Хезмәт төбе – хәзинә

(Зурлар төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Гөлшат ДЕНИСОВА,

Казандагы 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Бурычлар

балаларның финанс грамоталылыгы турында белемнәрен гомумиләштерү, ныгыту һәм ачыклау;

– икътисадка кагылышлы сүзләрне һәм гамәлләрне аерып чыгару һәм  сүзлек запасын баету;

уртак уенда катнашу, иҗади һәм уен ситуациясендә кыска диалоглар алып бару; танып белү кызыксынуын, фикерләүне, хәтерне, игътибарны һәм күзаллауны үстерү;

акча эшләүче кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; балаларның уңай мөнәсәбәтләрен формалаштыру.

Алдан эшләнгән эш: «Бартер нәрсә ул?», «Акча», «Реклама», «Супермаркет», «Керем һәм чыгымнарга әңгәмә».

Яңа сүз: промоутерор.

Сюжетлы-рольле уен: «Банкта».

Рәсем буенча эшчәнлекләр: хезмәт турында мәкальләр белән танышу, өйрәнү,  хезмәт турында мәкальләрне өйрәнү һәм  ятлау.

Җиһазлар: интерактив такта, «банкомат», ноутбуклар, планшетлар, акча капчыклары, сумкалар, рәсемнәр, акча купюралары, банк хезмәткәрләре өчен махсус киемнәр.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Ягез әле, искә төшерик: кибеттә товар сатып алган кеше кем ул?

Балалар. Сатып алучы.

Тәрбияче. Ә сатарга яки сатып алырга мөмкин булган әйбер нәрсә?

Балалар. Продукт.

Тәрбияче. Гаиләнең барлык акчалата керемнәре суммасы нәрсә?

Балалар. Әти-әнигә, әби-бабайга башкарган эш өчен алган акча (хезмәт хакы, пенсия).

Тәрбияче. Тагын бер сорау. Кулланучының игътибарын һәм ихтыяҗын җәлеп итү максатыннан товарлар турында киң хәбәр итү – ул безнең нәрсә?

Балалар. Афиша, реклама.

Тәрбияче. Ә акчаны саклыйлар?

Балалар. Банкта.

Тәрбияче. Ә товарның нәрсәсе булырга тиеш?

Балалар. Бәясе.

Тәрбияче. Әйе, бәя булырга тиеш. Балалар, сез сорауларга дөрес җавап бирдегез. Мин сезгә һәр дөрес җавап өчен тәңкә тапшырам.

(Телефон шалтырый.)

Тәрбияче. Бу 183 нче балалар бакчасы, тынлыйбыз.

Реклама таратучы промоутерор Гадел. Исәнмесез, балалар, миңа сезнең ярдәм кирәк, мин реклама кәгазъләрен таратырга тиеш, ләкин алар шулкадәр күп, миңа бүген барысын да таратып бетерергә кирәк, ярдәм итә алмассызмы?

Тәрбияче. Балалар, промоутерга кәгазьләр таратырга ярдәм итәрбезме? (Балалар җавабы.)

Гадел. Рәхмәт, ә мин хәзер аларны сезгә курьер аша җибәрәм.

Тәрбияче. Балалар, ә кем соң ул промоутер? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Промоутер – товарны яки хезмәтне турыдан-туры рекламалау белән шөгыльләнүче хезмәткәр. Ул потенциаль клиентлар белән шәхсән аралаша һәм продуктны пропагандалый. (Ишектә звонок.)

Тәрбияче. Менә килеп тә җитте бугай.

Курьер. Исәнмесез, сезгә тапшырырга куштылар.

Балалар. Рәхмәт, сау булыгыз. (Тагын звонок.)

Тәрбияче. Тагын кем килергә мөмкин инде безгә? Белмәмеш икән бит. Түрдән уз.

Белмәмеш. Исәнмесез, балалар, бүген сездә кызыклы дәрес икән. Мине дә алыгыз әле үзегез белән өйрәнергә.

Тәрбияче. Алабазмы, балалар?

Бергә. Әлбәттә, түрдән уз.

Тәрбияче: Белмәмеш, без промоутерор Гаделгә реклама таратырга ярдәм итергә булдык, син дә безгә булыша аласың.

Белмәмеш: Колеп, әлбәттә…

Тәрбияче:  Безнең алда кунаклар күп бүген, кунакларга  рекламаны таратыйк әле.

Белмәмеш  кәгазъләрнең бер өлешен чүп савытына ташлый.

тәрбияче: Ай,ай  кызганычка каршы, сезнең ничек эшләвегезне карадым, барлык балалар бик ңаваплы эшләде, тик белмәмеш  эшен  җаваплы эшләмәде, ул намуслы эшләүчеләргә караганда азрак акча эшләделәр. Менә бу карточкаларда акча күләме башка карточкага караганда азрак. (карталарны күрсәтә һәм аларны балаларга бирә).

Димәк сезнеңчә, кайсыгыз иң аз акча эшләде? Нигә? Белмәмеш беләсенме һәр кеше  теләсә нинди эшне сыйфатлы, җаваплы итеп башкарырга тиеш.

Тәрбияче: Тагын бер бирем, белмәмеш син бераз игүтибарлы бул. Хәзер без сезнең белән банкка барабыз.

Консультант : Хәерле көн. Рәхим итегез. Нинди операция ясарга телисез? Мин ничек ярдәм итә алам?

Тәрбияче: Балалар талон артыннан чиратка басыйк әле.

Консультант: «Картаны куегыз», «пинкодны җыегыз», «картаны алыгыз», «акчаны алыгыз».

Тәрбияче: Ә хәзер нишлибез икән балалар?

Балалар: Чакыру буенча «тәрәзәләргә» барабыз.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес.

Оператор: Хәерле кән,  талон бирегез, шәхесне раслаучы документларыгызны.

 Азат:  Мин үземә  йорт төзү өчен кредит алырга телим.

 Азалия:  Миңа машина сатып алу өчен карточкадан акча алырга кирәк иде.

Самат:  Хәерле көн, мин счетка акча салырга телим.

Операторлар: Әз генә көтеп торыгыз, мин хәзер документларны рәсмиләштерәм.

Балалар:  Рәхмәт белдереп диванга утыралар.

Тәрбияче: Балалар документларны көткән арада экранга карагыз әле, монда табышмаклар тезелмәсе бара икән, әйдәегз әле җавапларны табыйк:

Акча өчен нәрсә сатылганын уйла. Бу искиткеч бүләк түгел, гади генә (товар);

Танктагы кебек, безнең  саклыклар (банкта);  Нинди автоматтан безгә хезмәт хакы өчен акча алып була (банкомат); Үзебезнең хыялларны тормышка ашыру өчен акчабызны кая салабыз?(копилка).

Ә «Хезмәтнең сыйфаты» дигәнне кем белә? Әйе, балалар, кешеләрнең тормышы барлык һөнәр ияләренең сыйфатлы эшенә бәйле. Хәр эшне тиешенчә, дәрәҗәсенә җиткереп башкарырга кирәк. “ Хезмәт төбе хәзинә”

Дигән нәрсәне аңлата?

Балалар җавабы:

Тәрбияче: “ Хезмәт төбе хәзинә” ул эшләнән эшенэ бәя хәм туләү. Бары тик эш хакы алганда гына без үзебезгә теләгән фатирлар, машиналар һәм  кредитлар ала  алабыз.  Менә белмәмеш боларның барсын да исеңдә тот.

Белмәбеш: Әйе, мин барсын да аңладым, барсын да өйрәндем, гафу итегез ялгышлыкларым өчен.

Рефлексия. Тәрбияче: Ялгышын таныганнарга хәрвакыт икенче мөмкинлек бирелә.Белмәмеш, балалар һәр һөнәр мөһим һәм кирәкле, без хезмәтне яратырга һәм эшебезне җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Бүген без үзебезгә төрле рольләр сынап карадык, кайсыларын әйтеп үтик әле?

Балаларның җаваплары: консультантлар, операторлар, банк клиентлары. Тәрбияче: Ә нинди яңа сүз өйрәндек әле сезнең белән?

Балалар: Промоутерлар әле промоутерлар?

Балалар:Товарны яки хезмәтне турыдан-туры рекламалау белән шөгыльләнүче хезмәткәр. Алар  потенциаль клиентлар белән шәхсән аралаша һәм продуктны пропагандалый.

 Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән финанс грамоталылыгы нигезләрен ныгыттык. Кызыклы һәм мавыктыргыч уен өчен барыгызга да рәхмәт! Бүгенге чара турында сез әти-әниләрегезгә дә сөйләрсез дип ышанып калам.