы» дисктан карау.

  1. Яңа материал үзләштерү

– Әйдәгез, укучылар, бүген дәрестә нәрсә өйрәнербез икән без? Үзегез әйтеп карагыз әле.

Укучылар бүгенге дәреснең темасын әйтеп карыйлар. Фикерләрне гомумиләштереп, кисем төзүгә мәсьәләләр.

– Кисем төзүгә берничә мәсьәлә карап китәбез.

Укучыларга бу төр мәсьәләнең БДИда №14 булуын әйтеп китәргә.

– Шулай итеп. тетраэдр һәм параллелепипедны яссылык белән кистергәндә,  нинди күппочмаклар килеп чыгарга мөмкин булуын ачыклап китәбез.

Укучылар, яңа материал үзләштерү өлешенә үзегезгә билге куегыз.

4. Белемнәрне ныгыту

DABC тетраэдрының  AB, BD һәм CD кабыргаларында  M, N һәм К нокталары билгеләнгән.  Тетраэдрның MNP яссылыгы белән кисемен төзегез.

Мәсьәләне бер укучы тактада , калганнары дәфтәрдә эшлиләр.

БДИның 14 нче мәсьәләсе әлеге теманы яктырта. Менә хәзер бер мәсьәләсен карап китик.

MABC тераэдрының нигезендә ягы 12 булган өчпочмак, ян кабыргасы  10 га тигез. G һәм  F нокталары  AB һәм AC  ягына тиңдәшле рәвештә AG:GB=AF:FC=1:5 чагыштырмасында ята.

а) Тетраэдр белән  MGF яссылыгының кисеме тигезьянлы өчпочмак икәнен исбатларга.

б) Әлеге кисем мәйданын табарга.

 

Карточкаларда үзлектән эш тәкъдим ителә вариантлап. Тактада дөреслеге тикшерелә.        

Укучылар яңа материал үзләштерү өлешенә үзегезгә билге куегыз.

  1. Өй эше. п.14, №75, кисем төзүгә ике мәсьәлә уйлап килегез.
  2. Йомгаклау. Тест.

1.Тетраэдрның ничә кыры бар?

  1. Өч
  2. Ике
  3. Биш
  4. Дүрт

2.Паралелепипедның ничә кабыргасы бар?

  1. 10
  2. 11
  3. 12
  4. 14

3.Тетраэдр кисемендә нинди фигура була алмый?

  1. Өчпочмак
  2. Бишпочмаклык
  3. Квадрат
  4. Трапеция

4.Параллелепипед кисемендә ничә төрле күппочмаклык чыгарга мөмкин?

  1. 3
  2. 4
  3. 5
  4. 6

5.Параллелепипедның бер кырына параллель итеп төзелгән  параллелепипед кисеме.

  1. Өчпочмак
  2. Турыпочмаклык
  3. Квадрат
  4. Параллелограмм

1.Тетраэдрның нигезенә параллель кисемендә нинди фигура барлыкка килә?

  1. Турыпочмаклык
  2. Квадрат
  3. Түгәрәк
  4. Өчпочмак

Тактада дөреслеге тикшерелә.

Укучылар йомгаклау өлешенә үзегезгә билге куегыз. Әйдәгез, куйган билгеләрегезнең уртачасын чыгарып, дәрескә билге куегыз. Карточкалар җыеп алына.

 Дәрес тәмам.