Җырдай моңлы татар теле

№ 105

Гөлфия МИНҺАҖЕВА,

Казандагы 188 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Максат. Уеннар, җыр, бию, шигырьләр аша татар халкының милли уеннары, гоеф-гадәтләре белән таныштыру. Балаларның игътибарлылыгын, иҗади сәләтләрен үстерү. Татар теленә, татар моңына, өлкәннәргә хөрмәт һәм мәхәббәт, иптәшләренә карата дуслык, ярдәмчеллек хисләре  тәрбияләү.

Кичә барышы

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар «Бәйрәм бүген» җыры (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре) астында булмәгә керәләр.)

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Без сезнең белән бүген «Җырлы-моңлы татар теле» дигән кичәгә җыелдык.

(Балалар бергәләп «Әссәламегаләйкем» җырын (Р.Ахиярова көе, Г.Садә сүзләре) башкара.)

Тәрбияче.

Без – татарлар!

Татар исемен без –

Горур йөртә торган бер халык.

Без – татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

1 нче бала.

Туган җирем – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

2 нче бала.

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

3 нче бала.

Дөньяда иң-иң матур ил –

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

4 нче бала.

«Балам», диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

«Әнием», дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

5 нче бала.

Изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

(«Туган ил» дигән җыр (З.Туфайлова сүзләре, Л.Хәйретдинова көе) башкарыла.)

(Балалар урындыкларга утыра. Ишек шакыган тавыш ишетелә.)

Тәрбияче. Балалар, әллә инде безгә кунаклар килгән? Кем бар икән анда?

Балалар. Кем бар анда?

(Ишектән тавыш ишетелә.)

Әбекәй. Бу – мин, әби.

(Ишекне ачалар. Бәйрәмчә, милли кием кигән татар әбие керә. Тәрбияче белән саф татар телендә исәнләшә.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, әбекәй белән матур итеп исәнләшик.

Балалар. Исәнмесез!

Әбекәй. Исәнмесез, балалар! Урамнан узып бара идем, бер матур татар җыры ишеттем. Менә шул җырны җырлаучы балаларны бик күрәсем килде. Шулай итеп, сезнең бакчагызга кунакка кердем. Ә сез, сабыйларым, бакчагызның исемен беләсезме соң?

Балалар. Әйе, әбекәй. Безнең бакчабыз «Салават күпере» дип атала.

Әбекәй. Бакчагызның исеме дә бик матур икән, балалар.

6 нчы бала.

«Салават күпере» дип атала

Безнең гүзәл бакчабыз.

Йөри безнең бакчабызга,

Төрле телле балалар.

7 нче бала.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә – безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

8 нче бала.

Бакчада без өйрәнәбез

Бик күп төрле һөнәргә,

Җырларга һәм биергә.

(Татар халык биюе «Әпипә» башкарыла.)

Тәрбияче. Әбекәй, без балалар бакчасында шигырь сөйләп, җыр җырлап кына калмыйбыз, төрле уеннар да уйныйбыз. Хәзер без сезгз «Түбәтәй» уенын уйнап күрсәтербез.

(«Түбәтәй» уены тәкъдим ителә. Балалар түгәрәкләнеп баса. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр.)  

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

(Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә (бию, җырлау, әтәч булып кычкыру һ.б.). Уен шулай дәвам итә.)

Әбекәй. Бик матур, күнелле уен уйный беләсез икән, сабыйларым. Телисезме сезгә тагын бер уен өйрәтәм?

Балалар. Телибез, телибез!

Әбекәй: Без яшь вакытта балалар «Йөзек салыш» уенын уйный иде. Әлеге уенның эчтәлеге болай. Сез, балалар, түгәрәк ясап, тезелеп утырасыз. Тәрбияче апагыз тиз-тиз генә сезнең учларыгызга берәр нәрсә салган кебек итә. Тик тәңкәне берегезнең генә учына сала. Шуннан соң ул: «Йөзек кемдә, сикереп тор!» – ди. Учына тәңкә салган бала сикереп тора. Әгәр тотылса, торырга өлгерми калса, ул балага җәза бирелә. Мәсәлән, берәр җыр җырлатырга, шигырь сөйләтергә, биетергә мөмкин. Ягез әле, инде хәзер үзебез уйнап карыйк.

(Уен оештырыла. Соңыннан әбекәйгә дә тәңкә салына. Әбекәй «Бишек» җырын башкара.)

9 нчы бала.

Бик матур көй уйнар өчен,

Бер гармунчы табыгыз.

Бер гармунчы тапмасагыз,

Бергәләп кул чабыгыз.

(Сөлге белән кызлар башкаруында татар халык биюе.)

10 нчы бала.

Без – бәхетле, шат балалар!

Без кайгыны белмибез.

Эх, ямьле соң, күңелле соң,

Безнең туган җиребез.

Әбекәй. Балалар, сез бик күп җырлар, биюләр, шигырьләр, уеннар беләсез икән. Мин сезнең белән бергә ял итеп, шатланып утырдым. Рәхмәт сезгә! Минем дә сезгә күчтәнәчләрем бар.

(Әбекәй балаларга чәкчәк тәкъдим итә. Балалар рәхмәт әйтә.)

Тәрбияче.

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге юл тапмый.

Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

(Балалар халкыбызның Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җырын күмәк төстә башкаралар.)