Хокук бозуларны ничек кисәтергә?

№52

 Алсу МӘРДАНОВА,

 Мамадыш районы Урта Кирмән урта  мәктәбе  укытучысы, сыйныф җитәкчесе

 Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль-психологик ситуацияләрдә калдыра. Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел, һәм бу – тискәре нәтиҗәләргә китерә. Алар авырлыклардан чыгу юлын наркотик, тәмәке төтененнән, аракыдан эзлиләр, ә бу исә төрле җинаятькә илтә. Мондый күренешләрне булдырмас өчен, без – педагоглар алдына төрле социаль-актив позицияле,  тискәре күренешләргә: «Юк!» – дип кистереп әйтә белүче, үтемле сүзе белән башкаларга да ярдәм итә алучы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Бу шәхес сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм яхшы белем алып, киләчәктә үзенең урынын табарга тиеш. Хокук бозуны кисәтү эшенең төп үзенчәлеге – башлангыч профилактика уздыру.

Укучыларга нормаль үсеш өчен шартлар тудыру, төрле яшьләрдә килеп чыга торган кризислы ситуацияләрне вакытында күреп алу һәм педагогик-психологик дөрес чаралар күрү башлангыч профилактика уздыруның нигезе булып тора.

 Сыйныф җитәкчесе буларак, хокук бозуларга карата төрле профилактик чаралар үткәрергә тырышам. Ата-аналар өчен «Читтән торып аралашу папкасы» булдырдым. Төрле темаларга: аракы эчү, наркомания, тәмәке тарту буенча материаллар туплап, укучылар аша өйләренә биреп җибәрәм, ата-аналар, бу мәгълүматны укып чыгып, темага карата үз мөнәсәбәтләрен язмача  белдерәләр. Укучылар белән дә шулай ук төрле эш алымнары кулланам: рәсем, плакатлар ясау, инша язулар, әзер презентацияләр алып килү, төрле белгечләр белән очрашулар үткәрәм. Бу алымнар исә укучыларның сәламәтлеген  ныгытырга булыша, кешелеклелек сыйфатларын арттыра, яшүсмерләргә кече яшьтән сәламәтлекне сакларга, ныгытырга булыша.

Кешенең сәламәтлеге – аның шәхси эше, дип әйтү дөрес түгел. Чөнки   бары тик  сау-сәламәт кеше генә җәмгыятькә файда китерә. Сәламәт яшәү рәвеше – физик халәт, иҗади активлык, әйләнә-тирәдәгеләргә  әхлаклы мөнәсәбәт – күп очракта безнең  үз-үзебезне дөрес тота белүебезгә бәйле. Кешегә физик, психик, рухи, икътисади яктан тискәре йогынты ясый һәм җәмгыять үсешен тоткарлый торган яман гадәтләрдән – эчүчелек, наркомания, тәмәке тартудан ничек тыелырга; теләк-омтылышларыңа ничек хуҗа булырга өйрәтә. Мәктәбебездә хокук бозуларны кисәтү максатыннан «Бөркет» профилактик отряды эшләп килә. Уку елы башында план төзелә, һәр ай саен төрле профилактик чаралар үткәрелә, хокук бозуларны  кисәтү советы булдырылды. Еллык эш планыннан чыгып, «Законнарны беләсеңме?», «Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән темаларга сыйныф сәгатьләре, начар гадәтләргә каршы «Тәмәке белән бергә тартучы да яна», «Тәмәкесез бер көн», «Наркотиклар – тормышны җимерүче», «Алкоголизм гомерне кыскарта», «Наркомания – кешелек дошманы», «Алкоголь һәм  аның зарары» дигән темаларга класстан тыш чаралар үткәрдем. Бу чаралар, тәрбияви максатларга нигезләнеп, һәрдаим үтеп бара. Участок һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар  белән очрашулар оештырабыз. Укучылар белән Өлкәннәр көнендә аларга ярдәм оештырдык. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: мондый отрядлар оештыру һәм аларның эшчәнлеге укучыларда хокукый культура, милли үзаң, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисе формалаштыруга булышлык итә. Бу – хокук саклау органнары эшчәнлегенә карата яхшы мөнәсәбәт тудыра, чөнки эчке эшләр хезмәткәрләренең авыр һәм катлаулы эшенә күзаллау булдыра. Ахыр чиктә мондый чаралар укучыларның гражданлык, социаль активлыгын һәм физик әзерлек дәрәҗәләрен арттыра.