Хайваннар, кошлар – безнең дуслар
№60
(Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык белем бирү эшчәнлеге)
Надия ВӘЛИЕВА,
Казандагы 162 нче балалар бакчасының татар теле тәриячесе
Максат. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, аларны аралашырга өйрәтү.
Бурычлар. Үстерешле диалоглар белән сөйләшүне камилләштерү, сәнгатьле сөйләмне үстерү; табигатькә, хайваннарга, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү; спорт һәм табигатьне яратырга кирәклеген төшендерү; туган телебезгә, җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау. Интерактив такта, проектор, ике телефон, «Циркта», «Урман аланында» дигән дидактик уеннар, рәсемнәр, курчаклар, агачлар, кош битлекләре, яшелчәләр, лейка белән су, конвертлы хат.
Эшчәнлек барышы
I. Исәнләшү, актуальләштерү
Тәрбияче. Балалар, исәнләшик әле.
Балалар. Хәерле көн, күзләр, хәерле көн, колаклар, хәерле көн, куллар, хәерле көн, аяклар. Уяндыгызмы? Хәерле көн, Кояш, мин уяндым! Исәнмесез, кунаклар!
Тәрбияче. Бүген без, балалар, урманга әкият карарга барырбыз. Тик бу әкияткә барганчы, әйтегез әле, кул-аяклар, күзләр сау-сәламәт булсын өчен, безгә нишләргә кирәк?
Балалар. Безгә спорт белән, урман, су, табигать белән дус булырга кирәк. Спорт белән дус булсаң, көчле, җитез буласың.
Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. Сезне иң көчле, иң җитез хайваннар янына – циркка алып барасым килә.
(Ике балага ике телефон бирә. Алар үзара «Мин циркка барам» темасына телефоннан сөйләшүе.)
II. Лексик сөйләм берәмлекләрен ныгыту, сөйләмне үстерү
Тәрбияче. Менә бу «Циркта» дигән уендагы җәнлекләр барысы да спорт белән дус яшиләр, алар циркта нишлиләр икән, әйдәгез, белик.
(Балалар «сикерә, йөгерә, ашый, йоклый…» сүзләре белән җөмләләр төзи.)
Тәрбияче. Балалар, мин кичә бер хат алдым. Шуны кычкырып укыйм әле.
«Кадерле балалар! Мин сезгә рәсемнәр җибәрәм. Мине шулардан таныгыз, кемлегемне белегез. Мин сезне бик яратам. Сез дә мине яратыгыз, саклагыз», дигән. Кем язды икән бу тылсымлы хатны? Ничек уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары тыңлана.) Әйдәгез, рәсемнәрне карыйбыз. (Балалар рәсемнәр буенча сөйли.)
Балалар. Бу – көзге табигать. Мин көзне яратам…
Тәрбияче. Балалар, рәсемнәр буенча бик матур сөйләдегез. Көз дә, җәй дә, яз да, кыш та бик матур. Без аларның барысын да бик яратабыз. Без табигатьне саклыйбыз, табигать турында кайгыртабыз. Күзләрегезне йомыгыз, киттек.
Балалар.
Без киттек, киттек, киттек,
Әкияткә килеп җиттек.
Тәрбияче. Без бүген хайваннар, кошлар турында сөйләшербез. Без аларны таныйбызмы? Беләбезме? Алар турында кайгыртабызмы?
Презентация буенча эш. Хайваннар һәм кошларны тану. (Бу төлке. Ул казны ярата һ.б.)
Физкультминут. («Әй, нәниләр!» җыры җырлана.)
Тәрбияче. Хәзер уйнап алабыз. Бу уен «Командир» дип атала. (Интертактада уен.)
Тәрбияче. Балалар, бу урман аланында искиткеч дус, әйбәт хайваннар яши. Әмма бүген аларга нәрсәдер булган. Ә-ә, аларның ашыйсылары килә икән. Әйдәгез, сыйлыйк әле үзләрен? Кемне нәрсә белән сыйларсыз? (Тәрбияче балаларга аю, кәҗә, куян, керпе курчакларын тарата, алар – әкияттә катнашучылар.«Урман аланында» уены уйнала.)
Балалар. Бу урманда мин – Аю яшим.
Бу урманда мин – Кәҗә яшим…
Мин чиста, матур, зур аю. Мин алма яратам . Алманы юам, ашыйм.
Тәрбияче. Әйдәгез, матур итеп утырышыйк! Урманга кунакка барыйк, андагы әкиятне карыйк!
(Балалар проектордан «Урманда зур концерт» дигән видео карыйлар.)
Тәрбияче. Бүгенге әкиятләргә карата, балалар, нәрсә диярсез?
Балалар. Без хайваннарны, урманны, кошларны, яшелчә, җиләк- җимешләрне, спортны, чисталыкны яратабыз. Без хайваннарны, кошларны кайгыртабыз, саклыйбыз. Без алар белән дус яшибез.
Тәрбияче. Бүлмәбездә бүген бик күңелле, файдалы сөйләшү булды дип уйлыйм. Ә хатны безгә кем язган дип уйлыйсыз?
Җирне, җирдәге бар тереклекне, кешеләрне, хайван, кшларны, агачларны, бөҗәкләрне яратырга, сакларга, кайгыртырга кем куша безгә, әйтегез әле?
Әйе, бу – табигать. Безгә, кешеләргә, табигать гел карап тора, ул безне бик ярата, без дә аны яратырга тиеш, әйе бит?
Барыгызга да бик зур рәхмәт.
Куянга – кишер, кәҗәгә – кәбестә, керпегә кыяр бирәләр. Рәхмәт…
Тәрбияче. Ә бу урманда кошлар яши икән.
(Балалар театральләштереп күрсәтә.)
Балалар.
Апа бүлмәгә
Агачлар куйды.
– Урманга киттек, –
Дип әйтеп куйды.
Каенда – Карга,
Наратта – Тукран.
Чыршыга Күке
Килеп утырган.
Саескан булып
Чаркылдашабыз.
Кара каргадай
Каркылдашабыз.
Шул чакта Тукран
Телгә килә дә,
Тук-тук тукылдый
Безнең тирәдә.
Без, кошлар булып,
Очып йөрибез.
Төрледән-төрле
Көйләр көйлибез.
Шәп биючедәй,
Биеп арыгач,
Биюебезгә
Хәйраннар калгач.
– И күңелле соң!–
Дибез урманда!
Тик апа сорый:
– Хайваннар кайда?!
Тәрбияче. Әйдәгез, матур итеп утырышыйк! Урманга кунакка барыйк, андагы әкиятне карыйк!
(Балалар проектордан «Урманда зур концерт» дигән видео карыйлар.)
Тәрбияче. Бүгенге әкиятләргә карата, балалар, нәрсә диярсез?
Балалар. Без хайваннарны, урманны, кошларны, яшелчә, җиләк- җимешләрне, спортны, чисталыкны яратабыз. Без хайваннарны, кошларны кайгыртабыз, саклыйбыз. Без алар белән дус яшибез.
Тәрбияче. Бүлмәбездә бүген бик күңелле, файдалы сөйләшү булды дип уйлыйм. Ә хатны безгә кем язган дип уйлыйсыз?
Җирне, җирдәге бар тереклекне, кешеләрне, хайван, кошларны, агачларны, бөҗәкләрне яратырга, сакларга, кайгыртырга кем куша безгә, әйтегез әле?
Әйе, бу – табигать. Безгә, кешеләргә, табигать гел карап тора, ул безне бик ярата, без дә аны яратырга тиеш, әйе бит?
Барыгызга да бик зур рәхмәт.