Казан – күпмилләтле кала

№ 89

(Балалар бакчасында йомгаклау дәресе – музыкаль кунакханә)

Алсу ЯКУПОВА,

Казандагы 100 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Фәридә ШӘЙМӘРДАНОВА,

Казандагы 100 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Максат. Балаларның Казан шәһәрендә яшәүче халыклар тарихы, традицияләре, көнкүреше турында булган белемнәрен ныгыту. Тугандаш халыкларның милли уеннары белән таныштыру, өйрәтү. Әхлакый-патриотик хисләр, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Методик алымнар: җырлар җырлау, шигырьләр уку, мәкальләр әйтү, биюләр башкару, уеннар белән танышу, уйнау, урнашу урынын барлау.

Активлаштыру өчен сүзләр: Идел буе, Идел буе халыклары, ямь, мари, удмурт, мордва, чуваш, мәдәният.

Җиһазлау: милли киемнәр: мари, удмурт, мордва, рус, татар, башкорт.

Алдан эшләнгән эш. Татарстанда яшәүче төрле милли вәкилләренең милли бизәкләре белән таныштыру, карау, ясау; күрше республикалар турында башлангыч белем биү; Идел буенда яшәүче халыклар турында презентация, альбомнар ясау;  рәсем күргәзмәләре оештыру.

Музыкаль кунакханәнең барышы

(Залга балалар керә. Экранда – Казан күренешләре.)

1 нче алып баручы. И Казан! Дәртле Казан! Нурлы Казан!

2 нче алып баручы. О, Казань, ты свет и радость! Лучезарная Казань!

(«Казаным – башкалам» (Р.Вәлиева сүзләре, Ф.Шәймәрданова көе) башкарыла.)

1 нче алып баручы.

Кешелекнең үзе шикелле үк

Борынгыдан килә бәйрәмнәр.

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

1 нче бала.

На просторах Поволжской земли

Все народы, как братья равны.

Пусть по-разному песни поют

Башкир, мариец и удмурт.

2 нче бала.

Сколько  праздников помнит Великая Волга!

Сколько радостных песен звучало над ней,

Каждый камень Казани запомнил надолго,

          Звон великих народов Поволжья.

2 нче алып баручы. Без Идел буенда, Татарстан Республикасында  яшибез. Башкалабыз – … (Казан.) Дәүләт телләребез – … (татар теле, рус теле). Туган телебез – … (татар теле).

1 нче алып баручы. Татар халкы белән күрше республикалар халыклары арасында дуслык елдан-ел үсә, ныгый бара. Шуңа да бүген  күрше республикалардан килгән кунаклар башкалабызның Халыклар дуслыгы йортына – «Дуслык бәйрәме»нә җыелды.

2 нче алып баручы. Дуслык нәрсә ул? (Балаларның фикерләре тыңлана.) Ә сез дуслык турында нинди мәкальләр беләсез? (Балалар белгән мәкальләрен әйтә.)

– Кош – канаты белән, кеше дуслык белән көчле.

– Дружно не грузно, а врозь, хоть брось.

– Ялгыз агачны җил сындыра.

– Дружба – в делах помощница.

– Дустың булмаса эзлә, булса югалтма.

(Мари халык көе ишетелә. Экранда – Мари-Эль Республикасы флагы, гербы, милли киемнәре, уен кораллары сурәтләре.)

(Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр мари халык биюен башкара.)

1 нче бала (удмурт халкы киеменнән). (Экранда удмурт халык бәйрәменнән күренешләр.) Без Удмуртия Республикасы башкаласы – Ижевск – Ижау  шәһәреннән килдек. Республикабызны Казан белән автомобиль, поезд юллары тоташтыра.

Сезне удмурт халкының әйлән-бәйләненә чакырабыз. (Тәрбиячеләр җырлый, балалар уйный.)

Удмурт халкының әйлән-бәйләне «Вож-вож жужам чебер сад» («Зазеленел красивый сад»). (Зурлар төркеме)

Удмурт халык уены «Кышетэн шудон» (Яулык белән уен). (Мәктәпкә әзерлек төркеме.)

2 нче бала (чуваш халкы киеменнән). Удмуртлар көнчыгыш күршеләрегез булса, без – чувашлар – көнбатыш күршеләрегез. Без Чувашия Республикасыннан килдек. Башкалабыз – Чабаксар –Шупашкар. Телебез –чуваш теле. Яратып уйный торган уеныбыз – «Сирелер!». «Сирелер!» «Таралышыгыз!» дип тәрҗемә ителә.

(Зурлар төркемендәгеләр чуваш халык уены – «Сирелер!»ны уйнап күрсәтә.)           .

3 нче бала (рус халкы киеменнән).         

Пляска русская у нас!

Начинаем перепляс!

Крепче руки на бочок.

Звонче дробь бей каблучок!

ечкенәләр төркемендәгеләр рус халык такмазасы «Ходит Ваня»ны башкара.)

1 нче алып баручы. А сейчас  мы посмотрим  мордовскую игру «Раю-раю».

(Кечкенәләр төркемендәгеләр мордва халык уены «Раю-раю»ны башкара.)

4 нче бала (башкорт халкы киеменнән). Без – Урал тавы итәгендә урнашкан Башкортстан Республикасыннан килдек. Башкалабыз – Уфа шәһәре, телебез – башкорт теле. Республикабыз аша Чишмә, Йөрүзән, Агыйдел елгалары ага. Әлеге елгалар буенда без күңелле итеп уйнарга яратабыз.

Ә бу – безнең башкорт халык уен коралы – кубыз.

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендәгеләр башкорт халык уены – «Юрта» ны уйнап күрсәтә.)

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме кызлары башкорт биюен башкара (кубызда башкорт халык көе.)

1 нче алып баручы (татар халык киеменнән).

Казан – бәхет каласы,

Гел яктыга барасы.

Анда – җыр, моң, анда уен,

Казан – яшьлек каласы.

2 нче алып баручы. Башкалабыз Казанда ел саен зур спорт ярышлары уза. Кунаклар ярышларда катнашып кына калмый, сабантуй бәйрәмендә  кунак була.

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендәгеләр татар халык уеннары – «Алтын капка», «Чүлмәкче» не уйнап күрсәтә.)

1 нче алып баручы.

Есть город на Волге, Казанью зовется,

Там звон с белокаменных стен раздается.

Если хоть раз ты приехал сюда,

Казань не забудешь ты никогда!

2 нче алып баручы.

Җыр шаулатып бәйрмнәрең булсын,

Бәйрәме бар халык – бай халык.

Гасырларың бәйрәм җилләрендә, җыры кала,

Байраклары кала чайкалап.

(Музыкаль кунакханә «Бәйрәмнәр» җырын (Р.Вәлиева сүзләре, Ф.Шәймәрданова көе) бергәләп башкару белән төгәлләнә.)