Кече Сонда Шүрәлеләр җыены

(Бөек татар композиторы Фәрит Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган кичә)

Рәсимә ХУҖИНА,

Мамадыш районы Кече Сон төп мәктәбенең математика укытучысы

Катнашалар: Хуҗа шүрәле, кулы бүрәнәгә кысылган шүрәле, бала шүрәлеләр, Былтыр, Сөембикә.

Кичә барышы

(Вакыйга Мамадыш районы Кече Сон авылы урманы аланында бара.

Сәхнә урман аланына ошатып бизәлә. Пәрдә ачылганда  ярым караңгы. Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеттыннан салмак кына музыка ишетелә. Былтыр, Сөембикә керәләр.)

Сөембикә.

Нинди гүзәл, серле алан!

Былтыр, күрәсеңме син?

Агачлар да көязләнгән,

Нидер буласын сизеп.

Былтыр.

Кил, Сөембикә, хафаланма,

Без бераз хәйлә корыйк:

Вакыйганы качып кына,

Читтән күзәтеп торыйк.

(Ерактан микрофоннан Хуҗа шүрәленең көчле, боеручан тавыш белән сөйләгәне ишетелә.)

Хуҗа шүрәле.

Галиҗанәп шүрәлеләр,

Җыйналыгыз бер җиргә!

Боерамын hәммәгезгә

Кече Сонга килергә!

Төс-кыяфәт, килеш-килбәт –

Бар да тәртиптә булсын.

Йоннарыгыз ай нурында

Җем-җем җемелдәп торсын!

(Як-яктан йөгерешеп, сикергәләп шүрәлеләр керә башлый. Тирә-якны шомланып күзәтәләр, иснәнәләр. Иң ахырдан бүрәнәсен сөйрәп, ухылдап, кулы бүрәнәгә кысылган шүрәле кереп җитә.)

1 нче шүрәле.

Нәрсә булган, нинди җыен?

Ник чакырды хуҗабыз?

Монда адәм исе килә,

Әйдә, тизрәк сызабыз.

Кулы бүрәнәгә кысылган шүрәле.

Ни хәл итим, үтте гомер,

Бүрәнәне кочаклап,

Төннәр буе төшкә кереп,

Саташтыра шул чаклар.

Әле hаман сызлый кулым,

Хәлләремне белмисез.

Тагын Былтыр килеп чыкса…

Ни буласы – билгесез!

2 нче шүрәле.

Чү, хуҗабыз килә бугай,

Шаулашмагыз, куркаклар!

Җыелганбыз икән инде,

Димәк, җитди сәбәп бар!

(Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеттыннан музыка яңгырый. Шүрәлеләр бии башлыйлар, Хуҗа шүрәле күренүгә төрле торышта катып калалар. Хуҗа шүрәле бии. Музыка туктый. Сәхнәне «ай» яктырта.)

Хуҗа шүрәле.

Хәерле төн, шүрәлеләр,

Тәртиптәме урманнар?

Сынап карыйк, кайсыгызда

Зиhен дигән нәрсә бар?

Бездәй урман сарыкларын

Кем сәхнәгә менгезде?

Карурманнар карачкысы

Дөнья буйлап ил гизде?

Кем исемле бу бөек зат?

Кайчан туган, кем улы?

Инде моны белмәсәгез,

Гафу итмәм бу юлы!

Кулы бүрәнәгә  кысылган шүрәле.

Тукаевның улы Былтыр,

Минем кулымны кысты.

Адәмнәрне мактау сүзен

Әйтмәгез, пожалуйста!

3 нче шүрәле.

Туйдырды шул зарлануың!

Зинһар, бераз тыел.

Йөз ел элек кысылганга

Кычкыралармы быел?.

4 нче шүрәле (җавап бирергә теләп кулын күтәрә).

Дөрес булса, әйтеп карыйм:

Фәрит аның исеме.

Туган ягы – Сон яклары,

Кече Сондыр шикелле.

5 нче шүрәле.

Әтисе – көйләр язучы

Заhидулла карт аның.

Энекәше – композитор

Мирсәет тә бар тагын.

6 нчы шүрәле.

Туган елы кайчан икән?

Истә түгел саннары. (Бармкларын бөгә-бөгә санап карый.)

Кулы бүрәнәгә кысылган шүрәле ( кысылмаган бармкларын бөгә).

Исәпләргә җитеп бетми

Шүрәле бармаклары.

Хужа шүрәле.

Әй, молодцы, беләсез бит!

Рәхмәт, шүрәлеләрем!

Болай булгач, ачам инде

Җыелуның серләрен.

Тарих мең дә тугыз йөз дә

Ундүртенче ел, кышын

Бу җиhанга Фәрит килгән,

Гүя – төньяк балкышы.

Җырлый-җырлый үскән Фәрит,

Көй артыннан көй язган,

«Шүрәле» балеты белән

Дөньяга дан казанган.

Ил өстенә яу килгәндә

Фронтта шәһит киткән,

Фәритне моңлы көйләре

Мәңге үлемсез иткән.

7 нче шүрәле.

Карасана, ул көннән соң

Йөз ел үткән дә киткән!

Димәк, без бит юбилейга

Диеп  килгәнбез икән!

Хуҗа шүрәле.

Хак сөйлисең, сүзең – китап.

Фәритне хөрмәт итеп,

Юбилее уңаеннан

Без Кече Сонга килдек.

(Шүрәлеләр кулы кысылган шүрәлене тарткалап ычкындыралар, ул шатлыгыннан сикергәли, бөтенесен кытыклый башлый. Былтыр, Сөембикә керәләр.)

Былтыр, Сөембикә.

Без дә, дуслар, сезнең белән

Кече Сонга барабыз.

Тукайлы, Фәритле халык –

Татар – безнең бабабыз.

Хуҗа шүрәле.

Маэстро, уйнап җибәр (музыка яңгырый)

Шүрәле бию көен.

Бөтен дөнья белеп торсын,

Бөтен дөнья гөрләп торсын:

Фәритнең туган көне!

(Шүрәлеләр бииләр, бии-бии Былтыр белән Сөембикәне уртага алып чыгып китәләр.)