Хәтер һәм кайгы көне
Эльвира ҖАЛӘЛЕТДИНОВА,
Казандагы
122 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
.
Максат: мәктәпкә әзерлек төркеме балаларында патриотизм хисе тәрбияләү буенча әңгәмә.
Бурычлар:
Белем бирү: илебезне азат итүдә халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүенең әһәмияте турында күзаллау бирү; гражданлык позициясен формалаштыру, балаларның дөньяга карашын киңәйтү һәм башка кешеләрнең кайгысын уртаклашырга өйрәнү.
Үстерү: балаларда күзаллауны, күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны үстерү, яңа, файдалы, кызыклы нәрсәләрне күбрәк белергә омтылу теләге уяту; хәрәкәт активлыгын арттыруга ярдәм итү; музыкаль-ритмик хәрәкәтләр аша балаларның музыкаль сәләтләрен үстерү.
Тәрбия: Ватанны саклаучылар тәрбияләү; Ватаныбызны дошманнардан азат иткән солдатларның батырлыгына хөрмәт белән карарга өндәү; үз Ватаныңа карата бурыч, җаваплылык, горурлык, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Ул РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы белән билгеләнгән һәм Совет халкының немец фашист илбасарларына каршы Бөек Ватан сугышы башланган көнне билгеләп үтелә.1941 елның 22 июнендә, таң атканда, фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә Советлар Союзына һөҗүм итә, озакка сузылган һәм канкойгыч сугыш башлана. Бу көн безгә фашистлар әсирлегендә җәфаланып, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәрнең барысын да исебезгә төшерә. Ватанны саклау бурычын үз гомерләре бәрабәренә үтәгән һәркем өчен без кайгырабыз.
“Үткәнен хәтерләмәгән халыкның киләчәге юк”, – ди халык та. Бу көннәр турында якынрак белү өчен сугыш башланган көнне күз алдына китереп карыйк.
(Бөек Ватан сугышы башлану турында Левитан тавышын тыңлау.)
Сугышның беренче көннәре илебез өчен иң авыр һәм куркыныч көннәр була: дошман сугышка ныклап әзерләнгә, немец гаскәрләренең хәрби техникасы һәм сугыш кирәк-яраклары күп була. Ә безнең ил аларның һөҗүме турында белми һәм моңа әзер булмый. Бик күп ирләр, хатын-кызлар, балалар һәм картлар һәлак була. Ирләрнең барысы да диярлек сугышка китә. Алар белән бергә диярлек хатын-кызлар һәм балалар да сугыша. Күп кенә шәһәрләр, авыллар яндырыла. Дошман картларны да, хатын-кызларны да, балаларны да кызганмыйча үлемгә дучар итә.
Көрәш җирдә дә, һавада да, суда да барган. Сугышның беренче көннәрендә, айларында безнең гаскәрләр батырларча сугыша, шулай да дошман басымы астында чигенергә мәҗбүр булалар. Ләкин бирешмиләр, халык үзләренең җиңүгә булган ышанычын югалтмый. Солдатлар сугышка үз Ватаннары, семьялары, хатыннары һәм балалары, илебезнең тынычлыгы һәм бәхете өчен дип керәләр.
(Сугыш кырыннан фотографияләр карау, сугыш хәрәкәтләре авазларын тыңлау.)
Ватан азатлыгы өчен көрәш сугыш кырында гына бармый. Тылда калганнарның да үз фронты бар иде. Бөтен ил көчен фронтка һәм сугышчыларга ярдәмгә ташлады. Заводларда хатын-кызлар, картлар һәм яшүсмерләр эшли, барлык ирләр сугышка китә. Алар заводларда станоклар янында эшли, фронт өчен корал, сугыш кирәк-яраклары һәм сугыш машиналары ясыйлар, солдатларга кием тегәләр. Хатын-кызлар барлык ир-ат эшләрен колхоз басуларында һәм заводларда башкаралар. Ач, еш кына йокысыз һәм ялсыз халык безнең солдатларга дошманны туктатырга ярдәм итәр өчен барысын да эшли. Хатын-кызлар кырларда хезмәт куйдылар.
(Сугыш чоры тылы фотографияләрен карау.)
Һәм менә, озак каты сугышлардан соң, хәлиткеч момент килеп җитте. 1942 елның көзендә безнең гаскәрләр, туган җирләрен кире кайтарып, һөҗүмгә керешәләр. Безнең гаскәрләр дошманны ил чигеннән куа, ә аннары, Европа илләрен азат итеп, алга китә. 1945 елда безнең гаскәрләр Германия чикләренә кадәр барып җитәләр һәм төп шәһәр — Германиянең башкаласы Берлинны штурм белән алалар! Күптән көтелгән Җиңү 1945 елның 8 маенда килә. Безнең илдә бу хәл икенче көнне, 9 майда билгеле булган. Нәкъ менә шушы көнне без һәр елны үзебезнең баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән сугышчыларны, җиңү китергән халкыбызны искә алабыз. Россиянең Хәрби дан көннәре үзенчәлекле көннәр. Шуңа күрә бу көннәрдә без, Россия хәрбиләренең данлы җиңүләрен искә алып, горурланып кына калмыйбыз, бәлки яу кырларында һәлак булган, Ватанга гомерләрен биргән барлык кешеләрне сагыш һәм рәхмәт белән искә алып баш иябез.
Сугыш башланган көнне – 22 июньдә һәм Җиңү көнендә – 9 майда барысы да урыннарыннан торып, бер минут тынлык белән Ватанны саклаучыларны искә алалар!
Бер минутлык тынлык
Ни өчен без бу коточкыч сугышны истә тотарга тиеш? Бу ни өчен кирәк? Сугыш афәтен хәтерләсәк, без тынычлык сакларга тырышачакбыз. Ә хәзер, тынычлыкта яшәргә теләүчеләр һәм сугыш теләмәүчеләр, кулларыгызны күтәрегез. Без барыбыз да тынычлык өчен тавыш бирдек. Шуңа күрә, мин сезгә «Без тынычлык өчен!» дигән коллектив плакат ясарга тәкъдим итәм. Өстәлләрдә төсле кәгазь битләре ята. Аларга кулларның рәсемен төшерергә кирәк. Аннары кул контуры буенча пөхтә итеп кисеп алабыз. Бу «кулларны» кояш төшерелгән плакатка ябыштырачакбыз.
(Балаларның куллары кояшка таба сузылган плакат килеп чыга.)
Аны эшләгән вакытта мин сезгә «Һәрвакыт булсын кояш» җырын тыңларга тәкъдим итәм.
Бүген без нәрсә турынды сөйләштек? Ни өчен 22 июньдә «Хәтер һәм кайгы көне» билгеләп үтелә? Тыныч тормышта яшәвебез белән без кемгә бурычлы? Сугышчылар нәрсә өчен көрәшкән?