Халкыбызның күңел бизәкләре

Халкыбызның күңел бизәкләре

0,

 

,

,

,

,

 

Ландыш АКАКИЕВА,

Гөлнур МИРГАЛИМОВА,

Чаллыдагы  118 нче «Алмакай» балалар бакчасы тәрбиячеләре

 

Проектның дәвамлылыгы: дәвамлы, 4 атна.

Проектның максаты: балаларны халкыбызның хәзинәләр байлыгы –татар халык бизәкләре, нәкышләре белән таныштыру.

Бурычлар:

1.Татар халкының үткәненә кызыксыну уяту.

2.Әби-бабаларыбызның мирасы турында мәгълүмат бирү.

3.Халкыбызның күңел бизәкләренең матурлыгын, байлыгын киемнәр, бизәнү әйберләре аша күрә белергә өйрәтү.

4.Татар халык җырларын, биюләрен, уеннарын ярату хисләрен тәрбияләү.

5.Халкыбызның хәзинәләренә карата сакчыллык, хөрмәт тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

Проблеманың актуальлеге: балалар һәм ата-аналар татар халкының милли киемнәре, аларның бизәкләре, борынгы бизәнү әйберләре белән аз хәбәрдар. Киемнәрдә, аларның бизәкләрендә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган. Еллар үтү белән, бу бизәкләр онытылган. Бу проект аша анда катнашкан һәркемне яңадан үткәннәргә алып кайтырга, борынгы заманнан безгә кадәр сакланып калган матурлыкны яңартырга мөмкинлек туачак.

Баланың танып белү-тикшеренү эшчәлегенең эчтәлегенә милли культура элементларын кертү югары дәрәҗәдәге милли үзаңлы һәм рухи культуралы шәхес формалашуына китерә.

Катнашалар: балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар, әби-бабайлар, балалар бакчасы хезмәткәрләре (музей җитәкчесе).

Проектны тормышка ашыру юллары:

  1. Сөйләм үсеше. «Әбиемнең серле сандыгы».

Максат: балаларга татар халкының үткәне белән бүгенгесе арасындагы үзара бәйләнешен күрсәтү. Халкыбызның милли киемнәре – бәби итәкле күлмәк, алъяпкыч, калфак, түбәтәй, хәситә, читек, бизәнү әйберләре белән таныштыру.

2.«Матур әдәбият уку» Л. Әмирханова «Чигүле читекләрем», Р.Бәшәр «Мин бит татар малае», Й.Җамалетдинова «Тылсымлы түбәтәй», Р. Вәлиева «Энҗе-мәрҗән калфагым» шигырьләрен укып, алар өстендә эшләү.

3.Әдәби геройларның эш-гамәлләрен дөрес бәяли, булган вакыйгалар турында үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү. Милли киемнәрнең матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү. Аларны кияргә теләк, омтылыш уяту.

  1. «Иҗади сәнгать» үсеше. Рәсем ясау.

«Татар кызлары алъяпкычын бизәү»

Максат. Балаларны милли орнамент элементлары белән таныштыруны дәвам итү. «Яшәү агачы» образын карау. Балаларның игътибарын композициянең (симметриясез), шул ук вакытта төрле төсләр файдаланылган чәчәк бәйләменә юнәлдерү. Бизәкне планлаштыру ысуллары белән таныштыру. Композиция хисен үстерү.

                                      «Кисеп ябыштыру».

«Татар егетләре түбәтәенә, татар кызлары калфагына милли бизәкләрне кисеп ябыштыру».

Максат. Балаларның орнаментлы аппликацияләр төзү күнекмәләрен үстерү. Болгар һәм татар орнаментында тукранбаш мотивы, дәлия (георгин), чалма чәчәк (пион), кашкарый (астра) чәчәкләреннән композиция төзү өчен, лотос сыман сурәтләр дә кулланып, аппликация ясау ысулларын камилләштерү.

 

    «Татар кызларының бизәнү әйберләре». «Әвәләү»

Максат. Әвәләү эшчәнлеге белән кызыксыну үстерүне дәвам итү, пластилиннан әвәләп ясый белү күнекмәләрен камилләштерү. Музейда алган кичерешләрен әвәләү эшчәлегендә чагылдыру өчен шартлар тудыру. Балаларның иҗади сәләт һәм инициативаларын үстерү. Бизәнү әйберләрен кияргә теләк тудырырлык нәфис, матур итеп ясарга юнәлеш бирү, шартлар тудыру.

«Музыка» үсеше

«Бииләр итек, читекләр» (И.Якупов музыкасы, Ш.Галиев сүзләре) җырын өйрәнү. «Эх, зилем зиләле» татар халык җырлы-биюле уенын өйрәнү.

Максат. Балаларны татар халкының музыка культурасына якынайту. Милли репертуар нигезендә балаларның җырлау күнекмәләрен формалаштыру эшен дәвам итү. Малайлар һәм кызларның милли киемнәр киеп биюләре белән горурлык хисләре тәрбияләү.

Гаилә белән бергә үткәрелгән эш

  1. Әни, әбиләрнең кул эшләреннән күргәзмә (тегү, чигү, сәйлән белән чигү, бәйләү) оештыру.
  2. Әти-әниләр белән берлектә балалар бакчасындагы музейга экскурсия.
  3. «Минем әби иң матуры». Милли киемнәрдән төшкән фотолардан күргәзмә.
  4. «Ак канатлы алъяпкычым» рәсем конкурсы. Иң яхшыларын «Яңа гасыр» телевидениесенең «Күчтәнәч» тапшыруына җибәрү.

Презентация. «Гаилә бәйрәме үткәрү»

Максат. Милли гореф-гадәтләрне дәвам итүдә әби-бабайларның рольләрен үстерү. Балаларны борынгы заманнан безгә кадәр сакланып килгән матурлыкны күрә белергә, әби-бабаларның эшләрен дәвам итүчеләр итеп тоярга өйрәтү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Балаларның, әти-әниләрнең халкыбызның милли киемнәренә карата мөнәсәбәтләре уңай якка үзгәрде.
  2. Әби-бабайлардан килгән бу мираска хөрмәт белән карау хисе уята.
  3. Кул эшләре күргәзмәсе, түбәтәй тегүчеләр эшләре балаларда әни, әбиләренең хезмәте белән горурлану тойгысы уята.

4.Татар халык киемнәре киеп, җыр биюләр башкарырга теләк, кызыксыну туды.

5.Татар халык киемнәрен һәм бизәкләрен башка халыкларныкыннан аера белү.

6.Әти-әниләрнең балалар бакчасы һәм тәрбиячеләр белән элемтәсе үсте, бакчага, тәрбиячегә ярдәм итү теләге артты.