Хуш, ямьле җәй!

№ 160

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары  өчен кичә)

Гүзәл ШӘРИПОВА,

Чаллыдагы 4 нче «Шаянкай» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат. Балаларда уңай күңел халәтен тудыру, җәй фасылына карата кызыксындыру уяту, чәчәкләр, җиләк-җимешләр, яшелчәләр турындагы белемнәрен баету, тулыландыру; аларның исемнәрен, үсү урыннарын, файдалы якларын, дәвалау үзенчәлекләрен хәтердә беркетү, күзаллау сәләтен һәм иҗади сәләтләрне үстерү.

Җиһазлау. Җиләк-җимеш, яшелчә муляжлары; кипкән чәчәкләр, ватман кәгазе, җилем, алмалар тутырылган кәрҗин.

Чара барышы

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле  балалар һәм кунаклар! Әйтегез әле, балалар, хәзер без кайсы ел фасылына эләктек икән?

Балалар. Көз фасылына.

Алып баручы. Дөрес, җиһанга алтын көз килде. Ә көзгә кадәр нинди ел фасылы килә?

Балалар. Җәй фасылы килә.

Алып баручы. Әйе шул, бүген без монда киләсе елга кадәр ямьле җәй белән хушлашырга дип җыелдык. («Ямьле җәй» җыры (Ш.Маннур сүзләре, С.Сәйдәшев көе) яңгырый.) Карагыз әле, безгә кунакка кем килгән? (Жәй  керә.)

Җәй. Исәнмесез, кадерле дусларым! Сезгә кунакка бик шатланып килдем мин. Ай-һай, зур үскәнсез икән сез! Әйтегез әле, сез мине таныдыгызмы?

Тән сихәте алсыннар, дип җылы кояш нурында

Эссе көннәр алып киләм сезнең  һәрбарчагызга.

Вакытында яңгыр яугач, кояш чыккач елмаеп.

Елгаларны кыздырам да су керергә чакырам.

Әйтегез әле, мин кем?

Балалар. Җәй.

Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, җәйнең матур күренешләрен  искә төшерик.

Балалар. Җәй айларында табигать шундый матур. Барлык тирә-як яшеллеккә күмелә. Яланнарда аллы-гөлле чәчәкләрнең хуш исе тарала, күбәләкләр оча, бөҗәкләр йөгерешә, тирәкләрдә сандугачлар сайрый. Җәй көне шундый күңелле була.

Җәй. Ә нигә сез болай боектыгыз әле?

Алып баручы. Без бүген синең белән  саубуллашабыз бит. Ә безнең сине җибәрәсебез килми.

Җәй. Күңелсезләнмәгез әле болай, дуслар. Киләсе елда тагын әйләнеп киләм мин. Ә бүген сезнең белән бергәләшеп уйнарбыз, күңел ачарбыз. Килештекме?

Балалар.  Әйе, килештек.

Җәй. Минем белән бергә ярдәмче дусларым – чәчәкләр дә кунакка килде. (Чәчәктән ясалган башлык кигән кызлар музыка ритмына бию хәрәкәтләре ясап керәләр.)

Алып баручы. Ягез, кунаклар, үзегез белән таныштырыгыз инде хәзер.

Ромашка.

Кечкенә көнбагыш кебек

Чәчәк булам мин үзем.

Таҗларымны санап кара,

Әгәр булсаң бик түзем.

Җәй. Ягез, кем әйтә, бу нинди чәчәк була инде, балалар?

Балалар. Ромашка чәчәге.

Күкчәчәк.

Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам.

Зәңгәр күкле, чат кояшлы

Аяз көнне яратам.

Җәй. Ә монысы нинди чәчәк ?

Балалар. Күкчәчәк.

Энҗе чәчәк.

Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми

Күләгәлек булганда.

Җәй. Кем әйтә, бу нинди чәчәк?

Балалар. Энҗе чәчәк (ландыш) була бу.

Алып баручы. Рәхмәт, чәчәкләр, үзегез белән таныштырдыгыз. Әйдәгез инде, хәзер балалар белән уеннар уйнап алыйк.

Җәй. Карагыз әле, балалар, каяндыр усал җил чыгып, бүлмә, бакча гөлләрен һәм кыр чәчәкләрен бутап бетергән. Миңа  аларны дөрес итеп вазаларга  урнаштырырга ярдәм итегезче.

«Чәчәкләр кайда яши» уены

(Уенда өч команда уйный. Һәр команданың бурычы – бүлмә, бакча гөлләрен һәм кыр чәчәкләрен  аерып вазаларга күчерү. Моның өчен балалар ватман кәгазенә ясалган вазаларга кипкән чәчәкләрне ябыштыралар. Кайсы төркем тизрәк ябыштыра, шул җиңүче булып таныла.)

Алып баручы. Ай-ай, Илдарның тезе тырналган икән, ничек аңа ярдәм итәргә?

Җәй. Балалар, яраланган аяк-кулларны бака яфрагы белән белән дәвалап була. Аның өчен яңа җыйган яфракларны яра өстенә ябалар. Әгәр дә тамагыгыз авыртса? Бу очракта дару ромашкасы төнәтмәсе – менә дигән табиб. Ә сез аны дәвалау сәләте булмаган болын ромашкасыннан аера белерсезме икән? (Кипкән чәчәкләр күрсәтелә.)

«Аерымлыкларны тап» уены

(Балалар игътибар белән ромашка чәчәкләрен күзәтәләр, аермалы якларын табалар һәм түбәндәге нәтиҗәгә киләләр: чын ромашка – дару ромашкасы – икенче төрле, аның сабагы тармаклы була. Болын ромашкасының сабагында бер чәчәк булып, аның таҗ яфраклары ян-якка таралып үссә, дару ромашкасында берничә чәчәк була һәм аларның ак таҗлары аска карый.)

Җәй. Мин кешеләргә күп итеп җиләк-җимеш, яшелчәләр алып киләм. Сезгә дә бүген буш кул белән килмәдем. (Кәрҗиннән яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары  алына.) Мин сезне бүген «Пешекче» уенын уйнарга чакырам. Сезгә чын пешекчегә әверелеп, минем бүләкләремнән «кызыл аш» (борщ) пешерергә тәкъдим итәм.

«Пешекче» уены

(Балалар ике командага бүленә. Командалар өчен кәрҗингә яшелчә һәм җиләк-җимеш җыелмалары салына. Һәр команданың бурычы – Җәй «бер-ике-өч» дию дип санауга кәстрүлгә борщ пешерү өчен кирәкле булган яшелчәләрне тиз арада күчерү. Уен вакытында күңелле музыка яңгырый. Кайсы команда кирәкле яшелчәләрне кәстрүлгә тизрәк күчерә, шул җиңүче була.)

Җәй. Миңа сезнең бәйрәмегез бик ошады. Тик миңа китәргә вакыт. Минем әле башка балалар белән дә  саубуллашасым бар.

Алып баручы. Менә инде Җәй үз вазифаларын үтәп, китәргә дә ашыга.

Җәй. Әйе шул.

Аланнарда – җиләк исе,

Басуларда – иген исе,

Җәйләүләрдә – сөт исе…

Тагын аллы-гөлле чәчәк,

Кайнар кояш өстисе –

Шушы булыр җәй төсе!

Саубуллашыр алдыннан сезне җәй төсе итеп тәмле алмалар белән сыйлыйсым килә. (Алып баручыга алма тутырылган кәрҗин тапшыра.) Бу алмалар тәме мине җәй төсе итеп күңелегездә сакларга, киләсе елда да шатлык белән каршы алырга өндәп торсын. Сау булыгыз, дуслар! (Музыка яңгырый. Балалар, ленталар тотып, Җәй белән саубуллашу биюен башкаралар.)