Кая? соравы һәм аңа җавап формасы

№ 92

(I сыйныф. Рус төркеме)

 Гөлфия ШӘЙХЕТДИНОВА,

Казандагы 4 нче интернат-мәктәбенең югары кваликация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес максатлары: “Йорт хайваннары” темасына караган сүзләрне сөйләмдә куллана алуга ирешү. Кая? соравы һәм, аңа җавап буларак, исемнәрнең юнәлеш килеш формасы белән таныштыру.

Барам фигыленең исемнәрдән юнәлеш килеш кушымчасын таләп итүенә игътибар итү.

Телдән сөйләм күнекмәләрен үстерүне дәвам итү, татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Йорт хайваннарына  мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:  дәреслек, рәсемнәр, проектор, ноутбук,мультимедиа, презентация.

Дәрес барышы.

I. Оештыру. Мотивлаштыру

Уңай психологик халәт тудыру.

– Исәнмесез, укучылар!

– Хәлләрегез ничек?

– Яхшы, бик яхшы!

II. Белемнәрне актуальләштерү.(Слайд 1)

Укучылар темага бәйле авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр

[-къ а ]    [- к ә]    [ -гъа ][ -г  ә] [аw ы л]  [ к ә җ ә]    [гъа л и]  [къ а з]

“Гали белән Кәҗә” мультфильмын  карау. Сорауларга  җавап бирү.

1. Сиңа мультфильм геройлары ошадымы(понравился)?

2. Малайның исеме ничек?

3. Гали кайда яши?

4. Кәҗә кайда яши?

5. Кәҗә йорт хайванымы?

6. Син тагын нинди йорт хайваннарын беләсең? Санап чык.

Укучылар йорт хайваннарын саныйлар.

–Укучылар, без бу дәрестә йорт хайваннары турында өйрәнүне дәвам итәчәкбез.(Слайд 2)

– Бу нәрсә?

–Бу сыер.
– Сыер кайда яши?
– Сыер авылда яши. Һ.б.
– Бу нәрсә?
– Бу аю.

– Аю авылда яшиме?

– Юк , авылда яшәми.
– Аю кайда яши?
– Аю урманда яши.

(Дәресләрдә укучылар үзләренең яшәү урыннарын әйтә белергә өйрәнәләр.)

– Ребята, каждый человек должен уметь правильно называть место своего проживания.

– Син кайда яшисең?

– Мин Казанда яшим.

III.Яңа белемнәрне формалаштыру

1.Сүзлек эше. (Слайд3)

Куда?        Кая?          Куда идёт?                  Кая бара?

(Кая? соравы һәм аңа җавап формасы белән танышу. Класска Былтыр булып киенгән егет керә, исәнләшә.)

Балалар, бу кем?

– Бу Былтыр.

– Былтыр кайда яши?

–  Былтыр авылда яши.

– Былтыр собирается идти  в лес. Как мы спросим куда он  идёт?

– Син кая барасың?

– Мин урманга барам.

(Былтыр чыгып китә.)

IV Ял итү

2.Монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.     

– Ты идёшь в школу, как ты скажешь об этом.

– Мин мәктәпкә барам.

– Ты идёшь в деревню, как ты скажешь об этом?

– Мин авылга барам

3.Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Диалог төзеп карау.

– Ты идёшь из школы домой, навстречу тебе идет твой друг Наил. Как ты спросишь , куда он идёт? Наил идёт в кино.

– Исәнме, Наил!

– Исәнме ,Андрей!

– Хәлләрең ничек?

– Яхшы

– Син кая барасың?

– Мин кинога барам.

– Син кая барасың?

– Мин өйгә барам.

4. Лексик –грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

Мультимедиа белән эш.

(Кыргый һәм йорт хайваннарының кая баруларын сорашу.)

– Давайте, спросим,  куда они идут? (Кая? соравы)

(Укучыларның җавабы.)

V. Рефлексия

Дәрескә нәтиҗә ясау, укучыларның эшенә бәя бирү.

– Дәрес тәмам.Саубулыгыз!