Кар – муллык билгесе ул. Seasons: winter

№ 203

(3 нче сыйныфта әдәби уку һәм инглиз теленнән фәненнән   интегральләшкән

дәрес)

Роза ЙОСЫПОВА,

Арча районы Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Ләйсән ПОТЕХИНА,

Арча районы Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы

Максат:

– укучыларның явым-төшемнәр турында белгәннәрен ныгыту, яңа төшенчәләр белән баету;

– сәнгатьле уку, бәйләнешле сөйләм теле күнекмәләрен үстерү;

– кышкы матурлыкка соклану хисе, телләр өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Бурычлар:

карның муллык билгесе булуына төшендерү;

– укучыларның дәрестә актив катнашуларына ирешү;

– күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын  арттыру

Предметара бәйләнеш: бәйләнешле сөйләм үстерү, татар теле, әйләнә-тирә, сынлы сәнгать.

Көтелгән  нәтиҗәләр:

– карның муллык билгесе булуын аңлаулары;

– ике телдә дә матур, тулы итеп җөмләләр төзи белүләре;

– яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек һәм хрестоматия белән эшли белү;

– йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү, үз фикереңне җиткерү.

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш.

Дәрес материалы: Сафиуллина Г.М., Хәсәнова Ф.Ф., Мөхәммәтҗанова Ә.Г. Дәреслек-хрестоматия  63 бит, Ф.Зыятдинов «Муллык билгесе».

Җиһазлау: ноутбук, экран, презентация, рәсемнәр, кар бөртекләре, мәкальләр, биремле карточкалар.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру, психологик уңай халәт булдыру

Башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Очрашканда кешеләр –

Олылар һәм кечеләр

Бер-берсен сәламлиләр:

Укучылар.

Исәнмесез! (Кунакларга карап.)

Исәнмесез! (Укытучыларга.)

Исәнмесез! (Бер-берсенә.)

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Исәнмесез!

Инглиз теле укытучысы.: Hello, my dears!

Укучылар.

It’s time to say «Hello!»

t’s time to say «Hello!»

It’s time to say «Hello!»

And start our lesson!

Инглиз теле укытучысы. I’m very glad to see. As you see we’ll have an unusual lesson today.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы.  Хәерле иртә, укучылар! Бүген безнең дәресебез үзенчәлекле. Дәресебез инглиз һәм татар телләрендә үтәчәк. Дәрестә барыгыз да актив катнашырсыз дип ышанып калабыз. Уңышлар сезгә!

Инглиз теле укытучысы. Now, please, look at the screen. There is a little poem. We’ll read it. At first I’ll read it myself. Listen to me very attentively, please.  

Spring is green.

Summer is bright.

Autumn is yellow.

Winter is white.

(Чтение стихотворения учителем, хором за учителем, индивидуально.)

Инглиз теле укытучысы. Well done, boys and girls! And tell me, please, what season is it now?

Укучылар. It’s winter.  

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Бик яхшы. Әйдәгез, хәзер сезнең белән кышкы айларны искә төшереп үтәбез.

Укучылар. Кышкы айларга декабрь, гыйнвар, февраль керә.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Бик яхшы.

Инглиз теле укытучысы. Let’s translate winter months: декабрь – December, гыйнвар –January, февраль – February.  

Укучылар. December, January and February.

Инглиз теле укытучысы. You are right. Now do the task – find the pairs of English and Tatar  words. 

Игра «Найди пару»  

Җәй Snow
Яз Summer
Кыш Rain
Көз Autumn
Кар Sun
Кояш Spring
Яңгыр Winter
   

Ii. Уку мәсьәләсен кую

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Яхшы.Урамга күз салыйк әле. Тирә-як нинди төстә?

Укучылар. Тирә-як  ап-ак төстә.

Инглиз теле укытучысы. Do you remember how we translate the word «ак»?

Укучылар. White.

Инглиз теле укытучысы. Do you remember the word «кар»?

Укучылар. Snow.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Яхшы, әйтегез әле, ә нәрсә соң ул кар?

Укучылар.  Кар ул – туңган су кисәкләре. Һава суынгач, су кисәкләре җир өстенә кар яки боз булып ява башлый.

 Төркемнәрдә эш

Башлангыч сыйныфлар укытучысы.  Ә хәзер төркемнәрдә эшләп алабыз. Мин сезгә кар бөртекләре өләшәм, аның артына сүзләр язылган. Биремнәрне тыңлыйбыз:

1 нче төркем. «Кар бөртеге нинди?» дигән сорауга җавап бирүче кар бөртекләрен туплый.  (Ак, матур, салкын, кечкенә, юеш…)

2 нче төркем. «Кар бөртеге нишли?» дигән сорауга җавап бирүче кар бөртекләрен туплый. (Ява, эри, оча, ябыша, саклый… )

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Бик яхшы. Саклый. Ә нәрсәне саклый ул?

Укучылар. Кар ул җирдәге үсемлекләрне, игеннәрне өшүдән саклый.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Карның файдасы нидә?

Кыш көне карны күп тотсаң, язын туфракта дым күп була, һәм үсемлекләр яхшырак үсә. Кырларга махсус кар тоткычлар урнаштыралар, яисә тирән итеп буразналар сызалар, төрле киртәләр янында кар күбрәк өелә. Ә кар аз булганда зыян нидә?

Укучылар. Кар аз булганда, көзен чәчкән игеннәр, үсемлекләр өшергә мөмкин. (Слайд. Кар күп һәм аз булу очрагын  чагыштыру.)

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Әлбәттә, менә бу рәсемнәрдә дә шул чагылыш тапкан. Димәк, безнең дәресебезнең темасы – «Кар муллык билгесе ул». (Тактага язабыз.)

Ял минуты

Инглиз теле укытучысы. Now, let’s have a rest. (Физкультминутка.)

III. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

  1. Карточкалар белән эш. Белгәннәрне актульләштерү.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Хәзер без сезгә биремнәр бирәбез. Күргәнегезчә, анда өч багана. Уртадагы баганада татарча сүзләр бирелгән. Беренче баганага белгән сүзләрне инглиз телендә язарга, белмәгәннәрен буш килеш калдырып торасыз.

Before   After  
  Ак  
  Кыш  
  Муллык  
  Салкын  
  Саклый  
  Пакъ  

 

Инглиз теле укытучысы. Now your task is to write words which you know. If you don’t know the word you may take it clean. (Укучылар таблицаның беренче баганасындагы биремнәрне генә үтиләр.)

  1. Ф. Зыятдиновның «Муллык билгесе» шигыре өстендә эш. (Слайд. Автор портреты.)

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Укучылар, безнең хрестоматиянең 63 нче битендә  Ф.Зыятдиновның «Муллык билгесе» дигән шигыре  бирелгән. Кем ул Ф. Зыятдинов, ни өчен ул бу шигырьне язган? Алдагы дәресләрдә нәтиҗә ясарбыз. Үзегез аның турында мәгълүмат туплап килерсез. (Шигырьне укытучы укый.)

  1. Сүзлек эше.

пакъ – чиста

муллык – байлык

тукый – ясый, барлыкка китерә

(Балалардан укыту, анализлау.)

Башлангыч сыйныфлар укытучысы.

– Автор карны ничек сурәтли? (Ак, пакъ итеп.)

– Нинди чагыштыру кулланган? (Ашъяулык белән чагыштыра.)

– Ни өчен кырга җылы? (Чөнки анда кар күп.)

– Җирне кочып җылытуны икенче төрле ничек аңлыйсыз? (Кар җирне салкыннан саклый.)

Инглиз теле укытучысы. Now let’s read this poem in English. Listen to me very attentively, please.

A sign of prosperity

So white, so clean

The tablecloth is already on the ground.

We call it a symbol of prosperity.

Clouds weave it

Leisurely, easily.

Fields are turned over with white color.

And in winter frosts

It’s warm in the field.

And it is cold.

He saves the ground.

Now, it’s your turn to read. (Укытучы шигырьне укып күрсәтә, аннары хор белән, аннары аерым-аерым укыйлар.) 

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Укучылар, әйдәгез, хәзер сезнең белән карточкадагы өченче багананы тутырабыз.

Инглиз теле укытучысы. Let’s complete the third column in your papers. (Укучылар таблицаның өченче баганасындагы биремнәрне үтиләр.)

Инглиз теле укытучысы. Well, are you ready? Let’s check your work. (Тикшерү.)  

  1. Рефлексия

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Укучылар, сез үзегез бүгенге дәрестә нинди яңалык ачтыгыз? «Кышкы кар – көзге икмәк», «Кар күп булса, иген уңар»дигән бик матур татар халык мәкальләре бар. Чынлап та, бүгенге дәрестә бу мәкальләрнең асылын аңлый алдыгызмы?   

Инглиз теле укытучысы. What is the main theme of our lesson? What did we speak about?

Укучылар. We speak about snow. (Тактага язабыз.)

Инглиз теле укытучысы. What kind of snow do you know? Name me two adjectives, please.

Укучылар. White, clean, soft, … (Тактага ике сыйфат язабыз.)

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Укучылар, әйдәгез, хәзер кар турында фигыльләр әйтәбез. Кар нишли?

Укучылар. Кар ява, эри, киемнәргә куна, җирне каплый, саклый. (Тактага өч фигыль язабыз: ява, эри, саклый.)

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Ә хәзер кар турында тулы, матур җөмлә төзибез.

Укучылар. Тышта ап-ак кар ява. Урамда күп итеп ап-ак кар ява. (Тактага акбур белән языла.)

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Димәк, укучылар, карның күп итеп явуы кырлар һәм бакчалар өчен нәрсә ул?

Укучылар. Ул – байлык, муллык. (Берсе тактага языла.)

Башлангыч сыйныфлар укытучысы. Бу дәрестә без сезнең белән карның байлык икәнлеген ачыкладык. Дәрестә актив катнашуыгыз өчен сезгә афәрин диясе генә кала.