Җырдай моңлы татар теле
№ 174
(Мәктәпкә хәзерләнүчеләр төркеме өчен шөгыль)
Лилия ИМАИЕВА,
Казандагы 175 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе
Максат. Балаларны Туган тел көне белән таныштыру; аларның рухи дөньясын баету өчен шартлар тудыру; туган телгә, гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә, шулай ук башка халыкларның гореф-гадәтләренә сакчыл караш формалаштыру; сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Бурычлар:
белем бирүдә: «Туган тел» төшенчәсен аңлату; туган тел, туган җир турындагы белемнәрне дөрес кулланырга өйрәнү;
үстерелешле: балаларның кызыксынучанлыкларын үстерү;
сөйләм үстерү: туган тел нормаларын саклап сөйләү, үз фикереңне җиткерә белү;
тәрбияви: туган телнең һәм башка телләрнең дә кирәклеген аңлау; туган илне, туган телне ярату, туган телгә карата соклану уяту.
Метод һәм алымнар: сорау-җавап, нәфис сүз, уен.
Җиһазлау: мультимедиа слайдлары, музыкаль бизәлеш.
Шөгыль барышы
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!
Хәерле көн миңа!
Хәерле көн сезгә!
Хәерле көн барыбызга да!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә дә.
Балалар.
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн безгә,
Хәерле көн сезгә!
Тәрбияче. Балалар, 21 нче февральдә Җир шарындагы бар халык Туган тел көнен билгеләп үтә. Быел әле Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип тә игълан ителде.
Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз. Ананың баласына биргән иң зур бүләге дә – тел. Туган телдә безнең әби-бабаларыбыз сөйләшкән, әти-әниләребез һәм без сөйләшәбез.
1 нче бала.
Дөньяда иң-иң матур ил –
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел –
Ул минем туган телем.
2 нче бала.
«Балам!» – дием туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием!» –дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
3 нче бала.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
«Туган ил» дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Яшим мин туган илдә.
(Энҗе Мөэминова)
Тәрбияче. Без яши торган планета – Җир (экранда дөнья картасы яки глобус) дип атала. Җирдә төрле милләт кешеләре яши, һәм барысы да төрле телләрдә сөйләшә. Мәсәлән, менә монда – Франция. Анда французлар яши, һәм алар француз телендә сөйләшә.
Ә менә биредә – Англия. Анда инглизләр яши, алар инглиз телендә аралаша.
Ә бу – безнең илебез – Россия. Безнең ил бик зур, һәм анда төрле милләт вәкилләре яши һәм үзләренең туган телләрендә сөйләшә.
Ә менә биредә безнең туган җиребез – Татарстан. Татарстанда да төрле милләт кешеләре яши. Шулай да ул – татар халкының Ватаны.
Балалар, бездә кайсы милләт кешеләре яши?
Балалар. Татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар, казахлар…
Тәрбияче. Дөрес, балалар. Һәр халык үз телен ярата, хөрмәт итә, үз телендә сөйләшә.
4 нче бала.
Җирдә нинди илләр юк,
Нинди генә телләр юк.
Һәркем сөйли үзенчә,
Сөйләшәләр безнеңчә.
Эреп китәм май кебек,
Йөзәм тулган ай кебек.
Яктырганнан яктыра.
Күңелдә таң аттыра
Балдан да татлы телем,
Нәфис һәм затлы телем.
(Хәкимҗан Халиков)
Тәрбияче. Балалар, бүген мин сезгә безнең татар теленең бай, матур булуын күрсәтергә теләр идем. Ә сез миңа ярдәм итәрсез.
Мин сезгә ике командага бүленергә тәкъдим итәм. Һәр командага сүзләр тутырылган конверт бирәчәкмен. Бу сүзләрдән тел турында мәкаль төзергә кирәк. (Салмак кына музыка уйный, балалар сүзләрдән мәкаль төзиләр һәм укыйлар.)
Тәрбияче. Әйдәгез, беренче командага сүз бирик. Сездә нинди мәкальләр килеп чыкты, укыгыз әле.
1 нче команда. Әдәп башы – тел. Иле барның – теле бар.
Тәрбияче. Сез бу мәкальләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз, аңлатып карагыз әле. (Әгәр балалар авырсынса, калган балалар һәм тәрбияче ярдәм итә.)
Тәрбияче. Хәзер икенче командага сүз бирәбез. Мәкальләрегезне укыгыз һәм аларның мәгънәсен аңлатыгыз.
2 нче команда. Телләр белгән – илләр белгән. Тел – күңелнең көзгесе.
Тәрбияче. Рәхмәт сезгә, балалар, сез биремнәрне бик яхшы башкардыгыз. Ә мин сезгә тел турында тагын берничә мәкаль укырга телим.
Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.
Телне каләм саклый.
Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
Теле озын кешенең акылы кыска булыр.
Теле пычракның күңеле пычрак.
Теле татлының дусты күп.
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, ял итеп алыйк.
«Куяннар һәм бүре»
Йом-йомшак куяннар (киереләләр)
Йокыдан уянганнар,
Нинди рәхәт аланда,
Шатланалар алар да. (сикергәлиләр)
Тик бүрене күрмиләр, (як-якка караналар)
Читтәнрәк йөрмиләр.
Бүре – бик явыз нәрсә, (кулларын йодрыклап,
Уйлап тормый һичнәрсә, күкрәк турысында
Аланга килеп җитә, әйләндерәләр,
Куянны алып китә. йөгерәләр)
Тәрбияче. Күңелле генә ял итеп алдык. Ә хәзер мин сезнең туган телебез – татар теле турында язылган шигырьләр тыңлавыгызны телим. (Берничә бала шигырь сөйли. Видеоэкранда язучының портреты һәм аның тормышы белән бәйле башка фотолар чыга.)
5 нче бала.
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң
Сине сөя торган тел.
(Шәйхи Маннур)
6 нчы бала.
Калфак кигән кыз баланың
Багып алчы йөзенә:
Нинди гүзәл татар кызы! –
Күз тимәсен үзенә.
Килешеп тора түбәтәй
Аның күркәм йөзенә:
Нинди матур татар улы! –
Күз тимәсен үзенә.
7 нче бала.
Үзе тыйнак, үзе горур,
Хак сүз булыр әйткәне.
Яратыр газиз Ватанны,
Сөяр әткәй-әнкәйне.
Дәү булгач та шулай калыр
Татар баласы булып.
Әйтерләр:
– Татар кызы бу!
Диярләр:
– Татар улы!
(Ләбиб Лерон)
8 нче бала.
Сокланып туймыйм
Сайрар кошларга:
Кайларга китми
Алар кышларга!
Тик онытмыйлар
Туган илләрен,
Саклый һәммәсе
Туган телләрен.
Мин дә телемне
Бик тә яратам,
Туган телемдә
Былбыл сайратам.
(Хәкимҗан Халиков)
Тәрбияче. Бик зур рәхмәт, балалар. Бик матур сөйләдегез. Татар теленең бик матур тел булуына тагын бер кат инандык.
Ә хәзер кызлар безнең өчен «Энҗе-мәрҗән калфагым» җырын башкарып китәрләр. Шигырьләрдә генә түгел, җырларда да без туган телебезнең матурлыгын күрәбез, моңын ишетәбез, тоябыз.
Рефлексив кабатлау: Йомгаклау
Тәрбияче. Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? (Туган тел турында.) Татарстанда кайсы телләрдә сөйләшәләр? (Татар, рус телләрендә.) Туган тел көнен кайчан билгеләп үтәләр? (21 нче февральдә)
Индивидуаль рефлексия
(Кояш рәсеменең уртасына ? һәм ! билгеләре ясала.)
Тәрбияче. Сезгә бәйрәм ошаган икән, кояшның уртасына ! язасыз, әгәр дә ошамаган икән, ? тамгасын язасыз.
Тәрбияче. Туган телебезгә багышланган бәйрәмебез ахырына якынлашты. Туган телебезне һәм башка халыкларның да телләрен хөрмәт итәргә кирәк. Моның өчен безгә дөрес укырга, язарга, матур, камил сөйләшергә өйрәнергә кирәк. Әйдәгез, бәйрәмебезне барыбыз да белгән «Туган тел» җыры белән тәмамлыйк.