Кеше һәм аның сәламәтлеге

 

Дилә БИКМУЛЛИНА, Рузия СӘГЪДИЕВА,

Казандагы 300 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

Максат: сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтлек турында күзаллау булдыру.

Бурычлар:

– “сәламәтлек булышчылары“ һәм “сәламәтләндерүче чаралар” төшенчәләрен ачу;

– сөйләм телен үстерү, соруларга җавап бирү, нәтиҗә ясау, иптәшеңне тыңлау, аралашу күнекмәләре булдыру;

– үз гәүдәңне тануга, үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлегенә сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: ком сәгате, курчак, кояш, тәбигать, су, ризык төшерелгән рәсемнәр.

Эзләнү өчен: савыт, кар, карандаш, кәгазь битләре, лупа, стакан, әстерхан чикләвеге кабыгы, үлчәү, шарлар (кабартылган, кабартылмаган).

Шөгыль барышы

  1. Түгәрәктә эшләү

“Иптәшеңне яратып ата” күнегүе.

  1. “Курчакны кыз белән чагыштыр” темасына әңгәмә

(Балалар яраткан курчакларының исемен атыйлар.)

Тәрбияче. Курчагыңның исеме – Алинә.  Безнең төркемдә дә Алинә исемле кыз бар. Димәк, безнең төркемдә Алинә исемле курчак та, кыз да бар булып чыга түгелме соң? Әйдәгез, чагыштырып карыйк. Алар бер-берсенә ничек охшаганнар? (Балалар охшашлыкларны саныйлар.) Ә нәрсәләре белән аерылалар? (Балалар аермалыкларны саныйлар: кыз сулый, ул җылы, сөйләшә, уйлый. Ул кеше, аның йөрәге бар, ул үсә.Ә курчак тере түгел, ул үсми, суламый һ.б.)

  1. “Кеше кешегә” уены

(Балаларга бер-берсен күз белән генә сайларга, парлап басарга тәкъдим ителә. Курчакны түгәрәк уртасына куялар. Тәрбияче әйткән әгъзаларны бер-берсенә якынайтырга кирәк (колакны колакка, маңгайны маңгайга, арканы аркага, җилкәне җилкәгә һ.б.)

Тәрбияче. Сез игътибар иттегезме? (Без селкендек, ә курчак юк.) Әйе, без селкендек, безгә эссе, күңелле булды, без көлдек, ә курчак селкенмичә утыруын белде. Ә кеше тагын нишли белә? (Кеше йөгерә, сикерә, уйный, борчыла, шатлана белә.)

  1. Кеше тормышы өчен файдалы һәм зыянлы факторларны ачыклау

Тәрбияче. Без нәрсәдән башка яши алмыйбыз. (Һавадан, судан, кояштан, азыктан башка яши алмыйбыз.) Үзегезнең рәсемегезне табыгыз (төркемдә болыт, елга, кояш, кризык рәсемнәре төшкән рәсемнәр эленгән), шулар янында урыныгызны алыгыз һәм үзегезгә санамыш ярдәмендә кеше сайлагыз.

(Сайланган балаларр тәрбиячегә бирем алырга килә. Тәрбияче бирем бирә һәм тәртибен аңлата: һәр командага рәсемнәрне икегә – файдалы һәм зыянлыга бүлергә кирәк. Мәсәлән, зәңгәр күк йөзе – кара төтенле торба; зәңгәрсу елга – чүп агып чыга торган пычрак торба; яшелчә, җиләк-җимеш – күп камыр ризыгы, кәнфит; кояшта кызыну, бүлмә гөлләре һ.б.

Билгеләнгән кешеләр биремне үз командасына илтеп бирә. Вакыт бирелә (ком сәгате белән). Аннан төркемнәр бер-берсен тыңлыйлар.)

  1. “Әйе-юк” дидактик уены

Тәрбияче. Мин сезгә хәзер  сүзләр өйтәм, әгәр файдалы булса, “әйе” дип кул чабыгыз, әгәр зыянлы булса, эндәшмичә “юк” диярсез. Башлыйбыз! (Физик күнегү белән шөгыльләнү, уйнау, озак телевизор янында утыру, урманга йөрү, озак компьютерда утыру, сөт эчү,җиләк-җимеш ашау, пычрак яшелчә ашау, бүлмә гөлләре үстерү, күп баллы ризыклар ашау, чиста һава һәм су).

  1. “Су асты йөзүчеләре” күнегүе

Тәрбияче. Авызны кул белән ябабыз, борыннарны кысабыз. Кем озаграк шулай тора ала, шул – су асты йөзүчесе. Нәрсә булды? Ник авызыгызны, борыннарны ачасыз? (Һава җитми.)

  1. Эзләнү эшчәнлеге

Тәрбияче. Ике төркемгә бүленегез: су һәм һава. Өстәл кырыенда урыннарыгызга утырыгыз. Эзләнү предметы булып һава һәм су булачак.

– “Күзәтергә!” Лупа аша стакандагы суны һәм эрегән карны карау.

Нәтиҗә. Су үтә күренмәле, чиста, юеш, ә эрегән кар юеш, пычрак, тонык һ.б.

– “Тәҗрибә  ясыйбыз!” Сулы савытларда көймәчекләр йөздерү. Аларга өреп, хәрәкәтләндерергә кирәк. Кабартылган һәм кабартылмаган шарны үлчәү.  Нәтиҗә. Һава күренми, җиңел, төссез.

(Балалар су һәм һава турында белгәннәрен сөйли.)

  1. “Тылсымлы капчык” дидактик уены

Тәрбияче. Авырулар кайдан барлыкка килә соң? (Кулны юмасаң, пычрак җиләк- җимеш, яшелчә ашасаң, табигатьне сакламасаң, дөрес киенмәсәң, әти-әнине тыңламасаң һ. б.) Ә менә авырып китсәгез, кем сезне кайгыртачак?

Уен

(Балалар түгәрәк буенча капчыктан предметлар алалар (клоун, музыкаль инструмент,китап, аш чүмече, фонендоскоп һ.б.), калган балалар бу әйберләр кемгә һәм нәрсәгә кирәк икәнен, ничек алар белән сәламәтлекне кайгыртып булу турында сөйлиләр. Тәрбияче музыка астында түгәрәк буенча йөри. Музыка тынгач, тәрбияче кем турысында кала, шул капчыктан предмет ала. Бала бу предмет нинди һөнәргә туры килә, аның белән ничек эшләргә кирәклеген әйтә (клоун кәефне күтәрә, музыка хәлне яхшыртып җибәрә, китаптан ничек дәваланырга кирәклеген белергә була, пешекчеләр тәмле һәм файдалы ризык әзерли, табиб дәвалый.)

  1. Нәтиҗә

Тәрбияче. Әйе, балалар, һәрвакыт ягымлы, көләч, ихтирамлы булсагыз, үзегез турында кайгыртсагыз, беркайчан да авырмассыз. Әйдәгез, кулга-кул тотынып, бер-беребезнең җылысын тойыйк, бер-беребезгә бирик һәм сәламәтлек телик!