Хуш, мәктәбем – белем учагы

№50

(«Соңгы кыңгырау» кичәсе сценарие)

Алсу ВӘЛИЕВА,  

 Актаныштагы 1 нче  урта мәктәп укытучысы

1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген – сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырый.

2 нче алып баручы.  Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу  – аларның укытучылары белән хушлашу авазы.

(Кинәт музыка тавышы ишетелә. Горур атлап, сәяхәтче Синбад килеп керә.)

Сәяхәтче Синбад. Диңгез!? Диңгез??? Әй, диңгез… Кая ул диңгез? Күрмим…

1 нче алып баручы (пышылдап).  Кем бу?

2 нче алып баручы.  Танымыйсыңмыни? Бу бит барыбызга да таныш сәяхәтче Синбад үзе! Тик менә ни кирәк икән аңа?

Сәяхәтче Синбад.  Миңамы? Әлбәттә, яхшы кораб һәм менә дигән команда! (Тантаналы көй уйный.)

1 нче алып баручы.  Бәйрәмебезнең геройлары – унберенчеләр нәкъ шундыйлардан!

Сәяхәтче Синбад. Хмм… алар нишли белә инде?

2 нче алып баручы.  Хәзер барысын да исбатлап күрсәтербез.

Сәяхәтче Синбад. Минем белән яхшылыклар эшләр өчен тормыш диңгезенә сәяхәткә әзерләрме?

1 нче алып баручы. Югалып калмаслык, үз-үзләрен якларлык көчләре бар, курыкма!

Сәяхәтче Синбад. Ярар соң, карап карыйк.

2 алып баручы. Беренче сыйныфка әлеге бусаганы атлап кереп, унбер ел буена мәктәп дигән зур корабның хужалары булып, фән олимпиадаларында, спорт ярышлары, сәнгать конкурсларында гел алдынгы урыннарны яулап, район, республика данын яклаучылар алар!

Безнең унберенчеләрнең мәктәп тарихында алтын хәрефләр белән язардай уңышлары бик күп. (XI сыйныф укучылары керә. Һәр укучының уңышларын әйтеп чакыру.)

1 нче алып баручы. Менә шундый инде безнең унберенчеләр! Укуда да, спортта да гел беренче алар.

2 нче алып баручы.

         Мәктәп еллары!

Нинди гүзәл көннәр!

Тупланганнар аңа барысы да:

Укучының кайгы-шатлыклары,

Яшь кызларның сагышы…

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат, шаян җырлары,

Кызларның керсез хыяллары,

Жырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә кала, барысы синдә кала

Сагынулы  балачак еллары.

1 нче алып баручы. Бәйрәм белән тәбрикләү өчен сүз мәктәп директорына бирелә. Рәхим итегез! (Мәктәп директоры чыгышы.)

2 нче алып баручы. Котлау өчен сүз кунакларга бирелә.

(Кунакларның тәбрикләү сүзе. XI сыйныф укучылары башкаруында «Мәктәп еллары» дигән җыр яңгырый.)

1 нче укучы. Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә үк үз иткән  һәм яраткан кешебез иң беренче укытучыларыбыз укытырга авырсынмады, сабый күңелебезгә ачкыч таба белделәр, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдылар. Алар безнең белән шатланды да, көенде дә, көне-төнгә ялгап, безнең язмыш өчен яшәделэр, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттеләр. Рәхмәт сезгә, беренче укытучыларыбыз!

2 нче укучы.  Без үзебезнең беренче укытучыларыбыз – … (беренче укытучыларны санап чыга) олы ихтирам белән искә алабыз.

Туган мәктәбебезгә мәхәббәтебез сездән башланды. Сез безнең өчен изгелек, дөреслек, белем иясе булдыгыз. Без сезгә чын күңелебездән ышандык.

Ишек төбендә елмаеп,

Каршы алдың, укытучым!

Куркып кына килгән идем,

Сөенеп Сезгә чәчәк суздым.

 3 нче укучы.

Борчуда да, шатлыкта да

Безнең хәлгә Сез кердегез.

Яшәргә дәрт, укуга көч,

Белем ачкычы бирдегез.

Сүзне беренче укытучыларыбызга бирәбез. (Беренче укытучылары тәбрикләү сүзе әйтә.)

(«Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» дигән җыр башкарыла. Ике укучы алга чыга.)

1 нче укучы. Кара әле, …  (исемен әйтә) «мәктәп» дигәч, сиңа иң беренче кем күз алдына килә?

2 нче укучы. Әлбәттә инде, вахтадагы усал апалар, дежур укучылар!

1 нче укучы. Ә миңа тәмле-тәмле ризыклар пешерүче повар апалар…

2 нче укучы. Иии, …  гел ашау булсын инде сина! Мәктәп бит ул – химия, веселящий газ, Менделеев! Ах, минем яраткан биологиям, хромосомалар!..

1 нче  укучы. Син ботаникка шул гына кирәк инде, эх! Ә син күз алдыңа китер: син стартта, син инде әзер… һәм бар көчеңне биреп йөгерәсең. Хәлең бетте генә дигәндә, синдә «икенче сулыш» ачыла һәм…һәм …

2 нче укучы. Тукта …, син инде финишта, әгәр дә җитди карасаң?..

1 нче укучы. Җитди карасаң, әлбәттә инде, сине тәүге кат мәктәп ишеге төбендә зарыгып көтеп алучы, җилдәй иркә карашы, ягымлы тавышы белән үзенә әйдәүче, барыбызга да кадерле укытучылар күз алдына килә…

(1 нче һәм 2 нче укучылар үз урыннарына баса.)

 4 нче укучы. Сыйныф җитәкчебез! Сезгә булган олы ихтирамыбызны  шигъри юллар аша җиткерәбез.

Сездән чыккан якты нурны,

….     апа, без тоябыз.

Сезнең кебек укытучы

Башка таба алмабыз!

Гел ягымлы караш белән

Иркәлисез һәр көнне,

Матур итеп елмаясыз,

Сихерлисез һәркемне.

5 нче укучы.

Кырыс та Сез кирәк чакта,

Шат күңелле, сабыр да.

Гел шулай гүзәл зат булып,

Язсын Сезгә калырга.

Хөрмәтле сыйныф җитәкчебез, сүзне  Сезгә бирәбез.

(Сыйныф җитәкчесе котлый.)

6 нчы укучы.

Ышаныгыз, укытучы апам,

Кызармассыз минем өчен сез.

Корычтан да каты токымнан мин,

Хыялларым – канат, көчем – сүз!

Ә хәзер без, төпле белем һәм тәрбия биргән  кадерле укытучыларыбыз, сезгә дәшәбез!

7 нче укучы.

Математика укытучыбыз … !

Көләч йөзле … апа

Килеп керсә класска,

ЕГЭ дигән фикер туа

Безнең акыллы башта.

Б ны, С ны өйрәнәбез,

Һәркөн килгәч мәктәпкә.

Кирәк булыр микән инде

Мисаллар киләчәктә?

8 нче укучы.

Рус теле һәм әдәбияты укытучылары … !

Рәхмәт сезгә, … апа

Ике телле иттегез.

Хөрмәтебез билгесе дип

Чәчәк кабул итегез!

9 нчы укучы.

…   апа дәресләре

Бигрәк күңелле үтә

Кино карап, әсәр укып

Сизелми бетеп китә!

(«Сау бул, мәктәп!» җыры башкарыла.)

 10 нчы укучы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы … кызы!

Татар теле, туган телем –

Иң  яраткан үз телем!

Үз телемдә  …  апа

Яратып бирде белем.

Дәресләрдә инша яздык,

Мактап туган телне без.

Мәктәп елы хатирәсе

Булсын безнең гөлебез.

11 нче укучы.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы …!

…  апа дәресендә

Бер тавыш чыкмый бездән.

Күзлек астыннан караса,

Суык йөгерә тездән.

1 нче укучы.

Химия укытучысы … !

Химия дәресенә

Чакырам сезне чынлап.

Яна дәресне аңларсыз,

Игътибар белән тыңлап.

Дәресләргә кергән саен

Үзе гел шат, елмая.

Бигрәкләр дә булган инде

Безнең  …     апа.

2 нче укучы.

Физика укытучысы …!

Физика укытучыларын

Ел да алыштыралар.

«…   абый калсын», – диеп,

Тели хәзер балалар.

3 нче укучы.

Информатика укытучысы …!

Информатика укырга

Бик  яратмасак та без,

…  абыйны күрергә

Дәресләргә йөрибез.

4 нче укучы.

Инглиз теленнән безгә белем биргән … !

Инглиз теле дәресләре

Бик тә кызыклы үтә.

Чит теле өйрәнәм, диеп,

Телләр ярылып бетә.

5 нче укучы

Физкультура укытучылары … !

Атнага бик аз керсә дә,

Физ-раны яратабыз.

…  абый, …  апа

Без сезне онытмабыз.

6 нчы укучы

Педагог-оештыручы …!

Вожатый … апабыз

Йөри чабулап кына.

Унберләр диеп тә тормый,

Ярышларга еш ала.

7 нче укучы.

Кадерле укытучыларыбыз! Сезгә зур рәхмәт әйтәсебез килә.

Алыгыз сез бүген бүләк итеп,

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй яшьлек бәйрәмен.

8 нче укучы.

Китапханәче … апа, психолог  … апа!

         Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр

Озын гомер, якты тыныч тормыш –

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

9 нчы укучы.

Гимназиябезне чисталыкта тотып, кирәк чакта усал, таләпчән, кирәк чакта мөлаем булган җыештыручы апалар! Рәхмәтебез чиксез зур Сезгә.

Бүген сезгә шигырь аша

Әйтәбез без рәхмәтне.

Эшләрегез уң булсын,

Изге булсын юлыгыз!

Салкын судан сакланыгыз,

Сызламасын кулыгыз.

10 нчы укучы.

Безне тәмледән-тәмле ашлар, төрледән-төрле сыйлар белән һәрвакыт сөендереп торган пешекче апалар, рәхмәт Сезгә!

Тәнәфестә бергәләп без

Ашханәгә керәбез.

Бездә тәмле пешерәләр,

Аны барыбыз да беләбез:

Аш та тәмле, боткасы да –

Барысына да рәхмәт.

Тамак туйгач, дәресләрдә

Утырулары рәхәт.

(«Уйларымда мәктәп еллары» дигән җыр башкарыла. Ике укучы алга чыга.)

1 нче укучы. Кызлар, егетләр, ә әти-әниләр!? Алар турында онытмадыкмы без?

2 нче укучы. Юк, инде…. Син нәрсә? Әти-әниләребезне без беркайчан да хәтеребездән чыгармыйбыз.

1 нче укучы. Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрдаим сезнең жылылыкны тоеп яшәгәнебез өчен Сезгә чиксез зур рәхмәтлебез!

2 нче укучы. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бүген Сезнең алда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

(Әлеге ике укучы урыннарына баса.)

11 нче укучы.

Ак теләкләр теләп озатып калдың:

«Йөргән юлын, – диеп, – ак булсын!»

Теләкләрең синең юлга алдым,

Ак канатым, әнием, җан газизем,

Юлга алдым сөюең  яктысын.

Әтиләребез, әниләребез, мең  рәхмәт сезгә!

(Ата-аналар сүзе, котлавы.)

Саубуллашу вальсы» дигән җыр башкарыла. Ике укучы алга чыга.)

1 нче укучы. Эх, имтиханнар!..

2 нче укучы. Нигә  алай дисең, әллә  куркытамы?

1 нче укучы. Курку һәрберебездә дә бар инде ул…

2 нче укучы. Юкка борчылма. Яхшы укыдык бит, бирербез! Мәктәптә кызык хәлләр дә күп булды. («Мәктәп тормышы» дигән скетч тәкъдим ителә.)

(Сәяхәтче Синбад чыга.)

Сәяхәтче Синбад. Булды, булды, ышанам! Сез, чыннан да, талантлы, ышанычлы, шук егетләр-кызлар икәнсез! Юлга кузгалдыкмы?

1 нче алып баручы. Тукта, ашыкмый тор!

2 нче алып баручы. Унберенчеләрнең соңгы кыңгырау вальсын тәкъдим итәсебез бар бит әле.

(Укучылар вальс башкара. Кынгырау тавышы ишетелеп ала. Музыка.)

1 нче алып баручы. Ишетәсезме, кыңгырау чыңлый. Бу чыңда мәктәп белән саубуллашу көе..

2 нче алып баручы.

Җиз кыңгырау тавышы – сихри аваз:

Ул гаҗәеп моңлы, сагышлы.

Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе –

Балачакның узып барышы.

(«Кыңгыраулы мәктәп еллары» җыр башкарыла. Соңгы кыңгырау чыңлатыла.)

1 нче алып баручы.  

Билгесез әле сезнең киләчәк,

Сибелмәс, бәлки, юлларга чәчәк.

Авыр булса да, уфтанмагыз сез,

Максатка җитми туктамагыз сез.

Сайлагыз юлның хыял кушканын –

Ерак-ерагын, күккә ашканын.

Чакыра сезне эшлисе эшләр,

Күзләрдә – өмет,  йөрәктә – хисләр!

2 нче алып баручы. Туган мәктәбебез белән хушлашу мизгелләрен белдертеп, соңгы кыңгырау чыңлый. Сабый баланың көлүе кебек, сафлык-шатлык та, бәгырьләрне айкарлык сагыш-моң да ишетелә аның чыңында. Биредә сине, күзләрен мөлдерәтеп, парта арасыннан чак кына башын калкытып, балачагың озатып кала, яшьлегеңнең бөреләнгән чагы, беренче яшерен мәхәббәтең, беренче янып-көюләрең кала. Сиңа могҗизалы белем дөньясын ачкан укытучыларың кала. Сезнең алда озын, матур һәм… сикәлтәле тормыш юллары!..

(Музыка яңгырый. Бар укучылар, бергәләп, шар очыра.)