«Каз өмәсе» бәйрәме

(Зурлар төркеме өчен бәйрәм чарасы)

Альбина ШӘЙДУЛЛИНА,

Казандагы 362 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Максат: бәйрәм көннәре турында күзаллауларын формалаштыру. Балаларны милли бәйрәмнәр белән таныштыруны дәвам итү. Халык бәйрәмнәренә, гореф-гадәт hәм йолаларына ихтирам тәрбияләү. Бәйрәм тантанларына уңай мөнәсәбәт булдыру.

Җиһазлау: «Каз» йолкыр өчен тазлар, тегелгән казлар, тастымаллар, бию өчен канатлар, утыргычлар, өстәл, самавыр, көянтә-чиләкләр.

Бәйрәм барышы

(Музыка залы татар карчыгының өе кебек бизәлә. Салмак кына татар халкының “Каз канаты” дигән көй уйнап тора. Каз өмәсе өчен кирәкле әйберләр алдан тиешле урынга куела.)

Әби (чыга, сөйләнә). И-и-и, гомеркәйләр, менә каз өмәләре җитте. (Тәрәзәдән карый.) Нишләп бу кызлар һаман юк икән? Кояш күтәрелеп бетте бит инде. (“Каз канаты” көенә кызлар көянтәгә чиләк асып керәләр, көянтә-чиләк белән 3 – 4 күнегү ясыйлар, чиләкләрне илтеп куялар.)

Әби. Рәхмәт яугырлары, буш килмәгәннәр, үзләре белән су да алып килгәннәр. Бабай, кая син? Чык, кызлар килеп җитте!

Бабай. Чыгам, карчык. Изге сәгатьтә, балалар.

Әби. Әйдәгез, балакайларым, бауларны алыгыз, Аллаһка тапшырдык. (Каз каңгылдый. Кызлар бауларны алып, әби белән бабай артыннан чыгып китәләр, аудио-язмадан каз тавышлары ишетелә, кызлар икешәр каз тотып керәләр дә казларны йолкый башлыйлар.)

1 нче кыз. И кызлар, казлары бигрәк тә симез, әйеме?

2 нче кыз. Шырпылы гына була күрмәсен инде.

3 нче кыз. Кызлар иртәгә кемдә икән каз өмәсе?

4 нче кыз. Бәдри әбиләрдә.

Әби. Әйе, иртәгә Бәдри әбиегезгә барырсыз, балакайларым. (Әби кызлар янына утыра.) И-и-и, әйтмә инде, балалар, үзе кызык, үзе ямансу инде шушы каз өмәләре. Казның итеннән нинди генә ризыклар әзерләмиләр. Алай гынамени әле, татар халкының иң зур күчтәнәче, кунакка барганда, каз булган. Туйларда яшьләрне хәзер дә зурлап, изге теләкләр, пар булып яшәүләрен теләп, зурлап, пар каз чыгаралар. Ә килен булган кыз, каз мамыгыннан пар мендәр алып килгән. Карагыз әле, кызлар, әниләрегез сезгә дә пар мендәрләр әзерләгәннәрдер инде, әйеме? (Кызлар көлешәләр, әби казларны карый-карый.) Әй, казларны йолкып бетерә язгансыз бит, телемә салынып утырам икән, өстәл әзерлисем, каз коймагы пешерәсем бар бит. (Әби икенче бүлмәгә кереп кит.ә)

1 нче бала.

Көзге байлык! Көзге муллык!

Авылда каз өмәсе.

Яше-карты, бала-чага

Шау-гөр килә һәммәсе.

2 нче бала.

Күмәк хезмәт, уен көлке, була каз өмәсендә.

Кызлар-егетләр җыела, зур шатлык һәммәсендә.

3 нче бала.

Каз итеннән  тәмле итеп

Пешергәннәр вак бәлеш

Каз коймагы, тәбикмәге

Телеңне йотарлык.

Егетләр (керә).

Исәнмесез, барчагыз,

Бездән сәлам алыгыз!

(Кара-каршы җыр “Челтәр элдем читәнгә” (татар халык көе, сүзләре.)

Егетләр.

Челтәр элдем читәнгә

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәогә

Килдек  алып китәргә.

Кызлар.

Алын алырсыз микән

Гөлен алырсыз микән

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз микән.

Бер егет.

Каз өмәсе бик шәп бәйрәм!

Күңел ачыйк әле.

1 нче бала.

Бүген бездә каз  өмәсе

Уз, рәхим ит,әйдә кунакка.

Өреләре чыккан каз ашларын

Табалмассың башка эзләп тә.

2 нче бала.

Көзләр җиткәч казлар киткән кебек

Вакыт җиткәч китә кыз бала.

Авылларда хәзер каз өмәсе

Бергә.

Өмә җыры һәрбер ызбада.

3 нче бала.

Авылларда бүген кызлар җыры

Гармун моңы чыңлый өйләрдә.

Күңелләрдән күңелләргә күчеп

Кабатлана иске көйләр дә.

4 нче бала.

Их, күңелле өмәсе,

Шунда кызлар җыела.

Шунда уйнау, шунда көлү,

Шунда дуслар җыела.

Бер егет. Кызлар, әйдәгез, бераз уйнап алабыз?

Әби. Сез бигрәк күңелле уйнысыз икән. Менә без “Яшел яулык” уенын ярата идек.Әйдәгез бергәләп унап алыйк әле.

Куляулыгым яшел-яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

(“Яшел яулык” уены.)

5 нче бала.

Ап-ак яуган ак мамыклар

Тузып кала пар ат артыннан.

Кыңгыраулар хәтта әбиләрне

Яшьлек елларына чакырган.

6 нчы бала.

Авылларда бүген каз өмәсе

Ак мамыкка дөнья күмелгән.

Һәм әбиләр сүзсез генә җырлый

Үз яшьлеген, җырын сагынган.

7 нче бала.

Мәшәкатьле эш булса да,

Бу эш бик шома бара.

Чөнки казларны йолкырга,

Байтак халык җыела.

8 нче бала.

Кызлар аңлый, каз өмәсе,

Бик зур сынау аларга.

Күпләр җыела кызларның

Уңганлыгын сынарга.

(“Каз өмәсе” җыры (Р.Гобәйдуллин музыкасы, Н.Гәрәева сүзләре.)

Әби (чыга). Менә тамаша, егетләр дә килеп җиткән. И-и-и, яшь чакларым искә төшеп китте әле, балалар, шулай каз өмәсендә егетләр килер иде, китәр иде уен-көлке, җыр-биюләр, бүләк алышулар, бүләк бирешүләр. Әйдәгез әле, безнең яшь чагындагы бер уенны уйнап алыйк әле.

(“Йөзек салышлы” уены. Уенда йөзек кемдә кала, аңа җәза бирелә.)

Зәй,зәй,зәйнәбем

Атны кая бәйләдең?

Алмагачка бәйләдем.

Алма төште шап итеп,

Зәйнәп чыкты ялт итеп.

Әби. Менә шулай, уеннар, кул эшләре эшләп, таң атканын да сизми кала идек. Ә хәзер инде, кич утырып каз канатын сыдырып алыйк. (Балаларга каз канатлары, канат салырга савыт бирелә, берничә төркемгә бүленеп канат сыдырыла.)

1 нче бала. Кызлар, карагыз әле, миңа бигрәк симез каз эләккән.

2 нче бала. Шулай булмый ни, Фатима апа нык карады аларны.

3 нче бала. Кызлар, карагыз әле, Мәдинәнең казы безнекенннән чистарак булган бит.

4 нче бала. Әй, уңган да инде безнең Мәдинә.

5 нче бала. Бик күңелле булды бит әле бу уен. Әйдәгез әле, тагын бергәләп уйнап алыйк.

(“Түбәтәй” уены.)

1 нче бала.

Казларыгыз чиста, матур,

Таза булып үскәннәр.

Ә йоннары, каурыйлары

Мамыкланып беткәннәр.

2 нче бала.

Йолкынган мамык оча да,

Киемгә, башка куна.

Өмәчеләр үзләре дә

Кабат йолкырлык була.

Әби. Менә шулай, балалар, канат каурыйларын ишек төбеннән су буена кадәр чәчә идек. Әйдәгез без дә йоласына туры китерик, канатларны бергәләп Ык буена кадәр чәчик. (Әби алдан бара, балалар арттан каурый чәчеп баралар.)

3 нче бала.

Алдан барсын әнкәсе

Арттан барсын әткәсе.

Пипелдәшеп йөгереп барсын

Егерме биш бәбкәсе.

Бергә. Дөньялар имин булсын!

4 нче бала.

Менә шулай каз өмәсен

Татарда үткәргәннәр.

Ә яшь кызлар күңел биреп,

Бу эшкә өйрәнгәннәр.

(“Каз канаты” көенә балалар парлашып бииләр.)

5 нче бала.

Авылларда каз өмәсе гөрли

Су буена канат сипкәннәр.

Канат очларына баса-баса

Кызлар каз юарга киткәннәр.

(Кызлар көянтәләренә казларны асып, малайлар чиләкләр тотып, талгын музыка астында залдан чыгып китәләр. “Шома бас”татар халык көе, Г.Насрый сүзләре.)