Каен – сәламәтлек һәм тормыш агачы

№ 125

(III сыйныфта тәрбия сәгате)

Физия ФӘЙЗРАХМАНОВА,

Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы – Сөрде башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

– укучыларга каен агачы турында мәгълүмат бирү, каен агачының кеше өчен файдалы булган якларын ачыклау;

– укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, сәнгатьле сөйләү культурасын үстерү;

– балаларда әйләнә-тирә табигатькә, җисемнәр һәм күренешләргә карата кызыксыну уяту, әйләнә-тирә табигатьнең бөтенлеге турында күзаллау формалаштыру;

– табигатькә карата сакчыл караш, мәхәббәт, туган ягына хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: плакатлар, картиналар, каен агачыннан ясалган әйберләр, компьютер, проектор, презентация.

Чара  барышы:

  1. I.                  Оештыру өлеше

Исә җилләр, оча кошлар.

Килә коштай очасы.

Күккә менеп, Җиргә төшеп

Шук җилләрне кочасы.

Табигатьнең матурлыгын

Килә саклап каласы.

Аның белен дус торасы,

Сау-сәламәт буласы:

Без – табигать баласы!

– Ә нәрсә соң ул табигать? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

II. Актуальләштерү

  1. 1.                  (Табышмак әйтү)

Ак күлмәген кигән,

Алкалар таккан.

Кунак булып бүген

ул безгә килгән.

Укытучы. Безгә кунакка нинди агач килгән инде? (Каен)

1 нче укучы («Каеннарныӊ ак яктысы» Флера Зыятдинова).

Күӊелемә тулган моӊ-сагыштан

Ямансулап йөргән бер чакны,

Килеп чыктым каен урманына,-

Каен урманнары яп-якты.

Күӊелемә ак нур булып тулды

Каеннарныӊ ап-ак яктысы.

Шушы аклык, шушы гүзәллекне

Ахыргача иде саклыйсы.

Укытучы. Шигырьдән нәрсә белдек?

III. Төп өлеш

(Каен турында мәгълүмат бирү. Укучылар чыгышы.)

1 нче укучы. Каен – иң матур агачларның берсе.

Зифа буйлы ак каен – җир йөзендәге  иң матур агачларның берсе. Ак каен – аклык, сафлык, гүзәллек, чисталык символы булып  санала.  Аны гүзәл каен, бөдрә каен, зифа каен, нәфис каен кебек матур исемнәр белән атап йөртәләр. Каен урманнары -Татарстанның тиңсез хәзинәсен тәшкил итә.  Каенның гомер озынлыгы  100- 120 ел, ә биеклеге 25 метрга кадәр җитә. Ул туфракка һәм дымга артык таләпчән түгел, аның өчен яктылык мөһимрәк.

2 нче укучы. Каен агачының үрчүе.

Кыш көне каен агачында алкалар барлыкка килә.Яз көне шушы алкалар чәчәккә әйләнә. Агач  май башында чәчәк  ата, яфрак  яра. Орлыклары җәен өлгерә. Җил бу орлыкларны төрле якка тарата, алардан яңа үсентеләр үсеп чыга.

3 нче укучы. Каенның ел фасылларына карап  үзгәрүе.

Каен агачына карап ел фасыллары алмашуын күзәтеп, нәтиҗә ясап була. Җәй көне ул яшел. Көзен саргая, яфраклары  коела башлый. Кыш көне бу агач башка агачларга караганда  матуррак.  Аның  ап-ак челтәр шәле арасыннан  кара кайрысы гына күренеп тора. Яз җитсә, каен тагын да матурая, алкалары асылынып төшә, тирә-якка яз исен тарата.

4 нче укучы. Каенның төрләре.

Россиядә каенның алтмышка якын  төре билгеле: иенке каен, ак каен, елак каен, салынкы каен, сөялле каен, асылмалы каен, кәрлә каен һ.б.

5 нче укучы. Каен агачының файдасы һәм аны куллану.

Каен агачы кешеләргә бик күп төрле файда китерә. Медицинада авыру кешене сихәтләндерү өчен  каенның һәр өлеше менә дигән дәва чыганагы булып санала. (Укучылар чыгышы.)

Каен бөресе

Каенныӊ бөресе составында эфир майлары, аскорбин кислотасы бар. Ул бик яхшы сидек кудыргыч, авыртуны басучы, сулыш юлы авыруларын,   яраларны савыктыручы чара булып санала. Каен бөресен шампуньнар, мазьлар, бальзамнар ясаганда кулланалар. Кыш көне көртлекләр  дә каен бөреләре һәм алкалары  белән тукланалар.

Каен яфраклары

Каен яфраклары төнәтмәсен йөткерүдән һәм шешенүдән  файдаланалар, ашказаны авырулары, йөрәк– кан тамырлары авырулары булган кешенең  хәлен  җиңеләйтү өчен  кулланалар. Аныӊ кайнатмасы белән чәч коелганда баш юалар, бөерләрне дәвалыйлар. Яфракларыннан шулай ук тукымаларны ману өчен яшел һәм сары буяу алалар.

Каен себеркесе

Каенныӊ себеркесе тәнгә үзе бер сихәт. Каен себеркесе буыннар авырганда бик нык ярдәм итә. Себерке белән чабынганнан соң,  буыннар йомшарып, тәннәр җиңеләеп, сафланып китү. Яшь яфраклардан  ванна ясыйлар, авырган җирләргә ябыштырып куялар.

Каен суы

Каенныӊ суы да дәва буларак  файдалы. Каен суында җимеш шикәре, алма кислотасы, аксымнар, С витамины, натрий, кальций, тимер, бакыр тозлары була.    Каенныӊ суы органнар эшчәнлеген яхшырта, бөердәге ташларны эртә, ашказаны, буыннар авыртканда, салкын тигәндә, авыз эче бозылганда кулланыла. Каен суы белән югач, бит тиресе чистара, чәчләр әйбәтрәк үсә, куак бетә.

Чага – каен гөмбәсе

Чага  каен агачына ябышып үсә. Аны кайрысы җәрәхәтләнгән карт каен агачларында күрергә була. Чага гөмбәсен сулыш юллары авыруларын һәм ашказаны-эчәк авыруларын дәвалау өчен кулланалар.

Каен тузы

Каен тузы – каенның кайрысы, ул  аны төрле бәла – казалардан саклый. Каен тузы яңгыр үткәрми, агачны черүдән саклый. Бик борынгы заманнарда, әле кәгазь булмаганда, каен тузына язганнар. Каен тузыннан җиләк һәм гөмбә җыю өчен бик матур, жиңел савытлар-тырыслар, кәрзиннәр  ясаганнар. Туз бик яхшы яна. Аның  белән учак тергезеп жибәрү бик җиӊел.

Дегет

Каен агачыннан алынган дегет микробларга һәм төрле паразитларга каршы көрәшү үзлегенә ия. Аны тире авыруларын: кычытыну, экзема, лишай, псориаз, язва, чабыру, гөмбә авыруларын дәвалау өчен дару ясаганда кулланалар.

Каен күмере

Янганнан калган каен агачыннан күмер алалар. Каен күмереннән суны һәм һаваны чистарту өчен активлаштырылган күмер ясыйлар. Ә медицинада    активлаштырылган күмерне агуланганда, ашказаны авырганда кулланалар.

Каен агачы

Каенның үзагачы каты, нык, авыр, ак төстә. Каеннан фанера, мебель, чаңгы, машина детальләре, төрле инструментлар, балта, чүкеч саплары, арба һәм чана өлешләрен, савыт-сабалар, куна такталары, уклаулар ясыйлар. Элек каен агачыннан телеп алынган чыра ярдәмендә мичкә ягып җибәргәннәр, йортны яктыртканнар. Кышын йортларны җылыту өчен каен утыны әзерләгәннәр. Каен агачы пычкы чүбе  калдыкларын химик юл белән эшкәртеп спирт, уксус, ацетон, скипидар алалар.

Каен агачы үз энергиясе  белән организмны терелтүгә сәләтле. Каен урманында салкынча җиләс саф һава. Ак каеннар арасында  йөреп тынычланасың, күңелең күтәрелеп китә. Җәен каен җиләге, ә көзен каен гөмбәсе җыярга киләсең. Менә нинди файдалы  агач икән ул каен.

IV. Каен турында:

Халык сынамышлары һәм әйтемнәре

Каен агачы мең сырхауга дәва.

Каены ак булса да, дегете кара.

Каен утыны – җылылык чыганагы.

Каен тузы юеш булмый.

Каен себеркесе хан кызын да терелткән.

Каен агачының бөресе күп булса, тары  уңар.

Каен суы татлы булса, ашлык уңар.

Каен суы күп акса, ел яңгырлы булыр.

Табышмаклар

– Кәүсәсе ак, яулыгы яшел. (Каен)

– Ак күлмәген кигән,

Алкаларын таккан. (Каен)

2. Рәссамнар үзләренең картиналарында каен агачларын бик матур итеп сурәтлиләр: 

Аркадий Рылов. «Зелёный шум».

Архип Куинджи. «Берёзовая роща».

Исаак Левитан. «Золотая осень».

Александр Головин. « Берёзки».

Аркадий Рылов. «В лесу».

3. “Каен” сүзе татар халык җырларында, шигырьләрдә бик күп тапкырлар яңгырый.  Каен агачы турында татар халык әкиятләрен, язучылар язган әсәрләрне дә укырга була.

Каен турында җырлар да шактый: “Ак каен”(З.Ярмәкәев шигыре, халык көе),   “Идел буе каеннары”(Ә.Ерикәй сүзләре, И. Шакиров көе), “Керим әле, урманнарга” ( Г. Мөхәммәтҗанов сүзләре, Р.Яхин көе ), “Туган ягым каеннары” (И.Юзеев шигыре, М.Имашев көе ), һ.б.

V.           Ак каен.            Татар халык көе,            Зыя Ярмәки сүзләре

(балалар түгәрәк ясап җырлап әйләнәләр)

Яфраклары яшел ак каенның

Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.

Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,

Гөрләп тора һәр көн тау ягы.

Яшь балалар, бигрәк матур кызлар

Ак каенны сөеп мактыйлар.

Яз башында алар һәр ел саен

Ак каенда бәйрәм ясыйлар.

Ап-ак каен — инде бик карт каен,

Бизәлә ул язлар килгәндә.

Яшел яфрак яра һәр ел саен,

Кояш җылы нурлар сипкәндә.

VI. Каен елый (Г. Шәрипова) укучы сөйли

Гәүдәсенә тирән яра ясап,

Агызалар ак каенның канын.

Кеше кылган шушы кансызлыкка

Күпме түзәр икән мескен каен?

Эте- бете кирәксә-кирәкмәсә,

Яра сала зифа каенга.

Тамырларга үткәч салкын тимер,

Җаннар сыкрый, ай-һай кыен ла.

Яшел шәлен, алкаларын тагып

Ул түгелме язны каршылый?

Нигә әле шатлык өләшүче

Кеше кимсетүдән зар елый?

Ак кәүсәдә тирән яра эзе.

Каен елый, каен сагышлы.

Рәнҗеткәнче, бераз уйлан кеше,

Төшмәс микән, диеп, каргышы.

-Каен ни өчен елый?

– Без, каен суын эчәбез дип, каенны җәрәхәтлибез икән. Аныӊ ярыкларына паразит гөмбәләр эләгә. Алар, каенныӊ үзәгенә кереп, аны черетә башлыйлар. Зәгыйфь агачка урман кортлары – төрле бөҗәкләр ябырыла. Тирә-юньгә ямь биреп үскән яшь каен бер заман әкренләп корый башлый.

– Әгәр  сезнеӊ юлыгызда яралы каен очраса  нишләр  идегез?

– Каен суын ничек дөрес итеп алырга?

– Нинди агачтан гына алырга ярый?

– Агачка нинди ярдәм күрсәтергә кирәк? (Укучылар җаваплары тыңлана)

VII. Йомгаклау.

– Агачлар күп үскән урын ничек атала?

– Урман ул кошларның, җәнлекләрнең туган йортлары. Без анда кунак кына, ә кунакта тыйнак булырга, үзеңне дөрес тотарга кирәк. Кызганычка каршы кайбер кешеләр урманда үзләрен дөрес тотмыйлар. Әйдәгез, экологик кагыйдәләрне искә төшерик:

1. Кош ояларын туздырма.

2. Урман  җәнлекләренә тимә, аларның балаларын үзең белән алып кайтма.

3. Кырмыска ояларын ватма.

4. Урманда учак якма, шырпы белән уйнама.

5. Чәчәкләрне өзмә,агачларны сындырма.

6. Урманда тынычлыкны сакла, шаулама.

7. Урманда чүп-чар калдырма.

8. Гөмбәләрне, үләннәрне таптап йөрмә.

– Урман безне киендерә, туендыра, җылыта, сулар өчен чиста һава бирә, җирнең уңдырышлылыгын саклый, дым белән туендыра. Урманнар булмаса, елга-күлләр кибәр, корыр иде. Шуӊа күрә, урманнарыбызны сакларга, яшь агачлар утыртырга кирәк.

Безнең каеннарыбыз да саклауга һәм кадерләүгә лаек. Ак каеннар авылларыбызны бизәсен, безнең күңелләрне күтәрсен, күз яшьләрен түкмәсен!

(«Туган як каеннары» җыры башкарыла.)