«Кем нәрсә ярата?» әкиятен һәм «Торна белән Төлке» мәсәлен укып өйрәнәбез

 

(3 нче сыйныфта «Әдәби уку» дәресе)

Әнисә МИНСАФИНА,

Казандагы 144 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

дидактик: йорт хайваннары һәм кошлар, җәнлекләр белән танышу, аларга хас сыйфатларны өйрәнү;

үстерелешеле: анализлау, синтезлау, гомумиләштерү күнекмәләрен куллана белүне үстерү;

тәрбияви: йорт хайваннарын, кошларны, җәнлекләрне ярату, аларга игътибарлы булу хисләре тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре:

танып белүдә: йорт хайваннары һәм кошлар, җәнлекләр белән танышып, аларга хас сыйфатларны өйрәнеп билгеле бер нәтиҗәләргә килү;

шәхси: үз әйләнә-тирәңдә уңайлы мохит тудыра белү, дәрестә үз фикерләреңне актив рәвештә белдерергә тырышу;

регулятив: максат куя белү, бурычларны аңлау, эшчәнлекне планнаштыра белү, үз фикерләреңә һәм иптәшләреңнең фикерләреңә игътибарлы булу;

коммуникатив: фикерләрне ачык итеп әйтә, парлы, төркемнәрдә эшәгәндә сораулар һәм җаваплар бирә белү.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ныгыту, туплау.

Эшчәнлек төрләре: фронталь, шәхси эш, төркемнәрдә эшләү.

Җиһазлау: «Хайваннар дөньясында»» тапшыруының музыкасының аудиоязмасы, әтәч, эт, песи, кәҗә, торна, төлке рәсемнәре, тема буенча презентация, ноутбук, экран.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
1. Дәресне оештыру, мотивлаштыру Уңай психологик халәт тудыру.

– Хәерле көн, укучылар!

– Кәефләрегез ничек?

– Укучылар, сез бүген иртән торгач, нәрсә белән тукланып килдегез?

 

– Яхшы, укучылар, димәк, сез көч туплап килгәнсез!

 

– Хәерле көн!

– Кәефләребез яхшы!

Җавап вариантлары:

– Дөге боткасы ашадым, чәй эчтем.

– Карабодай боткасы ашадым, чәй эчтем һ.б.

Сорауларга тулы, эзлекле җаваплар бирәләр, нәтиҗәләр ясыйлар, яңа сүзләр өйрәнәләр, аларның тәрҗемәләрен әйтәләр.

2. Белемнәрне актуальләштерү 1 нче бирем. (Интерактив тактада төлке, эт, песи, кәҗә, торна, әтәч рәсемнәре чыга.) Бу образларның кайсы әсәрләрдән булуын аерып язып куярга. Сорауларга тулы, эзлекле җаваплар бирәләр, нәтиҗәләр ясыйлар.

«Кем нәрсә ярата?» әкияте геройлары: Эт, Песи, Кәҗә, Әтәч.

«Торна белән Төлке» мәсәле геройлары: Торна һәм Төлке.

  2 нче бирем. Сорауларга җавап бирергә.

– Нәрсә ул әкият?

– Нәрсә ул мәсәл?

Сыйныф теләк буенча ике төркемгә бүленә. 1 нче төркем –әкиятнең, 2 нче төркем мәсәлнең нәрсә икәнен аңлата.
3. Уку мәсәләсен кую – Укучылар, иртән сезнең нәрсә белән туклануыгыз турындагы сорауны юкка гына бирмәдем. Сез иртән яраткан боткаларыгыз белән сыйландыгызмы?

– Кайсы әсәрдәге геройлар үзләренең нәрсә яратулары турында сөйли?

 

– Кем нәрсә ярата?

Сорауларга тулы, эзлекле җаваплар бирәләр, нәтиҗәләр ясыйлар, яңа сүзләр өйрәнәләр, аларның тәрҗемәләрен әйтәләр.

Җаваплар:

1. – Әйе, әниләр иртән без яраткан тәмле боткаларны пешереп ашата.

– Мин карабодай боткасы яратам.

– Мин дөге боткасы яратам.

2. «Кем нәрсә ярата?» дигән әкияттәге геройлар үзләренең нәрсә яратулары турында сөйли.

3. – Песи сөт   ярата.

– Эт сөяк ярата.

– Әтәч ярма ярата.

– Кәҗә  ярата.

4. Яңа белемнәрне ачу – «Торна белән Төлке» мәсәлендә кем кемне нәрсә белән сыйлый?

– Ни өчен Торнага Төлкедә кунакта булу ошамый?

– Ни өчен Торна кунактан ач кайтып китә?

 

Сорауларга тулы, эзлекле җаваплар бирәләр, нәтиҗәләр ясыйлар, яңа сүзләр өйрәнәләр, аларның тәрҗемәләрен әйтәләр.

– Төлке/Лиса Торнаны /Журавль кунакка чакыра һәм сай тәлинкәгә салынган манный боткасы белән сыйлый.

– Торнага Төлкенең кунак итә белмәве  һәм ризыкны дөес савытка салмавы ошамый.

– Торна озын борыны белән тәлинкәдән ашый алмый.

– Төлке Торнага кунакка килә. Ул анан ач кайта, чөнки Торна окрошканы озын борынлы кувшинга сала. Төлке кувшиннан ашый алмый, аның Торнаныкы кебек озын томшыгы /борыны/ клюв юк.

Ял вакыты «Хайваннар дөньясында» тапшыруының музыкасы уйнала. Шушы музыка астында физик күнегүләр, хәрәкәтләр ясала. Кош исеме аталганда  кошлар кебек кулларын ике якка җәеп канат каккан кебек кагалар.

Балык исеме аталаганда  суда йөзгән кебек хәрәкәтләр ясыйлар.

Җәнлек исеме аталганда сикерәләр.

5. Белемнәрне беренчел ныгыту – Укучылар, сез ничек уйлыйыз, Торна белән Төлке нәрсәне дөрес эшләмәгән? – Алар бер-берләрен кунакка чакыралар, ләкин кунак итә белмиләр.
  – Кунакны кунак иткәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? – Кунакны чакырасың икән, аның нәрсә яратканын һәм аны ничек сыйларга икәнен алдан уйларга кирәк.
  – Укучылар, ә сез Әтәчне кунакка чакырсагыз, нәрсә белән сыйлар идегез? – Әтәчне кунакка чакырсак, ярма белән сыйлар идек, чөнки ул ярма ярата.
  – Әтәчкә ярманы нинди савытка салып бирер идегез? – Әтәчкә ярманы сай савытка салып бирер идек.
  – Әтәчкә ярманы тирән кувшинга салыр идегезме? – Әтәчкә ризыкны кувшинга, ягъни тар /узкий, тирән/глубокий савытка салырга ярамый, ул аннан ашый алмаячак, чөнки аның торнаныкы кебек озын томшыгы юк.
  – Песине кунакка чакырсагыз, нәрсә белән сыйлар идегез? – Песине кунакка чакыргач, сөт белән сыйлар идек. Ул сөт ярата.
  – Сөтне нинди савытка салып бирер идегез? – Песигә сөтне сай савытка салып бирергә кирәк, аңа сөтне эчәргә шулай уңайлы була. Кувшинга, ягъни тар, тирән савытка салсак, ул аны эчә алмаячак.
  – Этне кунакка чакырсагыз, нәрсә белән сыйлар идегез?

Сөякне нинди савытка салып бирер идегез?

– Этне кунакка чакыргач, аңа да сай савытка салып бирергә кирәк ризыкны, ул да кувшиннан ашый алмый. Эт сөяк ярата, без этне сөяк белән сыйлар идек, аны сай савытка куяр идек.
  – Кәҗәне кунакка чакырсагыз, нәрсә белән сыйлар идегез? – Кәҗәне кунакка чакыргач кәбестә белән сыйлар идек.
  – Кәбестәне нинди савытка салып бирер идегез? – Кәҗәгә кәбестәне сай савытка куйсак, аңа ашарга уңайлы була.

Кәҗә дә кувшиннан ашый алмый.

6. Яңа белемнәрне системалаштыру – Укучылар, хәзер сез төркемнәргә бүленәсез һәм кагыйдәләр китабын төзисез.

1 нче төркем «Кем нәрсә ярта?» кагыйдәләр китабын яза.

 

 

 

 

2 нче төркем «Кунакларны ничек кунак итәргә?» кагыйдәләр китабын яза.

 

 

 

1 нче төркем.

Песи сөт ярата.

Эт сөяк ярата.

Әтәч ярма ярата.

Кәҗә кәбестә ярата.

Торна окрошка ярата.

Төлке ботка ярата.

2 нче төркем.

– Кунакларны хөрмәт итәргә кирәк.

– Кунаклар нәрсә ярата икәнлеген белергә кирәк.

– Кунакларга нинди савыттан ашарга уңайлы була икәнлеген алдан уйларга кирәк.

– Кунак чакыргач, үзеңә уңайлы булу ягын түгел, ә кунакка уңайлы булу ягын кайгыртырга кирәк.

Китапны язып бетергәч, укып күрсәтәләр.

7. Рефлексия.

Дәрескә йомгак ясау

«Лабиринт» уены уйнала.

Кемнең нәрсә яратканлыгын һәм нинди савыттан ашый икәнлеген күрсәтү өчен төсле юллар белән тоташтырып билгеләргә кирәк:

Эт       Ботка
         
Сай савыт   Песи   Тирән савыт
         
Торна       Сай савыт

 

         
Сай савыт   Әтәч   Кәбесәтә
         
Сөт   Төлке    
        Сөяк
Кәҗә        
Сай савыт       Сай савыт
         
Эт – кызыл/красный төс

Әтәч – сары/жёлтый төс

Торна – зәңгәр /синий төс

Кәҗә – яшел/зеленый  төс

Төлке – кызыл-сары/оранжевый төс

Песи – соры/серый төс

 

 

 

 

   

Мөстәкыйль эш.

– Бүгенге дәрестә нинди яңа сүзләр өйрәндегез? Шуларны сүзлек дәфтәренә язып куярга кирәк.

Мөстәкыйль эш эшлиләр: бүгенге дәрестә нинди яңа сүзләр өйрәнделәр, шуларны сүзлек дәфтәренә язып куялар. Берничә укучы нинди сүзләр язганын укып күрсәтә.
  – Укучылар, сезгә дәрес нәрсәсе белән ошады?  Дәрестә нәрсә ошамады? – Ошады: кызыклы, күңелле, бар нәрсә дә аңлашылды, яңа сүзләр өйрәндек, сүз байлыгын арттырдык, кемнең нәрсә яратканын, ризыкларны нинди савытка салырга кирәклеген, кунакларны ничек сыйларга кирәк икәнен аңладык.

– Ошамады: кызык түгел, күңелле түгел, аңлашылмады.

  – Укучылар, сез үзегезнең дәрестәге активлылыгызны ничек бәяләр идегез? Үзләрен актив катнашты дип санаганнар АКТИВ дип язылган якка, Үзләрен пассив катнашты дип санаганнар ПАССИВ дип язылган якка җыела.
  – Укучылар, иптәшләрегезгә нинди бәя бирер идегез? Кайсыгызга кемнең җаваплары бик ошады? Укучылар бер-берләренә дәрестә катнашу активлыгына карап бәя бирәләр.
8. Өй эше – Үзегезгә ошаган җәнлек, кош яки хайван турында түбәндәге иҗади эшләрнең берәрсенсайлап эшләргә:

– Мәсәл язарга.

– Әкият язарга.

– Кроссворд төзергә.

– Рәсем ясарга.

Игътибар белән тыңлыйлар. Өй эше аңлшылмаса, сорыйлар.
  – Укучылар, дәрес тәмам.  

 

Эт       Ботка
         
Сай савыт   Песи   Тирән савыт
         
Торна       Сай савыт

 

         
Сай савыт   Әтәч   Кәбестә
         
Сөт   Төлке    
        Сөяк
Кәҗә        
Сай савыт       Сай савыт