Халкымның асылташлары

(Сыйныфтан тыш чара)

Миләүшә ЗАРИПОВА,

Арча районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Җиһазлар: учак макеты, казан, кечкенә капчык белән ярмалар, бәрәңге, пешкән йомыркалар, тубал, лакан, курчак. Җәйге болын, язгы басу, төнге урман, элеккеге өй эче күренешләре экранга төшерелә.

Шүрәле. Хәерле көн, кадерле балалар! Сезне күреп, чын күңелдән сөендем. Сез минем кем икәнемне беләсезме?

Балалар. Шүрәле.

Шүрәле. Ә минем белән килгән бу чибәр кыз кем соң?

Балалар. Су анасы.

Шүрәле. Монда безне беләләр икән, Су анасы. Без сезгә, балалар, Кырлай авылыннан килдек. Бөек шагыйребез Г.Тукай: “Бу Кырлай авылы – минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын”, – дип язган. Ни өчен шулай язган икән ул? Беләсезме, балалар? (Балалар эндәшми.)

Шүрәле. Белмисезме? Кырлай авылында ул беренче тапкыр укырга бара, күп кенә җырлар, такмаклар, такмазалар, әкиятләр ота. Халкыбызның бик матур гореф-гадәтләре белән дә Кырлайда таныша ул.

Су анасы. Нинди гореф-гадәтләр белән танышсын соң ул? Габдулла безнең Кырлайда ике генә ел яшәгән бит.

Шүрәле. Танышкан шул менә. Казан артының татар авылларында яшәп килгән иң матур гореф-гадәтләрне дә ул Кырлайда күргән, халкыбызның авыз иҗатын да нәкъ менә безнең Кырлаебызда отып алган ул. Матур йолалар, бәйрәмнәр турында ул үзенең “Шүрәле” әсәрендә дә менә болай язган:

Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабан туйларын

Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым…

Су анасы. Әйдә берничәсен карап та китик инде, балалар да күрсеннәр.

Шүрәле. Ул Кырлайга килгән елны җәй көне бик эссе була, яңгырлар яумый. Авыл халкы да, басуга чыгып, догалар укый, яңгыр боткасы пешерә. Бу  чарада авыл малайлары белән бергә Габдулла да катнашкан.

1 нче күренеш

(Берничә малай агач атка атланып уйнап йөри.)

Габдулла. Көн бик эссе. Яңгыр яусын иде .

1 нче малай. Әйе шул. Яңгыр да яумый.

(Икенче малай йөгереп килеп чыга.)

2 нче малай. Малайлар, әйдәгез, яңгыр боткасы пешерәбез.

Зур малай. Барыгыз, сез апалардан ярмалар алып килегез, ә мин учак тергезә торам. (Казан аса, учак ягып җибәргән хәрәкәтләр ясый. Берәм-берәм малайлар керә.)

Зур малай. Бик тиз башкардыгыз сез бу эшне. Әйдәгез, ярмаларыгызны казанга салыгыз. Су кайнап чыкты. (Малайлар ярмаларын сала.)

Габдулла (мактанып). Менә минем Зөһрә әни күпме тары биреп җибәрде. (Капчыктагы тарысын күрсәтә.)

2 нче малай. Ботка пешкәнче, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорыйк.

Яңгыр яу, яңгыр яу!

Без сорыйбыз Ходайдан,

Арыштан, бодайдан,

Пәрәмәчтән, күмәчтән.

Сыерларның сөтләре

Аз булмасын, күп булсын.

Игеннәрнең башлары

Ач булмасын, тук булсын.

Зур малай (казанны болгатып). Ботка да пешеп чыкты. Габдулла белән Сафа, казанны алыгыз. Авылдашларыбызны да тәмле ботка белән сыйлыйк.

Малайлар.

Яу, яу, яңгырым,

Яңгыр яуса – җиргә май,

Яңгыр яуса – кем дә бай.

(Габдулла белән Сафа, казан асылган таякны ике ягыннан тотып, такмаклап чыгып китә.)

Су анасы. Җәй артыннан кыш җитә. Кыш көне өйдә генә бикләнеп утыргандыр инде ул. Кыш бик салкын була, мин дә боз астында гына яшим.

Шүрәле. Киресенчә, дустым. Беренче кышта инде аны абыстайга сабакка бирәләр. Монда ул олы кызлардан бик күп кенә җырулар, такмаклар отып алган. Ә яз көне инде ул, атасына ияреп, беренче тапкыр чәчүгә дә чыга.

Су анасы. Чәчү чәчкәндә такмак әйтеп, җыр көйләп йөрмәгәннәрдер инде.

Шүрәле. Язгы чәчүнең үзенең бик тә матур үз йолалары булган. Син дә таныш әле алар белән. Су буенда берни белми ятасың икән.

2 нче күренеш

(Сәгъди абый тубал белән ашлык тоткан, өстенә йомыркалар салган.)

Габдулла. Әти, әти. Син нишләп чәчүгә йомыркалар алып барасың? Ашаргамы ул?

Сәгъди. Юк , улым, без аларны җиргә чәчәбез.

Габдулла. Йомыркалардан ашлык үсәмени?

Сәгъди. Юк, улым, аның үз сере бар. Ашлыклар йомырка кебек эре булсын, дип тәгәрәтәләр йомырканы.

Габдулла. Ә-ә-ә.

Сәгъди. Менә килеп тә җиттек. Әйдә, улым, йоласына туры китереп, эшне башлыйк инде. Мин алдан орлык чәчәм, ә син минем арттан йомырка тәгәрәт. Уңышыбыз мул булсын! (Сәгъди абзый чәчү чәчкән хәрәкәтләр ясый, Габдулла, аның артыннан йомыркалар тәгәрәтеп, такмаклый-такмаклый чыгып китә.)

Икесе бергә. Хәерле янгырлар яусын, еллар тыныч булсын, йомырка кебек түгәрәк булсын!

Су анасы. Чынлап та, бик матур йола. Киләчәк буыннар да онытмасыннар иде гореф-гадәтләребезне.

Шүрәле. Кырлайдагы сабан туе турында Габдулла Тукай “Исемдә калганнар” әсәрендә бик җентекләп язган. Шуннан гына укырсың инде, Сылубикә. Балалар, сез дә Габдулла Тукайның бу әсәрен җентекләп укыгыз. Ә менә Кырлай малайлары өчен иң кызыклысы ат саклау булгандыр, мөгаен. Әйдә, читтән генә күзәтик әле аларны.

3 нче күренеш

1 нче малай. Әллә безнең янга бүген ат сакларга Габдулла да килгән инде.

2 нче малай. Әллә Сәгъди абзый атын сиңа ышандырып биреп җибәрдеме?

Габдулла. Әйе шул. Әти: “Син хәзер зур инде, атны төнлә болынга алып бару синең өстә”, – диде.

3 нче малай. Бик күңелле булыр, ат саклау бик җаваплы булса да кызык ул.

4 нче малай. Без сиңа Кырлай пәриләре турында, ә син безгә Казан турында сөйләрсең.  Әйдә, безнең янга – учак янына утыр.

5 нче малай. Ә мин тиз генә учакка бәрәңге тәгәрәтим, пешә торсын.

1 нче малай. Башта әкиятләр сөйләп алыйк әле. Безнең Кырлай урманында Шүрәле яши бит, Габдулла, беләсеңме?

Габдулла. Өчиледә торганда, безнең авылны Шүрәле каргаган, шуңа кечкенә ул, ди торганнар иде. Сөйлә әле Шүрәле турында.

1 нче малай. Шүрәле кара урманнарда гына тора. Аның кешедән аермасы: бармаклары да, тырнаклары да бик катылар, бик озыннар.

Элек чакларда Шүрәле бик күп кешене кытыклап үтергән, кешеләр моны ничек тә юк итәргә юлын тапмыйлар икән. Менә бер бик усал егет аты белән урманга киткән. Аның янына шүрәле килеп чыккан да:

– Я әле, егет, кети-кети уйныйк, – дип дәшкән.

Егет тоткан да:

– Шүрәлекәем, бик яхшы, иң элек кыса-кыса уйныйк әле, соңыннан кети-кети уйнарбыз, – дигән.

Шүрәле:

– Атың ничек? – дип сораган.

Егет:

– Атым Былтыр була, – дигән.

Егет тоткан да агачның башын балта белән ярган, бер чөй ясаган да, агачның ярыгына суккан, агачның ярыгы авызын ачкан икән.

Егет Шүрәлегә: «Менә шуның авызына бармагыңны тыгып тор», – дигән.

Шүрәле бармагын куйган. Егет балта белән чөйнең нечкә очына бер генә бәргән икән, чөй атылып та киткән, агач ярыгы шап итеп ябылып, шүрәленең бармагын да кысып алган. Шуннан соң менә кычкыра, ди, бакыра, ди, менә җылый, ди, менә ялына, , теге, егет бер сүз дә дәшми, атына утырган да чапкан, ди.

Җыелган, ди, Шүрәлеләр, сораганнар, ди: «Кем кысты», – дип. Теге Шүрәле:

– Былтыр кысты, Былтыр, – дигән ди, бүтәннәре Былтыр кысты дигән саен:

– Җүләр, соң былтыр кысканга быел кычкыралармы, җүләр, җүләр! – дип көлгәннәр генә, ди. Әле ул Шүрәле безнең урманда һаман да шул агачны күтәреп йөри, ди. Безнең бабай үзе күреп кайткан.

2 нче малай. Безнең Ия суында Су анасы да яши бит әле.

Габдулла. Анысы кем тагын?

2 нче малай. Су анасы ай яктысында басмага чыгып чәчен тараганга күрә аны еш күреп була, ди. Аның гәүдәсе кеше гәүдәсенә охшаса да бик үк зифа түгел: толымы җиргә җитеп бик озын, башы, озынча күзләре бик зур, тум кара, атылып чыгып тора, кашлары юк (шуңа күрә, кашы бик сирәк булган кешегә дә Су анасы диләр), тәне бакыр сыман кызыл була, ди.

Су анасы читкә чыгып чәчен тараганда кинәттән килеп чыксаң, ул куркып, тарагын онытып суга чумып китә икән. Шуннан тарагын алып китсәң, төннәрне бер дә йокы бирми: «Тарагымны бирсәнә» ди-ди, килеп сорап йөдәтә икән. Таракны яңадан шул су читенә илтеп куйсаң гына туктый, ди. Шуның өчен дә төнлә суга барсаң тамак кыра-кыра барырга кирәк, ди.

Габдулла. Миңа бик куркыныч булып китте.

3 нче малай. Ә син курыкма. Безгә тимиләр алар. Без бит – Кырлай малайлары.

Габдулла. Кабан күле артында да убырлы карчык тора… Ул ел саен бер кызны бистәдән урлап алып китә.

4 нче малай. Тагын, тагын…

Габдулла. Казанда мең завод бар, беләсеңме. Аларның берсе-берсе менә бу авыл хәтле бар. Морҗасы биш чакрым, төтене йөз. Беләсезме, аларның хуҗалары кәрлә бит. Үзе бер карыш, сакалы мең карыш.. Ә анда эшләүчеләрнең гәүдәләре зу-у-ур! Куллары менә мондый! Теге алтын чылбыр таккан кәрлә нәрсә куша, болар шуны җан-фәрман тыңлый…

5 нче малай. Тыңламаса нишли?

Габдулла. Тыңламаса, теге кәрлә моның җилкәсенә сикереп менә дә тукмый. Мин әле Казанда Ибраһим байларның бакчасында «бәхет кошы» күрдем. Ул койрыгын җәеп җибәрә, үзе елык-елык итеп тора..

Тик аларны тавык кебек үрчетеп булмый, алар йомырка салмыйлар.

1 нче малай. Ә ничек үрчиләр соң?

Габдулла. Үрчеми, ул дөньяда өчәү-дүртәү генә. Аны сатып алып та булмый. Ул бәхетле кешеләрнең бакчасына үзе төшеп куна…

2 нче малай. Бәхет кошы безгә дә төшмәсме икән, әй, малайлар? Әйдә, бер бәет көйләп алыйк.

Малайлар (көйләп).

Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,

Сак белән Сокның бәетен ишетәсе.

Мәдрәсәләрдә пыяла ишек,

Сак белән Сокның бәетен ишет.

Әнкәй орышты тимер ук өчен,

Әнкәй орышты бигрәк юк өчен.

Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан,

Әнкәй каргады безне ачудан.

4 нче малай. Малайлар, безнең бәрәңгеләр нишли икән?

5 нче малай. Хәзер, карыйм. Азрак кына торасы бар әле.

1 нче малай. Әйдәгез, бәрәңге пешкәнче, бер атларны барлап килик. Әйдә, Габдулла. (Чыгып китәләр.)

Шүрәле. Кырлай малайлары безнең бөтен биографияне белә инде алар. Габдулла Тукай тик торганда безнең турыда әкиятләр язмаган.

Су анасы. Ат саклаганда ишетеп кайткан икән безнең турыда.

Шүрәле. Габдулла килеп икенче ел булганда, Зөһрә тәтәй тагын бер ир бала алып кайта. Аңа Садри дип исем кушалар. Зөһрә тәтәй баланы коендырганда Габдулланы да дәшкән.

4 нче күренеш

Зөһрә. Габдулла улым! Әйдә, Садрины коендырып алыйк. Син йомшак чүпрәкләрне җәеп куй, мин лаканга җылы су салыйм. (Габдулла чүпрәкләрне җәя, Зөһрә су салган хәрәкәтләр ясый.)

Зөһрә. Габдулла, син башын тотып торырсың, ә мин Садрины юындырам. (Такмаклый-такмаклый юындыра.)

Зөһрә.

Атаң кискән утын түгел,

Анаң яккан мунча түгел,

Аюдай симез бул, бүредәй җитез бул.

Аю баласы, бүре баласы,

Мунча ташы, бүрәнә башы,

Картны күрсәң, бабай диген,

Карчыкны күрсәң, әби диген,

Яшьне күрсәң,

Абзый диген, җиңги диген.

Тәмле телле бул.

Атаң ташы түгел, мунча ташы,

Минем кулым түгел,

Әйшә-Батман кулы,

Минем телем түгел,

Идел кичкән инәләр теле.

Кәбестәгә су салдым,

Суы сарыксын, үзе калыксын

Ят та йокла, тор да уйна.

(”Суы сарыксын, үзе калыксын!” – дип такмаклап, биләүсәгә төрә.)

Зөһрә. Садрины бишегенә салыйк та, син бераз тирбәтеп утырырсың. (Чыгып китәләр.)

Су анасы. Белдем, белдем. Бәлки ул “Бишек җыры” турында Кырлайда ук уйлый башлагандыр.

Шүрәле. Менә күрдеңме инде, Су анасы?! Күрдегезме инде, балалар?! Габдулла, кечкенә генә булса да, үзенең күңел сандыгына никадәрле асылташлар туплап киткән Кырлайдан.

Су анасы. Шулай икән шул. Моннан соң мин синең бер фикереңә дә каршы килмәм, Шүрәле әфәнде.

Шүрәле. Ә сез, балалар, халкыбызның мондый асыл байлыгын бервакытта да онытмагыз, алар турында тирәнтенрәк өйрәнегез, аларны киләчәк буыннарга да тапшырыгыз. Ә бүгенге кичәбезне Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк әле. (“Туган тел” җыры башкарыла.)