Картина буенча сөйләм үстерү дәресе
№47
(Рәссам Шамил Шәйдуллинның “Карт алмагач төбендә” картинасын файдаланып үткәрелгән дәрес. VIII сыйныф)
Мәрьям ӘХМӘТОВА,
Казандагы 121 нче лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәреснең максатлары:
- Коммуникатив: картина буенча диалогик һәм монологик сөйләм оештыру;
- Тәрбияви: милли рәсем сәнгатенә карата ихтирам уяту; укучыларда эстетик зәвык тудыру.
Бурычлар:
Укучыларның рәсем сәнгате өлкәсенә караган сүз байлыгын арттыру.
Сөйләм культурасын үстерү.
Принциплар:
Дидактик принциплар: күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы.
Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар (рәсем сәнгате белән бәйле булу).
Уку-укыту ысуллары: өлешчә эзләнү.
Укыту алымнары: сүзлекләр белән эшләү, картина буена хикәя яздыру, карточкалар белән эшләү, уен элементын кертү.
Дәреснең төре: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
Җиһазлау: Шамил Шәйдуллинның портреты, “Карт алмагач төбендә” картинасы.
Файдаланылган әдәбият:
Будкевич М.В. Картина на уроках русского языка. – Л.: Учпедгиз, 1979
Горчак А.Н. Картина как средство развития речи. – М.: Просвещение. – 1985.
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Матбугат йорты. – 2005.
Шәкүрова М.М., Йосыпов А.Ф. Татар телен укыту методикасы: Методик кулланма. – Казан: ИПИ АН РТ, 2008.
Дәрес планы
- I. Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру
- II. Уку мәсьәләсен кую
Укучыларны рәсем сәнгате әсәрен кабул итәргә әзерләү.
1) Күренекле татар рәссамы Шамил Мортаза улы Шәйдуллинның иҗаты белән таныштыру.
2) Картина белән танышу.
III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү (сәнгать әсәрен өйрәнү).
1) Анализлау:
а) картинада кулланылган төсләрне ачыклау;
ә) алгы һәм арткы план яссылыгын билгеләү;
б) бер төстәге предметларны табу;
в) предметара охшашлык билгеләү;
г) картинаның идеясе;
2) сочинение планын төзү;
3) телдән хикәя төзү.
IV. Рефлексия.
V. Бәяләү
VI. Өй эше
Дәрес барышы
I. Укытучы. Исәнмесез, укучылар!
– Балалар, сез рәсем ясарга яратасызмы?
– Яратабыз.
– Ә нинди темаларга өстенлек бирәсез?
– Җәнлекләр турында рәсем ясарга яратабыз.
– Тагын?
– Табигать күренешләрен яратып ясыйбыз.
– Бик яхшы, укучылар! Ә сез рәсемнәр карарга яратасызмы? (Төрле фикерләр әйтелә.)
– Ни өчен?
– Чөнки рәсем карау кызык түгел, ясау гына кызык.
– Бу дәрестә без моңа ачыклык кертербез.
II. Укучылар, мин сезгә бер рәсем карарга тәкъдим итәм. Берәрегезнең бу рәсемне күргәне бармы?
– Юк.
– Игътибар белән карагыз әле. Картинага сез нинди исем бирер идегез? (“Безнең алмагач”, “Алма өлгергән вакыт”, “Алмагач янында”, “Алмагач төбендә”.)
– Бик яхшы, балалар. Миңа сезнең фикерләрегез бик ошады. Сез картинаның исеменә шактый якын килдегез. Карагыз әле, алмагач картмы әллә яшьме?
– Карт.
– Каян белдегез?
– Ботаклары күп, алмалары да күп, карт икәне күренеп тора.
– Дөрес, укучылар. Шулай булгач рәсем ничек атала? (Карт алмагач төбендә.)
– Бик дөрес. Рәсем сезгә ошадымы? (Ошады. Белмим.)
– Ни өчен? (Чөнки автор рәсемне ышандырырлык итеп ясаган.)
– Сез бу рәсемнең авторын белмисезме? (Юк.)
– Ә сез татар рәссамнарыннан кемнәрне беләсез? (Лотфулла Фәттахов. Харис Якупов. Байназар Әлминов.)
– Ничек уйлыйсыз? Бу рәсем аларныкымы? (Белмибез.)
– Чынлап та, бу рәсем бүтән авторныкы. Шулай булгач, без бүген дәрескә нинди уку мәсьәләсе куярбыз дип уйлыйсыз? Модельне карагыз һәм җавап бирегез.
Автор иҗат иткән рәсем ничек атала?
Картина нәрсә ул? Аны кем иҗат итә?
Автор рәссам
– Без бу дәрестә “Карт алмагач төбендә” рәсеме буенча эшләрбез һәм аның авторы турында сөйләшербез.
– Дөрес, балалар. Рәсемнең авторы Шамил Шәйдуллин. Бу исем сезгә танышмы? (Юк.)
– Без бүген сезнең белән күренекле татар рәссамы Шамил Шәйдуллин иҗаты белән танышырбыз һәм аның “Карт алмагач төбендә” картинасы буенча эшләрбез.
Укытучы. Татарстанның халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шамил Мортаза улы Шәйдуллин башта Казан рәсем сәнгате училищесын, аннары Петербургтагы И.Е.Репин исемендәге рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый. Аның халкыбызның милли Сабантуй бәйрәменә (“Сабантуй”, 1974), нефть чыгаруга (“Туган җирдә. Лениногорск промыселы”, 1982) багышланган әсәрләре бар. Ә менә аның “Карт алмагач төбендә”, “Авылымда бәйрәм” кебек әсәрләре рәсем сәнгатенең классик үрнәкләре сафында тора. Рәссам татар халкының бөек шәхесләренә, үз замандашларына багышлап та картиналар яза. Габдулла Тукайга (“Халык шагыйре”), Казан ханлыгы алынуга (“Ханбикә Сөембикәгә”) багышлап иќат иткән әсәрләре шундыйлардан. Шамил Шәйдуллин төп өч жанрда: портрет, пейзаж, натюрморт жанрларында үзен сыный. Иҗади эше турында ул менә ниләр әйтеп калдырган: “Рәссам өчен бар да гади. Картина ул – рәссамның аңына балачактан ук сеңеп калган образлар (күзаллаулар) дөньясы. Иҗат һәрвакыт безне балачакка алып кайта”.
Алга таба без, укучылар, “Карт алмагач төбендә” картинасын сүзсез генә укырга өйрәнербез. Әлеге картина сездә нинди хисләр уята? Бәлки ул сезгә үзегез белән булган вакыйганы искә төшерәдер. Әлеге картинаның аеруча кайсы детале сезнең игътибарны җәлеп итә? Ни өчен? Бераздан соң без картина белән танышудан беренче тәэсирләребез турында фикер алышырбыз. (Укучылар сүзсез генә картинаны җентекләп карыйлар.)
III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
Картинада кулланылган төсләрне ачыклау.
Укытучы. Үз тәэсирләрегезне сез бик матур әйттегез. Хәзер инде әйдәгез, “Рәссам ничек итеп безгә әлеге тәэсирләрне җиткерә алды, нәрсә ярдәмендә ул моңа иреште?” дигән сорауга җавап эзлик. Сезгә рәсем дәресләреннән дә бу бик таныш: рәссамның безнең күңелләргә тәэсир итәрлек төп коралы нәрсә ул? (Төс, төсмер, композиция.)
– Әйтегез әле, картинада нинди төсләр өстенлек итә? (Кызыл, кара, ак.)
– Укучылар, бу җылы төсмерләрме, әллә салкын төсмерләрме? (Ќылы.)
Алгы һәм арткы план яссылыгын билгеләү.
Укытучы. Укучылар, игътибар беләнрәк карагыз әле, биредә кайсы ел фасылы сурәтләнгән? (Төрле ќаваплар алына: “Көз”. “Көз җиткәч”, “Алмалар өлгерә”, “Җәй ахыры”, “Август, сентябрь айларында бакча тәмле алма исе белән тула…”)
Укытучы. Әлеге рәсемнең исеме “Карт алмагач төбендә” дип атала. Ничек уйлыйсыз, рәсемнең исемен дөрес билгеләгәнсезме? (Без дөрес әйткәнбез.)
Укытучы. Рәсемдә алмагачтан тыш тагын ниләр сурәтләнгән, кемнәрне күрәбез без? (Бабай, әби, әти, әни, өч онык, дус – күрше малае.)
Укытучы. Ягъни монда карт алмагач төбендәгеләр бер-берсенә якын туганнар икән бит. Балалар, без бу кешеләрне җыеп бер сүз белән ничек атый алабыз? (Бер гаилә кешеләре.)
Укытучы. Әйе, мин сезнең белән килешәм. Алар бер тулы гаиләне тәшкил итәләр. Ярый, фикер алышуны дәвам итик. Әлеге картинада ничә план яссылыгы бар? (Әлеге картинада ике план яссылыгы бар.)
Укытучы Алгы планда кемнәрне, яисә нәрсәләрне күрәсез? (Алгы планда – әни, әти, бәби, дәү әни; икенче планда – алмагач һәм аның янында өч малай алма җыя; тәрәзәдән бабай карап тора. Бабай бу йорт-җирнең хуҗасы булырга тиеш.)
Бер төстәге предметларны табу.
Укытучы. Әйе, балалар, бик дөрес. Хәзер төсләр турында сөйләшеп алыйк. Әйтегез әле, алмагачның кәүсәсе нинди төстә? (Алмагачның юан кәүсәсе ак төстә.)
Укытучы. Тагын шундый төстәге әйберләрне кемдә күрәсез? (Әбинең яулыгы ак, бабайның сакалы ак, әнинең күлмәге, әтинең майкасы, бәбинең өстендәге киеме дә ап-ак.)
Предметара охшашлыкны билгеләү.
Укытучы. Әйе, балалар, сез дөрес билгеләдегез. Ак – ул нинди төс? Татар халкында ул нинди мәгънәгә ия? (Ак төс – чисталык билгесе.)
Укытучы. Әйе, бик дөрес әйтәсең. Әйдәгез, без сезнең белән хәзер бу сүзнең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән карыйк. (Ак – күчерелмә мәгънә, эчкерсез, саф, гөнаһсыз; ягымлы, җылы, бәхетле, рәхәт, кайгы-хәсрәтсез.)
Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз, рәссам бу әйберләрне нигә нәкъ менә ак төстә бирде икән? Хәзер, ягез әле, уйлагыз, агач белән менә шушы кешеләр арасында берәр охшашлык бармы? Булса, ул нинди охшашлык? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)
Укытучы. Әйе, минем өчен дә охшашлык бар төсле тоела. Әйтик, әби белән бабай алмагачның ныклы кәүсәсе булсын, алар алмагачның тамыры белән ботакларны, шул рәвешле алмаларны, яфракларны тоташтырып тора. Әти белән әни ботаклар булсын, ә агачның җимеше – алмалары – ул оныклар, ягъни яшь буын. Уйлап карагыз әле, агачның тамырлары ул ни икән? Хәер, ул рәсемдә бирелмәгән, ләкин алмагачы булгач, аның тамырлары да булырга тиештер. Тамырлар ул – безнең ерак-ерак әби-бабайларыбыз. Җиде буыныңны бел дигәннәр бит. Укучылар, кайсыгыз җиде буынын санап күрсәтә ала? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)
Картинаның идеясе.
Укытучы. Укучылар, рәссам нигә бу картинага “Карт алмагач төбендә” дигән исемне куйды икән? (Мөгаен, бу алмагачны тәрәзәдән карап торучы бабай утырткан булгандыр.)
Укытучы. Бик кызыклы фикер. Ә ул бабай нинди хисләр кичерә икән? Без аның турында картинадан күреп әйтә алабызмы? (Минемчә, бабай шатланып карап тора: карчыгы исән-сау, улы, килене бар, оныклары йөгереп йөри… Ул утырткан алмагач күп итеп алма биргән, аның янында бабайның балалары, гаиләсе бергә җыелган. Карт алмагач гаиләне бергә җыйган, туплаган.)
Укытучы. Балалар, татар халкында шундый фикер яшәп килгән: ир кеше үз гомерендә өй салырга, ул үстерергә, агач утыртырга тиеш. Сез ничек уйлыйсыз, бабай бу эшләрне эшләп өлгергәнме? (Әйе, һичшиксез, өлгергән.)
Укытучы. Әйе, фикерләрне төгәлләштереп әйтсәк, бабай өй салган, менә ул ап-ак тәрәзәләрдән карап тора, тәүфыйклы бала үстергән, инде оныгы да бар, алмагач утырткан, хәзер бабайның балалары – дәвамчылары – аның җимешен җыя. Бәлки рәссам да безгә нәкъ шуны әйтергә телидер: гомерне заяга үткәрмәгез, кешеләргә яхшылык кылып яшәгез, тормышта үз юлыгызны табыгыз, дип әйтергә теләгәндер.
Укытучы. Укучылар, сезгә өйгә әлеге картина буенча сочинение язып килү эше биреләчәк. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге датаны язып куегыз. Әйдәгез бергәләп, сочинениенең планын төзик.
План
- Рәссам кулланган төсләр гармониясе үзенчәлеге.
- Карт алмагач, бабай һәм гаилә образлары һәм алар арасында бәйләнеш.
- Бәхетле гаилә. Рәссам картинада аны ничек сурәтләгән? Минем күзаллауда ул нинди?
- “Карт алмагач төбендә” картинасында миңа аеруча нәрсә ошады? Ни өчен әлеге картинаны Ш.Шәйдуллин “Карт алмагач төбендә” дип атаган? (РАУНД РОБИН структурасы куллану.)
Укытучы. Укучылар, әле генә бергәләп төзегән планны кулланып, Ш.Шәйдуллинның “Карт алмагач төбендә” картинасы буенча телдән хикәя төзеп карыйк әле. Мондыйрак терәк сүзләр кулланырга мөмкин: безнең фикеребезчә, җылы төсләр, үз күләгәсенә, үз ышыгына сыендырган; яхшылык җирдә ятмый; шатлык тулы ышанычлы караш; ачык төсләр белән сурәтләнгән.
IV. Рефлексия
Укытучы. Укучылар, сез бүген дәрестә үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?
– Шамил Шәйдуллин дигән рәссам барлыгын белдек.
– “Карт алмагач төбендә” рәсеме буенча эшләдек.
– Рәсем һәм картина төшенчәләрен ачыкладык.
– Бик яхшы, укучылар. Дәрес барышында картина карарга яратасызмы? – дигән сорауга җаваплар төрле иде. Бу сорауны мин тагын кабатлыйм. Сезнең фикерегез үзгәрдеме?
– Үзгәрде. Картина карау да кызык икән.
– Ни өчен?
– Без караган рәсем матур һәм ышандырырлык итеп ясалган. Ул безне уйландырды, төрле хисләр уятты.
– Сер булмаса, әйтмәссезме?
– Соклану, горурлану.
– Бик яхшы укучылар. Ышандырырлык итеп ясалган рәсемне карау бик рәхәт. Шуңа күрә нинди дә булса эш эшләгәндә үзең өчен генә түгел, башкалар өчен дә кызык һәм мавыктыргыч итеп башкарырга кирәк. Шамил Шәйдуллин сезне моңа ышандырдымы?
– Әйе.
V. Бәяләү. Укучыларның үз эшчәнлекләренә бәя куюлары.
VI. Өйгә эш. Ш.Шәйдуллинның “Карт алмагач төбендә” картинасы буенча сочинение язып килергә.