Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты

Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты

(8 нче сыйныфта класс сәгате) 

 

 Гүзәлия ГАТИЯТУЛЛИНА,

Казандагы 14 нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Класс сәгатенең максаты: укучыларны К.Тинчуринның иҗаты һәм тормышы хакындагы мәгълүматлар белән таныштыру, аның иҗатына карата кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү. Әсәрләре аша балаларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү. Әдип тормышын өйрәтү барышында репрессия корбаннарының  фаҗигале язмышын да күрсәтү.

Җиһазлау: презентация, язучы турында альбом.

Класс сәгате барышы.

  1. Экранда К.Тинчурин портреты.

Укытучы. Сез экрандагы кешене таныйсызмы? Кем ул? Сез тагын татар драматургларыннан кемнәрне беләсез? Рус драматургларыннан кемнәрне беләсез? Казанда К.Тинчурин белән бәйле нинди урыннар бар?

2. Укучылар, класс сәгатебезне дәвам итик. Бүген без сезнең белән К.Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. Безнең бүгенге чарабыз беркадәр үзенчәлекле булыр. Мин сезгә өй эше итеп  бу драматург турында өстәмә мәгълүмат тупларга  кушкан идем. Хәзер шул өй эшләрен тикшереп алыйк әле. Класс сәгатен без телдән журналга күзәтү дип атыйк һәм аның беренче битен ачыйк.

Кәрим Тинчуринның тормыш юлы. Күренекле драматург, Татарстанның атказанган артисты Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15  сентябрендә хәзерге Куйбышев өлкәсе Бедно-Демьян районында крестьян гаиләсендә туа. Бала вакытта ук авыр авыл тормышын үз җилкәсендә татый. Әнисе Мәхмүдә 13 яшьлек Кәримне «бәхет эзләргә» дип Казанга җибәрә. 1900 елда К.Тинчурин мәдрәсәгә укырга керә. Биш ел буе шунда Коръән ятлый. Ләкин аны бу мәдрәсә белеме канәгатьләндерми. Ул үзлегеннән укый, ахырда мәдрәсәне ташлап чыга. Ул яза башлый. Башта хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза. Бераздан драматург булып таныла.

Экранда сез К.Тинчуринның әтисе Гали абзыйны һәм әнисе Мәхмүдәне күрәсез. К.Тинчурин тормышын гимназистка Заһидә белән бәйли, шулай итеп язучының бәхетле гаилә тормышы башлана. Экранда сез К.Тинчуринның булачак тормыш иптәше Заһидәне күрәсез. Бу фотолар аларның гаилә архивларында сакланган. Заһидә фотоларда ире Кәрим һәм хезмәттәш дуслары белән төшкән.

Иҗат юлында Тинчурин үзен күпкырлы талант иясе буларак танытты, ул – драматург, артист, шагыйрь, режиссёр да.

Тинчуринның әсәрләре. “Моназара” (1906), “Хәләл кәсеп” (1910), “Шомлы адым” (1910–1912), “Беренче чәчәкләр” (1913), “Назлы кияү” (1915), “Ач гашыйк” (1915), “Соңгы сәлам” (1916), “Җилкуарлар” (1916), “Йосыф-Зөләйха” (1917), “Сакла, шартламасын” (1918), “Зар” (1922), “Казан сөлгесе” (1923), “Сүнгән йолдызлар” (1923), “Тутый кош” (1923), “Американ” (1924), “Нәни абый” (1925), “Зәңгәр шәл” (1926), ”Ил” (1927), “Кандыр буе” (1930), “Корыч орчык” (1930), “Ударниклар бәйрәме” (1933), “Алар өчәү иде” (1935).

Бу исемлектә 26 әсәр күрсәтелгән, шуларның өчесе генә башка авторлар белән берлектә язылган. Әсәрләрнең күбесе бүген дә театр сәхнәләреннән төшми.

– Әсәрләре буенча  төркемнәрдә диалогик күнегүләр.

1  нче төркем: Узнайте есть  ли в книжном магазине произведения Карима Тинчурина. Если их нет, то можно ли их заказать.

2 нче  төркем: Позвоните в кассу театра и узнайте какие спектакли из репертуара Карима Тинчурина есть в апреле.

 

Тинчурин – артист.

Тинчурин – артист. Хәзерге Татар дәүләт академия театрының беренче адымнары «Сәйяр» труппасыннан башланып китә. Ул труппаны җитәкли. 1922 елда Татар дәүләт театрын оештыра. Драматург, артист, режиссёр К.Тинчурин татар сәхнәсенең Габдулла Кариев кебек үк мәгънәви атасы була.«Американ»да Искәндәр, «Сүнгән йолдызлар»да Надир, «Зәңгәр шәл»дә Булат, «Беренче чәчәкләр»дә Хәмит  кебек катлаулы образларны сәхнәдә ул үзе башкара.

Театр һәм әдәбият өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен аңа 1926 елда ТАССРның атказанган артисты дигән исем бирелә.

Тинчурин – драматург.

Тинчурин – драматург. Татар сәхнәсендә Тинчуринның “Сакла, шартламасын” (1918), “Казан сөлгесе” (1923), “Сүнгән йолдызлар” (1923), “Американ” (1924), “Зәңгәр шәл” (1926), “Ил” (1927), “Кандыр буе” (1931), “Алар өчәү иде” (1935) һ. б. әсәрләре ярты гасырдан артык вакыт инде, кабат-кабат куелып, бөтен тамашачының күңелен җәлеп итеп, дулкынландырып килә.

Драматург шактый бай, үзенчәлекле тормыш юлы уза. Революцион хәрәкәттә катнашкан өчен мәдрәсәдән куыла. Аңа урман каравылчысы булып та эшләргә туры килә. Аннан укытучы була.Тормыш сукмаклары аны «Сәйяр» труппасына алып бара. Казандагы беренче дәүләт театры труппасының җитәкчесе һәм режиссёры була ул.

К.Тинчуринның күп кенә пьесалары халык җырлары, егет һәм кызларының уеннары белән баетылып, музыкаль әсәрләргә әйләнгәннәр. «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Кандыр буе» әсәрләрендәге хорлар, арияләр татар музыкасының кыйммәтле фондын тәшкил итә. Драматургка үз әсәрләренә музыка язарга иҗатташ дусты Салих Сәйдәшев ярдәмгә килә. Бу дуслыкның нәтиҗәсе булып, ничә тапкыр карасаң да туйдырмый торган, искиткеч эчтәлекле, матур, музыкаль әсәрләр туа.

1936 елның маенда Татарстан Республикасы зур тантана белән драматургның иҗат эшчәнлеге башлануга 25 ел тулуны билгеләп үтә. Татарстан Язучылар союзының соравы буенча ул әсәрләренең исемлеген төзеп бирә.

Тинчурин – шагыйрь.

Тинчурин – шагыйрь дә. Сәхнәдә, радиода, телевидениедә Тинчурин сүзләренә язылган җырларны без гел ишетәбез. Ярты гасырдан артык бу җырлар бер дә искермиләр, аларны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Тинчуринның озак еллар буе композитор Салих Сәйдәшев белән бергәләп эшләве бик табигый сыман. Аның тирән мәгънәле сүзләренә бары тик Сәйдәшев кенә музыка иҗат итә алыр иде кебек. 1922 елда Салих Сәйдәшевне Оренбургтан Казанга Кәрим Тинчурин дәшеп китерә. Шул вакытта алар арасында иҗади дуслык башлана. Кәрим Тинчуринның күп кенә шигырьләренә көйләрне С.Сәйдәшев яза. “Булат җыры”, “Кара урман”, “Без кабызган утлар” шундыйлардан.

Укучылар, К.Тинчурин биографиясе сезнең өстәлләргә куелган махсус  битләрдә  бар, экранда сез аның биографиясе буенча сораулар күрәсез. Шуңа җавапларны битләрдәге биографиядән табарга кирәк булыр.

Кәрим Тинчуринның биографиясе буенча сораулар

  • К.Тинчуринның иң зур теләге нинди була?
  • Ул нинди мәдрәсәгә укырга керә?
  • К.Тинчурин талантын, гомерен нәрсәгә  багышлый?
  • Кайчан бер дәүләт театры оештыру максаты куела?
  • К.Тинчурин драматург буларак кына танышмы?
  • Ул кайчан үлгән? Аның кабере кайда?
  • Язучы акланамы?

 

К.Тинчурин безнең арабызда юк инде. Шулай да, әсәрләре аңа үлемсезлек  алып килде, ул тормышны яратты, җитәкче булды, иҗат итте, спектакльләрдә уйнады.

Укучылар, без сезнең белән журналыбызның соңгы битен яптык. Сезгә бүгенге класс сәгатенең кайсы моментлары истә калды? (Укучылар җаваплар бирәләр. Әңгәмә, нәтиҗәләр ясала, йомгаклана.)

Өй эше: Кәрим Тинчурин  исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры кайда урнашкан? Сезнең анда булганыгыз бармы? Шул хакта сөйләгез. Театр турындагы мәгълүматны Интернеттан яки башка чыганаклардан эзләп табыгыз.