Казлар, аккошлар эзеннән

№ 152

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә тирә-юнь  белән таныштыру эшчәнлеге)

Лилия ШАҺИЕВА,

Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш авылындагы “Дуслык” балалар  бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Төп белем бирү өлкәсе: тирә-юнь белән таныштыру.

Интегральләшкән белем бирү өлкәсе: тирә-юнь белән таныштыру, физик үсеш, социаль-коммуникатив үсеш, сөйләм телен үстерү, нәфәс-нәфәсәти үсеш.

Максат: яңа технологик чаралар кулланып, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.

Бурычлар:

– балаларда ярдәмгә мохтаҗларга булышу теләге, кайгыртучанлык, яхшы күңеллелек тәрбияләү;

– балаларның сөйләм телен, хәтерен, уйлау сәләтен үстерү, танып белү, кызыксыну, интеллект активлыгын көчәйтү;

– балаларның юл билгеләре турында белемнәрен системалаштыру, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү.

Җиһазлау: экран, проектор, юл билгеләре, светофор шаблоннары һәм кызыл, сары, яшел түгәрәкләр, зебра макеты, кошлар тавышы.

Көтелгән нәтиҗә: балаларны транспорт пассажиры буларак юл билгеләре белән таныштыру.

Сүзлек эше: кискен борылыш.

Алдан башкарылган эш: юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре белән танышу.

Методик алымнар: каршылык тудыру, чыгу юлларын эзләү, табышмакка җавап табу, пазл җыю, бию.

Шөгыль барышы

(Экранда “Казлар – аккошлар” әкиятеннән бер күренеш күрсәтелеп торыла.)

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар!

Балалар. Хәерле көн!

Юл йөрү кагыйдәләрен белү өчен,

Аның серләренә төшенү өчен,

Дус булып яшшибез төркемдә,

Гел бергә, гел бергә, гел бергә!

Тәрбияче. Балалар, экранга карагыз әле. Ничек уйлыйсыз, бу күренеш кайсы әкияттән?

Балалар. “Казлар – аккошлар” әкиятеннән.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Ул әкиятне карарга телисезме?

Балалар. Әйе.

(Тәрбияче әкиятне куя, кыз энесен югалткан урында ишек шакуы ишетелә. Кыз бүлмәгә керә, балаларга мөрәҗәгать итә.)

Кыз. Балалар, сез миңа Убырлы карчык өен табарга ярдәм итә алмассызмы икән? Аның казлары минем энемне алып киттеләр. Минем берүземә генә бик авыр.

Тәрбияче. Балалар, хәзер нишлибез инде?

Балалар. Кызга ярдәм итик.

Тәрбияче. Ничек ярдәм итә алабыз соң без?

Балалар. Казлар – аккошлар эзеннән барып, Убырлы карчыкның өен табарга кирәк.

Тәрбияче. Тик юл бик озын булырга охшаган. Җәяү барсак, озак йөрергә туры килер. Нәрсә белән юлга чыгарга була? Нинди төр хәрәкәт итү транспортларын беләсез?

Балалар. Җир өсте, җир асты, һава, су транспортлары.

Тәрбияче. Искә төшерик әле, җир өсте транспортларына нәрсәләр керә?

Балалар. Җиңел һәм йөк машиналары, трамвай, троллейбус, поезд.

Тәрбияче. Әйе дөрес, балалар. Ә җир асты транспортына ниләр керә?

Балалар. Метро.

Тәрбияче. Ә һава транспортына?

Балалар. Самолет, вертолет, ракета.

Тәрбияче. Су транспортына?

Балалар. Кораб, көймә…

Тәрбияче. Ә казлар – аккошлар артыннан ни белән баруыбызны табышмакка җавап тапсагыз белерсез:

Уф-уф сулар,

Уфтанса да китәр,

Барыр җиренә җитәр.

Балалар. Паравоз.

Тәрбияче. Дөрес, балалар! Шофер итеп Раянны билгелик. Әйдәгез, аның артына тагылыгыз, юлга кузгалыйк. Без сезнең белән паровоз турында шигырь ятлаган идек. Әйдәгез искә төшерик.

Балалар.

Алга таба барабыз:

Тик-так-так!

Тик-так-так!

Гөрләп чаба паравоз:

Юл тап-тап,

Юл тап-тап!

Ак төтен артта кала:

Пух-пах-пух!

Пух-пах-пух!

Вагоннар җырлап чаба:

Ах-ах-ух!

Ах-ах-ух!

Тәрбияче. Менә без елга буена килеп тә җиттек. Елга, елга! Син казларның кая очканнарын күрмәдеңме?

Елга. Мин сезгә бик әйтер идем дә, ләкин миңа шушы ташлар комачау итә. Машиналар, ялгыш юл белән килеп, елгама ташлар коялар. Сез миңа ярдәм итсәгез, мин дә сезгә ярдәм итәр идем.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле: юл билгесенең таягы авып ята, ә билгесе юкка чыккан. Бу урында нинди билге кирәк икән? Менә монда берничә билгеләр ята, кайсы билге бу урынга туры килә? Сез ничек уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)

Тәрбияче. Бу урынга кискен борылыш билгесен куярга кирәк. Бу билгене куймасак машиналарның, турыга барып, елгага төшүләре бар, ә  кискен борылыш билгесен күрсәләр – борылып китәчәкләр.

Тәрбияче. Әйдәгез, елгага төшкән ташларны алыйк, аңа ярдәм итик.

Елга. Рәхмәт, балалар, ярдәм иттегез. Мин дә сезгә ярдәм итәм. Хәзер аланга килеп чыгарсыз, сулга борылыгыз, анда мич торыр, ул сезгә ярдәм итәр.

Тәрбияче. Әйдәгез, паравозга утырыйк, юлга кузгалыйк.

Пуф-пуф-пуф!

Тәгәрмәчләр тәгәри.

Тух-тух-тух!

Хәвеф-хәтәр кирәкми!

Тәрбияче. Менә, балалар, без сезнең белән мич янына килеп җиттек. Мич, мич, әйт әле: казлар кайсы якка очтылар?

Мич. Мин сезгә бик әйтер идем дә, ләкин минем үземә ярдәм кирәк. Минем янга бер машина да туктамый, минем кызарып пешкән пәрәмәчләремне ашаучы юк. Сез миңа ярдәм итегезче, балалар.

Тәрбияче. Балалар, мичнең тәмле ризыкларын ашаучы юк икән, ни өчен шулай, сез ничек уйлыйсыз?

Балалар. Бәлки, машина йөртүчеләр якында тәмле пәрәмәчләр пешүен белмиләрдер?

Тәрбияче. Мөгаен, белмиләрдер, чөнки юл буенда андый билге юк. Әйдәгез әле, шул билгене менә бу билгеләр арасыннан эзләп табып куйыйк. (Билгене табып куялар.)

Тәрбияче. Мич, бу юл билгесе синең кырыеңда торса, аны барысы да күрерләр һәм, синең яныңа туктап, ял итеп китәрләр.

Мич. Балалар, сез миңа булыштыгыз, хәзер мин сезгә ярдәм итәм.

Урман кырыенда алмагач үсеп утыра, кошларның кайсы якка киткәнен сез аңарданн сорагыз, ул әйтер.

Тәрбияче. Әйдәгез, юлга кузгалыйк.

Балалар.

Барабыз, барабыз,

Ерак юлга чыгабыз.

Уңны, сулны карыйбыз,

Юллардан курыкмыйбыз.

Юллар озын,

Юллар киң.

Тау менеп,

Тау төшәсе.

Тәрбияче. Шулай бара торгач, без алмагач янына килеп җиттек.

Алмагач, алмагач! Казлар кайсы якка таба очтылар?

Алмагач. Мин сезгә бик күрсәтер идем дә, тик мин ботакларымны күтәрә алмыйм. Алмаларымны ашарга бер бала да, юл аша чыгып, минем янга килә алмый. Машиналар юлына чыгарга куркалар.

Тәрбияче. Балалар, без алмагачка ничек ярдәм итә алабыз? Яхшылап уйлагыз.

Балалар. Юл аша зебра сызарга була. Зебра ул – җәяүлеләр юлы. Җәяүлеләр өчен светофор урнаштырып була. “Җәяүлеләр юлы” билгесе урнаштырырга мөмкин.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар.

Алмагач. Мин балалар сөйләвеннән “светофор” сүзен ишетеп калдым. Нәрсә соң ул?

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, алмагачка светофорны ясап күрсәтәбез. (Светофор ябыштыралар.)

Балалар. Менә, алмагач, светофор шушындый була ул. Светофор – юл иминлеге сагында торучы дус. Аның өч күзе бар: кызыл ут янса – тукта, юл юк, ди, сары ут янса – тукта, юл юк, ди, ә инде яшел ут янса – юл аша чыгарга ярый дигәнне аңлата.

Алмагач. Хәзер аңладым. Ә минем яныма балалар юл аша чыгып йөрсеннәр өчен зебра сызыгы урнаштыра алмассызмы соң?

Балалар. Бик рәхәтләнеп. (“Зебра” биюен башкаралар.)

Алмагач. Сез миңа ярдәм иттегез, мин дә сезгә Убырлының өен бик рәхәтләнеп күрсәтәм. Әнә ул!

Кыз. Балалар, бик зур рәхмәт сезгә, миңа Убырлының өен табарга ярдәм иттегез. Хәзер мин энемне үзем дә коткара алачакмын. Сау булыгыз!

Тәрбияче. Балалар, монда ниндидер кисәкләргә бүленгән юл билгеләре аунап ята, Убырлы без юлны тапмасын өчен шулай эшләгәндер инде. Әйдәгез, ике командага бүленеп, юл билгеләрен җыябыз. Малайлар һәм кызлар командаларына бүленәбез. Кайсы команда тизрәк җыяр? (Балалар юл билгеләрен җыя.)

Тәрбияче. Нинди билге килеп чыкты?

Балалар. “Кыргый җанварлар” дигәнне аңлатучы билге.

Тәрбияче. “Кыргый җанварлар” билгесе, димәк, без урманга килеп җиттек. Балалар, урманда ничек йөрергә кирәк?

Балалар. Урманда тавышланырга ярамый. Җәнлекләрне, кошларны куркытмаска кирәк. Тавышлансак, безне Убырлы да ишетер.

Тәрбияче. Бик дөрес. Менә без Убырлының өен дә таптык. Кызга ярдәм иттек. Ничек уйлыйсыз, без нинди гамәл эшләдек?

Балалар. Без яхшы гамәл эшләдек. Кызга Убырлының өен табарга ярдәм иттек.

Тәрбияче. Бик дөрес. Мин сезнең белән горурланам. Сез бик акыллы, куркусыз, тәвәккәл балалар. Ә хәзер төркемебезгә кайтып, әкиятнең ни белән тәмамлануын карыйк.

Балалар.

Свисток яңгырап китә:

Ту-ту-ту!

Тавышы еракка җитә:

У-у-у!

Бик күп җирләрне үттек:

Чың-чың-чың!

Чың-чың-чың!

Станциягә җиттек:

Дың-дың-дың!

Дың-дың-дың!

Зур паровоз уфылдый:

Пуф-пуф-пуф!

Пуф-пуф-пуф!

Бүген нинди ардым, ди:

Уф-уф-уф!

Тәрбияче. Үзегезгә ничек җайлы, экраннар каршына шулай басыгыз. (Экранда әкиятнең дәвамын карап бетерерәләр.)