Капка төбендә

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен бәйрәм)

Айгөл БӘХТЕГӘРӘЕВА

Казандагы 115 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, аның халыбызның гасырлар буена тупланып килгән байлыгыбыз икәнен аңлату;

– татар халкының гореф-гадәтләренә кызыксынаучанлык тәрбияләү, йолаларына, туган телеңә карата горурлык хисләрен тудыру.

– сөйләм телен, сүзлек запасын арттыру.

Кирәкле җиһазлар: йөзек ,чабата, читек, калфак, түбәтәй, билбау, камзул, алъяпкыч, җәнлекләр битлекләре, чигү җепләре, яулык.

Бәйрәм барышы

(«Капка төбендә» күренеше. Йортның алгы ягы, ике яклап урындыклар. Бер якта – әниләр, икенче якта балалар утыралар. Салмак кына И.Шакиров репертуарыннан татар халык җыры «Сарман» яңгырый. Алып баручы чыга.)

Алып баручы. Исәнмесез, әниләр!

Әниләр. Исәнмесез!

Алып баручы. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Алып баручы. Без сезнең белән бүген капка төбенә җыелдык. Шундый кич утырулар үзләрендә күпме серләрне саклый бит: күпме җырлар җырланган, такмаклар әйтелгән, уеннар уйналган. Әйдәгез, без дә такмаклар әйтешик әле!

Халкыбызның йолаларын

Искә төшерик әле!

Күңелле итеп, әйдә,

Бергәләп утырыйк әле!

Җырларга да мин оста,

Биергә дә мин оста.

Әти-әни эшкә кушса,

Мин авыру, мин хаста.

Әтәч менгән читәнгә,

«Кикирикүк» итәргә,

Әтәчкә дә хәбәр килгән.

Армиягә китәргә.

Әтәч әйтә: «Бармыйм», – ди,

Тавык әйтә: «Калмыйм, – ди, –

Син армиягә китсәң,

Бер күкәй дә салмыйм»,– ди.

Сары, сары, сап-сары

Сары пәке саплары.

Сараларган барган идем,

Җырлый икән атлары.

Көзгегә карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.

Әбиләргә бер атнага

Кунакка барыйм әле.

Ике песи суга бара,

Көянтә-чиләк асып.

Ике тычкан карап кала

Капка төбендә басып

Алып баручы. Ай, бигрәк күңелле булды! Әйдәгез, урыннарга утырабыз.

Татар халкында шундый әйтем бар: киемеңә карап каршы алалар. Карагыз әле, балалар, без бүген ничек матур итеп милли киемнәрдән киенеп килгәнбез: кызлар калфаклар кигән, малайлар – түбәтәйләр. Ә безнең әниләребезгә миллилек җитеп бетми икән. Мин әниләребезгә үзебезгә милли орнаментлар белән яулыклар чигәргә тәкъдим итәм. Ә без, балалар, әниләребез чигү чиккәндә татар халкының милли киемнәре белән якыннан танышып алыйк әле. (Балалар милли киемнәр торган өстәл янына баралар.)

Алып баручы. Төрле җирләргә таралып, шактый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр төркемнең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрендә дә үзенчәлекләр бар.

  1. Күлмәк белән ыштан

Кием комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соңрак — чалбар да) тәшкил итә. Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән. Күлмәк иркен һәм озын булып, ыштан (чалбар) өстенә төшеп торган.

  1. Хатын-кыз күлмәге

Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән.

  1. Алъяпкыч

Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән. Бу очракта төсләрнең контраст хасил итүе, бер-беренә каршы куелуы киемнең гармониясен бозмый, киресенчә, бизәп кенә тора, күркәмлек кенә өсти.

  1. Камзул

Татар халкының оригиналь киеме – камзул. Ирләр аны өйдә кигән. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, я булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукымасыннан тектергәннәр.

  1. Билбау

Ирләрнең тышкы өс киеменә җыйнаклык биреп торучы нәрсә – билбау (әзәр).

  1. Түбәтәй

Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

  1. Калфак

Калфакның төрләре хәйран күп. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр.

  1. Читек

Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре – читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.

  1. Чабата

Урта Идел һәм Урал алды буе татарларының эш киеме комплексына юкә аяк киеме – чабата да хас була. Кечкенә башлы, сай чабаталар татар чабатасы диелгән. Чабатаны күбрәк тула оек өстеннән кигәннәр. Татар халкы тышта йөргән аяк-киеме белән өйгә кермәгән. Шуңа күрә ишегалдына яки абзар-кура тирәсенә чыкканда җиңел киелә һәм салына торган агач башмак кигәннәр.

Менә балалар, без милли киемнәр белән якыннан таныштык. Инде әниләребез дә яулыкларын чигеп бетергән. Әйдәгез, әниләребез, үзегез милли орнаментлар белән чиккән яулыклар белән матур итеп биеп күрсәтегез әле. («Шәл бәйләдем» җыры яңгырый, әниләр бии.)

Алып баручы. Бигрәк уңган инде безнең әниләр! Әйдәгез, үзебезнең капка төбенә утырыйк. Бераз ял итеп алыйк, «Йөзек салышлы» уйныйк.

«Йөзек салышлы» уены

Алып баручы. Йөзекне кем сала? Әйдәгез, санамышлар ярдәмендә билгелибез.

Бала.

Әке, бәке,

Кыек сәке,

Саескан, чыпчык

Кемдә йөзек – сикереп чык!

Алып баручы. Нинди җәза бирәбез?

Балалар, әниләр. Җырласын! (биесен, шигырь сөйләсен).

(Уенны 3 – 4 тапкыр уйнагач, урыннарга утыралар.)

Алып баручы. Сез уйнаган вакытта мин сезнең урыннарга сүзләр куеп чыктым. Ләкин алар гади генә сүзләр түгел. Анда мәкальләрнең башы яисә ахыры язылган. Сезгә әниләр белән бергә шул мәкальләрне бергә җыярга кирәк була. (Татарча бию көе уйный, мәкальләр җыялар.)

Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел.

Үз илем – алтын бишек.

Теле барның – иле бар.

Тырышкан табар – ташка кадак кагар.

Кунак булсаң, тыйнак бул.

Алып баручы. Булдырдыгыз! Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, карыйк әле, белә алырсыз микән?

  1. Хәйләкәрнең хәйләкәре –

Ялагай дип атыйлар.

Туны белән койрыгын

Бөтен җирдә мактыйлар. (Төлке)

  1. Кышлар буе өнендә

Йоклый көнен-төнен дә.

Бик яратканга күрә

Төшенә дә бал керә. (Аю)

  1. Үзем куркак булсам да,

Балалар бик ярата.

Яттан шигырьләр сөйлиләр

Мин наянга карата. (Куян)

  1. Су буенда туебыз,

Чебен-черки – сыебыз. (Бака)

Алып баручы. Бу җәнлекләр кайсы әкияттә очрый?

Әниләр, балалар. “Теремкәй”дә.

Алып баручы. Ә хәзер безнең балалар «Теремкәй» әкиятен уйнап күрсәтерләр. (Балалар әкиятне сәхнәләштерәләр. Әкиятнең азагында теремкәйне яңадан төзиләр.)

Алып баручы. Күрәсезме, балалар, йортны җимерүгә караганда төзергә күпкә авыррак икән. Аның өчен безнең геройларыбызга бердәм булырга, бер-беренә булышып күп көч куярга кирәк булды. Сез дә алдагы көннәрегездә һәрвакыт бер-берегезгә ярдәмгә килегез, дус булыгыз. Инде капка төбеннән өйгә дә кайтырга вакыт җитте. Әйдәгез, бүгенге кичебезне «Туган тел» җыры белән тәмамлыйк. («Туган тел» җырын бергәләп башкаралар.)