«Каз өмәсе»ндә

Гөлшат СИБГАТУЛЛИНА,

Мамадыш районы Кызыл Тау урта мәктәбенең педагог-китапханәчесе

Максат:

– балаларны татар халык йолаларының берсе – “Каз өмәсе” белән таныштыру, белемнәрен баету, гореф-гадәтләрне искә төшерү;

– бәйләнешле сөйләм телен, укучыларның иҗади сәләтләрен  үстерү. Татар халык авыз  иҗатын өйрәнүгә  кызыксыну уяту.

– эстетик зәвык, татар халкының милли йолаларына ихтирам, халкыбызга карата гүзәл әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Жиһазлау: тегелгән казлар, каз канатлары, каз йолкыр өчен тазлар, көянтәләр, тастымаллар, татар халык бизәкләре чигелгән сөлгеләр, сугылган идән җәймәләре, чигелгән мендәрләр куелган карават, утыргычлар, өстәл, милли бизәкләр белән бизәлгән самавыр, чынаяклар, акча янчыгы, аудио.

Бәйрәм барышы

(Бүлмәнең бизәлеше элекке авыл өен чагылдыра. Катнашучылар татар милли киемнәреннән.)

1 нче алып баручы. Хәерле кич, дуслар, хәерле кич! Бәйрәмебез котлы, мөбарәк булсын!

Безнең татар халкының, әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Сезнең кичке уеннарны, “Аулак өй”ләрне, “Нәүрүз”, “Сөмбелә” бәйрәмнәрен күргәнегез бардыр. Тагын бер шундый күңелле йола – “Каз өмәсе”. Менә бу табышмакны тыңлагыз әле:

Суда йөзә, күктә оча, җирдә йөри,

Ит белән сыйлый. Ул нәрсә? (Балалар җавабы.)

Ә каз мамыгыннан нәрсәләр ясыйлар? (Балалар җавабы.) Дөрес, казның мамыгы бик кирәк. Аның ите дә бик тәмле була. Ә маен дару урынына да файдаланалар. Аны бит-колак өшегәндә сөртәләр.

2 нче алып баручы. Элек казларны бик күп асраганнар. Көз җиткәч, һәр өйдә каз өмәләре гөрләгән. Каз өмәсе – авыл бизәге, алтын көзнең байлык, муллык, матурлык бәйрәме. Менә без дә бүген каз өмәсенә җыелдык.

Каз өмәсе – якты да, шул ук вакытта бераз моңсу да бәйрәм. Моңсу, чөнки аклык, сафлык билгесе – казлар белән хушлашырга туры килә. Якты, чөнки казларның саубуллашу җырлары егет-кызларыбызның матур җырларында, гармуннарның моңлы тавышларында яңгыраячак.

1 нче алып баручы.

Күмәк хезмәт, уен-көлке

Була Каз өмәсендә.

Кызлар-егетләр җыела,

Зур шатлык һәммәсендә.

Үкенмәссез – килсәгез,

Кызык булачак анда.

Җыр-биюләрдә булачак,

Шатлык өстәр гармун да.

(Казлар тавышы – аудиода. Бабай табак белән казларны күтәреп керә.)

Бабай. Кызлар, менә сезгә казлар. Баш-аякларын, канатларын кистем. Яхшылап йолкыгыз.

2 нче алып баручы. Әйдәгез, кызлар, эшкә тотыныйк.

1 нче кыз. Габдрахман бабай, казларны үзең суйдыңмы?

Бабай. Үзем, кызым, үзем.

2 нче кыз. Син суйган казларның ите тәмле була шул.

3 нче кыз. Кызлар, карагыз әле, бик симез, ахры, бик авыр күренә. (Казны күрсәтә.)

4 нче кыз. Габдрахман бабайларның һәр елны казлары симез була. Миңсылу әби әйбәт ашата торгандыр. (Кызлар, түгәрәкләнеп, каз йолкыйлар, канат сыдыралар.)

1 нче алып баручы.

Җәйләр үтте, көзләр җитте,

Бик симерде казларым.

Каз йолкыйлар тиңдәшләрем –

Күрше-тирә кызларым.

(“Каз канаты” дигән татар халык җырын җырлап эшлиләр.)

2 нче алып баручы.

Эшләмәгән ашамый шул,

Бу бик дөрес әйтелгән.

Эш турында нинди генә

Бар икән ул мәкальләр.

“Мин башлыйм, син дәвам ит” уены

(Алып баручы башлый, балалар дәвам иттерәләр.)

– Бәлеш ашыйсың килсә, … (мич башында утырма).

– Кешене тун җылытмый, … (эш җылыта).

–Эшләсәң, май кабарсың, эшләмәсәң, … (буш тәлинкә яларсың).

– Бүгенге эшне … (иртәгәгә калдырма).

– Эшләп ашасаң, … (арыш икмәге дә тәмле).

– Җәй эшләсәң, … (кыш ашарсың).

– Сүзең белән мактанма, … (эшең белән мактан).

– Аз сөйлә, … (күп эшлә).

1 нче алып баручы.

Каз йолкучы матур кызлар

Тезелешеп утырганнар.

Кулларына күз тимәсен,

Бигрәк инде уңганнар.

Канат сыдыру ярышы

(“Каз өмәсе” (Р.Гобайдуллин көе, Н.Гәрәева сүзләре) җырын җырлау.)

1 нче кыз. Кызлар, әйдәгез, казларның эчләрен алып, чишмәгә барып, юып кайтыйк. (Казларны көянтәләргә эләләр.)

2 нче алып баручы.

Кызлар төшә су буена

Казлар кебек тезелеп.

Егетләр күзәтеп кала

Кичне көтеп өзелеп.

Иңнәрендә – көянтә,

Көянтәдә казлары.

Бигрәк матур, бигрәк уңган

Безнең өмә кызлары.

Бер кыз (юлга кызлар артыннан каурый сибә).

Каурый сибәм су юлына –

Ишле булсын казыгыз.

Өмәләрдә эш күрсәтеп,

Ярлар табып калыгыз.

Юл аягы – каз коймагы,

Сыйлансаң – суык тимәс.

Каз йолка белмәгән кызны

Егет солтаны сөймәс.

Бии-уйный сылу кызлар,

Чыңлый чулпы төймәсе

Борынгыдан килгән йола –

Татарның Каз өмәсе.

(Канатлар белән бию.)

1 нче алып баручы. Эш беткәч, кич белән кызлар-егетләр утырмага җыелганнар. Хуҗабикә аларны татар халык ашлары, каз канаты һәм аяклары салып пешерелгән бәлеш, бер бөтен каз салып пешерелгән тәмле аш белән каршы алган.

Кунакларны ишек төбендә иң үткен кызлар каршылаган. Алар килгән кунакларга канат сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Канат алган кеше иң кадерле кунак булып саналган.

2 нче алып баручы.

Өмәбез дә үтеп китте –

Казларны юып кайттык.

Сизелмичә кич тә җитте –

Ә хәзер күңел ачыйк.

1 нче кыз. Әтиләр кунакка китте. Кызлар, әйдәгез, егетләр килгәнче, өйне бераз җыештырып алыйк. (Өй җыештыралар.)

2 нче кыз. Кызлар, егетләрдән бусага ялы түләттерәбезме?

Кызлар. Түләттерәбез, түләттерәбез.

3 нче кыз. Я, кызлар, һәркайсыгызга канатлар алыгыз. Җебеп тормагыз. Акча салмыйча, канат бирмәгез. (Канатлар алалар.) Чү! Киләләр! Киләләр!

(“Эх, сез матур кызлар!” җырын җырлап, егетләр килә.)

Егетләр. Кызлар, нигә кертмисез инде?

4 нче кыз. Ашыкмагыз, ашыкмагыз, авызыгыз ашка пешәр. Акчаларыгызны әзерләгез. Берәм-берәм керегез.

1 нче егет. Әссәләмегаләйкем! И казлар, юк ла, кызлар симез булсын! (Кызлар көләләр.)

1 нче кыз. Сиңа, егет, ни кирәк?

1 нче егет. Кара кашлы кыз кирәк.

1 нче кыз. Ни эшкә соң ул кирәк?

1 нче егет. Әнигә килен кирәк.

2 нче кыз. Егет, сиңа ни кирәк?

2 нче егет. Миңа нечкә бил кирәк.

2 нче кыз. Ни эшкә соң ул кирәк?

2 нче егет. Ансыз яна яшь йөрәк.

3 нче кыз. Сиңа, егет, ни кирәк?

3 нче егет. Каз-мамык ястык кирәк.

3 нче кыз. Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз. (Егеткә сөлге белән суга.)

3 нче егет. Ай-ай-ай! Казларыгыз – кыз, кызларыгыз – каз! Күзләрегез – тоз, үзегез –котсыз! Борыныгыз – янчек!

Кызлар. И-и, тозсыз!

4 нче кыз. Егет, сиңа ни кирәк?

4 нче егет. Ак каз канаты кирәк.

4 нче кыз. Ни эшкә соң ул кирәк?

4 нче егет. Очарга.

4 нче кыз. Нишләргә?

4 нче егет. Матур кызларга кочарга.

4 нче кыз. Буш сүз сузма кызларга. Акчаң кайда?

4 нче егет. Акча бездә бер букча. (Кечкенә янчык белән акчасын күрсәтә.)

Кызлар. Канат сатам, канат сатам.

1 нче егет. Кайда ул, мин алам. Мә, бүләгем. (Бүләген күрсәтә.)

(Кыз, бүләкне алып, канат бирә.)

3 нче егет. Миңа да канат кирәк. (Кесәсеннән конфетлар алып, кызга бирә. Кыз канат бирә.)

Кызлар. Канат сатам, канат сатам.

Егетләр. Мин алам, мин алам.

Кызлар. Канат хакы – бер алтын.

Егетләр. Үзеңдә калсын.

Кызлар. Чын егет булса, алсын.

Егетләр. Я, ала алган алсын. (Акчаны югары күтәреп.)

(Кызлар акчага сузыла. Егетләргә сыңар канат бирелә.)

1 нче алып баручы. Бер генә Каз өмәсе дә җырсыз, уенсыз узмаган. Ә хәзер, әйдәгез, уеннар уйнап, җырлап-биеп алыйк.

 “Чума үрдәк, чума каз” уены

Җырлы-биюле “Челтәр элдем читәнгә” уены (татар халык җыры нигезендә)

“Йөзек салышлы” уены (уенда йөзек кемдә кала, шуңа җәза бирелә)

Күмәк бию

Алып баручы. Бәйрәмебезне чәй өстәле янында дәвам иттерәбез.Барыгызны да каз коймагы белән чәй эчәргә чакырам. Рәхим итегез!