Халык педагогикасы чаралары нигезендә тәрбияләү

№ 139

Гөлшат ГАЛИУЛЛИНА,

Казанның 167 нче балалар бакчасы тәрбияче

Бүгенге көндә укыту-тәрбия эшендә халык педагогикасыннан файдалану кирәклеге көн тәртибенә килеп басты. Чөнки милли мәктәп- бакчаларны торгызу, яшь буында милли үз аң  формалаштыру һәм шуның аша үз телен, халкын сөюче, аның обьектив тарихын өйрәнергә омтылучы, бөтен яктан үрнәк булырлык шәхес тәрбияләүне  халык педагогикасыннан башка күз алдына китерүе дә кыен.

Халык  педагогикасының зур, бай, гыйбрәтле тәрбия традицияләре бар.        Иң  беренче чиратта – хезмәт сөю, хезмәт кешесен олылау, балаларны хезмәттә тәрбияләү. Безнең халык бала тәрбияләү хакында махсус хезмәтләр, нинди дә педагогик алымнар турында укып тормаса да, сабыр холыклы, балаларда хезмәткә җиткереп башкарырга омтылыш тәрбияли алган. Без дә әдәби әсәрләр, халык әкиятләре, мәкальләр, сюжетлы уенннар аша балаларда хезмәткә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт хисе тәрбияләргә тырышабыз. Балаларны хезмәт сөючән, эшеңне, һәркем сокланырлырлык итеп, оста башкару кебек матур сыйфатлар тәрбияләүдә әти-әниләр дә  ярдәм итә.

Безнең тәкъдим буенча алар балалары белән бергәләп төрле кул эшләре эшлиләр. “Оста куллар” күргәзмәсенә дә бик матур эшләр  алып килделәр.

Халыкта борын-борыннан Туган ил, туган җир, туган телгә мәхәббәт һәм сак караш, туганнарга, кардәш-ыруларга, күрше-күләнгә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү яшәп килгән, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәти күренеш булган. Без дәресләрдә, балалар белән аралашканда саф татарча сөйләшәбез, балаларда  Туган илгә, туган җир, туган табигать, туган телгә мәхәббәт тәрбиялибез. Ана теле – тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Туган теленнән, нигезеннән чикләшү, туган телне махсус өйрәнү балаларыбызны  милли үзаңнан, кешелек горурлыгыннан, туган халкыбызның әхлак чишмәләләреннән мәхрүм итә, саф чишмә кебек җырлап-чыңлап торган телебезгә колагын томалый, туң күңелле тупас адәм булып үсүенә юл ача. Без моны әтти-әниләргә дә аңлатабыз, аларны өйдә дә туган телдә сөйләшергә кирәклегенә инандырабыз. Балаларга уку өчен ана телендә төрле әдәби әсәрләр, әкиятләр тәкъдим итәбез. Әти-әниләр почмагында белешмәләр бирәбез. Балалар әти-әниләр, әби- бабалары турында күбрәк белергә тырышсын, горурлансын өчен төркемдә “Гайлә альмобы” ясадык. Анда һәр баланың барлык гайлә әгъзалары белән  төшкән фоторәсемнәр бар. Балалар бер-берсенә аллар турында сөйлиләр, горурланалар.

Татар гайләсендә ата-ана, әби-бабайны, өлкәннәрне зурлау, алар сүзен дөрес  үтәргә тиешле, тәҗрибәле, күпне күргән кеше сүзе итеп кабул итү, ата-анага җан өргән, үстергән-тәрбияләгән кеше иткәне өчен гаять рәхмәтле булу, изгелеккә изгелек белән җавап бирү беркем өчен дә гаҗәби хәл булмаган.

Баланы тәртипле, тыйнак, гадел, кешелекле, тугрыклы итеп тәрбияләү һәм бу максатка ирешүдә тәрбия чараларын файдалану, ата-ананың шул сыйфатларга ия булуы. Белемгә, гыйлемгә, мәгърифәткә омтылыш, “Бишектән алып ләхеткә кадәр белем өстәүне идеал итү, тәрбия эшен кешенең гомерлек юлдашы итеп карау борыңгы татар халкының канында булган. Без дә әти-әниләрдә һәм балаларда шушы сыйфатларны ачарга тырышабыз.

Башка милләт халыклары белән дустанә тыгыз аралашып яшәү,аларның тормышын,мәдәниятен,әдәбиятен,мәгърифәтен өйрәнү һәм шулрәвешле үз зиһенеңне,тәҗрибәңне баету-татар халкының традицияләреннән берсе. Без җырларын, биюләрен өйрәтәбез, төрле милләт халыкларын хөрмәт итәргә, дус тату яшәргә өндибез. Бергә төрле бәйрәмнәр уздырабыз.

Татар халкы әдип халык, моңны, җыр-биюне, уен-көлкене яратучы шук, җор халык. Халык авыз иҗаты һәм андагы гаять күп  жанрлар, шуларның күбесенең балаларга адреслануы – моңа ачык мисал. Без балаларны халык авыз иҗатының гүзәл үрнәкләре белән таныштырабыз: бишек  җырлары, юаткычлар, бармак уеннары, такмазалар, мәкальләр, әкиятләр. Әкиятләр аша балалар дөреслек-ялган, яманлык-кешелеклелек, намуслылык-намуссызлык һәм башка сыйфатларны аерырга өйрәнәләр; халкыбызның тормышы, яшәеш үзенчәлекләре, мәсьәлән, җир эшләре, терлекчелек, аучылык, тимерчелек һ.б. кәсепләр турында мәгълүматлар алалар.

Нечкә зәвыклы безнең халык. Нәфислек, матурлык, чисталык- пакълекне ярата ул. Тормыш кирәк-яракларын куллану, бүлмәләрне җиһазлау, йорт-җирне тоту рәвеше, кием-салым, төрле нәфислек һөнәрләре –шуның матур күрсәткече. Без балаларны  халкыбызның сәнгать осталары  белән таныштырабыз. Рәсем, кисеп ябыштыру дәресләрендә татар халык орнаменты бизәкләрен ясарга өйрәтәбез. Милли өс-баш, аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләрен күрсәтәбез. Бәйрәмнәрдә балалар бик горурланып милли киемнәр киеп халык җырларын җырлыйлар, халык биюләрен бииләр.

Тормыш шартларына  тиз җайлаша, мул һәм җитешле итеп яшәргә омтыла татар халкы. Безнең халыкның исәп- хисап итәргә хирыслыгы, сәүдә  эшләре, сатучанлылык белән шөгыльләнүе һәм моны гаҗәеп оста, отышлы итеп башкаруы, аерата зиһенле, акыллы, тырыш булуы, иренмәве, кешеләр, чит илләр белән аралашып яшәргә яратуы белән аңлатыла.

Кунакчыллык, ачык йөзле булу – татар халкының иң күркәм сыйфатларыннан берсе. Кунак өй бусагасыннан атлап керүгә, күптән  килгән гадәт буенча, хуҗалар, бөтен эшләрен ташлап, аңа хөрмәт күрсәтә башлыйлылар: урынның түрен бирү, кулдан юындыру, яңа, чиста  сөлге тәкъдим итү, кунакның күңелен күрергә тырышу. Әдәплелек дәресләрендә, режим вакытларында, уеннар аша без балаларда шушы сыйфатларны булдырырга тырышабыз.

Халык педагогикасы буенча тәрбияне оештыру формаларына бала һәм өлкәннәрнең бергә-бергә эшләве, йола, традиция, гореф-гадәтләрдә катнашу, бөтен халык, яшьләр һәм гайлә бәйрәмнәрен уздыру, миллли уен, ярыш бәйге, биюләрдә катнашулар керә. Шуңа күрә без әти-әниләр  белән тыгыз элемтәдә торабыз. Әти-әниләр катнашуында спорт бәйрәмнәре, күңел ачу кичәләре, сабантуй бәйрәмнәрен уздырабыз. Әти-әниләрнең балалар алдында татар  халык җырларын башкаруы, халык биюләрен биюе, халык уенннары уйнавы, балалар  белән бергәләп спорт ярышларында катнашуы  зур тәрвияви чара булып тора. Барыбыз бер булып, халык педагогикасы чараларын куллансак, бәлки без балаларыбызны туган телен, халкын сөючән, әдәпле, инсафлы, күркәм холыклы итеп тәрбияли алырбыз.